Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Киленем “Чыгып кит!” — дип кычкырды

Киленем “Чыгып кит!” — дип кычкырды

Өлкән яшьтәге апагыз
Өлкән яшьтәге апагыз
07 июня 2017
1482 карау
Әнидән бик яшьли калып, коры куллы  үги ана тәрбиясендә үстем мин. Тормышка да, тизрәк үз оямны корырга теләп, унсигез яшем тулгач та чыктым. Бәхетемә, тормыш иптәшем бик тәртипле кеше булды. Тәмәке белән бөтенләй дус түгел, эчемлекне бәйрәмнәрдә, кунак-төшем булганда гына авыз итә.

Гомер буе икебез дә яхшы эшләдек, хезмәт алдынгылары идек. Ирем — машина йөртүче, мин — буяучы. Авылдан килгәч, башта баракта яшәдек, соңрак бөтен уңайлыклары булган өч бүлмәле фатирга күчтек. Тату гаиләдә өч бала үстердек. Өлкән кызыбыз кияүгә чыккач та ике гаилә бергә яшәдек. Өч бүлмәле фатирда җиде җан яшәсәк тә, бер ачуланышмадык, бик тату тордык.
Кооператив йортлар төзелә башлагач, оешма җитәкчесенә хәлне аңлатып, бер бүлмәле фатир сорап, гариза белән кердем. Эшемдә алдынгылар рәтендә баргач, җитәкче гаризама берсүзсез рөхсәт имзасы куйды. Шулай итеп, бер бүлмәле фатир сатып алдык, анда гаиләсе белән өлкән кызым тора башлады.

Еллар узды. Улым солдат хезмәтен Әфган җирендә үтте. Ике елын тутырып, кайтып күземә күренгәнче күпме күз яше түктем, күпме йокысыз төннәр үткәрдем. Аллага шөкер, исән-сау кайтып, эшкә урнашты. Өйләнү турында сүз кузгаткач, бик шатландык. Кызның гаиләсе кеше белән аралашучан түгел, ата-анасы бик һавалы кешеләр булса да, улыбызга ошагач, каршы килмәдек. Бу вакытта өлкән кызым гаиләсе белән үзләре алган ике бүлмәле фатирга күчкәннәр иде. Яшьләр, өйләнешкәч тә башка чыгып, бер бүлмәле фатирда яши башладылар.

Улым белән киленемнең озак вакыт балалары булмады. Килен ел да җәйге ял вакытында җылы якка барып, диңгез комында җылынып кайтты. Ул ялда чакта мин, пенсия яшендә булсам да, фатирларына ремонт ясап, бөтен җирен сылап-буяп, обойлап куя идем.
Ике бакчабыз бар, җәй-көз бакча мәшәкатьләрен яратам үзем. Кыяр-помидор тозлап, компотын ябу минем өстә, яшьләр өлгерә алмыйлар дип, барын да үзем эшлим. Буш банкалар китереп, әзерен алып кына китәләр. Монда да мин кыз белән киленне аермадым, һәрвакыт тигез итеп бүлә идем.

Көтеп алынган оныгыбыз туды. Киленебез балага бер яшь тулу белен эшкә чыкты.
Пенсиядә булгач, баланы балалар бакчасына бирдермичә, үзем карадым. Иртән бабаем машина кабызып, оныкны шәһәрнең икенче башыннан алып килә, бала көне буе бездә, кичен кире илтеп куя.
Балага алты яшь тулганчы карадым, мәктәпкә барыр алдыннан гына балалар бакчасына йөртә башладылар. Икенче оныгым туды. Ике малай арасында бер кыз булгангамы, кечкенәсен аерата ярата идем. Балага бер яшь тулмаган иде әле, киленебезгә ике ай эшләп торырга тәкъдим иттеләр, яхшы түләүле эш булгач, каршы килмәскә куштым, баланы үзем карарга булдым. Ни дисәң дә акча бит, ә яшьләрнең матур киенәсе, тәмле ашыйсы килә.
Киленнең әнисе безнең дуслыкны өнәп бетерми иде, төрле юллар белән араны бозарга тырышты. Тапкан ана якынрак инде, ничек кенә ярарга тырышсам да канәгатьсезлеген ешрак белдерә башлады. Кодагыем бер баланы да карамады: “Мин чирле, үземне карар кеше кирәк”, — дип кенә җаваплый иде.

Көннәрдән бер көнне утырам бала белән өйдә (көн дә шәһәрнең икенче башына барып йөрим), килен эштән кайтып та керде, кычкырына да башлады. Башта каушап калдым, берни аңламадым. Баксаң, мин аның әнкәсен рәнҗетәм икән. Көенә килмәгәндә кеше белән исәнләшми дә торган кешене рәнҗетерсең, бар. Баланы алдыма кочып утырган килеш дәшмичә генә тыңладым да чыгып киткәндә, түзмәдем: “Шушымы инде минем яхшылыкка җавабың? Ходай Тәгалә бар, кемнең кем булуын күрер әле", — дидем.
Башымны иеп кайтып киттем, тавышны зурга җибәрәсем килмәде, ни дисәң дә, ике оныгым бар. Улыма да хатыны өстеннән сөйләүне кирәк санамадым, аралары бозылмасын, янәсе.
Ә килен бу форсаттан яхшы файдаланды: улымның безгә өч ел инде килгәне юк.
 
Белсәгез иде күңелемнең ничек әрнегәнен! “Ана күңеле — балада, бала күңеле — далада”. Табып үстергән улың күпме гомер ата-анасының исәнлеген дә белергә килмәсен инде! Бер шәһәрдә торабыз бит, хәл белеп чыгарга ун минут җитә. Белмим, нинди ырымнар куллангандыр, килен аңа безне дошман ясады. Аның үз әнисе дә иренең туганнары белән аралашмады, энеләрен күмгәндә генә килделәр.

Оныкларымны бик сагынам. Бездә үскәч, зурысы безне бик ярата, әнисеннән качып килә иде. Аны да биздерде, бала күңеле ышанучан бит. Олы башымны кече итеп, оныклар янына әти-әниләре югында барырга тырыша идем. Соңгы баруымда күчтәнәчләр алдым, инде өч елга сузылган тавыш бетәр, нинди генә ачу да сүрелә дип уйладым. Ялгышканмын икән...
Барып кердем фатирларына, бабаем тышта машинада утырып калды. “Тагын кычкыра башласа, йөрәгемә ярамас, болай да инфаркт кичергән кеше мин”, — диде.

Исәнләшеп керүемә, оныкларым йөгерешеп килделәр, аларга алып барган күчтәнәчләремне бирдем. Бу юлы инде килен тавышны фатир хакында кузгатты. Янәсе, мин аларны фатирдан куарга җыенам.
Сыер дуласа, аттан яман, диләр, киленне дә тыярлык түгел иде. Мин дә түзмәдем: “Мин алып биргән фатирда торасыз бит, әзрәк өлкәннәрне ихтирам итә башларга вакыт, оятсыз син!” — дидем.
Ишекне шар ачып: “Чыгып кит!” — дип кычкырды, артымнан балаларга алып барган күчтәнәчләремне, кулларыннан тартып алып, өстемә ыргытты. Ничек өйгә кайтып җиткәнемне дә белмәдем. Ит яхшылык, көт явызлык булып чыкты инде бу.

Үз балалары үсеп җиткәч, улым да, килен дә минем хәлемне аңларлар аңлавын, ләкин соң булыр...
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy