# Күңелеңә җыйма / Яшәеш / Сөембикә
Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Язмышым сабак булсын...

Язмышым сабак булсын...

Рәзинә Түбән Кама
Рәзинә Түбән Кама
21 апреля 2017
992 карау
Мин аңа моннан унике ел элек гашыйк булдым. Шатлыгымның чиге юк иде, күкнең җиденче катында тирбәлдем. Мәхәббәт шушы буладыр инде ул, дип уйладым. Ләкин унҗиде яшемдә аннан йөккә узгач, Айдар мине ташлады, әле алай гына да түгел, бала минеке түгел, диде. Бу турыда белгәч, әти-әни бик борчылды, үземне нык ачуланды: “Аңа бүтән борылып та карама, баланы үстерергә булышырбыз”, — диделәр. Ходайга шөкер, әле ярый янәшәмдә алар булды, үзем белән бер-бер хәл эшләр идем.

Зәңгәр күзле Алинәм туды. Әти-әни һаман: “Аның турында бүтән уйлыйсы булма, бер хатаны ике тапкыр кабатламыйлар”, — дип үгетли торды. Күңелем белән Айдарга рәнҗесәм дә, йөрәгемнең бер почмагында аның турындагы хатирәләр саклана иде әле.

Бервакыт юлымда аның туганнан туган абыйсы Азамат очрады. Алинәнең коеп куйган Айдар икәнен күргәч, сүзсез калды. Мин сер бирмәдем. Айдар турында да сорашмадым. Ләкин Азамат үзе Айдарның караклык өчен төрмәдә утыруын әйтте. Бу хәбәрне ишеткәч, Аллаһы Тәгаләнең каргышы инде бу, дип уйладым.

Озак та үтмәде, ул миңа төрмәдән хатлар яза башлады. Янәсе, ул үзенең хатасын аңлаган, баланы да, мине дә ярата. Яшьлек юләрлеге белән генә миннән баш тарткан, кеше сүзенә караган. Шул вакытта гомеремдәге иң зур хаталарның берсен эшләгәнмендер, мөгаен. Аның сүзләренә ышанып, аны кызганып, хатларының берсенә җавап яздым. Ике арада, шулай итеп, хатлар йөри башлады. Мин аны һаман да ярата идем әле.

Төрмәдән ул тиз чыкты, амнистиягә эләкте. Соры тимер ишекләр иреккә таба ачылу белән туп-туры минем яныма кайтты. Әти-әнинең ял йортына китеп барган чагы иде. Озак кына кочаклашып торулар, назлы сүзләр, бәхетле мизгелләр... Моннан соң барысы да җайланыр, без гел бергә генә булырбыз төсле иде. Ни дисәң дә, мин бит аны көттем, хатларым белән юанып яшәдем.
Өч көннән соң ул үз өенә, туганнары янына кайтып китте. Алар белән сөйләшеп, сине дә үзебезгә алып китәрмен, диде. Матур хыяллар белән аның кире кайтуын көтеп яши башладым. Ләкин, юкка... Ул кире килмәде. Соңыннан мин аның бер хатынга йортка кергәнлеген ишеттем.

Дөньям караңгылангандай булды. Яшәүнең яме калмады. Ирексездөн әти белән әнинең сүзләре искә төште. Димәк, үзем гаепле, бер хатаны ике кат ясамыйлар.
Әлеге вакыйгадан соң бер ел үттеме икән, Айдардан тагын бер хат килеп төште. Минем ышанычымны аяк астына салып таптаган сөеклемне тагын төрмәгә утыртканнар. Хатында миннән үтенеп-үтенеп гафу итүемне сораган. «Синең янга туганнар җибәрмәде. Моннан чыккач, мин алар янына кайтмаячакмын, миңа син генә кирәк», — дигән. Таш булып каткан йөрәгем янә эри башлады. Ләкин күпме генә җавап хаты язарга теләсем дә, үз-үземне тотып кала алдым, язмадым.

Тиздән без башка районга, яңа фатирга күчендек. Инде адресым да алмашкач, Айдар белән аралар мәңгегә өзелер төсле иде. Йөрәгем моны теләмәсә дә, акылым белән шулай яхшы булачагына ышана идем. Хатыны үлгән берәүгә кияүгә дә чыгып карадым. Итагатьле, кызымны да ярата, гаилә тормышы өчен менә дигән. Ләкин һич кенә дө ярата алмадым мин аны. Әллә кызым өчен түзеп карыйммы, дигән идем, булып чыкмады. Аерылыштык. Менә шул вакытта мин тагын бер зур хата ясадым. Айдарга хат яздым. Аңа булган бөтен ачу да онытылган иде инде бу вакытта, күңелем барысын да гафу иткән. Мәхәббәтнең күзе сукыр була, диләр шул.

Ике арадагы хат язышу янә үз көченә керде. Мин аны янә көтә башладым. Әгәр дә Ходай Тәгалә ике тапкыр көтәргә кушкан икән инде, көтәрмен, дидем. Үзе белән күрешмәсәм дә, аның наз тулы хатларын уку миндә аңлатып бетерә алмаслык шатлык хисләре уята иде. Һәр хатында мине яратуы турында ант итә, тизрәк күрешү турында хыяллана. «Бөтен хаталарымны аңладым, синең кебек кеше дөньяда бүтән юк», — дип яза иде. Аның белән күрешү сәгатьләрен бармак санап көттем. Ләкин бер киселгән икмәк кире ябышмый икән шул ул. Айдар төрмәдән чыгу белән, озак та тормады янә башка хатыннар белен чуала башлады. Мин тагын упкын төбендә калдым. Мин тагын алдандым.

Шулай итеп, сигез ел гомеремне алдакчы кеше өчен өметлөнеп үткәрдем. Барлы тырышуларым да, хыялларым да юкка гына булган икән. Юлымда Айдарны очратуым үзе үк ялгыш булган. Ләкин нишләмәк кирәк, терсәк якын булса да, тешләп булмый. Хәзер инде мин кызым өчен генә яшим, минем булмады, хет ул бәхетле булсын иде.

Шушы хатым аша барлык туташларга, ханымнарга дә бер алдаган кешегә кабат ышанмагыз, дип әйтәсе килә. Бүрене бүреккә салса да, барыбер урманга карый ул. Минем язмыш моңа бер мисал.
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com