Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Ак розалар

Ак розалар

Гөлнур АЙЗАТУЛЛОВА
Гөлнур АЙЗАТУЛЛОВА
10 апреля 2017
2091 карау
Поезд китәргә ярты сәгать чамасы вакыт бар икән. Альфред бер кулындагы, бер вокзал стенасындагы сәгатькә каpag алды да, перронга чыкты. Кулындагы роза чәчәкләрен ипләбрәк тотты. Ни дисәң дә, туйга дип сатып алды бит ул аларны. Хатыны Люция кат-кат әйтте: “Суык тидерә күрмә, туй өстәленә шиңгән чәчәкләр куеп, көлкегә калмыйк”, - диде. Үзе исә балалар белән кыенга туры килер дип, берничә көн алданрак кайтып китте.

Урамда шактый салкын. Альфред бүрек колакчыннарын төшереп киде. Дежурныйның: Казан - Куйбышев поезды беренче юлга килә", - дигән тавышы, ишетелде. Ул үзенең тугызынчы вагонын эзләп тапты да, мәшәкатьсез генә кереп утырды. Кичке поезд булгангамы, кеше әллә ни күп түгел иде.
Караңгылык тирә-юньгә үзенең шәлен ябып өлгерсә дә, күктә йолдызлар кабынмаган эле. Ниндидер җанны өшеткеч, күңелсез көн булды бүген. Туйга кайту шатлыгы да җылытмый шикелле.
Альфред чәчәкләрне җайлап кына өстәлгә куйды. Үзе портфеленә таянып, бер мизгелгә күзләрен йомды.
Ул күңеле белән әллә кайчан авылда иде инде. Әнә, әнисе, башына батист яулыгын бәйләп, табында үз урынын белеп кукраеп утырган җиз самовардан хуш исле чәй ясый. Бары әнисе кайнаткан чәй генә шундый тәмле, эчеп туйгысыз була. Альфред бер чынаякны бушатты, икенчесен...
-   Абый, азрак күчә төшеп утырмассызмы?

Альфредның кулыннан чынаягын тартып алдылармыни, туган як турындагы татлы уйлары шунда ук юкка чькты.
-Хәзер, хәзер,-диде ул ашыгып. - Утырыгыз. Кая, сумкаларыгызны урнаштырыйк. Нинди авырлар! Әллә таш тутырдыгызмы? Төнгә каршы юлга чыккансыз. Еракка кайтасызмы?
-   Буага, - дип, теләр-теләмәс җавап бирде кыз.
Альфред тәрәзәгә таба борылды. Борчылган чагыдыр, сөйләшергә теләми торгандыр, дип уйлады. Ул яңадан баягы хатирәләрне искә төшерергә тырышты. Ләкин булдыра алмады.
Алар янына башка утыручы булмады. Альфредка сөйләшмичә кайту авыр, әмма сүз башларга да җиңел түгел иде. Иңбашларына таралып төшкән коңгырт чәчле бу кыз ничектер аңа таныш кебек. Сүрән яктылыкта тагын да кара булып күренгән уң битендәге миңе дә кемнедер хәтерләтә сыман.
-   Сеңелем, исемегез ничек? - дип сорамыйча булдыра алмады ул.
-   Абый, миңа эндәшәсезме? - диде кыз. - Алтынай мин, Алтын ай. - Ул исемен икенче тапкыр нигәдер басым ясап кабатлады. Тагын тынлык урнашты. Кыз сумкасыннан зәңгәр тышлы дәфтәр алып укырга кереште.
-   Абый, сез шигырьләр яратасызмы? Мин аларга үлеп гашыйк, - диде кыз бераздан.

Дөрес, Альфред башлыча детектив һәм фантастика әсәрләр генә укый иде.
Ләкин кызның күңелен төшерәсе килмәде.
- Яхшыларын мин дә яратам. Аеруча мәхәббәт турындагыларын, - диде.
- Ә сез мәхәббәткә ышанасызмы соң?
- Ышанам, сеңелем.
- Алайса мин сезгә мәхәббәт турында бер шигырь укыйм. Аның авторы танылган шагыйрь дә түгел, китаплар да чыгармаган. Ул гади укытучы гына, әдәбият укытучысы.
Кызның күзләре очкынланды. Ул очарга әзерләнгән кош кебек әле бер, әле икенче кулын селкеп, шигырь укырга кереште:
Ник син шулай назлы, ягымлы да,
Шаян да син, кайчак кырыс та.
Бер карасаң, артык уйчан да син,
Бер карасаң, артык тыныч та.

 
Язгөлем шигыре бит бу! Ничек Алтынайга эләккән ул? Альфред аптырап калды. Аның дулкынлануы йөзенә бәреп чыкты, ахры. Кыз аңа күз төшереп алды.
- Нәрсә, абый, ошыймы? Әнием шигыре ул. Үзенең беренче мәхәббәтенә багышлап язган. Мәктәптә укыган чакта ук танышканнар алар. Аннары егет хәрби училищега, кыз институтка укырга кергән. Әнием егетнең хәрби һөнәр сайлавын гафу итә алмаган. Тора-бара хатлар да сирәгәйгән. Әнием башка кешегә кияүгә чыккан. Менә шулай хәл иткән язмыш аларның мәхәббәтен. Әнием беренче сөюен гомере буена оныта алмады. Шигырь белән язган көндәлекләре хәзер дә саклана. Аны кичләрен еш кына бергәләп укыйбыз.

Димәк, Алтынай - аның тәүге мәхәббәте Язгөлемнең кызы. Әйтәм, башта ук кемгәдер охшаткан иде. Күр, әнисенә бер тамчы су кебек охшаган! Күзләре дә, коңгырт чәче дә, хәтта уң як битендәге миңе дә. Язгөлем роза чәчәкләрен бик ярата иде. Альфред туган көнендә аңа розалар бүләк итә иде.

Үзе дә сизмәстән, Альфред кабалана-кабалана кәгазьгә төрелгән чәчәк бәйләмен сүтә башлады.
- Нинди гүзәл розалар! - дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды кыз. - Абый, кайдан таптыгыз сез аларны? Иптәш кызларым белән күпме эзләдек шундыйларны.Чөнки әнием бик ярата аларны. Бүген әниемнең туган көне бит. Ләкин ул больницада ята. Әтиемнең фаҗигале үлемен күтәрә алмады. Врачлар йөрәк авыруы таптылар.
Альфред чәчәкләрне сак кына яңадан кәгазьгә төрде дә, букетны Алтынайга сузды.
- Шигырьдәге егет ул мин идем, - диде Альфред чак ишетелерлек тавыш белән. - Ал, сеңелем, бу чәчәкләрне, әниеңә тапшыр, тизрәк терелсен.

Альфред әкрен генә урыныннан кузгалып ишеккә юнәлде. Поезд ул төшеп калачак станциягә туктаган иде.
Кыз ни дип әйтергә дә белмәде. Ул бары тик мәһабәт гәүдәле моңсу бу ирнең төнге караңгылыкка кереп югалуын гына шәйләп

 
  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy