Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Гаилә җимерүче

Гаилә җимерүче

Гөлия. Түбән Кама шәһәре
Гөлия. Түбән Кама шәһәре
13 марта 2017
1798 карау
Нинди генә язмышлар юк дөньяда. Ише­тәсең дә, “Шулай да була микәнни?” дип хәйраннар калып йөрисең аннары. Кешедә булган хәлләрне үз тормышыңда да килеп чыгар дип уйлап та карамыйсың.

Ирем белән яратышып өйләнештек. Кызы­быз, улыбыз туды. 25 ел бергә гомер кичердек. Тату яшәдек, дип әйтмәс идем. Иремнең читкә йөрергә яратканын да белдем, читләр яныннан кайткалаганын да сизгәләдем. Тик берсен дә тышка чыгарырга тырышмадым. Күр­шеләр, әти-әниләр безне үрнәк гаилә дип беләләр иде. Хәзер дә шулай. Күр­шеләрне сөендерәсе, әти-әниләрне борчуга саласы килми.

Ирем җитәкче урында эшли, тормышыбыз җитеш. Көннәрдән бер көнне мин ирле хатында иремнең җиде айлык баласы барын белдем. Әйткәч, ирем бөтенесен дә кире какты, миңа нинди генә оятсыз сүзләр әйтеп бетермәде. Ә Регина көн саен иремнең кесә телефонына шылтырата, нәрсәдер та­ләп итә. Иремнең бу хатын белән яшь аралары егерме ел. Регина безнең кызыбыздан бишь яшькә генә зур. Регина­ның ире белән дә сөйләшеп карадым, файдасы булмады. Руслан (ире) миннән дәлилләр таләп итте, хатынын бик яратуын әйтте, гаиләсен җимерүгә бармаячагын белдерде. 

Мин ике ут арасында. Әйтегез, зинһар: күпме шулай яшәп була? Күрәзәчеләргә кадәр барып беттем, кыланмаган нәрсә калмады. Бүгеннән тотып аерылыр идем, балаларга сиздерәсе килми. Аларның алдагы тормышка, мәхәббәт дигән олы хискә ышанычларын югалтасы килми. 

Ирем соңгы вакытта үз эченә йомылды, барысын да уртага салып сөйләшергә көче җитми. Утыз елга якын бер гаилә булып яшәгән кешем миңа, балаларга, туганнарга шушындый авыр газаплар китерер дип кем уйлаган.  Тормыштан тәмам гайрәтем чикте, мәхәббәткә ышанычым бетте. Кайбер чакта: “Ник яшим соң мин бу дөньяда?” — дип куям. Әле бит әти-әниләрне соңгы юлга озатасы (аларга безне озатырга язмасын!), балаларымны башлы-күзле итәсе бар.
Минем берәүдән дә киңәш сорап язуым түгел. Кешегә киңәш бирү җиңел ул. Ә үзең шундый хәлгә калсаң, икенче төрле уйлый башлыйсың.

Ә минем күз яшьләрем, рәнҗешләрем мине рәнҗетүчеләргә төшми калмас. Ирем дә, бәлки, соңлап булса да, үзенең кылган гамәлләренә бәя бирер, акылына килер?!


Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy