Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Әни каде­ре

Әни каде­ре

27 апреля 2017
1252 карау
Әниемнең бе­ренче ире озак кы­на авырып ятып, үлеп китә. Аның елын үткәр­гәч, ике яшьлек абыемны бәләкәй кул арбасына утыртып, әни туган нигезенә кай­тып егыла. Ә тагын биш ел­дан ул балачактан гарип кал­ган әтиемә кияүгә чыга. Әтием эшләп йөрсә дә, гаилә йөген тарту әни җилкәсендә булды. Мин тугач та, сеңлемне тапкач та, кырык көн узуга, әни яңадан колхозда сыер сава башлаган. Ачы таңнан, бер чынаяк чәй дә эчмичә, китеп барыр иде ул фермага. Беренчелекне бирергә ярат­мады шул.
Әни гомер буе таза, сау- сәламәт кешеләргә кызыкты. Чөнки үзе мин белгәннән бирле гел авырды. Кан басы­мы белән җәфаланды ул. Кы­рыгышар көн тоташ хаста­ханәдә ятыр иде. Аннан чыга да тагын баш күтәрми эшкә ябыша. Берсендә (миңа ул чакта 12-13 яшьләр булган­дыр) аны бик авыр хәлдә хас­таханәгә салдылар. Беренче көнне — әти, икенче көнне янында кунарга мин калдым. Әни бер кешелек аерым па­латада ята. “Бигрәк әйбәт па­лата бу, әйеме, әнием, кеше дә борчымый, безне дә кун­дыралар”, —дим. Әнинең ба­шын көч-хәл белән борып, керфекләрен авыр гына күтәреп, бер сүз дәшмичә, ирен чите белән генә елмай­гандай итеп куйганы бүген­гедәй хәтеремдә. Нәрсә уй­лады икән әни ул чагында? Әлеге палатадан бик сирәк­ләрнең генә исән чыгуын мин шул соңыннан гына белдем. Дөрес, ул чакта әни өйгә үз аяклары белән кайтты әле. Башта гел дәва эзләсә дә, соңгы елларда хастаханәгә йөрмәс булды. Ятса да, торса да гел бер теләк теләде: “Аяк өсли китеп барсам гына ярар иде”.
Шәһәрдә яшәүчеләргә бик кызыга иде әни. Каладагылар оҗмахта яшидер кебек тоела иде аңа: утын-печән кирәкми, су ташыйсы-түгәсе юк, өй җылы, кибетендә ни теләсәң — шул бар. Тагын җир җимертеп эшләүче, “дөнья көтүчеләргә” кызык­ты. Югыйсә, үзе дә кимен куймады. Печән чапса, кибән куйса, утын киссә дә ир-ат­лардан һич калышмады.
Ә менә байларга, байлык­ка кызыкканын белмим әни­нең. Ул бик сакчыл, уңган, булган, әйберне тота белә торган хатын иде. Урман, бакча җиләк-җимешеннән әни әзерләгән кайнатмалар­ның исәбе-хисабы юк иде бездә. Юкны да бар итә белә иде ул.
Башта абыем гаилә кор­ды, аннан, югары белем ал­гач, сеңлем белән мин дә кияүгә чыктык. Гомерләр үтә тора, әмма бер-бер артлы уз­ган еллар иңнәргә шатлык­ларны гына түгел, югалтуларны да өя бара. Әнинең каде­рен үзең бала тапкач кына аңлыйсың, дигән сүзләрне ишеткән саен йөрәгем сык­рый. Мин моны ахыргача аңлап, тоеп, белеп тә бете­рергә өлгермәдем бугай. Кы­зым Айгөл туганга кырык өченче көн булганда ачы таңнан абый: “Әни китеп бар­ды”, — дип шылтыратты. Ил­ле алты яшендә, дөньяның бер рәхәтен күрмичә! Авыл­дашлар: “Сөенечләрен күтә­рә алмады”, — диделәр. Бер ел эчендә ике кызын да кияүгә бирү, ике яктан да ко­далар төшерү, бер айда ике оныгын күрү — авыру әни өчен, чынлап та, күбрәк бул­гандыр шул.
Ашыкты шул әни. Исән чакта күпме генә кадерләгән кебек тоелсак та, үкенечләр арта гына бара. “Их, әни исән булса иде!” дигән уфтанулар, сагынулар да...

Кадрия АЕТОВА-ӘДҺӘМОВА

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy