Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Кадер күрми кичкән җаннар

Кадер күрми кичкән җаннар

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
22 июня 2017
2749 карау

Тормышымда берәр авырлыкка тарысам, зарланасым килсә, кылт итеп дәү әнием, аның язмышы, алар буыны күргән авырлыклар исемә төшә. Кечкенә буйлы, арык гәүдәле, мөлаем йөзле, ак яулыклы иде дәү әнием. Бер генә дә рәхәтләр күрми китте ул бу дөньядан. Без аңа тиешле игътибарны да, кадер-хөрмәтне дә күрсәтә алмадык. Ул үлгәндә яшьрәк идем, кеше кадере дигәнне белми торган чагым иде.

Хәдичәбикә исемле иде дәү әнием. Авыл халкы гади генә атап йөртте – Хәйчә. Игез сыңары булып, җиде айдан гына туган ул. Әнисе Оркыя әбием урак урганда тапкан аларны. Тапкан да, биләп, тугыз яшьлек кызы Майшәрәбкә тоттырган, ә үзе янә урагына ябышкан. Игез баланы үстерү олы хатынга да җиңел түгел, ә монда тугыз яшьлек бала. Игезәкләрнең өзми-куймый елауларыннан гарык булып, елгага батырып үтерергә тели аларны мескен кыз. Башта берсен батыра, аннан соң икенчесен. Инде балалар суламый башлагач, кабык арбага салып, әнисе янына ашыга. Ачка үлгәннәр дип әйтермен, дип, күңеленнән уйлап та куя. Чокыр-чакырлы юлдан дөбер-шатыр бара торгач, ни хикмәт, балалар исләренә килә. Әҗәлләре җитеп бетмәгәндер инде. Шулай да игезәкләрнең берсе, инде үрмәли башлагач, гүр иясе була. Өстенә аратада эленеп торган капчыклар ишелеп төшә аның. Дәү әниемә биш-алты яшьләр булганда кабат бәхетсезлек – әниләре бер аягы белән тирән генә чокырга төшеп китә. Нәрсә булгандыр, хәзер аны инде берәү дә ачыклый алмас, япь-яшь хатын урын өстенә кала. Аягы тубыктан каралып, чери башлый. Өч ел шулай тилмереп яткач, тугыз җанны ятим калдырып, күзләрен мәңгегә йома ул. Өйгә үги ана килә. Хәдичәбикәгә сигез яшьләр чамасы. Кем баласы кемгә кадерле – аны да шәһәрдә яшәүче укытучылар гаиләсенә хезмәткә бирәләр. Яшь бала караучы итеп. Хәзер минем үз кызыма сигез яшь. Аңа карыйм да, аның яшендәге дәү әнине кызганудан үзәкләрем өзелә. Үзе дә бала гына булган бит. Без кечерәк чакта дәү әни боларны ара-тирә сөйләштерә торган иде. Безнең аны тыңлыйсы килми, җитте инде, сөйләгәнең бар бит инде, дип туктатабыз. Эх, исән булсын иде хәзер. Мин аны көннәр буе сөйләтеп утыртыр идем. Рахит белән чирле бала булган ул. Ничә яшьтә булуы истә калмаган, йөри дә, утыра да алмый дигәне генә истә. Шул баланы көне буе күтәреп йөреп, дәү әниемнең биле кузгалган, кабат авылына кайтарып куйганнар.

Күрмәгәне калмаган аның. Сугыш мәхшәре, ачлы-туклы килеш кәйлә белән окоп казулар, унҗиде яшьтән урман кисүләр. Аннан соң тракторчылар курсында укып, НАТИ тракторында эшләүләр. Бик ачынып сөйли иде ул аларны. Бүре заманы. Дәү әнигә унсигез яшь. Төн уртасында берүзе басу түрендә җир сөреп йөри. Артына ике бүре дә тагылган. «Йа Раббым, тракторым гына сүнмәсә ярар иде, дип теләк телим», – ди иде дәү әни. Трактор гөрелдәп эшләп торганда ташланырга кыймады микән ул бүреләр? Тагын бер хатирәсе уелып калган. Дәү әнием Әтнә районының Олы Мәңгәр кызы иде. Әтнәдәге РТСка барып-кайтып эшләп йөреше. Бер иртәдә Симет елгасы ярган. Актарылып-актарылып аккан бозларга карап, нишләргә дә белми тора икән мескенкәем. Борылып кына китәр иде, эш калдырды дип, төрмәгә үк утыртып куюлары бар. Киемнәрен салып баш түбәсенә бәйли дә ташу эченә кереп китә ул. Тәки йөзеп чыга елганы. Сугыш тәмамланасы елны, шушы РТСта эшләүче бабам Бакый белән танышып кавыша. Бабам Кырлай кешесе иде. Яшь ярым дигәндә – әтисе, кырык көннән әнисе үлеп, ятим калган сабыйны Кышкар авылына килен булып төшкән үги апасы Кәшифә сыендыра. Сугыштан яраланып кайтып, Бакый бабам да тракторда эшли. Гомере буе җир сөрде. Әле хәзер дә безнең авылда теләр-теләмәс кенә җир ертып йөргән механизаторларга: «Бакый бабай рухын рәнҗетмәс өчен генә булса да, эшләгез инде», – ди икән бригадир. Биш балага гомер биргән алар. Кышкарда алар салган өйгә хуҗа булып хәзер без калдык. «Йортыгызны сатмыйсызмы?» – диләр. Сатмыйбыз! Йорт кына түгел ул. Ул – дәү әнием белән бабам нигезе. Бу җирдә аларның тире тамган, бу җирдә аларның эзе калган.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy