Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Туганым шул...

Туганым шул...

Мәдинә АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
21 февраля 2017
3297 карау
Берсеннән-берсе бәләкәй ике кызчыгын җитәкләп бакчадан кайтып килгән яшь хатын мине күрүгә елмаеп җибәрде. “Бәрәч, үсеп тә җиткәнсез икән ич сез”, — дидем һәм кесәмнән күптән буталып йөргән бер конфет тартып чыгардым. Аны олырагына суздым.
- Кызым, туганың белән дә бүлеш, — диде яшь ана минем хатаны төзәтергә ашыгып.
- Туганым мә, — диде үзенә дә әле булса шул өч яшьләр тирәсе булган кызчык һәм конфетның яртысын сеңлесенең кулына тоттырды. Уңайсызланып киттем. Ничек ди бит, әй! “Туганыңа” диме?! Туганым, әйе туганым шул. Җир йөзендә бертуганыңнан, гомумән, туганнарыңнан да якынрак тагы кем бар дисәм, көләрсез генә. Әлбәттә инде юк. Аны әнә өч яшьлек сабый да белә.
Сабый, бәлкем, беләдер дә. Ә менә өлкәннәргә килгәндә, алары бигүк белеп бетерми шикелле.
Туган белән туган мал бүлешә, туган туганны яманлый, сата — хыянәт итә, суд каршына китертеп хөкем тоттырта... Аларның һәркайсы белән ныклап таныша, тикшерү-эзләнүләргә керешә башлагач та, уйлап куясың: йә, Ходай, кан дошманың да сиңа бу тиклем этлек эшләмәс.

“Апамның ире — минем ирем”

Без аның белән санаторийда таныштык. Сары яфрак түшәлгән аллея буйлап арлы-бирле йөренгән ханым, башта мине туктатып, вакытны белеште. Аннары: “Алай соң да түгел икән үзе... Бераз көтим”, — дип, мин бара торган якка борылды. Сизеп торам, сөйләшәсе килә. Пыскып торган яңгыр астында бер белмәгән ханымның һава торышы турында сөйләп газаплавын бер дә теләмәс идем. Әмма ханымның әйтәсе-сөйлисе килгәне мин көткәннән күпкә җитдирәк һәм серлерәк булып чыкты.
Әйдәгез, әнә теге эскәмиягә барып утырыйк, анда яңгыр тими, — диде ул миңа каршы килергә урын калдырмыйча. Мин иярдем. Аннан, кызыксыну дигән нәрсә дә бар бит әле. Ни әйтер икән?!
- Әзрәк көтик әле, — диде хатын әкрен генә, — кайтмаслармы?
Мин шунда гына хатынның йөзенә күтәрелеп карадым. Аның зур коңгырт күзләре ут кебек яна, бит алмалары алсуланган, ә үзе әллә көзнең ачы җиленнән, әллә көтү тәэсиреннән ара-тирә калтыранып куя. Ханымга утыз-утыз биш яшьләр чамасы булыр. Дәшми генә аны күзәтәм.
- Миңа бик авыр, мин якын кешеләремне югалттым, —диде хатын аның хәленә кермичә, тыныч кына утыруыма үпкәләгәндәй итенеп.
Кайгыгызны уртаклашам. Һәлакәткә очрадылармы?
- Нинди генә һәлакәт әле, үзләре дә аңламыйлар.
- Сез нәрсә, ханым, үлгән кеше турында... — дип, авызымны гына ачкан
идем, ул минем терсәгемнән шундый

итеп тотып алды, авыртудан чак кычкырып җибәрмәдем.
- Әкрен, әнә үзләре, — диде ханым, кайталар...
Сискәнеп, ул текәлгән якка борылдым. Дөньяларын онытып көлешә-көлешә кайтып килгән ир белән хатын, безне күрүгә имәнеп китеп, тып-тын калдылар. Җитәкләшкән куллар ычкынып китте.
- Нишләп утырасыз яңгыр астында? Гөмбә түгелсездер ич, — диде хатын елмаерга тырышып. Елмаю барып чыкмады. Ул менә-менә елап җибәрер сыман иде. Ир берни дәшми, кырт борылды да, йокы корпусына таба атлады. Ә хатын танышым янына килеп чүкте. Иңнәренә кагылды. Күзләренә карады да кычкырып елап җибәрде.
-  Нәрсә эшлим, яратам бит мин аны, — дип өзгәләнде. — Апам, син бит минем бердәндер кыз туганым, иң якын кешем. Син аны минем кебек яратмыйсың да. Беләм ич, әнә күзләрең әйтеп тора. Гаепләмә мине. Ишетәсеңме, гаеплисе булма,—диде кинәт усал итеп. — Мәхәббәт ул, нәрсә аңлыйсың соң син?!
Шулай диде дә, эскәмиягә сеңеп беткән апасына бер сүз әйтергә дә ирек бирмичә, капылт торып ир киткән якка ашыкты.
Мин аңладым, мин барын аңладым.
- Инде нишлисез? — дидем бу гаҗәеп четерекле хәлдән чыгу юлын күз алдына да китерә алмыйча. — Бу бит хыянәт... Беткәнмени ул яшь кызга башка егетләр.
- Кая, бала гына әле ул, аңламый, – диде хатын. Шундый итеп үзәкне өзеп, сеңлесен яратып, кадерләп әйтте ки, мин телсез калдым.
- Сез инде бу хәлегез белән күптән килешкәнсез дә ахрысы?
- Кеше әйткәч, ышанмаган идем. Хәзер менә үз күзләрем белән күрдем.
- Инде нишлисез? — дип кабатладым мин соравымны.
- Нишлисез дип, яратышалар икән, торсыннар.
- Ә сез ирегезне яратмыйсызмы?
-  Яратам, бик яратам. Шулай килеп чыгасын кем белгән аны. Гаеп үземдәдер дә инде,—дип сөйләвен дәвам итә хатын. — Әни безнең гел урын өстендә булды. Авырды ул. Сеңлемне үз баламдай тәрбияләдем. Гел аңа да, аңа гына. Яңа кием — аңа, тәмле ризык — аңа. Үсеп җиткәнен сизми дә калганмын. Хәзер әнә, “яратам” дип, иремне дә алып китте.
- Менә сиңа туган диген, ә?!
- Туганым шул, — диде хатын ишетелер-ишетелмәс кенә итеп. — Кеше арасында гына оят.
Хәтта язылмаган закон кысасына да сыеша алмаслык әлеге вакыйга ни белән беткәндер, әйтә алмыйм. Икенче көнне иртән кичәге танышымның кулына кечкенә генә сумка асып санаторий капкасына юнәлгәнен күреп калдым.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy