Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Бәхетнең бәхет икәнен аңлау өчен ачы михнәтләр кичәргә туры килә шул...

Бәхетнең бәхет икәнен аңлау өчен ачы михнәтләр кичәргә туры килә шул...

30 мая 2017
1358 карау
Хастаханәдә ят­канда кем кемнәр белән генә очраш­мый да, озын кичләрдә ниләр турында гына сөйләшенми. Палатадашыбыз Зөлфия янына ире һәр көнне гел өч баласын ияртеп килә, озак­лап сөйләшеп утыралар. Бер кичне без аңа: “Бигрәк бәхетле син, өч балаң матур булып
 үсеп килә”, — дидек. Ул җавап итеп тирән көрсенеп куйды да сөйли башлады.
...Зөлфия авылдан килеп, һөнәр училищесы тәмамлый. Кулына диплом алгач, радио җиһазлары заводына эшкә билгелиләр аны. Билгеле ин­де, беренче көннәрен өйрәнчек булып башлый. Мастеры да кем диген, солдат хез­мәтен тутырып кайтып, за­водта өч ел эшләп, остаз дәрәҗәсенә күтәрелгән егет. Ут янып торган кызны өйрәнчек итеп билгеләгәч, Әнәснең түбәсе күккә тия.
Көндез эштә, кичләрен киноларга йөриләр яшьләр. Бер ел очрашып йөргәч, гөр­ләтеп туй ясыйлар. Тулай то­рактан бүлмә бирәләр үз­ләренә. Уллары Әнфәс тугач, дөньялары бөтенләй түгә­рәкләнә. Әнәс вакыты булган саен хатынына булышу ягын карый: ашарга да пешерешә, бала киемнәрен дә юыша.
Кеше сүзе кеше үтерә, диләр бит. Коридорга тәмәкеле тартырга чыккан ирләр тора-бара Әнәсне ирештерә баш­лыйлар, янәсе, ул хатынша. Акрынлап 100 грамм да эләккәли, ә ул эләккән көнне өйдә тавыш чыга башлый...
Зөлфиянең сабыр канаты сына. Бер яктан — гаиләдәге тавыш, икенче яктан — бик көйсез улы. Әнәснең эштән кайтуына киемнәрен җыеп куя көннәрдән бер көнне. Шулай аерылышалар алар.
Баласына ике яшь тулу белән Зөлфия эшкә чыга, тик үз заводына түгел, ә фатир алырдайлык эшкә күчә. Бер ел эшләүгә, фатир ала, кабат тормышка чыга.
Тормышы җайланган ке­бек була. Тик бу ире белән уртак кызлары тугач, тагын дөньясының яме югала. Башта үз итеп йөргән тормыш иптәше улына кырын карый башлый, “синең малаең ми­нем кызыма суккан” кебегрәк сүзләр гаиләдә еш ише­телә башлый. Зөлфия ике ут арасында кала. Улы да кыз­ганыч, гаиләне дә таркатасы килми. Ялгызлыкның нәрсә икәнен үз җилкәсендә таты­ган кеше бит ул.
Шулай ике ут арасында янып йөргән көннәрдә, ба­зарга чыккач, үзендә берәү­нең карашын сизә. Борылып караса, Әнәсе басып тора, кыз бала җитәкләгән. Йә Хо­да, кеше ничек үзгәрә икән?! Өс-башы ару гына булса да, ир ябыккан, талчыккан кы­яфәттә. Килеп исәнлек-саулык сорашкач, сүзләре ялганып китә.
...Зөлфия белән аерылышкач, Әнәс тә өйләнә. Баштарак яхшы гына торалар. Хатынының әз-мәз салгаларга яратуына игътибар бирми ул. Кызына ике яшь тулгач, хатын бөтенләй йө­гәннән ычкына, атналар буе өендә кунмый башлый.
Үзе Әнәсне тыңлый Зөл­фия, үзенең күзләре кызчык­та. Ничек инде үз балаңны шулай ташлап була?
Зөлфиянең кайда эшләгә­нен белгән Әнәс еш кына эштән аны каршылый баш­лый. Тора-бара инде бер-бе­реннән аерыла алмаганнарын аңлыйлар. Зөлфия ире белән аерылышкач, Әнәс кы­зы белән аның янына торырга килә. “Балаларны берти­гез күрә, синекен, минекен аермый”, — дип сүзен дәвам итте Зөлфия.
Хәзер инде дүрт бүлмәле фатир алганнар, бик матур яшиләр. Үз анасыннан арт­кан Алсулары да Зөлфиягә “әни” дип өзелеп тора. Әнәс тә инде дөньяның ачысын-төчесен татып арыган, Зөлфиягә кырын караш та таш­ламый.
Әйе, кулдагы бәхетнең бәхет икәнен аңлау өчен кай­чак урау юллар үтеп, ачы михнәтләр кичәргә туры килә шул...

Наилә Г.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy