Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → "Ике хатыным да миннән файдаланыр өчен генә кияүгә чыкканнар" – ялгыз ир уйланулары

"Ике хатыным да миннән файдаланыр өчен генә кияүгә чыкканнар" – ялгыз ир уйланулары

Миләүшә ФӘРДИЕВА язып алды
Миләүшә ФӘРДИЕВА язып алды
12 июня 2017
1679 карау

Ирләр кинода гына түгел, тормышта да елый икән җәмәгать. Татарстанның Теләче авылында яшәүче ир-егетнең яшь аралаш сөйләгәннәрен тыңлагач, кызгандым да, аптырадым да. Сез ни диярсез тагын...

– Ир-егетләрнең өйләнергә хатын эзләп язган хатларын укып аптырый идем. Кем әйткәндәй, бәхетеңне кәҗә сөзсә, ир кеше булсаң да, хат язасың икән. Әмма мин өстәл артына утырып хат язарга иренәм, әйдә син яз әле, башкаларга гыйбрәт булсын, – диде Хафиз.

– Ике тапкыр өйләнеп тә, тормышым барып чыкмады. Миңа нибары 31 яшь. Ләкин, гомер узып бара. Минем дә өйләнәсем, балалар үстерәсем килә. Үз чиратымда өйләнеп караган хатыннарымны кадерләдем дә кебек. Нәрсә сәбәп булды, берсе белән дә тормышыбыз барып чыкмады. Хәзер кызлар белән кабат танышырга, гаилә корырга да куркыта. Беренче тапкыр өйләнгәндә миңа 26 яшь иде. Әтисезлек үзәккә үтте – бар эшне дә үзем эшләп үстем. Йорт та төзедем, сарай-мунчаларны да өр-яңадан эшләдем. Билгеле, авыл җирендә мал асрамыйча гына тормыш тартып булмый. Ике сыер, өч баш үгез үстердем моңарчы. Акча табу, тормыш алып баруда проблема юк. Олы маллар минем өстә булса, әни җәй көне тавык-чебеш карап яши. Кияүгә чыгып, балалар үстереп яшим дигән кешегә, тыныч, сабыр, итәгатьле булса, бар мөмкинлекләр дә бар. Яхшы күңелле кыз гына кирәк. Тапкан идем мин аны. Минем хатыным булыр, матур гаилә булып яшәрбез, дип уйладым. Озак күрешеп йөрмәдек, интернеттан танышып, языштык та, өч ай дигәндә өйләнештек. Зурлап никах туе, кафеда яшьләр туе уздырдык. Туйдан соң чит илгә ял итәргә бардык. Бер ел вакыт бик дус-тату яшәдек. Әмма хатынымның бала алып кайтасы килмәде. Ул  миннән өч яшькә кечерәк иде, гаиләдә төпчек кыз булып, иркәләнеп үскән. Шуңа микән, күбрәк үзен ярата торган, дөресен әйткәндә күпмедер эгоист булып та үскән, дип уйлый идем. Ләкин, бу уйларымны беркайчан да үзенә сиздермәдем.  Әмма эгоистлык билгеләре тормыш иткәндә күренде. Әни белән бергә утырып чәй дә эчмәде.

– Мин карт кешедән җирәнәм, аның янында утырып чәй эчә алмыйм, аннан соң көн буе ач йөрисе була, – диде берсендә. Минем мондый хатын-кызны гомеремдә дә күргәнем юк иде. Ике абыемның хатыннары да, күпме гомер иткән күршедәге апайлардан да каенаналарына карата мондый мөнәсәбәт күрмәдем. “Ник алай эшлисең, бездә төкереп, шакшыланып йөри торган кеше юк бит”, – дидем аптырагач, икәү генә калгач. “Это – гигиена”, – дип җавап бирде. Ярар, гигиена тик, гигиена, кечкенәдән чисталыкка өйрәнеп үскәч, ияләнә алмый торгандыр дидем, каты бәрелеп башка сүз әйтмәдем.

Көндәлек тормышта күңел кайтаргыч вакытлар күп булды, әмма сиздермәдем. Чөнки Гүзәл минем өчен бик кадерле иде. Йөз-кыяфәте, килеш-килбәте, буй-сыны,  киенү рәвеше нәкъ мин теләгәнчә. Кара кашлы, кара күзле, биленә кадәр үк булмаса да, җилкәгә кадәр төшкән озын чәчләр, тулышкан күкрәкләр бер күрүдә әсир итте. Әмма, шомырт кара күзләр эчендә мин аңлый алмаган ямьсезлекләр дә булган икән.

Өйләнешүебезгә бер ел дигәндә, мин сине яратмыйм, әле дә бер ел түздем, китәм, димәсенме. Аяз көнне яшен сугу шушы буладыр инде ул, дидем. Бәби алып кайтудан да ни өчен сакланып яшәгәнлеген аңладым. Аңа гына түзәр идең дә, икебез сөйләшкән арада, урамнан икенче бүлмәгә кергән әнигә, чәчен-башын туздырып, карт тәре, нәрсә безнең сүзләрне тыңлап торасың, дип кычкырды. Ярата, дип алданып яшәгәнлегемә түзәр дә идем, әнине түбәнсетүен кичерә алмадым. Кием-салымын, туйга салынган бүләкләрне җыйнадым да, авылына илтеп куйдым. Кич белән ВКонтактедан мондый хат килеп төште: “Мин сиңа мәктәп елларыннан ук биш ел йөргән егетемә үч итеп чыккан идем. Сине ярата алмадым, сау бул”. Мин бу хәлләрне авыр кичердем. Хәтта бу тормыштан югаласым, башны алып суларга ташланасым килде. Туганнарымның игътибары һәм яратуы, мине югалтса, әни нишләр дигән уйлар белән генә исән калдым.

Бу хәлләрдән соң, ярты ел узгач, кабат бер кыз белән таныштым. Анысы да шундый ук зифа буйлы, шомырт кара күзле, нәкъ минем хыялдагы. Беренчесеннән соң, бераз куркытса да, тәвәккәлләп карарга булдым. Монысы туй уздырырга булмады, туй турында сүз чыгуга, никах укытырга Дубайга ял итәргә юллама сорады. Ризалаштым. Чөнки, үземнең дә кабат авыл халкы алдында зурлап туй уздырып йөрисе килмәде. Никах уздырганнан соң, бер атнадан Дубайга очтык. Күңелдәгечә ял итеп кайттык.

Дубайга киткәнче бер артыма, биш алдыма төшкән хатыным үзгәрде дә куйды. Ярты ел чамасы вакыт яшәгәч, мин сиңа чит илгә барыр өчен генә кияүгә чыккан идем, димәсенме? Кайберәүләр бу хәлләргә ышанмаслар да, әкият диярләр. Мин дә ул вакытларда үз-үземә минме соң бу, дидем ышанмадым. Үле мин, тереме мин, дип үз-үземне чеметеп карадым. Нәрсә бу? Берсеннән-берсе матур, курчак кебек ике хатын-кыз да миннән файдаланган гына булып чыга түгелме?

Аптырап, күрәзәче ишек төбенә килдем. “Балалы хатынның рәнҗеше төшкән”, – диде. Кылт итеп күрше авылдагы Гөлия күз алдыма килеп басты. 20-21 яшь иде әле миңа ул вакытта. Әйтәм бит, әтисез үскәч, микән эшкә әрсез булдым. Бакча сукалау, тырмалау, утын яру кебек эшләр бетеп торамени авылда. Күрше авылдагы туганнарның күршесендәге Гөлиягә дә шундый эшләрдә ярдәм итеп йөрдем. Ул ире үлеп, ике бала белән калган ялгыз хатын иде. 26 яшь иде аңа ул вакытта. Яшь арасы әлләни зур тоелмагандыр инде, мине үзендә яшәп калырга чакырды. Акыллы, тыйнак хатын иде. Әмма минем хыялдагы кыз кара күзле, озын чәчле, нечкә билле... Ике ел чамасы очрашып йөргәч, күрешүләрне сирәгәйттем. Соңрак бөтенләй араларны өздем. Бергә булырбыз, дип уйлагандыр инде, мескенкәй. Мине яратканлыгын тоя, күрә идем мин аның. Соңгы китүемдә елап калды, күз яшьләре күз алдымда...

Ул көнне күрәзәче әйткәч тә, күңелем тагын бер кат актарылып чыкты. Әрнедемме, үкендемме, белмим, әйтә алмыйм.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy