Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

​Рәшә

Гөлнур Хәсәншина
Гөлнур Хәсәншина
05 марта 2015
4710 карау
Яраткан кешесе кочагында гына Хатын-кыз барысын да оныта диләр. 

Сагышын, сәбәпсез моңсулыгын, борчуларын... Рәссам Густав Климтның «Үбешү» картинасы шушы хакта сөйли түгелме?

Густав Климт!
Каршымда утырган ханымның кинәт нидер әйтүенә сискәнеп, аның ягына борылдым. Без монда икәү генә.
Ул, әлбәттә, миңа дәшә иде.
– Әллә танымыйсызмы? 

Ни дияргә белмичә аптырап калдым... Ә-ә, ул минем түрдәге стенага эленгән картинага карап утыруыма игътибар иткән икән. Әмма минем анда нәрсә ясалганын да күрмичә, үз уйларыма чумган чагым иде... Дәшми торуымны ул үзенчә аңлады – тавышына сораудан бигрәк гаҗәпләнү чыккан иде: 
– Густав Климтның иң билгеле картинасы бит! «Үбешү»! Алайса Венада да булганыгыз юктыр инде? 
– Юк шул...
– Ә миңа өч тапкыр булырга туры килде! Венага килеп төшүгә, иң беренче эш итеп гел Бельведер галереясына барам. «Үбешү»нең төп нөсхәсе шунда саклана. Мин аның каршысына басып, озак-озак карап тора алам... Барсагыз, шаккатырсыз, Венада сине бөтен җирдә Климтның шушы картинасы озатып йөри: сувенирлар сатучы кибетләр­нең витриналарын да бизи ул, сәгатьләргә дә аның фрагментлары төше-релгән, вазаларга, шкатулкаларга, чынаяк һәм тәлинкәләргә, дәфтәр тышларына, шәлъяулыкларга... 

2008 елда «Үбешү»нең йөз еллыгын билгеләп үттеләр. Ул көннәрдә минем дә бик тә Венада буласым килгән иде... Эштән китә алмадым. Әйдәгез, якыннанрак карагыз әле! 
Икебез дә урыннарыбыздан тордык. Ашыгыр җир юк – без язылган теш табибы бер сәгатькә тоткарлана, диделәр. Шәфкать туташы, кат-кат гафу үтенеп, табибка күренүне үзегезгә җайлы башка көнгә дә күчерергә мөмкин дип тәкъдим итеп карады. «Бер җыенып килгәч, көтәм», – дип, мин шунда ук баш тарттым. Күршем дә: «Минем дә бүген вакытым бар иде, китмим», – диде. Икебезгә дә кайнар чәй ясап чыгардылар, карый тора аласыз, дип, журналлар китерделәр. Тик, нигәдер, укыйсым килми иде... 

– Бу картинасын ясаганда Климтка кырык алты яшь була. Аның исемен инде бу вакытта бөтен Европада беләләр... Белгечләр, рәсемдәге хатын-кызның йөзе Климтның сөйгәненә – Эмилия Флегега бик тә охшаган, диләр. Эмилия үз чорының атаклы рәссам-модельеры була. Аларның мәхәббәт тарихы егерме җиде елга сузыла! Климтның мавыгулары бик күп булган диләр, әмма Эмилиянең урынын аның йөрәгендә берәү дә алыштыра алмаган. 

Хатын-кызны шактый ачык сурәтләп, байтак шаккаттырган рәссам бу юлы бөтенләй башка. Күрәсезме, ир-атның да, хатын-кызның да бары тик йөзләре, куллары һәм хатын-кызның үкчәсе генә ачык – ул аларның икесен дә чит күзләрдән махсус яшергән кебек тоела хәтта. Әмма үзгәрешсез калган нәрсәләр дә бар: Климт өчен беренче чиратта кешенең йөзе түгел, ә гәүдә торышы, хәрәкәтләр, ишарәләр мөһимрәк. Хатын-кыз, тезләнеп, ирнең кочагына сеңгән, башын артка ташлаган, күзләре йомык. Ә ир аны шулкадәр назлап, яратып кочаклаган – ир-ат хатын-кызны нәкъ менә шулай гына кочакларга тиештер кебек. Чәчәккә күмелгән, бу ике гашыйк өчен җәннәткә әйләнгән тирә-юнь... Иксез-чиксез Галәмдә аларның икесеннән башка беркем дә, бернәрсә дә юк кебек... Мәңгелек булып сузылган мизгелләр... Шулкадәр ихласлык, шулкадәр сафлык! Чын мәгънәсендә мәхәббәткә мәдхия! Картинага карагач, бәхет менә шундый алтын төстә буладыр ул дип уйлыйм мин. Инде бер гасыр бәхәс бара – рәссам бу икәүне кайда ясаган? Нинди җир бу? 

...Кинәт телефон шалтырады. Икебез дә сумкаларыбызга үрелдек. Аны эзлиләр икән. 
– Әйе...

Ире шалтыратканын аңлау кыен түгел иде – аның нәрсә сөйләгәне, тыңларга теләсәм-теләмәсәм дә, миңа да ишетелеп торды. Әмма сөйләгәне диюем дөрес булмас, кычкырганы, иң ямьсез, иң пычрак сүзләр белән сүгенгәне. Хатыны даруханәгә кереп ниндидер дару алырга кушкан булган дип аңладым. Дару булмаган. 
– Синең өчен күпме вакытымны әрәм иттем! Чирләшкә!.. Гомер буе авырудан башың чыкмады!.. Бетмәдең дә!.. Үзең барсаң да кителмәс идең... Башка мине мондый юк-бар йомышларың белән аптыратма! Һәм һәрбер җөмлә арасында катлы-катлы сүгенү... Ир трубкасын ташлагач, бүлмәдә бер мәлгә тып-тын булып калды. Уңайсыз авыр тынлык иде бу. Урыныннан кузгалмыйча, ханым бераз басып торды, аннан миңа таба борылды...

Ышанасызмы-юкмы, әмма мин аны танымадым! Әле генә дәртләнеп, канатланып рәссам турында, мәхәббәт турында сөйләгән, күзләре янып, балкып торган чибәр, сөйкемле ханымны пәри алыштырган диярсең. Бер мизгел эчендә ул кинәт картаеп киткәндәй тоелды миңа. Йөзеннән елмаю качкан, маңгаенда – бая әллә булмаган, әллә мин күрмәгән җыерчыклар. Күзләре... Күзләренә исә мөлдерәп яшь тулган. Алардагы әрнү, сагыш...
– Ирем шалтырата, – диде ул. – Хәер, аңлагансыздыр инде...

Мин дәшмәдем, «әйе» дип баш кына кактым.
– Әти дә, әни дә минем аңа кияүгә чыгуыма каршы иделәр. Бигрәк тә әти... Туйга кадәр каршысына утыртып минем белән әллә ничә тапкыр сөйләшергә тырышып карады. Яшь чакта олылар сүзен тың­лыйбызмыни без?! Бигрәк тә гашыйк вакытта, бөтен дөньяда аннан да якынрак кеше юк кебек тоелган чакта... Бердәнбер кыз булганга әти мине үзе яныннан әле җибәрәсе килмидер дип кенә уйладым. «Аның буе миннән кыскарак булганга чыкма дисеңме, әти? – дип сүзен шунда ук бүлдердем. – Мин аны проблемага санамыйм. Урам­дагы парларга кара – андыйлар бер без генә түгел. Берсенең дә хатыны ире яныннан кимсенеп атламый». Әти исә гел үз сүзен тәкрарлады: «Мәхәббәтнең күзе сукыр – син аның күңеле нинди икәнен күрми­сең. Сиңа тиң кеше түгел ул, кызым!» 

Ялгышканымны бер ел дигәндә үк аңладым, әмма араларны өзәргә соң иде шул – бала көтә идем. 

Без өйләнешкәндә икебез дә студентлар идек әле. Мин институтны кызыл дипломга тәмамладым. Группадашлар, дуслар, туганнар котлаганда ул, йөзе кара коелып, читтә басып торды, кая ул: «Мин синең белән горурланам!» – дию, яныма да килмәде. Беренче тапкыр шунда шаккаттым. Әмма моның миннән көнләшү булуын ул чакта аңламадым әле. Иң якын кешеңнең уңышын күпсенергә буламыни? Сөенергә генә кирәк ич моңа. Мин шулай уйладым, ә тормыш күз алдыма китергәннән күпкә катлаулырак булып чыкты. 

Аспирантурага да мин кергәнгә генә керде бугай ул. Кандидатлык диссертациясен яклап кайткан көнен бүгенгедәй хәтерлим. Яклаудан соң бәйрәм иткәннәр инде – аз гына капкан, әмма исерек түгел. «Син хәзер мине беркайчан куып җитә алмыйсың! Мин булдырганны син булдыра алмаячаксың!» – ишектән керүгә ул миңа шулай диде. Аның ул чакта ничек мыскыллы көлгәнен белсәгез сез! Үземчә табын әзерләп көткән идем – ризыкка беребез дә кагылмадык. Икенче баламны табарга нигә шулай ашыктырганын шул көнне төшендем. Бала искеcенә күмелсен дә, фән белән шөгыльләнергә вакыты калмасын дип уйлаган. 
Алар бу җирдә, бу дөньяда, бу Галәмдә икәүдән-икәү генә калганнар кебек...

Берничә елга соң булса да, мин дә диссертациямне барыбер якладым. Иремнән бу юлы котлаулар инде көтмәдем дә. Миндә гаме юк иде аның – читтә берәү белән очрашып йөри башлаган чагы иде. Ул вакытта әле ачыктан-ачык түгел... Күзегездән күреп торам: «Ә нигә боларның барысы белән килешеп яшәдегез соң, нигә аерылышмадыгыз?» – дип сорыйсыгыз килә.

Балалар кечерәк чакта аларны ятим итәсем килмәде – икесе дә «әти» дип өзелеп торалар иде. Аннан...

Бу адымга барсам, мине беркем аңламаячак иде. Хәтта әтием белән әнием дә. Бар да мине бик бәхетле хатынга саный, килешеп-аңлашып яшиләр дип уйлыйлар иде бит. Авызымнан ялгышып та бер зарлану сүзе чыкканы булмады. Беркайчан да! Җаным бик әрнегәндә түккән күз яшьләрен берәүгә дә күрсәтмәдем. Читләр өчен без гел үрнәк гаилә булдык. Хәер, хәзер дә шулай. Нинди утларда янганымны үзем генә белдем. 

Мине кимсетүдән, түбәнсетүдән гомер буе тәм табып яшәде ул. Һәм... көнләште. Юк, ир-атлардан түгел, әйткәнемчә, уңышларымнан. Әйбәт эшкә урнашуым да ошамады аңа, хезмәттәшләрем арасында хөрмәткә ия булуым да... Хәтта үз туганнарының мине якын итүе дә аның ачуын китерә иде. Хезмәт хакым гел әйбәт булды, машина алдым. Ә ул, әле кирәкмәсә дә, шунда ук үз машинасын яңартты – минекеннән генә әйбәт булсын. Хәзер әнә Suzukiда йөри: буе кечкенә, ә машинасы зур. 

Берара шактый нык салгалады. Гаиләдән китәргәме-юкмы дип хәл итеп йөргән чагы иде бугай. Читтә кешесе барын ул инде миннән яшерми иде. Киресенчә, аны гел мактый, миңа үрнәк итеп куя, безне гел ча­­гыштыра... «Үз күңелемне берәр ничек үзем күрмәсәм, акылдан шашуым бар», – дип, мин шул вакыт сәяхәтләргә йөри башладым. Әтием кайчандыр Германиядә хезмәт иткән, ул бу ил турында миңа бик күп сөйләде. Яңа җирләр ачуымны да Германиядән башладым – аны аркылыга-буйга йөреп чыктым. Япония­не, Кытайны барып күрдем, Европаны, Гарәп илләрен... Ерак юлдан мин гел тынычланып кайтам, өйдәге борчуларым вак-төяккә генә әйләнеп кала. Сәяхәткә чыгар вакыт кайчан җиткәнен үзем беләм: өйгә кайтып керәсем килмичә, урамнарда йөри башласам, җыр тыңлый алмасам, китап укудан бизсәм... Бернәрсә сөендерми икән – ял сорарга кирәк. 
Бер минут элек кенә мин аның ту­рын­да: «Нинди бәхетле ханым!..» — дип уйлаган идем бит! 

Ирем табиб минем, читләргә шундый да игътибарлы ул. Әйбәт белгечләрдән санала. Һәрбер авыру белән якын итеп сөйләшә. Тик миңа дәшкәндә генә тавышына боз салкыннары иңә... Узган ел кышын кунактан кайтканда ишек төбендә таеп егылдым. Атлый да алмыйм. Өйгә кадәр керергә булышты, әмма шунда ук: «Мине көтәләр», – дип чыгып китте: чираттагы сөяркә­се янына ашыгуы иде. Зарым­ны да тыңлап тормады хәтта. «Каты бәрел­гәнсең, узар», – диде дә бетерде. Өч көн урында аунаганнан соң, «ашыгыч ярдәм» чакырттым – умыртка баганам сынган булып чыкты... Күңелем белән рәнҗедем шул чакта... «Башка беркайчан аннан ярдәм сорамам», – дигән идем инде. Тормыш булгач, гел үпкәләп кенә тора алмыйсың. Бүген иртән эше янындагы даруханәдән дару алуын сораган идем менә. Калганын – ишеттегез...

Киңәш соравы да түгел, юату да көтми, аңа тыңлаучы гына кирәк иде. Гомерендә беренче тапкыр... Мин моны ул сөйли башлауга аңла­дым, шуңа күрә бүлдермә­дем. Языл­ма­ган бу кагыйдә таныш миңа – сине белмә­гән җиде ятка, юлыңда очраган беренче кешегә сөйләп бушану җиңелрәк. Кайчакта ул кирәк тә... 
– Рәхмәт сезгә... 

Мин сүзсез генә баш кактым. 
Нишләтәсең, хатын-кызның бәхете дә, бәхетсезлеге дә гомерлек яр итеп сайлаган ир-атка бәйле шул...

...Сүзне рәссам Густав Климттан башлаган идек бит. Әлеге очрашудан соң аның турында мин дә бик күп укыдым. Иҗаты, тормыш юлы, якын кешеләре... Миңа да иң ошаган эшләренең берсе – теш дәвалау клиникасы диварына эленгән «Үбешү» картинасы булды. Инде кайчан да булса Австрия башкаласына барырга туры килсә, Климтның иң гүзәл әсәре, сәнгать шедевры саналган әлеге картинаны якыннан күрергә иде дип хыялланам. Тик бу картина, кайчан, кайда очратсам, күрсәм дә, һәрвакыт исемен дә белмәгән шушы ханымны, аның катлаулы язмышын искә төшерер шул миңа. 
– Рәссам бу икәүне кайда ясаган? Нинди җир бу?

Әңгәмәбез шушы урында өзелгән иде. 

...Бөтен картина буенча сибелгән алтын тамчылар күктәге йолдызларны хәтерләтә. Чыннан да, кайда соң алар? Хатын-кызның аяк астында ук чәчәкле болын кинәт бетә. Биек тау башымы, әллә текә яр читеме бу? Әллә җир чите үкме? Хәтта баш әйләнә... Бер ялгыш хәрәкәт һәм хатын-кыз чиксезлеккә төшеп китәр сыман... Ир-ат аны тотып кала алырмы? Өлгерерме? Кулга кергән бәхет­нең төшеп югалуы шундый тиз бит аның. Бу дөньяда бернәрсә дә мәң­гелек түгел, бөтен нәрсәнең дә азагы бар: тормышның да, мәхәббәтнең дә. Бер-берегезне, сезне бәйләп, бербө­тен итеп тоткан мәхәббәт дигән илаһи хисне саклагыз. Рәссам безгә, мөгаен, шуны әйтергә теләгәндер...

Белгеч киңәшен дә укып алыгыз: http://syuyumbike.ru/sorau-belgech/?id=525

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com