Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Мин әтигә кирәкмим...

Мин әтигә кирәкмим...

25 апреля 2017
995 карау
Әнием һәм дәү әнием белән яшим мин. Кечкенәдән бер минут буш вакытым булмасын дип, алар икесе дә тырышты: түгәрәкләргә йөрдем, музыка мәктәбендә укыдым – фортепианода уйнарга өйрәндем. Фәнни конференцияләрдә чыгыш ясадым. Миңа бөтен нәрсә кызык иде! Холкым шундый – ирешелгәннәрдә тукталып калмадым. Хәер, монысы өчен иң элек әнигә рәхмәт: күңелем кая тартылганны үземнән дә алданрак аңлап, ул гел миңа юнәлеш биреп торды. Өйдәгеләрнең үземне яратуын тоеп үстем. Бар да әйбәт булгач, нәрсәгә язасың соң, дисезме? Игътибар иттегезме: әнием һәм дәү әнием белән генә торам дидем. Әтине телгә алмадым. 
Юк, юк, аның белән бернәрсә дә булмады, ул исән-сау – бер шәһәрдә яшибез. Сирәк кенә булса да, без хәтта күрешәбез дә. Әмма мин аңа бөтенләй кирәкмим бугай...
Минем әти хәрби кеше, рота командиры. Әни белән алар аерылыштылар. Теркәлгән никахларның яртысына якыны таркалган заманда яшибез – әллә ни зур яңалык түгел, диярсез. Анысы шулай... Әмма безнең аралар салкынаюга аның әнидән аерылуы гына гаепле түгел бугай. Әтинең үземне якын итүен, яратуын кечкенә чагымда да сизмәдем. Миңа тартылуын тойсам, мин моны берничек оныта алмас идем... Юк, ул мине кыерсытмады, какмады. Һәм шул ук вакытта, башка әтиләр кебек: «Балам!» – дип өзелеп тә тормады. 
Без бабайлар белән күрше генә урамда яшәдек. Якын булгач, еш керә идем аларга. Әтине дә очраткалыйм. Аны анда күреп торгач, әни белән аерылышканнарын бик озак аңламадым әле. Биш яшьлек сабыйга соң! Әти бабайлар йортына кайтып керсә, куанып каршысына йөгерәм, кочаклап алам. Дус кызларымны әтиләре күтәреп ала, битләреннән, чәчләреннән үбә – мин дә шуны көтәм... Ә ул мине шунда ук читкә этә: «Булды, кызым, булды...»  
Назлавын бик озак көттем мин аның. Хәтта бик озак – егерме яшькә җиткәнче. Хәзер туктадым. Әтинең күптән инде башка гаиләсе бар, улы үсә – ул анда бәхетледер дип беләм. Сирәк кенә әбиләрдә очрашабыз, әмма мин аңа хәзер элеккеге кебек ярату өмет итеп карамыйм инде. 
Кыз балага бик тә кирәк булган ата назын тоймый үсүем бер нәрсә. Янымда әти дигән кешем булмавы мине тагын ниләрдән мәхрүм итүен торып-торып аңлыйм. Әйтик, гади генә бер мисал. Бер танышымның туган көненә барган идем. Табын янында утырганда, әнисенә булышыйм, дип, кече якка чыктым. «Ир-ат күп ашый», – дигән сүзне миңа кем әйткәндер, белмим, әмма колагыма кергән – яхшы хәтерлим. Кыскасы, дустымның тәлинкәсенә тау кадәр итеп өйдем ризыкны! «Бу кадәрне кем ашасын?!» – дип, ул аның яртысын китереп кире кәстрүлгә бушатты... 
Яки менә тагын бер очрак. Очрашып йөри башлаган егетем безгә килергә тиеш иде. Аш куйдым. Өйдә хатын-кызлар гына дип, башка вакытта да шулпа ашамыйча тормыйбыз инде – пешерәбез. Әмма без ашка итне бик аз салабыз икән. Мин моны егетемнең йөзенә карауга аңладым... Ул аны мин үпкәләмәсен өчен кызык бер мәзәккә әйләндерсә дә, бу миңа тагын бер сабак булды. Алай икән... 
Минем моңарчы бер тапкыр да ир-атка нинди дә булса кием-салым сатып алганым булмады. Сыңар оек та! Кемгә алыйм мин аны? Шуңадыр егетемә беренче тапкыр бүләк сайлау куаныч та булды һәм... куркыныч та. Кибет уртасына басып, аптырап шактый басып тордым: «Ошатмаса? Яратмаса? Аңа туры килмәсә?»
Моңарчы ир-ат күлмәген үтүкләргә дә туры килмәде. Быел менә миңа үз гомеремдә беренче тапкыр: «Матурым, ә син күлмәгемне үтүкли алмассыңмы?» – диделәр. Бик батыраеп: «Үтүклим, нигә үтүкләмәскә?!» – дидем. Үзем уйлыйм: «Иң мөһиме – яндырмаска!» Яндырмадым анысы... Ул теләгәнчә үк килеп чыкмаса да, икебез дә бәхетле булдык: мин – шушы эшне башкарып чыкканыма, ә ул – аның өчен мин нидер эшләгәнгә. 
Ә болай ир-ат эшеннән куркып торганым юк минем. Ярдәм көтәр җиребез булмагач, барысына да гел үзебез тотынабыз: җир дә казыйбыз, агач та кисәбез, утын да өябез, койма да тотабыз... Шәһәр җирендә үз йортың белән яшәгәч,  мондый эшләр гел чыгып кына тора бит ул. Шулай яшибез: дәү әнигә – 80, әнигә – 40, миңа – 20 яшь. Олы булса да,  дәү әнинең тик торган минуты юк әле аның: әле өчпочмак пешерә, әле бәлеш. Әни бюро җитәкчесе булып эшли. Эштә дә, гаилә дә аның өстендә җаваплылык зур. Шуңа кырысрактыр да ул. Әмма кирәк чакта баштан да сыйпый белә. Ә мин әлегә студент. Сезгә күңелемне бушаттым да җиңел булып китте менә... 

Альбина.
Казан.

Психолог киңәшеhttp://syuyumbike.ru/psyholog/?id=4839

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy