Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → ​Үз тиңең булса гына...

​Үз тиңең булса гына...

07 апреля 2017
1874 карау
Мин үземнең бе­ренче һәм соңгы мәхәббәтемне саклый алмадым, югалттым.  ...Вәкил белән без бер авылда, чирәм өсләреннән яланаяк йөгереп бергә үстек, бергә укыдык. Еллары шундый иде бит — бик иртә олыгайдык. Әтиләр, абыйлар сугышка китүгә, укуны ташлап колхозга эшкә чыктык.
Безнең авылның болыны Агыйдел борылышында иде. Вәкил шунда ат белән печән чаптыра, ә безне, кызларны, аның янына печән җыярга җибәрделәр. Ике-өч кыз тал чыбыкларыннан ясалган куышта яшибез. Бары — бергә, югы — уртак.
Яңгыр яуган көн иде ул. Без җыенып күрше бригададагылар янына кунакка киттек. Кайтыр юлга чыккач, башкалар нигәдер арткарак калдылар, ә мин алдарак атладым. Шул вакыт минер Вәкил куып җитте һәм... “Мин сине яратам!” — диде...
Нәрсә дип җавап бирдем икән әллә оялып дәшми калдыммы, хәзер хәтерләмим. Әмма шул көннән соң гел Вәкилне күрәсем килә генә бит. Хәер, гел бергә эшлибез анысы, кичләрен уенга да бергә чыгабыз. Кызлар без­нең араны беләләр, “Сез бик пар килгән”, — дип тә әйтәләр.
Шулай күңелле генә яшә­гәндә, Вәкилне армиягә ча­кырып хәбәр килеп төште..
Кызлар белән бергә, авыл башына чыгып, озатып кал­дык без аны. Әйтеләсе сүз­ләр инде кичтән үк әйтелгән, ул исән-сау әйләнеп кайтырга, мин көтәргә вәгъдәләр бирешкән идек. Ул киткәч, миңа бик күңелсез булып калды. Вәкил юклыкка озак ияләшә алмадым. Ике арада сагыну хатлары йөри башлагач кына азрак тынычлана төштем. Хатларны мин Вәкилгә гел язып тордым, аның бертөсле солдат тормышына шатлык өстисем, күңелен бик тә күтәрәсем килә иде.
Абыйсы солдатка киткәннән соң, ике ел узгач, Вәкилнең сеңлесе Казанга кияүгә чыкты. Үз йортлары белән яшиләр, иренең тормышка китмәгән апасы да бар, диделәр. Мин моны ишетүгә: “Ул апаларын Вәкилгә бирмәсеннәр тагын”, дип уйла­дым һәм... бу уемны шунда ук оныттым.
Еллар узды. Әкренләп булса да, Вәкил кайтыр көн дә якынлашты. Мин хәзер гел күрешү сәгатьләре турында гына уйлыйм...
Ә Вәкилем... Вәкилем кайткан Казанга, билгеле инде, сеңелләрендә туктаган. Таныштырганнар моны карт кодача белән. “Эшкә монда урнашырсың”, дип, шунда ук пропискага да кертеп куйганнар... Ә беркөнне, эчкән килеш, аны йокларга кодача янына салганнар...
Авылга кайтып ике көн кунып китте Вәкил, ике сәгатькә дә яныма килмәде. “Кәләшенә ишетелер дип курка”, - диделәр күрше кызлары. Алты ел буе гел Вәкил дип типкән йөрәгем ничек түзде икән ул көннәрдә?! Авылда дус, дошман бар бит, бар да безне сөйләде... Кешеләр белән ничек тә азрак аралашырга тырыштым. Өйдә, урамда, фермада авыз эченнән генә һаман җырлап, моңланып йөрим. Әни: “Алар турында начар сүз әйтәсе булма, яманлык кире кайта ул”, — ди. Әйтәмме соң?!. Ул бит минем бердәнберем, беренче мәхәббәтем! Авылга кайтып никах укытып китүләрен ишеткәч тә, бәхетле булсыннар гына, дидем.
Бер елдан аларның уллары туды һәм, ни сәбәпледер,
I шунда ук үлеп тә китте. Мин | аларны чын күңелдән кызгандым, якында яшәсәләр кайгыларын да уртаклашкан булыр идем, мөгаен. Күпмедер вакытлар узгач, сеңлесе белән очраштык. “Ни хәлләрегез бар, ничек яшисез?” — дип сораганмындыр инде. Ул абыйларын сөйләп китте: “Синең каргышың төшкәндер инде, балалары гарип бит”, ди. “Юк, каргамадым, — дидем. — Рәнҗүен рәнҗегән идем, аерылышмасыннар да, тыныч та яшәмәсеннәр, дип уйлаган идем”.
Мин исә кияүгә үзебезнең авылга чыктым. Булачак иремнең апасы димләде. Әти-әнием инде картлар, аларны ташлап барыбер чит­кә китә алмый идем, риза­лаштым.
Матур гына яшәп киттек. Ирем мине ярата. Әниләргә дә булышабыз — яккан мун­чадан, пешкән таба ашыннан калдырмыйбыз. Бер елдан ике йортка куаныч булып кы­зыбыз туды. Өебез иске иде, яңа йорт салып кердек. Аңа мич чыгартып, күчәргә генә өлгердек — икенче кызыбыз туды. Малай көтсә дә, бары­бер сөенде ирем. Тик миңа бәхетле булырга язмаган иде, күрәсең. Кызыма ике ай булган көнне ирем суга төшеп үлде... Озак та тормый әнине җирләдек.
Каенанам уңган карчык иде — сыер да, сарык та ас­радык, икәү кышка печән, утын әзерләдек. Балаларны да бергә үстердек. Минем карт әтиемне дә ундүрт ел буе тәрбияләп, соңгы юлга озаттык.
Ә Вәкил белән ун елдан соң гына күрештек без. Бер дусты аша: “Күрәсем килә”, дип әйттерде. Үпкәләр беткән иде инде, очрашудан баш тартмадым. Кочаклаш­тык та елаштык, аннан сон гына сөйләшә башладык. “Дөресен әйт, Вәкил, син бәхетлеме, мине оныттыңмы?” — дип сорадым. “Юк, уемнан чыкмыйсың”, —  дип җавап бирде. Мин аның дөресен әйткәненә ышанам.
Тагын берничә елдан соң очраклы рәвештә генә Казан урамында очраштык, бер ка­фега кереп, озак кына сөйләшеп утырдык. Яшьлек (онытылмый икән ул, инде оныттым дигәндә дә төшкә керә икән.
39 ел бергә яшәгән каен­анамны җирләдем дә, бөтен­ләй ялгыз калдым хәзер. Кызлар инде кияүдә, балалар үстерәләр. Көзен кыш чыгар­га Казанда яшәүче кызыма барам. Май җитүгә, шәһәр шау-шуыннан туеп, авылым­ны, авылдашларымны сагынып, балаларыма рәхмәт әйтеп үземә кайтып китәм.
Авылыбыз уртасыннан ас­фальт юл уза, бер яктан инеш ураган, икенче яктан биек өянкеләр чорнап алган. Ә урамыбыз — ямь-яшел чи­рәм, каршыбызда күл җәйрәп ята. Шушы кадәр матурлыкны ничекләр сагынмыйсың?!
Ә күңелем моңланганда көйли торган җырым гел бер  минем:
Сандугачлар моңлы сайрый, 
Талына кунса гына.
Кеше бәхетле була ул,
Үз тиңе булса гына.

Мәрдия ГАФИЯТУЛЛИНА

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy