Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Син мине оныт...

Син мине оныт...

28 апреля 2017
1638 карау
Дөньяда Мәхәббәт яши. Шушы гади генә сүзләр үз эченә күпме кешенең яз­мышын, тормышын, кайгы­сын һәм шатлыгын сыйдыра. Теләсә, хан итә, теләсә, кол итә. Мин дә мәхәббәт колы­на әверелдем бугай.
Бу язмам үземә гомергә дә яр була алмаслык кешегә атап языла. Бәлки ул моны укыр, ни кичергәннәремне аңлар. Бәлки журнал укучы­лар арасында мондый яз­мышлы кешеләр булгандыр, миңа киңәшләрен бирерләр. Андый киңәшләргә бик мох­таҗ мин бүген.
Бер-беребезне күптән белсәк тә (без авылдашлар), аралашканыбыз юк иде. Моннан ике ел элек кисеште безнең сукмаклар. Унынчы класстан соң, җәй көне акча эшләп алу нияте белән, кол­
хозыбызга эшкә кердем. Миңа уналты яшь. Ул шунда ук шофер булып эшли, өйләнгән, баласы бар. Акыл­лы, ягымлы, чибәр, сөйкем­ле, уңган... Башта игътибар итмәсәм дә, әкренләп мин аның шушы матур сыйфатла­рын ача башладым. Ул да миңа игътибар итә кебек. “Әй, үтәр лә, бала-чага гына бит әле мин”, дип, күңелдә күтәрелә башлаган дулкын­ны басарга тырыштым. Ләкин көннән-көн ныграк га­шыйк була баруымны аңла­дым. Мин ярата идем. Аны! Өйләнгән кешене! Җәйләр үтте. Көн саен күрешүләр дә бетте. Ул — эштә, мин — мәктәптә. Сирәк-мирәк юл­лар кисешә, кайвакыт хаты­ны белән клубка чыгалар. Күрешкәндә исәнләшә, сөйләшә, күрешмәгәндә өйләнмәгән дуслары аша сәламнәр әйтә. Ә мин... Үзем яратам, үзем: “Бу бала- чаганы котыртыйм, дип уй­лыйдыр”, — дип, күңелемне сүндерергә тырышам.
Мәктәпне тәмамлап, Ка­занга киттем, укырга кер­дем. Яңа тормыш башланды, күңелдәге хисләр генә шул ук. Яңадан берничә кат оч­раштык без. Хатыныннан ка­чып минем янга килгәләде ул. Машинада берәр кая (авыл читенә) барып утыра­быз. Шашынып үбү-кочулар да булды, шуннан узмадык. Йөрәгем күкрәк читлеген ва­тып чыгардай талпына, тү­бәм күктә! Бу хисләрне язып, аңлатып бетерә торган тү­гел. Ул Аны сагынып елаулар! И-и, ул сирәк яшерен очра­шулар... Ел буена өч тапкыр гына очраштык. Бер-бере­бездән аерыла алмыйбыз, ае­рыласы килми. Тик беләм, аңлыйм, Аны өендә көтәләр...
Мин бу газаплардан, бу бәргәләнүләремнән ары­нырга телим. Үзен күргәндә күзләренә туры карап әйтә алмаган һәм мәңге дә әйтә алмаячак сүзләрне журнал ашаҗиткерәм.
Бәгърем! Ничә айлар ин­де минем уйларымда син генә, күңелем синең янда. Беләм, син көннәреңне дә, төннәреңне дә яраткан ке­шең белән үткәрәсең, мине уйламыйсыңдыр да. Ә мин сине уйламый бер көн, бер минут та тора алмыйм. Кая барсам да, нишләсәм дә күз алдымда — син. Мөмкин булса, бөтен барлыгым белән синеке, бары синеке генә булыр идем. Юк шул, бу тик төш кенә.
Сөеклем минем! Ике ел буе тилмергәннән соң инде минем көчем калмады. Баш­ка болай дәвам итә алмый. Ярамый! Мин Ходайдан кур­кам, кеше рәнҗешеннән кур­кам. Синең гаиләң, балаң барлыгын белә торып, яңадан очрашулар эзләү — гөнаһ. Кеше тормышын җимереп, бәхетле булып булмый. Яратсам да, синең өчен җанымны бирергә әзер булсам да, онытырга тыры­шырмын. Очрашмый торгач, бәлки, акрынлап... оныты­лырсың да... диясем килә. Тик бу сүзләргә үзем дә ышанмыйм шул мин. Ни генә булса да, син — минем йөрәгемнең иң кадерле, беркем кагыла алмаслык түрендә. Ә мине син оныт, бу дөньяда бөтенләй юк дип сана.

Хуш! Сине сагынып, өз­гәләнеп, бу юлларны язучы “Бәгърең”.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy