Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Бәхетле булырга һәркемнең хакы бар

Бәхетле булырга һәркемнең хакы бар

21 марта 2017
952 карау
Матурлап бизәлгән туй машиналарының кычкырта-кычкырта узып баруларына юлыктым исә, күңелдә моңсу хатирәләр кузгала. Шактый еллар элек мин дә нәкъ шушы парлар кебек якты хыяллар дулкынында гаилә корган идем. Ләкин мәхәббәттән акыл тоныкланган ул көннәрдә якты хыялларымның “кара көн”гә әвереләчәге уема да килмәде.
Булачак хатыным белән Казандагы югары уку йортларының берсендә белем алганда танышкан идем. Авылдан яңа килгән самими, юаш чак. Әти-әни ярдәм итеп тора, кайгы-хәсрәт юк: укыйсы да укыйсы инде... Өченче курска күчкәч, күзләреннән очкыннар сирпеп торучы, үтә дә чая, һинд кино йолдызлары сыман чибәр Сәриягә гашыйк булдым. Бу мәхәббәт мәктәп елларында яратышып йөргән авылдашым (иң мөһиме, тыйнак!) Гөлфияне дә оныттырды.
Хәзер ул вакытта үземнең никадәр беркатлы һәм ышанучан булганыма шаккатам! Дөресен генә әйткәндә, Сәрия миңа үзен-үзе “бүләк итте”, беренче төнебездә үк тәнен тиз бирүеннән һәм җенси мөнәсәбәткә атлыгып торуыннан, тагын кайбер нәрсәләрдән шикләнергә тиеш идем...
Озакламый безнең “шаярулар” Сәриянең авырга узуына китерде. Ул авырын төшертү ягын карый башлаган иде инде. Аңа карата яратуым ихлас булганлыктан һәм беренче көмәнне төшертүнең киләчәктә бала таба алмауга китерү ихтималын да күздә тотып, бу ниятенә каршы төштем.
Авылга кайтып, әти-әни янында өйләнүем турында сүз кузгаттым. Әлеге хәбәр, әлбәттә, Гөлфиягә дә ишетелгән. Ул шәһәргә килеп, елый-елый ялварды. Яңгырлы җәйге төн иде; күз яшьләренең яңгыр тамчылары белән кушылып, битләре буйлап агуы әле дә күз алдымда. Укып бетергәч, үзенә өйләнер дип ышанып көткән Гөлфиянең дә рәнҗеше төшкәндер миңа, бәлки...
Язмышым Сәрия белән үрелә барды. Туй көне билгеләнгәч, “Сәрия кыз түгел. Училищеда укыганда ук ир-атлар белән төн кунып йөргән, хәзер дә тулай торакта теләсә кем белән...” — дигән хатлар алдым. Көнләшүләредер дип, игътибар бирмәдем... Туйга кунакка кайткан кызлар арасыннан: “Сәрия тәртипсез, бозык...” — дип, әнигә җиткерүчеләр дә булган. “Ялгышасың, улым”, — дип, мине туктатырга тырышып карады әни... Тыңламадым...
Соңыннан әти белән әни уңмаган гаиләм өчен үземнән битәр хәсрәт кичерделәр.
Без район үзәкләренең берсенә яшәргә-эшләргә кайттык; кызыбыз туды, торырга урын юк. Хатынымның ялган, икейөзле тормышы балабызны балалар бакчасына йөртергә керешкәч үк башланган. Күзәбәлләй колхоз рәисләре, оешма җитәкчеләре, инде бер дә юкта милиционер егетләр, шоферлар белән типтерепме типтергән. Әрләүләремнән, хәтта ки кыйнауларымнан да “иман”га кайтудан узган иде инде ул. Район үзәгендә яшәгәндә үк төннәрен дә өйгә кайтмый башлады хатыным.
Әти-әнием: “Аерыл бу азгын хатыннан”, — дип, әледән-әле үгетләделәр.
Ләкин мин: “Бала кечкенә, яман шеш белән авыручы әтисенең кәефе тагын да начарланыр”, — дип, сабыр итә килдем.
Көннәрдән бер көнне Сәрия бертуган апалары яшәгән шәһәргә күченеп китү турында сүз кузгатты. Туганнары янәшәсендә, бәлки, тормышыбыз кешечә булыр, дип ризалаштым. Киресенчә, Сәрия инде атналар буе өйгә кайтмый башлады. Кер, идән юу, ашарга пешерү минем вазифама әйләнде.
Ачуымны, күңел газапларын аракы белән басарга теләдем. Бу исә хатыныма акланыр өчен яхшы сәбәп булды. Имеш, “алкоголик” белән яшәгәнгә рәхмәт әйтсеннәр. Әнисе, бертуган апалары Сәрияне гел яклап чыктылар. Кызын ныклап акылга утыртырга әтисе мәрхүм иде инде.
Тора-бара кызым да үсә төшеп, әнисе сүзенә күчә башлагач, киләчәккә өметемне тәмам өздем... һәм... фатирны да, җиһазларны да калдырып, гаиләмнән киттем.
Аерылып озак яшәмәдем, әти-әни һәм туган тиешле апалар миңа күрше авыл кызы Әнисәне димләделәр. Ул икенче бер шәһәрдә яши, үз фатиры да бар икән. Күрештек, сөйләштек... Әнисә минем белән тормышын бәйләргә ризалашты.
Бергә яши башлауның алдагы айларында ике кулымны селтәп килеп кергән, өстәвенә, элеккеге ачуларны оныта алмыйча, исереп тә кайткалавыма ничек түзгәндер?!
Әнисәләрнең гаиләләрендәге ихласлык, дус-тату мөгамәлә, максатчан тормыш, шулай ук Әнисәнең өйдә елмаеп каршы алуы, тәмле ризыклар пешерергә өлгерүе, өс-киемемне пөхтә тотуы мине миңгерәү халәттән айнытып, дөньяга кабаттан туган кебек итте. Аның янына исереп кайту, хыянәт юлында йөрү гөнаһ булыр иде. Балабыз — улыбыз туу безнең йөрәкләрне, тормышыбыз юлын ныклап торып бергә кушты. Чын гаиләдәге кебек Шатлыкларыбыз да, борчу-мәшәкатьләребез дә уртак.
Элеккеге гаиләмдәге тормыш миңа хәзер куркыныч төш сыман тоела. Ул караңгылыктан фәкать, йолдыз балкышыдай, кызымның сурәте генә күренә. Әлбәттә, кызым зур инде хәзер, гаепнең миндә булмаганлыгына төшенгән. “Әти” дип, яныма килеп китүләре җанга ниндидер тынычлык өсти...
Ялгышулар аша барып, мин чын-чынлап бәхетемә юлыктым. Кадерен белеп кенә, Ходайга шөкрана кылып яшим...
Гомер юллары шулкадәр тиз уза... Тормыш арбагызга түбән җанлы бәндәләрнең гел кайгы-хәсрәт тутырып баруына ирек куймагыз. Бәхетле булырга һәркемнең хакы бар.
Рәдиф 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy