Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Байлар да елый

Байлар да елый

Фәния САБИР
Фәния САБИР
20 марта 2017
1762 карау
Поезд алга ургый. Янымда утыручы ике ханымның тавышы да, тәгәрмәчләр агымына кушылып, келдер-келдер колагыма агыла:
— Авыр, ямьсез замана. Мин дә бәхетсезләрнең бәхетсезе ... — диде аның тәрәзә буенда утырганы, авыр көрсенеп. — Әй, битәрләдем дә инде Азатны... Бигрәк тәмсез телләндем. “Икенче эшкә урнаш.

Бу өч тиен акчага ике баланы ничек карыйм да, гаиләне ничек алып барыйм? Үз гомеремдә минем дә кешечә киенәсем, рәхәтлеккә коенып яшисем килә” — дип, көн саен ишектән кайтып килешкә ана эт сыман таларга керешә идем. Әни: “Сабыр ит, балам, дөньясы шундыйга китте бит. “Зарплат" түләмәгәнгә ир генә гаепле түгел", — дип, гел мине “көйләргә" тырышты. Ямьсез сүзләремә бик нык борчылганын беләм Азатның. Шулай булса да “эчтән янганын" миңа сиздермәскә тырыша иде. Беркөнне кайтты да: “Күрше бүлектәге Салихны иртәгә җирлиләр", — дип, мине пошаманга салды. Йөрәгем дертләп китте. Салихның хатыны Лилиягә дә, минем шикелле үк, акча җитми иде. Ире: “Гаиләмне туендыра алмыйм", — дип, язу калдырган икән", — диделәр. Бу күңелсез хәлдән соң күпмедер вакыт тавыш-тынсыз гына берберебезнең кадерен белеп йөргән булдык та, миңа янә “акча җитми” башлады. Балалар да мәктәбенә акча дип тинтерәтәләр. Бер базарга чыгып кергәндә ипи, сөт, ай, йомырка, шикәр, он, ярмасына акча кирәк. Тузынуларым да болай башка яшәр чама калмаганга сызлануымнан иде инде. Алланың рәхмәте килгәндер, дим, беркөнне Азат “балкып” кайтып керде дә: «Банкка эшкә урнаштым», — диде. Әй, сөенгәннәребез шушында?!

Китте җайлы тормыш: акча өйгә вакытында кайта, тиенне тиенгә кушып, санап яшәлгән көннәр әкренләп артта кала барды. «Банк “киңәйде”, аның белә бергә Азатымның да дәрәҗәсе үсте. Дәрәҗәсе белән акчасы. Квартираны зурракка, машинаны яңасына, өй җиһазларын чит илнекенә алмаштырдык, Ашау — “байдан”, кием-салым — кешедә булмаганы. Ел саен Канар утравында ял итеп кайтабыз. Бу бәхеткә ышанмый торган чакларым да еш була иде. Барысы-барысы хыялда күзаллаганча кирәгеннән артык әйбәт иде шул. “Бер кешенең дә кесәсе буш түгел” диюләре шулкадәр дөрес икән! Байлык килде — әмма җан тычычлыгымны, өреп, җилгә очырдылармыни?! Тәрәз төбендә Азатымның эштән кайтуын көтеп тилмерүләрем ешайганнан-ешайды. Баштарак сабырлык белән түзәргә тырышып карадым. Әмма “утырыш”, “җыелыш”лары ешрак кабатлана торган булды. “Төнгә кадәр калма инде ”, — диюемә, кунарга да кайтмый башлады. Сабырлык йөгәненнән ычкындым беркөнне: кичләтеп эшенә юл алдым. Кызганычка каршы, эшендә каравылчы гына иде. “Балам авырта”, — дигәч, абзый кеше мине жәлләп, иремнең кайдалыгын әйтте. Хәзергәчә үкенеп бетә алмыйм: ник кенә бардым икән мин анда?!

Ишекне ачып җибәрүем белән, Азатымны башкалар куенында күргәннән соң, йөрәгем тотып коелып төштем. Шуннан соң бик каты авырдым... — Беравыкка ханым тынып калды. — Әйе-е-е, — дип сузды аннары әрнү һәм үпкәле тавыш белән, — ирем озак кына югалып торганнан соң өйгә кайтты. Элек “Кадриям” дип торучы Азатым түшәктә бер тәмле сүзгә тилмереп ятучы хатынын да, “Әти!”, дип, үзенә килеп сарылган балаларын да күрмәмешкә салышты. Аның өчен без әллә бар, әллә юк! Сырхаулы тәнем, авыртулы җанымнан хәлсезләнеп беткән күңел кинәт йомшап төште. (Элеккеге ажгырып торган Кадрия бит әле мин!?) Илереп-илереп елыйсы, аяк табаннарын ялыйсым килде иремнең. Аянычлы халәтемне яшерергә ниятләп: “Болай йөрүеңә балалар да бик борчыла. Кунарга булса да өйгә кайт”, — дидем. “Ә-ә-ә, шулаймыни? — диде гомер кызмаган Азатым, кабынып китеп. — Хәзер син шулай уйлыйсыңмыни инде? Элек минем кеше булып калуым сине бервакытта да кызыксындырмады. Сиңа акча гына кирәк бит”, — дип, җан ачуы белән акча төргәген өстемә ыргытты. Төргәк чишелеп, йөзәрлекләр йөземә очты. Өстемә пычрак су бөркеделәрмени, тәнем чирканудан тетсенеп куйды. Түшәгемнән торып, иремнән гафу сорыйсым, барысын-барысын бәйнә-бәйнә аңлатасым килде. Тора алмадым шул, иремнең: “Эзләмә мине”, — дип, ишекне “шап” итеп ябып чыгып китүе мине янә түшәккә екты. Әйбәт иде бит, игелекле, тәрбияле иде Азатым. Әйт әле, Гөлнира, акча гына шулай боза ала микәнни соң кешене? — диде ханым ачыргаланып.

Әмма әлегәчә сүзсез утырган ханым дәшмәде.
— Ике ай җанымны куяр урын таба алмый җәфа чигәм. Эх, сабырсызландым шул, сабырсызландым... Азатымны югалта-сымны белсәм?!...

Шунда тавышсыз гына елавын сизенеп, беренче тапкыр ханыма борылып карадым. 40 яшьләрдәге сөйкемле йөзле бу кешене юатырлык сүзләрне күңелемнән эзлим. Әмма табалмыйм. Хәер, кайсыбызга җиңел икән бу тормыш дәрьясында гизүе, дип уйлап куям. Еракта ялтыраган пыяла күзне генә түгел, акылны да камаштыра шул кайчакта. Хакыйкатьтә адәм заты һәр “нәрсә” өчен түләп яши. Еш кына шәхси бәхете белән дә. Чөнки яшәү бизмәне, ни дисәң дә, акча белән генә үлчәнми.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy