Нигә әле кызның күңеле аңа тартыла? Нәрсә бу?
...13 яшьлек кыз бала. Менә ничә көннәр инде ул күршеләренә кайтып йөри торган егетне уйлый. Нигә әле кызның күңеле аңа тартыла? Нәрсә бу? Яшь җилкенчәкнең мавыгуымы, әллә чәчәк атып килүче сөю хисләреме?
Берничә елдан мин сорауларыма төп-төгәл җавап таптым. Бу, чыннан да, сөю, мәңгелек ярату икән. Ләкин яраткан кешем минем
хисләрем, тойгыларым турында белмәде. Күптән таныш булгач, мин аңа гап-гади бер дус кына идем шул. Хисләремне беренче булып әйтергә исә кыюлыгым җитмәде. Әгәр ул мине яратмаса, уңайсыз хәлдә калырмын, дидем.
Артымнан егетләр күп йөрде, “яратам” диючеләре дә булды. Ләкин күңелемдә, йөрәгемдә башка берәү булгач, берсен дә якын итә алмадым. Ник яраттым икән мин аны дип, төннәр буе газапланып чыга идем. Онытырга тырыштым, булмады.
һәм менә быел, минем өзелепләр яраткан, тилмерепләр көткән кешем яныма килде. Без берничә кич очраштык, ә аннан аңа китәргә туры килде. Дөрес, бераздан ул яңадан кайтты, әмма кеше сүзе безнең араны бозарга өлгергән иде инде. Кушылды дигәндә генә, юллар тагын аерылды. Күңелемне ачарга мин тагын өлгермәдем.
Нишләргә соң миңа? Тормышымның яме юк дисәм, беләм, берәүләрегез көләр. Ә менә гомере буе берәүне генә өзелеп сөйгән кешеләр хатымда язган кичерешләр белән үзләре арасында охшашлык табарлар да мине аңларлар.
Саба районыннан бер кыз.

Сезнең фикер
Загрузка..
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.