Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Күке язмышы

Күке язмышы

18 апреля 2017
1290 карау

Ул ялгыз яши, чыгармый бала, 
Менә шунлыктан ямансу аңа. 

Кечкенәдән, шушы җырны ишеткән саен, ялгыз моңаеп утыручы күкене күз алдына китереп, аны бик кызгана идем. Ә бүген исә мин күбрәк күкенең әнисез үскән ба­лалары турында уйлыйм.
...Каршыма килүче ак “Волга” выжылдап туктады да, руль артындагы озын буйлы, киң җилкәле ир, исәнләшкәннән соң, Хафаза апаның кайда яшәвен со­рады. “Туганыдыр инде”, — дип уйладым мин, егетнең күпереп торган куе кара чәченә, кап-кара каш астын­дагы зәп-зәңгәр күзләренә карап. Хафаза апаның да күзләре чиста күк йөзе төсле зәңгәр ич!
Авылыбызның иң сылу ки­леннәренең берсе иде ул. Хәсән абый аны армиядә хезмәт иткән җиреннән ияртеп кайтты. Хафаза апаның кайсы яктан икәнен берәү дә белмәде. Бу турыда сөйләргә ул үзе яратмады, аның мон­дый гадәтен белгәч, сораштырмадылар да. Хәсән абый­ның холкы гомергә начар булды: эчеп кайтса, хатынын өйдә кундырмады. Кышын, тирә-күршедә яккан җылы мунча булса — мунчада, ә җәйләрен абзар түбәсендә йоклады Хафаза апа. Шулай да түзеп яшәде, аерылып китмәде. Алай гынамы, һәр­вакыт көләч, бөтерчек кебек җитез иде.
Ир-егетнең зәңгәр күзлә­рендә моңсулык, сагыш, гаҗизлек ярылып ята төсле тоелды миңа.
— Нәрсә булды, әллә бе­рәр кайгылы хәбәр алып килдегезме, Ходаем?! — дип әйткәнемне сизми дә кал­дым.
Ир өздереп миңа карады. Мин нишләргә белмичә, сум­камны бер кулымнан икен­чесенә күчердем, чәчләрем­не рәткә китергән булдым. Тик ни файда, эш узган, бер әйткән сүзне кире җыеп алып буламыни аны?!
Ир-егет машинадан чыкты, әкрен генә ишеген япты, кулларын чалбар кесәсенә бер тыкты, бер алды, һәм кискен карарга килгәндәй:
- Хафаза минем әнием ул...—диде.
Үз сүзләреннән үзе ку­рыккандай, кинәт туктап кал­ды да, сүзен дәвам итүен көтүемне күргәч, янә сөйләп китте.
- Минем аны моңарчы бер тапкыр да күргәнем бул­мады. Мөнәвәрә белән ике­безне — аның игезәк бала­ларын — әбекәй белән ба­бакай үстерделәр. Ә әнкәй дигән кешебез, безне ирсез йөреп тапкан да, икебезне дә алдагы көнне яккан җылы мунча сәкесенә, каен себер­кесе өстенә куеп, авылдан чыгып качкан. Нәрсәдер си­зенеп, әбекәем мунчага бар­са, шаккаткан: мин ләүкәнең бер ягында, Мөнәвәрә туга­ным икенче ягында, шәрә такталарда илереп елап ятабыз икән. “Мөнәвәрәкәем аздан гына идәнгә егылып төшмәгән, бахыркаем”, — дип искә ала иде әбекәем.
Нигә сөйли ул бу сүзлә­рен? Мин бит аңа беркем дә түгел. Бары Хафаза апаның авылдашы гына.
- Мөнәвәрә килмәде. “Күрәсем дә килми, үскән чакта, иң кирәк вакытта булмагач, хәзер кирәкми”, — ди. Ә минем менә күрәсем килде. Аның каршына басып әйтәсе сүзләрем ничәмә ел инде күңелемдә йөри. “Син безне үлсеннәр дип ташлап киткәнсең, әмма без исән калганбыз. Әбекәй белән бабакаебыз үстерделәр дә, укыттылар да, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга да өйрәттеләр. Мин хәзер зур завод җитәкчесе, Мөнәвәрә балалар йорты директоры: үзебез кебек үксезләрне карый ул. Гаиләләребез дә менә дигән. Аллага шөкер, балаларыбыз үсеп киләләр...” — дияр идем.
Ир тагын туктап калды.
- Адресын каян белдегез соң? Арчадан ук килдем, дидегез бит.
- Үләр алдыннан әбекәем әйтеп яздырды, квитанция­ләр дә күрсәтте. Унсигез яшебез тулганчы әнкәй безгә алимент түләгән.

Мин аны Хафаза апаларга алып бара алмадым. Узган ел, ире вафат булгач, күрше­ләре аны Киров өлкәсендәге ялгыз бер туганнарына дим­ләделәр. Ризалашты да, китеп тә барды.

- Әти-әнисе янына бер тапкыр да кайтып китмәде­мени соң?
Тел очымда торган сора­вымны тагын бирми кала алмадым.
- Юк, — диде ул читкә карап. — Алар җиде туган. Берсе белән дә хат та языш­мады, аралашмады да.
- Ә сезнең күзләрегез әниегезнеке төсле. Иягегез­дәге миңегез дә... Хафаза апаның башка балалары булмады.
Мин бу сүзләрне аны юа­тырга тырышып әйттем бугай.
Яңа танышым кинәт кенә борылды да, машинасына утырып, китеп тә барды. Ми­ңа гына шулай тоелдымы соң, әллә ул, чыннан да, кул аркасы белән күзләрен сөртеп алдымы?!
Аның шулай сәер генә китеп баруына гаҗәпсенеп, һаман да басып торам икән әле. Ул да булмады, машина кире борылып кабат яныма килеп туктады.
- Рәхмәт сезгә... Тыңла­ганыгызга рәхмәт. Ләкин ул кайтып килсә, минем килүем турында әйтә күрмәгез, яме.
“Кара сакалың кая барсаң да, артыңнан калмый”, диләр безнең якта. Шулайдыр. Хафаза апаның бу иреннән баласы булмады. Тапканна­рын карамый ташлап киткәч, яңадан әни булырга насыйп итмәгән, күрәсең, аңа Ходай. Алма кебек балалары була торып та, гомер буе берәү дә аңа “әни” дип тә, “әнкәй” дип тә зурлап эндәшмәгән. Ха­тын-кызга моннан да олы ләгънәт теләргә мөмкинме?
Күке язмышы белән яшә­гән икән ләбаса Хафаза апабыз.

Лениза ВӘЛИЕВА.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy