Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → ​Адәм актыгы

​Адәм актыгы

Мәдинә  АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
20 февраля 2017
1950 карау

“Вак-төяккә тотарга акча бирмәделәр...”

Суд башланыр алдыннан, аны залга алып керүгә, нәфрәте чиктән ашкан халык гөж килеп куя. Ул исә, тимер рәшәткә эченә эләгүгә, берни булмагандай, иң элек курткасын салып, тамаша кылучыларга үзенең татуировкалы, мускуллы беләген күрсәтә. Күрегез, каршыгызда нинди баҺадир, янәсе.

Без Казан шәҺәре Совет районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Диләрә Кужненко белән моннан ике ел элек булган, хәтәрлеге, афәте ягыннан тиңсез шул фаҗиганең Һәр мизгелен күңелебездән үткәреп утырабыз.
— Судья Җинаять кылу сәбәбен сорагач, ничек җавап биргәнен беләсезме? — ди Диләрә Райфатовна. — “Вак-төяккә тотарга акча бирмәделәр”, — ди. Күз алдына китерәсезме…

Юк, күз алдына китерә алмыйм. Ишеткәнемне йөрәк кабул итми, күңел ышанмый. Дөньяда бу җинаятьне аклар сәбәпләр юк… Хәтта ерткыч шулай эшләми. Тын да алмый әңгәмәдәшемне тыңлыйм. Күз алдына 2005 елның 22 авгус­тында булган хәлләр килеп баса. Бу иртәгә каршы төндә балалары — Ольга белән Олег өчен утка-суга керергә әзер ана нинди төшләр күрде икән?! Улын үзенең дәвамчысы итеп күргән, горурлыгы-мактанычы булган малаена зур өметләр баглаган әти кеше нинди уйлар белән уянды икән?! 

Нидән башланган соң ул өч гомерне бер селтәнүдә юк итүгә этәргән низаг? Беренче карашка, юктан гына. Гел “4”ле, “5”ле билгеләренә генә укыган малай, көтмәгәндә-уйламаганда: “Техникумга барам”, — дип белдерә. Әти-әнисе аны үгетләп бу уеннан кире кайтаргач: “Алайса, әзерлек курсларына йөрим, акча бирегез”, — ди. Әнисе янә үгетләп карый: “Нәрсәгә сиңа ул курслар, син болай да әйбәт укыйсың”. Әмма бу сөйләшү гаиләдә әкренләп киеренкеләнә барган мөнәсәбәтләрне тагын да кыздыру, өскә калкыту һәм, ниһаять, җинаять эшләүгә җиткерү өчен бер сәбәп кенә була.

Әйе, малай мәктәптә яхшы укыган. Совет районының 72 нче урта мәктәп директоры Валентина Ципенюк Һәм класс җитәкчесе Людмила Хрущева имзасы белән 11 “В” класс укучысы Максимов Олегка бирелгән характеристиканы укыгач, тагы бер тетрәнү кичердем. Ни өчен дигәндә, без бит потенциаль җинаятьчеләрнең күбрәк икелегә укучы, тәртип бозучы, балигъ булмаган яшүсмерләр комиссия­сендә исәптә торучы, әти-әнисе эчкече булган балалар арасыннан чыгуына күнеккән. Ә монда менә — нәкъ киресе: “Максимов Олег 72 нче мәктәптә икенче класстан бирле укый, — диелә характеристикада. — Уку барышында мәктәп программасын әйбәт үзләштерүен күрсәтте. Тәртибендә тайпылышлар сизелмәде. Психологта, социаль педагогта исәптә тормады. Өлкәннәргә карата игътибарлы. Спорт белән шөгыльләнде, кул көрәше секциясенә йөрде. Соңгы вакытта лидерлык сыйфатларын күрсәтә башлады.

Яшьтәшләре белән дустанә мөнәсәбәттә. Ләкин якын дуслары юк. Кече классларда класс старостасы булды, ярышларда, концертларда катнашты, әти-әниле тулы сәламәт яшәү рәвешен алга куйган тәртипле гаиләдә тәрбияләнде. Әти-әнисе Һәрвакыт мәктәп белән тыгыз элемтәдә булып, Һәрдаим кызыксынып тордылар”.

Мәктәп директоры белән сөйләшәбез.
— Җәмгыять котылгысыз рәвештә фәкыйрьләргә Һәм байларга бүленә бара, — ди ул. — Телевизорның кайсы гына программасын ачып карама, чәшке тун да, чит илгә сәяхәт турында реклама. Телебездән “акча, акча, акча” сүзе төшми… Әйтерсең, дөньяда бүтән кыйммәт калмады. Балалар шуны күрә, ишетә. Һәм байлыктан кадерле әйбер булмавына ышанып, яши башламас ук, адаша. Игелек-шәфкатьлелек дигән төшенчәләр көн тәртибеннән төшеп кала бара. Без бүген “наркотиклар!” дип чаң сугабыз. Ә җәмгыя­тебезне һәлакәткә илтә торган, чын мәгънәсендә мәкерле Һәм явыз чирнең —  әлеге дә баягы, акчага, байлыкка табыну икәнлеген аңламыйбыз. Шуның аркасында язмышлар гарипләнә. Без моны балаларга аңлатырга тиеш! 
 

“Фатир да, машина да, бакча да, акча да… — бары үземнеке”

Судка кадәрге җентекле тикшерүләр Максимовлар гаиләсендә низагның, чыннан да, күптәннән баруын, ә август аенда кискенләшүен ачыклады. Хәзер инде безгә бу вакыйгаларда күп нәрсәне фаразларга гына кала. Әлбәттә, хикмәт акча бирмәүдә генә түгел. Әти-әнисе Олегны шикле компанияләргә җибәрми башлый, “вак-төяккә” акча бирүдән туктый. Аңлашыла ки, малайның бозык юлга кереп китүеннән курка. Димәк, яшүсмер, күрше-күлән әйткәнчә, ул кадәрле үк “тәти егет” булмаган.

Көннәрдән бер көнне Олегның апасы Ольганың зур суммада акчасы югала. Апасы энесеннән шикләнә. Энесен шешәдәш дуслары арасында исерек килеш күргәннән соң, аны урлашуда гаепли. “Алсам соң, син генә акча йөртергә тиешме?” — ди Олег, апасына кизәнеп. Әтиләре түзми, улының яңагына китереп суга. “Мин башка өйгә кайтмыйм. Көтмәгез”, — ди яшүсмер. Һәм иптәшләре белән машинага утырып күздән югала. 

Шул көннән соң Олег күрше-күләнгә, таныш-белешләргә әти-әнисенең өч айга Франциягә җыенуы, тиздән сәяхәткә китәчәге хакында сөйләп йөри башлый. Укытучы­ларының: “Нәрсә эшләгәнен белмәгән ул”, — диюләренә ышанмыйм мин. Җинаять планы әкренләп, аек акылга, бөтен чарасын алдан күреп әзерләнә.

Олег Николаевич (әтисе һәм улы бер исемдә), Юлия Александровна һәм Ольга… Гомерләренең соңгы минутларын санаган 22 август иртәсе. Күңеленнән әти-әнисе Һәм апасы язмышын инде күптән хәл итеп куйган фәрештә-иблис, 10 сәгать 30 минутта өеннән аракы алып, дачаларына китә. Аракысын барып җиткәнче, урамда ук эчеп бетерә. Барып җитә, капканы ачып, ишегалдына керә. “Баскычта бераз тукталып тордым”, — дияр ул соңыннан. Бәлкем, ниятләгән кара уеннан кире кайтмакчы булгандыр. “Вакытлы килдең, ашым да пешеп чыкты”, — ди әнисе улын күрүгә шатланып. Малай әнисенә күтәрелеп тә карамый, дәшми генә кешелеккә кия торган чиста киемнәрен искегә алыштыра да (кан чәчри күрмәсен дигәндер инде)  тышка чыга. Тагын бераз уйланып тора Һәм катгый бер карарга килеп, сарайга юнәлә. “Кайда соң, монда гына иде бит… Ә, менә икән…” Ул, сарай почмагында аунап яткан кувалданы җиңел генә күтәреп, баскыч төбенә килә. “Әни, чык әле, сөйләшәсе бар…” Әнисе озак көттерми. “Мин дә шулай дим бит, сөйләшик, дим”. Бусагада күренгән бичара ананың соңгы сүзләре була ул. Башына кувалда белән биш мәртәбә сугудан ананың баш миләре чәчрәп чыга. Аннары адәм актыгы әнисенең үле гәүдәсен мунча янындагы коега ташлый, ауга чыккан бүредәй, яңа корбаннар көтеп баскычка килеп утыра.

Төштән соң, өчләр тирәсендә капкада апасы күренә. “Әни мондамы?” — дип сорый кыз энесеннән. “Юк, — ди малай, — ишек бикле, ә ачкычны таба алмыйм. Мин дә аны көтәм”. “Кайда йөри икән, өйдә дә юк, — ди апасы гаҗәпсенеп. — Бергә көтик алайса”. Кыз баскычка килеп утыруга яшүсмер янә үлем коралын кулына ала. Апасының үле гәүдәсен өй артындагы икенче коега ыргыта. Бары шуннан соң гына: “Мин дачада, өйгә керә алмыйм”, — дип әтисенә шылтырата. Кичке тугызлар якынлаша. Унынчылар киткәч, өй янына машина килеп туктый. “Калганнар кайда?” — дип кызыксына әтисе. “Кайтып киттеләр”, — ди улы күз дә йоммыйча. “Димәк, аймыл булганбыз, ярый алайса, сиңа ачкыч кына бирәм дә китәм”. Кесәсенә кулын тыгарга да өлгерми ата. Бәлкем ул кем кулыннан үлүен аңлашмый да калгандыр, чөнки һөҗүм бу юлы да арттан, Һич көтмәгәндә, хыянәтчеләрчә ясала. Малай әтисенең гәүдәсен апасын ыргыткан коега ташлый. Өстенә тирес салып таптаганда, әтисе исән була әле. Аннары җинаять кылучы, хәтәр бер тынычлык белән, канга баткан кувалданы чүп савытына тондыра. Иртәгесен ике коены да цементлап, җир белән тигезләргә ниятли. өлгерми кала.

Судка шаҺит буларак чакырылган кешеләрнең берсе Олег Максимовның, чыннан да, аннан ике капчык цемент сатып алуын раслый.

Дачада атна буена музыка яңгырап тора. Адәм актыгы үзенең дуслары белән бергә “аулагөй” уздыра. Кызларга әнисенең, апасының бизәнү әйберләрен бүләк итә, кунак­ларны әтисенең машинасында йөртә. Машинага пәрәвез сурәте төшкән бизәк эшләтә.
Августның соңгы көне, дөресрәге, төне. ШәҺәрнең криминаль мәгълүмат бюросына аноним хәбәр килеп ирешә: “…Малайлары бөтен кешегә әти-әнисен “Франциягә киттеләр”, дип сөйләп йөри. Миңа калса, ул аларны үтергән…”  Хәбәр итүче шикләнерлек сәбәпләрне дә саный.

Беренче сентябрь көнне унберенче класска укырга барырга тиешле Максимовны кулга алалар. Ә ул, барын да ничек булган, шулай сөйләп бирә. Тикшерүгә булышлык итүнең срокны кыскартырга ярдәм итәчәген белә, чөнки.
Суд-психиатрия экспертизасы хөкемгә тартылучының психик авыру булмавын, холкында тәкәбберлек, үч алучанлык, үз мөмкинлекләрен артык бәяләү сыйфатлары өстенлек итүен күрсәтә. Уңай характеристиканы, җинаять кылучының яшен, моңарчы хөкемгә тартылмавын, яшермичә сөйләп бирүен исәпкә алып, суд Максимовны җиде елга ирегеннән мәхрүм итә.

…Судта ул үзен битараф, тыныч тоткан. Соңгы сүз бирелгәч кенә җанланып китеп, фатир турында кызыксынган: “Хөкем карары нинди генә булмасын, мин бит барыбер кире әйләнеп кайтачакмын. Миңа кайда да булса яшәргә кирәк булачак”, — дигән ул. Аннан соң гына үзенең опекуны итеп юридик колледждагы танышын билгеләүләрен үтенгән. Залда утыручы дус-ишләрен: “Бары да яхшы булыр”, — дип тынычландырган. Һәм көнчыгыш көрәше серләренә өйрәткән элеккеге тренерына рәхмәтен белдергән. Ни өчен?! Аңлашылмый. Тренеры бит аны кайчандыр: “Син мондый спортка ярамыйсың”, — дип куып җибәргән булган. Бәлкем остазы әле ул чагында ук шәкертендә аерата рәхимсезлек сыйфатларын күреп алгандыр. Һәм тегесе башка күнегүләргә йөрмәгән. үзенә кирәклесен ул инде алган булган, күрәсең.
“Җиде ел күп түгел. Утырам да кайтам. Аның каравы, минем фатирым да, машинам да, бакчам да, акчам да булачак”, — дигән ул.

Хәзер Максимов төзәтү-тәрбияләү колониясендә. Төзәлер микән?! Уйласаң уелыплар китәрлек коточкыч вакыйга бит бу. Шул ук вакытта Һәркайсыбызга сабак булырдай, ил белән кайгырырдай олы фаҗига да. Мин моны бары урам йогынтысының хәтәре, афәте, дип кабатлап әйтергә мәҗбүрмен. Әлеге язманы әзерләгәндә күпләр, шул исәптән педагоглар да: “Бик сәер хәл, гаиләдә нидер булгандыр” дип, әти-әнисенә сылтамакчы  булды. Олегның әтисе Олег Николаевичны, әнисе Юлия Александровнаны, кызлары  Оль­га­ны белүче танышлары, хезмәттәшләре алар хакында җылыдан-җылы сүзләр генә әйттеләр. Әтисе озак еллар республика медицина һәлакәтләре үзәгендә оештыру эшләре буенча директор урынбасары булган. Әнисен, гомумән, дөньяда иң мәрхәмәтле, изге күңелле, ярдәмчел кеше буларак яратып, сагынып искә алалар. “Кирәк булса,  соң­гысын кеше белән уртаклашырга әзер иде. Өч югары белеме була торып та, ашыгыч ярдәм станциясенең белешмәләр өстәлендә эшләде. Бер тәүлек эшли дә, өч көн ял итә иде, күбрәк балалары янында буласы килде”, — диделәр. Кызлары Ольганы Диләрә Райфатовна: “Юристлыкка Ходайдан бирелгән сәләткә ия иде”, — дип бәяләде.


“Мин тиздән чыгачакмын…”

Аның турында:  “Аз  гына  да  үкенү  әсәре  күрсәтмәде”, — дип сөйләделәр. Хәзер үкенә микән?! Уйланыр, тәү­бәгә килер өчен шактый вакыт узды бит инде. Инде килеп, бая әйткәнемчә, төзәлер микән?! Шушы сорауларга җавап эзләп, тәрбияләү колонияләре группасының өлкән инспекторы Сергей Лешев белән Казан балалар тәрбияләү колониясенә юнәләбез.

— Егет бик хәйләкәр Һәм зиһенле, — дип сөйләде юлда барышлый Сергей Владимирович. Аннары, уйларымны укыгандай: — Тик кеше булып чыга алырмы, әйтә алмыйм, — дип өстәде.
Колониядә бүгенге көндә 330 лап яшүсмер тәрбияләнә икән. Балигълык яшенә Җитмәгәннәрне, кеше үтереп кергән очракта да, урлашулар, көчләүләр белән тотылса да… Җинаятьче дип атамыйлар. Алар — тәрбияләнүчеләр. Һәм шуларның 11 проценты, кат-кат җинаять кылып, колониягә, ә яше 21 дән узганнары, тимер рәшәткә артына — төрмәләргә әйләнеп кайта икән.

Артыбызда келәсе шыкылдап төшкән зур-авыр тимер ишекләр аша үтәбез. “Телефоныгызны сүндерегез, акчагыз күп булса, очлы әйберләрегез булса, сакчыда  калдыры­гыз”, — дип кисәтә мине юлдашым. Һәркайда чисталык, яшел газоннар, шул газоннарда — чәчәкләр.

Ваемсыз кыяфәттә кайсы волейбол уйнаган, кайсы уенны күзәтеп утырган яшүсмер малайлар яныннан узабыз.
— Каникуллары, — дип аңлата өлкән инспектор. — Укулар башлангач, болай уйнап йөри алмыйлар алар. Укыйлар, Һөнәргә өйрәнәләр, үзешчән сәнгатьтә катнашалар. Кыскасы, тик тормыйлар.

Максимовның тәрбиячесе Сергей Сутянин безгә инде ишеткәннәрне сүзгә-сүз кабатлый.
— Бик хәйләкәр, шома, башы эшли, оста алдаша, — дип санап китә ул. — Начарлыкны үзе эшләмәс, кешедән эшләтер.
— Астыртын да, димәк?
— Әйе, астыртын. Мин аның кем беләндер ачуланышканын хәтерләмим. Сак ул бу мәсьәләдә. Яшүсмерләр аны өнәп бетерми, үзләренә якын Җибәрми. Ни дисәң дә, әти-әни — иң явыз җинаятьче өчен дә газиз кеше булып кала. Ә монда, үзегез беләсез…

Шуңадырмы, кайчандыр спорт белән шөгыльләнгән, көрәшнең серләрен үзләштергән, физик көч ягыннан да яшьтәшләреннән күпкә алдырган Олег Максимов лидерлардан саналмый.
— Статьясы нинди бит, — ди тәрбияче бу хакта сүз чыккач. — Әйдәгез, үзе белән таныштырам.

Без янәшәдәге ишекне ачып, өстәл-урындыктан башкасы булмаган кечкенә бүлмәгә килеп эләгәбез. Сукса, тимер өзәрдәй таза гәүдәле егет, кунакларны күрүгә торып басып, кем икәнлеген, нинди статья белән утыруын бәйнә-бәйнә әйтеп бирә. Шулай тиеш.
— Ничек яшисең, Олег? — дим сүземне каян башларга белмичә.
— Рәхмәт хәл белешүегез өчен, болай ярыйсы, — ди егет миңа сөзеп карап.
— Урта мәктәп тәмамлавыңны ишеттем. Инде алга таба нинди планнар?
— Иректә чагында мәктәптә укуым белән беррәттән, юридик колледжны тәмамладым. Юрист-нотариус мин. Хет бүген эшли алам. Моннан чыккач, институтка керәм, югары белемсез булмый. Биредә медсанчастьта санитар булып эшлим.
— Ошатасыңмы соң?
— Ошатам, тик торганчы…
— Ошатасыңдыр, әти-әниең — икесе дә табиблар булган ич, — дим сак кына, тынгы бирмәгән сорауларга күчеп.
Ул үзгәреп китә, йөзенә сизелер-сизелмәс кызыллык йөгерә. Әмма үзен шундук кулга ала.
— Әйе, — ди ул, сөйләшүнең шундый юнәлеш алуын өнәп бетермичә, — әтинең  төп эшеннән тыш, әле тагы ике шәхси фирмасы да бар иде. Ә әни өч югары белем алган кеше.
— Әйбәт кешеләр булганнар алар.
— Әти — җор күңелле иде, белмәгәне юк иде. Ә әни — әллә нинди иде ул, — үтәли күрә иде. Ни уйлаганыңны сизә торган иде.
— Ә Ольга?
— Апа булмаса, мин юридик колледжга керә алмаган булыр идем. Ул кулымнан җитәкләп алып барды. Дуслар идек без аның белән, соңыннан гына ачуланыштык. “Диссертациягә дигән акчаны алгансың”, дип ябышты. Бөтенесе шуннан башланды. Әти дә аның сүзләрен Җөп­ләп торгач, чыктым да киттем...
— Һәм нәрсә?
— Шул чагында үтергәннәр бит аларны…
— ?! Кем үтергән?
— Белмим. Ләкин мин үтермәдем. Аңлыйсызмы, үтер­мәдем.

Ишеткәнемне “йотып” Җибәрә алмыйча, телсез утырам. “Үкенәме икән?” дим тагы. Нинди үкенү?! Ул инде кылганыннан баш тарткан әнә. Аңа хәзер шулай уңай. Үзе әйтмешли, “яшисе бар!”
— Намусың ни дип әйтә? Кылганыңа үкенмисеңме? — дим, тагы әңгәмәдәшемнең нечкә кылларына кагылырга керешеп.

Ул мине кинәт туктата.
— Аңламыйм, нәрсә өчен үкенергә? Әйтеп торам бит, гаебем юк…
— Гаиләгездә мал-мөлкәт, байлык өчен бәхәсләр чыккалый идеме?
— Андый сөйләшүләр булмады. Безнең бары да ачык, билгеле иде: апа кияүгә чыкса, аның үз фатиры. Мин дә өлешсез түгел идем.
— Алайса, сез бик җитешле, бай гаилә булгансыз инде…
— Кем ничек аңлый бит аны. Мәсәлән, тамагы туйса, үзен иң җитеш, иң бай кеше дип исәпләгән бер кешене беләм.
— Ә синеңчә ничек?
— Әлегә әйтә алмыйм. Мин бу сорауга Җавап бирергә әзер түгел.
— Төшеңә керәләрме? — дим егетнең гаебен тануына тәмам өметем сүрелеп.
— Аларны коедан алгач, фотога төшергәннәр, — ди ул үтә бер салкынлык белән. — Рәсемнәрне миңа күрсәттеләр. Озак вакытлар төшемә кереп азапладылар, йә берсе, йә икенчесе керә. Әйтерсең, өрәкләре янымда йөри.
“Туганнарың бармы?” дигән соравыма ул: “Миңа ун ел бирүләрен сораган туганнар туганмыни алар!” — дип җавап бирә.

Хәзер аннан бөтен дус-ишләре йөз чөергән. “Яратышып йөргән кызым гына мине ташламады”, — ди.
— Колониядән тиз арада чыгу өчен мин бөтен көчемне куячакмын”, — дип кала ул артыбыздан.

Өлкән инспекторның әйтүенә караганда, мондый ихтимал да юк түгел икән. үзен әйбәт тотса, үрнәк яктан күрсәтсә, эшен киредән карыйлар да иреккә чыгарып җибәрәләр. Законнар шундый чөнки. Яшүсмер дибез, кызганабыз. Ә алар әнә нәрсә эшли…

…Олег Максимовның әнисе турында: “Үтәли күрә, бик сизгер иде” дигәне искә төшә. Нигә гаиләгә “канлы якшәмбе” киләсен бичара ана бераз гына булса да сизенмәде икән, аның үтәли күрү сәләте ник бу кадәрле үзен сынатты икән? Хәер, алай дисәң, үз балаңнан кем явызлык көтә инде?!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy