Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → ​Мин яратам гына...

​Мин яратам гына...

28 февраля 2017
2843 карау
Әле кайчан гына үткән-сүткәнгә күтәрелеп карарга да оялып йөргән ял­гыз хатын идем шул, йөрәк тә әрнегән­дер, җан да елагандыр. Газета-журналларда хыянәт, азгынлык, сөю-сәгадәт турындагы язмаларны күбрәк укыган саен, алдагы тормышымда япа-ялгызым калачагыма инана бардым. Ирләренә, хатыннарына хыянәт иткәннәрне аңлый алмый интегә идем.
Әйе, идем. Юлымда Йосыфны очрат­канга кадәр. Дөрес, безнең танышу, аннан якынаеп китү дә тиз генә булма­ды. Чөнки үз-үзенә бикләнгән кешенең күңел йозагын ачу, ай-һай, авыр икән лә. Ләкин Йосыф сабыр булды, көтте, миңа өр-яңадан яши башларга ярдәм итте, үлеп барган рухи дөньямны терел­теп җибәрү өчен барысын да эшләде.
Ун елдан артык ир тукмагы астында яшәп, матур киенергә, чит-ят кешегә түгел, танышларга да елмаеп карарга өркеп торган хатын-кызның ярты ел эчендә эчке дөньясын гөлстанга әйләндерә алган ир-ат аздыр, мөгаен. Йо­сыфка җаным-тәнем белән гашыйк бу­луымны аңлау, бу хисне кабул итү миңа җиңел булмады. Күпме генә яратсам да, аның гаиләле булуы йөрәкне гел тыр­нап тора. Өстәвенә, ул миннән 18 яшькә олы да бит әле. Тик инде соң, чәч йолкудан файда юк хәзер.
Төннәр буе уйланып чыгам — ул хыя­нәтчеме? Мин — азгын хатынмы?
Җаным өзгәләнеп кычкыра — минем дә бит сөяргә, сөелергә хакым бар!!!
Йосыфка икеләтә, өчләтә кыенрак булуын да аңлыйм. Ул — ата, хәтта ба­бай да инде. Болардан да авыррагы — ун елдан артык астма чире белән инте­гүче хатыны бар аның. Йосыф кадәр ха­тынын хөрмәтләгән, кадерләгән ир­ләрне, якты көндә чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмассың. Кайчаклар­да үземнең икенче планда калуыма ачу­ым килсә дә, бу хакта бервакытта да аның үзенә әйткәнем булмады һәм бул­мас та. Назлы карашы, җанны эре­тердәй ягымлы тавышы, сөеп иркәлә­ве, биргән киңәшләре минем өчен болай да зур хәзинә. Бер-ике көн үзен күрми тору түгел, тавышын ишетмәсәм дә - юксынам. Ул ерак юлга чыгып китсә, кайтып күземә күренгәнче, йә булмаса телефоннан шылтыратканчы, тынычлыгымны җуям. Йә, Ходаем, шушы була микәнни ул чын мәхәббәт?
Сүзем аның хатыны турында иде бит әле. Мин аның сәламәтлеге хакында гел белешеп торам. Башта бу Йосыфка ошап бетмәде, аннан ияләште, сорамасам, үзе сөйли торган булды. Шулай бервакыт соң гына телефоннан шылты­рата:
- Гөлкәй, хатынның пристубы баш­ланды, ә өйдә дару беткән! Зинһар, ап­текага барып кил инде.
Аптыраудан телсез калдым: шаяр­туымы соң, әллә чынлап әйтәме, инде нишләргә?
- Ярар, — дим, - ә син “Ашыгыч ярдәм”гә шылтырат. - Шунда кылт итеп исемә килеп төште: мин аларның ад­ресын да белмим икән бит. Ярый әле трубкасын куеп өлгермәгән иде.
Илттем мин ул даруны, ишектән генә бирдем. Үзе яңадан: “Барысы да үтте, йоклап китте’’, - дип хәбәр иткәнчегә кадәр телефон төбендә утырдым. Ми­нем беркайчан да: “Хатыныңнан аерыл’’, — дигәнем юк, киресенчә: “Авыр сүз әйтмә, сакла аны”, — дип торам. Ул бит Йосыфның бергә тормыш иткән кеше­се, балаларының әнисе. Чир бүген синдә, иртәгә — миндә. Аның монда бернинди дә гаебе юк. Мин дә үземне аның алдында гаепле санамыйм. Ходай Тәгаләгә шундый олы, керсез ярату бир­гәне, үземнән байтакка өлкән кеше белән очраштыруы өчен мин мең рәхмәтле! Миңа бернинди бүләкләр дә, акчалар да кирәкми - бүгенге тормы­шым үзе зур бәхет! Чөнки мин яратам һәм мине дә бу дөньяда өзелеп ярату­чы барын тоеп, белеп яшим.

НАЗЛЫГӨЛ.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy