Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Гражданский бракның татарчасы

Гражданский бракның татарчасы

Мәрьям РӘХМӘТУЛЛИНА
Мәрьям РӘХМӘТУЛЛИНА
27 марта 2017
1160 карау
Миңа яшьли кияүгә чыгарга туры килде. Сайлаган егетем мулла гаиләсеннән булып, тормыш рәвешен ислам дине кагыйдәләренә туры китеребрәк алып барырга омтыла иде. Дуслашып китеп, азмы-күпме аралашып йөрүгә: “һәр очрашу үзе бер гөнаһ, тизрәк никах укытыйк”, - диде ул. Мин үзем дә әби кочагында үстем. Аллаһы Тәгалә хозурындагы гыйлемнәрдән шактый хәбәрдар идем, һәрдаим ул илаһи затның ризалыгын сорап, күңелдән белгән догаларым белән аңа сыенып йөрүче бер тәкъва җан булганга, Аллаһыга тапшырып, озакка сузмый ризалыгымны бирдем. Туган нигеземә кайтып никах мәҗлесе үткәрдек. Туй турында берничә тапкыр сүз чыккалагач, киявем: “Мөселманда урыс гадәтенчә исерткечләр белән туй ясау тыела”, - дип, җыелган туган-тумачаны тиз туктатты. Шулай итеп, туйлап тормаска булдык. Туй булмагач никахны вакытында рәсмиләштерү, ягъни ЗАГС мәшәкатьләре дә табигый рәвештә исемлектән төшеп калды. Калды калуын, әмма миңа, ягъни гаилә тормышын нәкъ менә Никахлашу сарае ишек төбеннән, ак күлмәктән башлана дип ышанып йөргән кызга бу гайре табигый хәл, зур бер ялгышлык булып тоелды. Иремнең бу турыда сүз кузгатмавы көннәр үткән саен мине тәмам хафага сала иде. Дус кызларым да, сәеррәк башланган яңа тормышымның хәл-әхвәлен белешкәч, икенче сүз итеп: “Язылыштыгызмы әле?” - дип сорый торган булдылар. Баштарак: “Юк әле, вакыт җиткезә алмыйбыз”, - дип котылгаласам да, тора-бара бу сүзне әйтүе дә кыенлаша башлады. Ә бер юлы сабакташ кызым сер итеп кенә, минем өчен коточкыч бер хәбәр алып килде. “Элеккеге муллаларның дүртәр хатын алып торганнарын ишеткәнең бар идеме? Ишетсәң, менә шул, синеке дә мин мулла дип, шуның ише эшне чамаламыймы икән? Синең белән язылышмавы да тәгаен шуңа гынадыр”, -диде. Мин коелып төштем. Бу сүзләрдән эчемне хәсрәт биләп алды. Моңарчы, никадәр генә ачуым килсә дә: “Ялынмыйм сәнә”, - дигән горурлыгым, бу турыда үземә башлап сорарга ирек бирмәсә, хәзер киресенчә, эчемә кергән корт көннән-көн мине өйдә язылышу, ЗАГС хакында сүз кузгатырга мәҗбүр итә башлады. Андый чакларда ул: “Язылышырбыз Аллаһы боерса, менә даими тору урыныбыз гына булсын”, -дия иде. Әмма мин Казанда пропискаң булып, тору урының булмаса да, язы-лыштырганнарын яхшы беләм. Ә ул аның саен: “Икебез ике җирдә пропискада, җитмәсә, вакыты да бетеп килә”, - дип, гел каршы төшә торды. Аңлый идеме соң ул минем нинди хәсрәт утында янганымны?!. Аның үзенә никах булгач, шул җиткән. Башымны җуяр хәлләргә җитеп кайгырсам да, теге сабакташым “тишкән” сер турында әйтергә базмадым мин аңа. Юктыр ла, илдә булмаганны...

Көн артыннан көн үтеп, тигез бәхет, бербереңне сөешеп яшәү шатлыгы борчуларымны оныттыра төште. Нур өстенә нур дигәндәй, уртак шатлыгыбыз туачагы да ачыклангач, мин ул хакта тәмам онытып сөйгәнем кочагында бик бәхетле яшәп киттем.
Теге шигем очраклы рәвештә иремнең үз сүзләре белән сызып ташланган булса да, минем документта ирсез хатын булуым үзен бик тиз искә төшерде. Хатын-кызлар консультациясенә чиратка басарга дип килгән җирдән, мине караган табибә: “Баланың атасы булырга тиешле кеше баланы үзенеке дип тануы турында расписка китерсен. Аннары СПИДка кан тапшырырга да килсен”, - дип җибәрде. Бу сүзләрне ишек төбендәгеләр ишетмәсә ярар иде дип, йөрәгем ярыла язды. Оялу белән оялдым. Үземә никадәр генә кыен булса да, булачак әтиебезнең бәхетле йөзенә күләгә төшерәсем килмәде. Өйгә кайтуга бөтен үпкәләремне эчемә йоттым.

Ниһаять, без көткән сөенечле минутлар килеп тә җитте. Түзеп булмаслык тулгак, җаннан җан яралу мизгеле артта калды.

Сызлануларымның кимүен теләп, акрын гына күңелдән белгән догаларымны көйлим. “Безгә дә ишеттереп укы, тәнгә шифа, җанга дәва диләр бит”, - диләр кызлар. Укыйм җаннарым, укыйм. Күрше бүлмәдә елашып яткан кечкенә җимешләребезгә дә ишетелсен. Шулай Коръән моңы белән әсәрләнеп ятканда, бүлмәгә баш табиб үзе килеп керде. Килеп тә керде, туп-туры миңа карап: “Синең, кызый, баланы алырга исәбең бармы, имезергә кертеп торыйкмы-юкмы, әллә, как обычно, ирсез тапканыңны сылтау итеп “отказ” язасыңмы?” - дип ярып та салды. Мин утырган җиремдә хәрәкәтсез калдым. Телемне көчкә әйләндереп: “Зинһар кертегез, алам”, - дип әйттем. Әллә ничек мәгънәсез килеп чыкты сүзләрем. Сикереп торып, чатнатып: “Сез нәрсә, доктор, мине кем дип белдегез?! Минем Ходай каршында хәләлем, никахлы ирем бар!” - диясе генә дә бит...

“Оятсыз, үзе абыстай булып дога укып утырган була тагы!” Болары да минем адреска. Күршемдәге хатынның әлеге сүзе мине чыгырдан чыгарды: “Сез мине юкка гаеплисез, минем ирем бар, ирем бар”, - дип такмаклап мендәремә капландым.

Ярты сәгатьләр туктамыйча елаганмындыр. Бушанып калдым. Ул арада коридордан: “Әзерләнегез, балаларны китерәбез”, - дигән тавыш ишетелде. Мин дә каударланып, яткан урынымнан тордым, тиз-тиз генә битемне, кулымны юып килдем. Бәгырь кисәгемне кулыма алам. Менә ул минем багалмам, матур сандугачым. Сак кына, куркып кына аны күкрәгемә кысам. Менә бит ул безнең ир белән хатын булуыбызның иң зур дәлиле. Шушыннан да зур дәлилнең булуы мөмкинме соң?! Әнә, тәрәзә артында кош тоткандай бәхетле елмаеп әтисе басып тора. Күзләремне бу икәүнең берсеннән икенчесенә күчерә-күчерә, тиле кеше кебек сөйләнәм: “Мин сине гафу итәм, җаным. Тик син миңа бүтән андый нахак сүзләр әйттермә, йөрәгемә тирән яралар салма инде, ярылмы”.

Бу хәлләрдән соң өч ел вакыт үтте. Мин кабат бала тудыру йортында булып чыгарга, тагын бер кат әни булырга өлгердем. Бу юлы минем “тире калынайган” иде инде. Дорфа сүзләргә дә исем китмәде. Язылышмаганлыктан, ирле килеш тә, кеше күзенә барыбер үземнең әхлаксыз хатын булып күренәчәгемне котылгысыз бер эш итеп күңелемә беркеткән идем инде. Авыз тулы кан иде, әмма ир алдында төкермәдем - тешне кысып түздем, язылышыйк дип ялынмадым. Горурлык белән кирелек тә тулып ята шул ул татар хатынында. Өстәвенә, кыз бала тормышында була торган кечкенә генә бер бәхетле мизгелдән мәхрүм иткәне өчен, иремә булган үпкәм дә еллар узу белән йөрәгемнең әллә кай төшенә, мәңге кузгалмас җиренә кереп урнашты. Дөрес, соңрак аталары үзе берничә кат: “Әйдә, бер фамилиягә күчик!”- дип караса да, минем күңел утырган җиреннән кузгаласы итмәде. Мин инде, киләчәктә дә очраячак мондый авырлыкларны батырларча җиңеп чыгачагыма нык ышанып, беркем белән дә язылышмыйча, үлгәнче үз фамилиямдә яшәргә карар кылдым.

Ә тормыш, мине, яшьли камыт кигән татар хатынын, сабырлыкка да, батырлыкка да, горурлыкка да тәпәли-тәпәли өйрәткән тормыш - бернигә карамый дәвам итә. Без әле бүген дә Җирдә бик бәхетле бер гаилә булып яшәп ятабыз.

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy