Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Һәркем парлы була

Һәркем парлы була

11 мая 2017
1601 карау
Сезнең, тау-таш ишелгәндәй, ян­тайган шкафтан савыт-саба коел­ганын күргәнегез бармы? Юк, ди­сез? Булмаса, күрергә язма­сын. Бар иде бит элегрәк ке­че якка куела торган акка бу­ялган шкафлар. Алар “кофта- юбкалы” — аслы-өсле ике кисәктән тора иде... Шуның өске өлешенә кунак ханым ныграк таянган булып чыкты. Кунакка килгән дусларыбыз китәргә дип өстәл яныннан торып басканнар иде шул. Гөнаһ шомлыгы булды ми­кәнни? Тәшвишле хәл. Юрамасаң да, юш килә. Шулай булды да.
Безнең әлеге дусларыбыз кинәт кенә бездән дә алдан аерылыштылар. Ә без исә матур гына, күңелле генә яшәгәндә, дигәндәй, ирем­нең бер командировкасы ва­кытында кемдер миңа атап телеграмма юллаган. “Ирең­не тартып алырга йөриләр, чарасын күр. Дустың”. Җир ярылып, упкынга таба тәгә­рәгәндәй булдым дигән хәл шулдыр инде ул. Дөнья бет­те, тормыш тукталды. Тик шулай да, башның кайсыдыр бер ноктасында яктылык балкып алган сыман, бер фи­кер туа: “Тукта, ашыкма ыша­нырга, шылтырат үзенә”. Те­лефон чыбыгының теге ба­шында иремнең шатлыклы тавышы, ә мин исә бернинди хәйләсез-нисез, турыдан-туры телеграмма турында әйтәм. “Сөеклем, көнләшүче­ләр юри җибәргән ул нәр­сәне, ышанма!” — диде ул. Кы-зы-ык. “Нинди телеграм­ма, мөмкин түгел, ни сөйли­сең син?” дигән гаҗәпләнү сүзләре булмады ич! Менә шуннан соң бәгырь катты. Әллә нәрсә булды. Әйтер­сең, мин кияүгә чыкмаган да, булмаган да. Шулхәтле дә көтмәгәндә кылыч белән арт­тан килеп кадамыйлар ич ин­де!.. Дүрт ягы кыйбла! Юк- юк, сөеклесе дә түгел, берке­ме дә. Бетте. Бетте!
Кич белән балалар бакча­сына ничек барып, сабыемны ничек алып кайтуымны әйтә алмыйм. Ә сабыема минем хәл аңлашылган! Өй ише­геннән керүгә: “Әти, әти! Әти кайта?” (“кайтамы?” диюе) дип бүлмәләр буйлап йөри башлады. Менә шунда мин янәдән җиргә төштем. “Бер­ни дә эшли алмыйсың, бер­кая да селкенә алмыйсың, койрыгың бозга каткан, бала хакына керә алмыйсың, си­нең язмышың язылган ин­де”, — дип үземә үзем карар чыгардым.
Тик иремә җылына алма­дым. Үземне җиңә алмадым. Үпкә зурдан иде. “Ничек хы­янәткә бара алган?” дим дә, хәзерге акылым белән уйлап куям: “Ир-ат хатыныннан ае­рым бер ай да, бер атна да яшәргә тиеш түгелдер шул, ә тормышта алай гына бул­мый...”
Әйе, минем бик тә кадер­ле бер нәрсәмне урлагандай булдылар. Ай, нәрсәм булса­чы! Нәрсәм түгел шул, җан­дай кешемне урладылар. Кайнар мәхәббәт белән өй­ләнешкәч, айнуы бик ачы бу­ла икән.
Шулай итеп, мин, эчтән мәчеләр тырмаса да, килеш­кәнлек күрсәттем. Ирем ул хатынга өйләнергә ашыкма­ды, ә мин чынында суынган, аны сөймим, башкалар да күземә күренми иде, андый гадәтем дә юк. Инде теле­грамма килгән икән, димәк, бөтен кеше белгән! Хурлыгы ни тора! Менә шуңа күрә дә каты эләкте инде иремә ми­нем тарафтан! Ачыктан-ачык кеше белмәсә, бер хәл иде әле. Ир-ат шулайрак яратыл­ган инде ул, күз-колак бул­маганда, туарылып та китәр­гә мөмкин. Сизсәң дә, ке­шегә сиздермәскә тырышыр идең...
Эчтән сыкрасам да, ирем­не элеккечә багам-карыйм, тәрбиялим, тик мәхәббәтем үлгәне күренеп тора ич инде барыбер. Аннан ул башка ха­тын-кызлар белән танышкалый башлады, аларына инде минем бернинди дә үпкәм юк, алар инде бернәрсәне дә үзгәртә алмыйлар — минем үлгән мәхәббәтне рәнҗетә алмыйлар иде. Без шулай азапланып, озаклап аеры­лыштык. Мин ничә еллардан соң янәдән кияүгә чыктым. Ә үзебезнең мөселман канун­нары нигезендә мин әллә кайчан никахлы булырга ти­еш идем. Иремнән аерылып өч ай үтүгә. Бик мөһим ка­гыйдәдер бу, азынып-тузынып йөрүләргә киртә. Бу икенче иремнең беркем ал­дында да гаебе юк, читтән
торып кызыгучылар барлыгы сизелсә дә... Ә мин исә чын гашыйкларча аның тирәсен­дә бөтереләм, үзем эчтән генә моңсу елмаям: көзге ко­яш бигрәк тә җылы була икән, пешерми, рәхәт ир­кәли...
Менә шулай, дусларым, Ходай Тәгалә кошларны да юкка гына пар канатлы итеп яратмагандыр инде, һәр­нәрсә, һәркем парлы буласы бөек көч — Аллаһы тарафын­нан язып куелган. Парлылар­га игелек, парсызларга тү­землек, сабырлык белән пар канатын табуны телим...

Гөлгенә апагыз.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com