Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Исереккә диңгез тубыктан ("Улларым өшегән, ирем асылынган” язмасына кайтаваз.)

Исереккә диңгез тубыктан ("Улларым өшегән, ирем асылынган” язмасына кайтаваз.)

Р. Сибгатуллина
Р. Сибгатуллина
15 мая 2017
1130 карау
"Улларым өшегән, ирем асылынган” язмасына кайтаваз.

Аз гына онытылып торып, тынычланып булмасмы дип, «Сөембикә»не укырга керешкән идем — шушы язма.

Бердәнбер улымның ел ашын үткәрергә кайттым мин. Без үзебез Ашхабалта яшибез, ә Илсурны узган җәй, мәктәпне тәмамлагач, ял итеп килсен, дип, Апаска, сеңелләремә озаткан идем. Бәлки, урнашып калыр, дигән хыялым да юк түгел иде. «Гел шулай читтә яшәмәбез, син анда калсаң, безгә күченеп кайтыргырга да җиңелрәк булыр улым” — дия идем. Башта "калам, эшкә урнаштым» дигән хәбәре килле, аннан телеграмма — "күмәргә кайтыгыз ”.

Җыйнаулашып эчкәннәр дә, исерек шоферга утырып, күрше авылга киткәннәр. Яңгыр яуган, тайгак көн булган. Машина ава башлагач, безнеке җиргә сикергән һәм тау кадәрле тимер өеме аның өстенә килеп төшкән...

Былтыр хәсрәт белән күземә берни күренмәгән, быел исем китте — яшьләр бигрәк нык эчәләр икән авылда. Эчәләр дә сугышалар, үтерешәләр яки фаҗигагә юлыгалар. Әле теге шофер егетне сөйләп тордылар: "Көч-хәл белән төрмәдән котылды, ә үзенең бер аек көне юк” — диләр.

Исереккә, нәкъ сез язганча, үз гомере ни дә, кеше гомере ни.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy