Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Уяну

Алсу Фатыйхова
Алсу Фатыйхова
23 мая 2017
2336 карау
Кайтып керүгә Гөлүсә те­левизорны кабызып җибәр­де. Әле иртә, өйдә берсе дә юк — бөтен фатирны бер итеп йөрергә була. Чишенә- чишенә каналларны бер­сеннән икенчесенә күчерә башлады, тик сайлау якынла­ша шул, бөтен җирдә сәяси реклама, кая борсаң да депу­татларның платформалары белән таныштыралар. Сүнде­рим дип, бер талпынган иде дә, аннан кире уйлады, әйдә, тик сөйләп торсын, кеше юк­та телевизор үзенә күрә бер иптәш ич ул.
Кухня белән бүлмә ара­сында керә-чыга йөргәндә, алып баручының “Сезнеңчә идеаль хатын-кыз нинди бу­лырга тиеш?” дигән соравын ишетеп, телевизорга күз са­ласы итте. Булачак депутат­ларга шундыйрак сораулар да бирәләрме икәнни соң? Кызык, җавап ничегрәк яңгы­рар икән? Яле, яле тыңлап карыйк. Һәм кинәт аяк ас­тында җир шуышты. Ул! Тап­шыруны алып баручы ханым янәшәсендә экраннан аңа карап елмайган кеше Ул бит! Аның мәхәббәте, Наиле! һәм әнә ул, җете зәңгәр күзләрен Гөлүсәгә төбәп: “Иң беренче чиратта — тугры”, — дип җавап бирә. Дикторга түгел, гүя аңа әйтә.
Кызның тез буыннары йомшады. Диванга утырып, азрак уйлый алырлык хәлгә килеп,кабат телевизорга күз салганда, сүз кандидатның төзелеш компаниясендәге эшчәнлегенә күчкән иде ин­де. “Юк шул, сүземдә тора алмадым”, — дип уйлады Гөлүсә, һәм теге кич кабат бүгенгедәй күз алдына килеп басты.
.. .Җете зәңгәр күзле, озын буйлы бу егет белән Гөлүсә дусларының туган көнендә, Идел буендагы дачага баргач танышты. “Наил дә киләчәк... Наил дә буласы...” дигән сүзләр Гөлүсәнең колагына бакча капкасын ачып керүгә чалынса да, кем ул егет, нин­ди ул, нигә аңа шундый игъ­тибар күрсәтәләр, төпченеп тормады. “Наил килде”, дигәч тә, бер күтәрелеп кара­ды да, кабат үз эшендә бул­ды. Кызлар ашыгып-ашыгып табын әзерлиләр, ә өстәл бизәүне Гөлүсәгә тапшырды­лар — аның бу эшкә кулы ят­канын беләләр.
Башкалар парлы-парлы булгангамы, ул кичне бөтене­сенең дә игътибары нигәдер туган көн уздырган Лилиягә түгел, күбрәк Гөлүсә белән Наилгә юнәлде. Чөнки кызда үзе генә килгән, егет тә ялгыз иде. Аларны табында да янәшә утырттылар, уеннарда да ничектер икесен бергә ту­ры китерергә тырыштылар. Бигрәк пар килгәнсез, дип әйтеп оялтып бетерделәр. “Капкалы” уйнаганда җәза үтәргә Гөлүсәгә калды. Ли­лия: “Үзенә иптәшкә бер ке­ше алып, дачалар артыннан миңа кыңгыраулар җыеп кил­сен”, — дип белдерде. Бер кеше дигәне, әлбәттә, Наил иде инде. Парлыларның парын алып китмәссең бит!
Дачалар артында гына урман башлана. Кыңгырау­лар да үсәдер үсүен анда, ләкин бу караңгыда кыңгырау җыям дисәң, кеше генә түгел, тавыклар көләр. Ләкин җәза җәза инде — киттеләр. Башта сүз ялганмады. Кеше арасында чәчрәп торсалар да, үзләре генә калгач, икесе дә сөйләшмәс булды. Гө­лүсә аяк астыннан кыңгырау­лар эзләде, ә Наил дәшмичә генә атлады. Бара торгач, ай нурларына коенып утырган кечкенә генә аланга килеп чыктылар. Кыз иелеп бер чәчәк өзүгә Наил телгә кил­де: “Кирәкми, Гөлүсә, Лилия­гә кыңгырауларны аланы белән бүләк итәрбез, алай матуррак бит”.
Кайтыр юлда алар инде күптәнге танышлар шикелле сөйләшәләр иде. Кыз аның икътисадчы булырга әзер­ләнүен генә түгел, бер ком­паниядә менеджер булып эшләвеннән алып, мәктәптә укыганда нинди лагерьда ял итүенә кадәр белде.
Шушы көннән соң алар бик еш аралаша башлады­лар. Кызны Наилнең ачык күңелле булуы, аның теләген ярты сүздән үк аңлый белүе, дөньяга карашларын бүлешә алуы гашыйк итте. Ул көннән- көн егеткә якыная баруын тойды. Инде бер-беребезне белеп бетердек, ике як бе­лән дә таныштык, дип, эш­ләр туйга килеп төртелде. ЗАГСка гаризалар биргәннән соң, язылышырларына атна- ун көн кала, Наил команди­ровкага китеп барды.
- Гөлем, көн саен шылтыратып торырмын, сагынып көт, яме. Кара аны, минеке булудан баш тартып куя күрмә тагын!
Көтте Гөлүсә Наилне. Ул шылтыратса дип, кесә теле­фонын минутка да үзеннән калдырмады. Атна буе бер­кая чыкмады, беркемне күрмәде — эшенә барды да туры өйгә кайтты, туйга әзерләнде, әйберләрен бар­лады. Беркөнне аның туй ал­ды мәшәкатьләрен телефон шылтыравы бүлде. Группада­шы Алмаз икән.
- Котла, кызый, әйлә­нәм! — дип шар ярды ул трубкага.
- Тукта, кычкырма ул кадәр, колагымны ярасың бит. Кайчан?
- Бу җомгада. Хәзер сиңа чакыру китерәм. Наил белән икегез исеменә язаргадыр инде, әйеме?
- Наил командировкада шул. Белмим, аннан башка бара алмамдыр.
- Гөлүсә, син нәрсә, иске дустыңның туена килүдән баш тартасың, да?!
Килешүдән башка чара калмады. Биш ел буе бергә укып йөргән иң якын дусла­рының берсе Алмазның бәй­рәмендә катнашмау, чыннан да, аны хөрмәт итмәү булыр иде. “Туй үткәрүнең тәртибен дә чамалап кайтырмын” дип, үз-үзен тынычландырды ул.
Әнисе, “йөрмисеңме әл­лә, кызым”, дисә дә, шулай итеп, туйга җыенды Гөлүсә. Куе яшел төстәге кичке күлмәген киде, бизәнде, ма­турланды. Теләсә кайсы ир- егетне акылдан яздырырлык җете яшел күзләр ут чәчеп, балкып карап тора иде көзгедән...
Туй туй инде, һәрчак күңел­ле. Котлаулар, тостлар тынып тормады. Алмаз ягыннан да, кәләше Рамилә ягыннан да кунаклар күп җыелган иде. Шуларның берсе, Алмазның шаһит егете, туйның буеннан- буена Гөлүсә янында бөте­релде. Ут борчасы кебек бу егетне ник бер дә күргәне булмагандыр аның. Югыйсә, Алмазның бөтен дусларын да беләм, дип йөри иде. Фәрит (егетнең исеме шулай иде) уен оештырсалар — уенга, бию башланса, биюгә чакыра Гөлүсәне.
“ И, матурым, — дип үртәде аны кыз эченнән генә, — соңгарак калдың. Мин башканыкы шул инде!” Фәрит, аның уйларын сизгәндәй: “Алмаз мине ныклап кисәткән иде ин­де, кыз буш түгел, дип. Тик си­нең кебек сылуны егетеннән тартып алу бездәй шәп егетләргә нәрсә ул?!” — дип сөйләнә башлады.
Бераз күңел ачудан гына әллә нәрсә булмас, дип фи­кер йөртте кыз һәм үзе дә сизмәстән Фәриткә кушы­лып шаярырга тотынды. Әллә шаһит егетнең бертук­таусыз “син минеке булырга тиеш”, дип пышылдавы, әллә Алмаз белән Рамиләнең бәхетле йөзләре тәэсир ит­те - кыз үзен тулысынча Фәритнең ихтыярына тап­шырды.
Була бит шундый миз­гелләр: үзеңнең ни эшлә­гәнеңне аңламыйсың, тулысынча теләк, хис ихтыярына биреләсең. Мондый чакта акылың гел арттан йөри, ни эшләгәнеңне уйлый башла­ганда, гадәттә, инде соңга калган булып чыгасың. Гө­лүсә дә бу кичне нәкъ шун­дый халәттә иде — туй таңга кадәр дәвам итте, таңга кадәр Фәрит аны үз яныннан бер генә минутка да җи­бәрмәде. Талгын ут яктысын­да биюләр, бөтенләй таныш түгел кеше белән иреннәр ут булганчы үбешүләр, аның ко­чагына сеңүләр — Гөлүсә үзен танымый иде. Шул миз­гелләрнең берсендә кесә те­лефоны шылтырады. Фәрит­нең иркәләвеннән изрәп утырган кыз кечкенә сумка­сыннан телефонын таба ал­мый аптырады. Наил!
— Мин туйда! — дип шәрран ярды әллә шәраб­тан, әллә Фәритнең татлы сүзләреннән исергән кыз. — Шундый күңелле, шундый күңелле! Мин гашыйк бул­дым бугай!
- Кайткач сөйләшер­без, — дип өзде Наил.
- Син кайтканчы әле...
- Гөлүсә, бәгърем, кайт­кач... — дип бүлдерде егет.
- Чыкмыйм мин сиңа кияүгә!
Трубкада өзек-өзек сиг­наллар яңгырады. Кыз бе­раздан аңына килеп, ашыгып Наилнең номерын җыйды. Тик анда операторның: “Або­нентны алырга мөмкин түгел”, — дигән тавышы гына ишетелде.
Тиз айныды Гөлүсә, шаһит егет белән бөтенләй сөй­ләшмәс булды. Тик... Наил янына юл ябылган иде инде.
Әти-әниләре ничек кенә килештерергә тырышса да, икесе дә үз сүзләреннән кире кайтмадылар. Наил кызның үз янына килүен, барысын да аңлатуын көтте, ә Гөлүсәгә искиткеч оят иде. Җилбә­зәкләнеп, сөйгәнемнең бө­тен ышанычын югалттым дип, үз-үзен битәрләде, үз- үзенә урын таба алмый җә­фаланды ул.
Өч ел вакыт узды. Бер- берсенең тормышыннан хә­бәрдар булсалар да (уртак дуслар, танышлар кирәк чак­та чыбыксыз телефон ролен бик әйбәт үтиләр), кара-каршы очрашмаска тырышалар иде. Наил, бөтен барлыгын эшкә биреп, төзелеш фирма­сы төзеде, ә кыз психология өлкәсенә кереп китте, үз офисын, үз клиентларын бул­дырды. Күпләргә проблема­ларыннан чыгарга булышса да, үзен җиңәрлек көч таба алмый иде Гөлүсә, һаман ялгыз иде ул, күңелендә буш­лык, беркем дә кирәк тә түгел иде кебек.
* * *
Тапшыру беткән иде ин­де. Ни эшләгәнен дә аңыштырмыйча, Гөлүсә студия но­мерын җыйды, яңа гына чыгыш ясаган кандидат­ны телефонга чакыруларын үтенде. Бераздан трубкада бик тә якын, таныш тавыш ишетелде:
- Мин тыңлыйм.
- Мин сине берәүгә дә алыштырмаган идем, Наил...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy