Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Җан өчен җан бирмәктән

Җан өчен җан бирмәктән

Мәдинә АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
26 апреля 2017
1829 карау
«Тумаган баланы тудырмый калырга да була» дип янадылар хатынга
Лилия сискәнеп, күзләрен ачты. Болай кинәттән, җиде төн уртасында уянып китүенең сәбәбен андап алгач, тәне буйлап рәхәт бер җылылык йөгерде. Ул елмаеп куйды. “Син төртеп уяттыңмы, “йоклап ятма”, дидеңме”, дип сөйләнә башлады хатын караңгылыкка пышылдап. Ул торып утырды. Көннән-көн тулылана барган корсагын сыйпаштырып куйды. Аннары үз янындагы баш тимәгән мендәргә моңсу гына карап алды да, көрсенеп урыныннан торды. Тәрәзә янына килеп басты.
Кичтән ява башлаган яңгыр, тәмам шашкан диярсең. Тәрәзәгә ора-ора, елый-елый ява да ява. “Тагы кайтмады, — дип, әкрен генә сөйләнүен дәвам итте хатын, — әтиең, дим, тагын кайтмады”. Карындагы бәби янә баягы кебек тынны кысардай бер талпыныш ясап, тыпырчынып куйды. Әйтерсең лә әнисенең әйткәнен аңлый, “монда мин” дип, аңа хәбәр сала иде.

Кара төннең кара чәче буйлап агып төшкән яңгыр тамчылары Лилиягә балачактан күңеленә кереп калган бер вакыйганы искә төшерде. Дөресрәге, очрашуны... Ә шул очрашу белән бәйле вакыйгалары аның соңыннан, күгг еллар үткәч кенә булды. Кызга ул чагында 10 яшьләр чамасы булгандыр. Урамда нәкъ менә шушылай итеп, котыра-котыра яңгыр коя. Лилия әнисе белән кухняда чәй эчеп утыра. Ишекне шакыгач, әнисе аптырап та калды. Мондый көндә кем йөрер икән?! Ачып җибәрсәләр — чегән хатыны. Толым-толым үреп куйган чем-кара чәчләреннән тамчы тама. Лилия хәзер аның тәненә ябышкан озын ефәк күлмәген дә, кояшта каралып күмер төсенә кергән йөзен дә хәтерләми инде. Ә менә әйткән сүзләрен...
Әнисе, кайберәүләр кебек, аны бусагада тотмады, чәй эчәргә чакырды. Чегән хатыны йотлыга-йотлыга әллә биш, әллә алты йомры чәй эчте. Аннары гына әнисенә елышып сәер апасын күзәткән сабыйга текәлде. Шулай беркавым карап торды да, һич уйламаганда, көтмәгәндә: “Бу балаң 40 яшенә чаклы тынгы күрмәс...” дип, игелеккә игелек белән җавап бирә алмавына гафу үтенә-үтенә чыгып та китте.
Әллә язмыш сынавы булды, әллә әнисенең гөнаһысы төште, чегән хатынының юраганнары юш килде.


“Ярата” дип алдандым...
Алар икесе бер класста укыдылар. Ун ел икесе бер парта арасында утырдылар. Элек шулай иде бит: беренче класста кем белән утыртып куялар — “күрәсеңме” син аны, күрәлмыйсыңмы — мәктәптән чыгып киткәнчегә кадәр шуның белән. Лилиянең Айдарны җене сөйми. Астыртын һәм саран иде ул. Йә кызның чәчен тарта, йә кулын чеметә. Үсә төшкәч, егетнең бу кыланмышлары юкка чыкса да, икенче бер начар гадәтләре күзгә чалына башлады: кече яшьтән әнисез калып, әтисе тәрбиясендә үскән егет көлке дәрәҗәсендә саран һәм көнче иде. Унынчыны тәмамлагач, алар икесе ике институтка укырга керделәр. Бер подъездда яшәгәнгә, бер-берсе белән гел күрешеп, сөйләшеп йөрделәр. “Кияү-кәләш түгелсездер бит?! Кара аны, нәсел корткычлар алар”, — дип кисәтте көннәрдән бер көнне әнисе Лилияне.
— Юк, без болай гына, дуслар гына...
Кыз шулай дигән булды. Әмма күңелендә егеткә карата башка төрле хис тә бөреләнеп маташуын йөрәге белән сизенә иде ул.
Егет, институтны тәмамлап, армиягә китеп баргач, аралар берара өзелеп тә торды. Тик Лилия Айдарның: “Мин кайтканчы үсә тор”, дигәнен үзенчә аңлап, аның хезмәт итеп кайтуын өзелеп көтә башлады. Якын да китертми иде бит ул Айдарны. Ни булды соң аңа, мәхәббәт дигәнең шул микәнни соң?!

Мәхәббәтнең күзе сукыр дигәннәре хак икән. Лилия әнисе, туган-тумачаларының үгет-нәсихәтен колагына да элмәде. Айдарга кияүгә чыкты. Туй ясап тормадылар. “Кеше җыеп ашату — искелек ул”, — дип аңлатты үзенең бу саранлыгын яшь кияү. Шулай итеп, Лилиягә туй күлмәге кияргә насыйп булмадьь Туйлар үтә дә китә, аны уздырмыйча да кеше көнләштерерлек яшәүчеләр азмы?! Хатын үзен шулай тынычландырды. Ләкин очрагы ул түгел иде. Алар матур итеп яшәп китә алмадылар. Лилиянең артыннан ни йөргән, ике сүзнең берендә “яратам” дип кабатлаган Айдар зөфаф кичендә күрше бүлмәгә чыгып ятты. Атна буе шулай дәвам итте. Лилия ирнең сәерлегенә гаҗиз калды. Сорарга яхшысынмады. Шулай да бер мәртәбә, Айдарның кәефле чагын туры китереп, сорыйсы итте: “Миңа өйләнгәнеңә үкенмисендер бит?”

— Юк, үкенмим, — диде ир хатынның тел төбен аңлап. — Ә сиңа алай төпченү килешми.
Хатын нинди зур хата ясаганлыгын Айдар белән кушылган кичтә андады. Алар бер-берсенә ят һәм чит иделәр. Ир гаҗәеп салкынлык күрсәтте. Лилиянең шул кичтә аннан күңеле кайтты. Өстәвенә ир тиен-не-тиенгә саный торган бик тә үҗәт кеше булып чыкты.
“Ник ак күмәч алдың? Сөткә дә акча әрәм итәсеңме?” Йә булмаса: “Таба төбен кырып юма, табаны бозасың”. Йә, Ходай...
Иренең бу гадәтенә каршы тора алмады Лидия. Бернинди дәвага да бирешми торган чир иде ул. Тора-бара Айдар аңа кул күтәрә, чамалап әйтмәсәң, сугып җибәрә башлады. Аның өчен беренче урында хатын да, бала да түгел, ә бәлки байлык торды. Ул ашкына-ашкына мал артыннан куды.

Бергә тора башлауларына ике ел дигәндә, Лилия балага узды. Авыры беленә башлаганчыга кадәр иренә әйтмәде, яшерде. Нигәдер курка иде ул аннан. Ә инде яшерер чамасы калмагач, яңалык әйтеп, Айдарны аяктан екты.
— Сиңа кем рөхсәт итте? — дип кизәнде ир хатынга. — Чыгып кит, күздән югал. Мин синең белән ике елга ике тапкыр да йокламадым. Синең уйнаштан туачак балаңны асрар хәлем юк.

Хатынга чыгып китү өчен әллә ни вакыт кирәкмәде. Ул, Айдар белән яшәгәндә бер оекбаш та өстәлмәгән төенчеген кыстырды да, ике кат югары яшәгән әнисе фатирына күченде. Мал бүлешү турында башына да килеп карамады. Аллам гына сакласын, әнисе әйтмешли, нәселеңне корытырлар.
Гәрчә Лилия карынында җиде айлык бала белән калса да, аерылышуны авыр кичермәде. Киресенчә, ул җиңел сулап куйды. Бер әйбергә кагылган саен, “кулдан төшермәгәем” дип дертләп китү, табын янында үзеңне артык кашык итеп хис итү кебек кичерешләрдән әкренләп арына башлады. Айдар да Лилиядән шулай җиңел генә котылуына шатланды. Алар бер-берсен тиз оныттылар.
Йке айдан дүрт килолы тупырдап торган малай дөньяга килде. “Айдарга әйт әле, хет килеп алсын, аннары борчымам”, — диде Лилия әнисенә сөенеченнән нишләргә белмичә. Бу хәбәр ирне дә куандырыр, күңелен эретеп җибәрер дип уйлагандыр инде, күрәсең.
Лилиянең гозерен җиткергәч, Айдар башта кычкырып көлде. Аннан сон һәр сүзенә басым ясый-ясый: “Ул минем бала түгел, алимент дип башны черетәсе булмагыз, түләмәячәкмен”, — дип, Лилиянең әнисе борын төбендә ишекне шапылдатып ябып куйды.
Тик ул, ничек кенә боргаланмасын, алименттан качып котыла алмады.


Бала хакы - бер машина
Бәби үстергән арада өч ел вакыт узып та китте. Ямьле җәйләрне сагышлы көзләргә, көзләрне салкын кышларга алыштырып, бер-бер артлы үтә торган елгыр көннәр, үзләре белән нинди дә булса вакыйга алып килә, шуның белән бергә хатынның тормышына әле юаныч, әле көенеч өсти тордылар. Айдар тагы бер бәхетсезенә өйләнеп, үткән белән араны бөтенләй өзү өчен, каланың икенче башына ук күченде. Бәләкәй Илназ бакчага китте. Ә Лилия исә акчалы булырбыз дип, яңа оешкан фирмаларның берсенә эшкә урнашты.
Баладан соң тагы да чибәрләнеп киткән Лилиягә эшкә чыгуның беренче көнендә үк игътибар иттеләр. Күз төшмәслек тә түгел иде шул аңа! Сап-сары чәч һәм зәп-зәңгәр күзләр. Буе әллә ни озын булмаса да, килешле, ятышлы иде аның гәүдәсе.
— Исемең ничек, сары чәч?
Каршында елмаеп басып торган кара чәчле егет кемнедер хәтерләткәндәй булды.
— Лилия, — диде хатын исе китмичә генә.
— Үзем чегән кебек булганга, сары чәчле кызларга мәңге гашыйк мин.
Ә-ә, менә кемне исенә төшергән икән егет... чегән хатынын... Ни дип юраган иде әле ул аңа: “Кырыкка кадәр тынгы күрмәс”, дигән идеме?! Юк инде, күрәзәче, ялгыштың син, миннән дә тыныч кеше бармы икән хәзер бу дөньяда?!
Ләкин “чегән егете” аның язмышына иң авыр, иң ачы сынауларның берсе булып килеп керде. Алда булган икән әле аның күрәчәкләре.
Бер алдына, ике артына төшеп йөргән егет үзен Әмир дип таныштырды. Ул Лилиядән җиде яшькә кече иде. Янәшә торганда әллә ни аермасы сизелми дә кебек. Өстәвенә, егет гаҗәеп юмарт һәм киң күңелле булып чыкты. Ясый белә иде ул Лилиягә бәйрәмнәрне.
— Каян табасың син бу кадәрле акча? — дип гаҗәпләнә хатын.
Ә ул, энҗе тешләрен күрсәтеп, елмая да: “Монысы сер, сары чәч”, — дип Лилияне кочаклап ала.
Нинди сер икәнен хатын соңыннан белде анысы. Моңарчы Әмирнең әти-әниләре турында юри генә дә сораштырып карамаган Лилия, аларның кайда эшләвен һәм нинди кешеләр булуын ишеткәч, авып китә язды.
— Әле генә беләсеңме? — диделәр хезмәттәшләре аптырашта калып. — Кара аны, кызый, чамалап йөр, безнең ише генә түгел алар.
Кисәтергә соң иде инде. Лилия белән Әмирне беркем дә һәм берни дә аерып ала алмас хәзер.
— Өйләнешик, Илназны үземнең исемгә яздырам, — дип тәкъдим ясады егет, алар арасындагы мөнәсәбәт тышка чыга, сүзгә керә башлагач.
— Әти-әниең ни дияр, рөхсәт итәрләрме?
— Рөхсәт итмәсәләр, качабыз, — диде Әмир, шаяртып әйткәненең чынга ашачагын башына да китереп карамыйча.
Лилия аның белән килешмичә булдыра алмады. Ярата, бөтен җаны-тәне белән ярата ул Әмирне. “Язылышмыйча гына торып карыйк, барып чыкса, карарбыз”, — дип шарт куйды Лилия. Ул, бер авызы пешкәч, өреп кабарга өйрәнгән иде.

Никахны алар егетнең әти-әни-сеннән башка укыттылар. Тегеләре Лилиянең исемен ишетергә дә теләмәде.
— Рөхсәтебездән өстен буласың икән, ярдәм сорап килмә, — диде әтисе улына. Без каршы.
— Мин сиңа рәнҗим, — диде әнисе. — Барыбер торгызмыйм мин сезне.
Әмир “юк” та димәде, “ярар” дип тә килешмәде, дәшми-тынмый гына әйберләрен җыйды да өйдән чыгып китте.
Алар фатирга кереп тора башлауларына атна-ун көн дә үтмәде, Лилияне каенана буласы кеше эзләп тапты.
— Оят түгелме сиңа, ул баланың башын әйләндерергә, — дип шундук һөҗүмгә күчте ханым. — Әгәр аны тынычлыкта калдырмасаң, мин сине бөтен дөньяга хур итәм. Ул әйтәсе сүзен, минут эчендә әйтеп бетерде дә, кырт борылып, Лилияне һушыннан чак яздырмыйча, китеп тә барды.
— Тынгы бирмәячәкләр, китик, качыйк, — диде Лилия Әмиргә, аның сүзләрен кабатлап.
Фатирны, эшне алыштырып та, хәтта икенче бер шәһәргә китеп тә карадылар алар. Ике ел чамасы кагылып-сугылып йөрделәр. Тик кая гына барып урнашмасыннар, Әмирнең әти-әнисе кешеләре аларны эзләп тапты. Янау-куркытулар дәвам итте. Ә Лилия икенче балага авырга калды.
— Мин болай йөри алмыйм, утыз яшеңә җитеп, яшәргә почмагың да булмасын әле.
— Мин әти-әни белән сөйләшәм, оныклары буласын белгәч, килешерләр, — дип бүлде Лилиянең сүзен ир.
Тегеләре бу хәбәрне дөнья беткән кебек кабул иттеләр.
— Оятларга калдырдың, — дип сузып җибәрде әнисе, Суфия ханым. — Туганнарга, дус-ишләргә ни диярбез, кеше күзенә ничек күренербез? Ул шулай такмаклый-такмаклый йокы бүлмәсенә кереп китте.
Ә әтисе күп сөйләшеп тормады. Ул, гомумән аз сүзле, кырыс кеше иде.
— Без теләгән кызга өйләнсәң, гараждагы джип — синеке, — диде ул, ике уйларга урын калдырмыйча. — Ә тумаган баланы аны тудырмыйча калдырырга да була.
Шушы яшенә җитеп, әтисенә каршы сүз әйтү түгел, икеләнергә дә җөрьәт итмәгән егет башын аска иде.
һәр почмагыннан муллык, җитешлек бөркелеп торган туган йорт сагындырган икән! Әмир үзенең йомшак караватына сузылып ятып, татлы йокыга талды. Иртән ул тәгаен бер карарга килеп уянды. Чыннан да, Лилия дә бит әнә, торып карыйк, барып чыкмаса, хуш-сау бул, диде. Аннан, баланы төшертергә дә соң түгел әле...
— Мин тиздән кайтырмын, кайбер эшләрне генә җайлыйм да, — диде ул, “үләм” дип яткан әнисенең балкып киткән йөзенә карап.
Лилия Әмирне ут йотып көтте. Ул ишектән күренүгә үк: “Йә, ничек?” дип сорамыйча түзә алмады.
— Ничек дип... шул инде, каршы, — дип башлады сүзне ир. — Әллә мин әйтәм, ашыктыкмы без? Әллә балага иртәрәкме безгә?
Әмирнең ярты-йорты, бутала-бутала әйткәненнән Лилия барын да андады. Димәк, тагы барып чыкма-ды. Тагы аңа баланы бер ялгызы табарга, багарга туры киләчәк. Җитмәсә, икәү бит инде алар әнә хәзер.
— Баланы төшертәбез, — дип дәвам итте ир хатынның уйларын укыгандай. — Әни табибны үзем табам, диде.
Лилиянең башына күсәк белән тондыргандай булды.
— Юк! — дип ачыргаланып кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. — һич юк, — дип пышылдауга күчте хатын. — Алты айлык, җан кергән баланы ничек үтерим?!
— Гөнаһысы әнигә булыр, — дип шаяртмакчы булды Әмир, һәм Лилиянең нәфрәтле йөзен күреп тынып калды.
Чыгып кит, күземә күренмә. Ә бала турында уйлама.


“Зинһар ярдам итегез!..”
Чыгып та китмәде, тормады да Әмир Лилия белән. Ике арада буталып тик йөрде. Лилияләр фатирына сукмак салган Суфия ханым өзми-куймый: “Сөйләштем, барыйк, төшертик”, — дип теңкәгә тиде. Алай да үгет кермәгәч: “Мин сине машина белән бәрдереп китәм, исән калдырмыйм”, — дип янады. Иң авыры, йөрәкне телгәләгәне — ирнең дә әнисе ягына авышып бетүе, аның да шушы вәхшилекне хуплавы булды.
Ул сөенеп һәм түземсезләнеп тә, көенеп һәм куркып та, бала туасы көнне көтә. Үткәне янә кабатлана аның. Ара-тирә килгәләп йөргән Әмир дә әнә соңгы вакытларда юкка чыкты. Күрәсең, “кызлар белән йөри” диюләре хактыр. Тик Лилия бу хакта уйламаска тырыша. Хәзер бар борчыганы — дөньяга килергә тыпырчынып яткан нарасые. Алар-ның бөтен җирдә таныш-белешләре, баланы ничек тә качып табарга...
Чиләкләп орган яңгыр кинәт тукталып, күк йөзе ачылып киткәндәй булды. Әнә таң да беленә башлаган икән.

...Иртәнге як. Яңгыр ясаган күлләвекләрне сикереп кенә чыга-чыга, офыкка кереп качкан кояшка үртәлә-үртәлә, шәһәр урамнары буйлап атлыйбыз. Шактый озак адашып йөргәннән соң, ике катлы бер иске йорт янына килеп туктыйбыз. Лилия редакциягә юллаган хатында: “Төймәгә өч мәртәбә басыгыз, мин кешегә ишек ачмыйм. Безгә бербер хәл эшләтерләр дип куркам, — дигән һәм ахырын — зинһар баламны исән-имин табарга ярдәм итегез, баламны үтермәкчеләр!” дип, җанны өшетердәй сүзләр белән тәмамлаган.
Лилия әйткәнчә, төймәгә өч тапкыр басуга, ишек ачылып китә. Ху-җабикә безне көткән. Ул сорау биргәнне дә көтми:
— Корсагыма хуҗа булмагыз дип, күпме әйттем, тыңламыйлар. Барыбер үтертәбез, диләр, — дип елый ук башлый. — “Миңа берни кирәкми, алименты да, башкасы да... Тынычлыкта гына калдырыгыз”, дидем. Аның саен котыралар.
— Әмиргә бер дә жәл түгел микәнни соң ул бала?
— Башта бала тап та, бала тап, диде. Ә хәзер, әнә, кирәкми. “Бала тапкан вакытта да әллә ниләр эшләргә була”, дип куркыта. Үз газизе, бер уйласаң... Беренчесеннән соң ир чырае күрмәсәм дә риза, дигән идем. Сүземне тотмадым шул.

Сөйләшә-серләшә торгач вакыт үткәнен, көн уртасы җиткәнен сизми дә калганбыз. Лилия сүз уңаеннан, кайчандыр әнисенең урын өстенә калган әтисен ташлап китүен дә әрнеп әйтеп ала.

Китәргә җыенгач кына, ишекне шакыдылар.
— Әмир! — диде хатын. Ул коелып төште. - Юньлегә йөрми инде бу.

Таза гәүдәле, чем-кара чәчле егет безнең белән баш кагып кына исәнләште дә, Лилияне кухня ягына дәшеп алды. Аның: “Киен, әни сине машинада көтә”, — дип кыстаганы ишетелде.
— Аста көтегез, чыгам, — диде Лилия тыныч кына, һәм Әмир чыгып китүгә, тиз генә әйберләрен җыйды да безнең арттан иярде.
— Барыбер тудырыр вакытым җитә, юл уңаенда, үзегез белгән табиблар кулына тапшырып калдырырсыз әле. Югыйсә, башыма җитәчәкләр болар...

Без Лилиянең хәле белән көн саен кызыксынып тордык. Нәкъ ике атна дигәндә редакция телефоны шылтырады. Таныш табибыбыз: “Лилия кыз бала тапты, килегез, күрегез”, — дип, бездән сөенеч алды.
Сөендек, әлбәттә. Җан өчен җан бирмәктән йөргән анага соклануыбыз чиксез безнең! Исән генә була күрсен, яман күзләрдән, юл чатында кара кайгы булып сагалап торган явызларыңнан сакла шуларны, Ходаем!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy