Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Оныткандыр, кызым...

Оныткандыр, кызым...

Мәдинә АВЗАЛОВА
Мәдинә АВЗАЛОВА
19 января 2017
2259 карау
Дәүләт думасы депутаты Ольга Павлова белән очрашуда утырам. «Быелның гыйнварыннан Татарстанда өлкән кешеләрне гаиләләргә тәрбиягә алу проекты эшли башлый», – дип сөйли ул. Мөгаен, өлкән һәм ялгыз кешеләр турында барадыр сүз. Чөнки кемнең дә кемнең кадерледән-кадерле әтисен йә әнисен читләр кулына бирәсе килсен?! Шулай дип уйлый башлыйм да, шундук өлкән яшьтәгеләр өчен интернатлар, картлар йортлары, кулларын каш өстенә куеп, тәрәзәдән күз алмый, кемнедер көткән әби-бабайлар күз алдыма килеп баса. Алар да бит балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәр шикелле. Улларын, кызларын көтәләр.  Гомерләрен, «килер» дип, көтеп уздыралар.

Әнә гел тәрәзә янында, бәйләп куйганнармыни...

 Тәрбияче ханым шулай ди дә: «Әйдәгез, таныштырам», – дип, үзе артыннан ияртә. Без ишегенә: «Өлкән яшьтәгеләр өчен интернат-йорт» дип язып куелган бинаның эченә үтәбез. Тәрәзә тирәсендә кайнашкан ак яулыклы әби, безне күрүгә, стена буендагы эскәмиягә барып утыра. 
– Көтәсеңме? – дим, әбекәй белән исәнләшеп, хәл-әхвәлен сораштыргач.
– Көтмим... Кемне көтим мин, – дигән була ул, йөзенә битараф кыяфәт чыгарып. 
– Урамда җәй, урамда рәхәт, – дим, әбине тышка чыгарга кыстый башлап.
– Әйдә, алайса, һава да сулап керермен... Әби белән җитәкләшеп, шау чәчәккә күмелеп утырган яшеллек эченә кереп югалабыз. «Матур, – ди әби әллә әрнеп, әллә сокланып. – Минем бакчам да матур иде. Кергән берсенең исе китә торган иде. «Гайшәттәй, синекедәй беркемдә дә юк», – дип мактыйлар иде. Ә үзләре әнә бакчамны бетергәннәр, агачларымны кисеп, өй салып куйганнар. Кай арада өлгергәннәр диген. Килгәнемә ел да юк бит әле...

Карчыкның мөлдерәмә күңеле менә-менә ташып түгелер сыман. «Еладым, өч көн еладым, – ди ул янә күз яшьләрен җиң очы белән сөртә-сөртә. – Өйдән чыгып киткәндә ялварыплар әйттем: бакчаны бетермәгез, төсем итеп саклагыз, дидем. Ә алар...
– Кемнәр соң алар?!
– Кемнәр дип... Карчык бер мәл дәшми тора да әйтеп куя: «Балалар инде...»
Күңелне әрнү биләп ала. Башымда сорау арты сорау... Әмма мин соңгы сүзеннән тагын да кечерәеп, бетәшеп калган бәхетсез карчыкка аларны бирергә кыймыйм. 
– Балалар, дидең... Ничәү соң алар?
Икәү икән: бер кыз, бер малай. Карчыкның әйтүенә караганда, барысы да гаиләле, биш оныгы гына бар аның. Хәер, бармы икән? Әби алар турында сөйләргә ашыкмый. «Кайдан килдең?» – дигән соравыма да: «Ерактан...» – дип кенә куя. Әйтәсе килми: гарьләнәдер, балалары өчен ояттыр. Ул шактый вакыт тын гына янәшәмнән атлый. Тирә-юньгә хуш ис таратып утырган сирень куаклыгы төбенә аякларын бөкләп килеп утыра да, төссез-моңсу күзләрен йомып, янә тын кала. Аннары сүзен дәвам итә: «Салихҗаным үләр алдыннан әйтте: «Озак торма, кил, мин сине көтәрмен», – диде. Әллә белгән инде мине ни көтәсен (аның күзләренә тагын яшь килеп тыгыла). Күршеләр үзләренә торырга чакырганнар иде. Хурландым. Алар мине өйдән кумады. Мин үзем теләп киттем. Ялгыз авыр, дигән булдым. Кызым күрше авылда яши. Улым – шәһәрдә. Килеп хәлемне дә белмәделәр. Вакыт таба алмадылар. Бервакыт улым кайтты. Сөенүләрем. Өйдән-өйгә кереп, газизем кайтканны әйтеп, мактанып йөрдем. Баксаң, җүнлегә кайтмаган икән. «Әни, оныгың өйләнә, бу йорт аңа булыр инде, монда кайтырга җыена. Аңа авыл җене кагылган», – дигәч, тагын сөендем. Бергәләп яшәрбез, күңелле булыр, янәсе. Ә ул: «Әни, нинди ул яшьләргә тыгылу. Үзләре генә торсыннар», – димәсенме. «Мине кая куясың?» – дим. Болай гына, шаярып кына сорыйм. Монда китереп куяр дип башыма да килми бит әле. «Син бер дә борчылма, сөйләштем инде. Бай кызларыдай яшәрсең. Бер кайгы-хәсрәт күрмәссең», – дигәч, үзенә алып китә икән, дип уйладым. Ялгышканмын. Миннән сорап та тормады. Китерде дә куйды менә. Ашаталар-эчертәләр, карыйлар. Авырып китсәң, табибына кадәр бар, янәсе. Калдырып китте. Ә кызым саубуллашырга да килмәде. Бер-ике тапкыр шалтыратып, хәлемне белешкән. Анысына да рәхмәт. Әйбәт дигәч, нигә килеп йөрергә дип уйлады микән? Белмим тагын. Ничек шулкадәрле каты бәгырьле булдылар соң болар? Уйлыйм-уйлыйм да аңгыраеп китәм. Үстергәндә җил дә тидермәдем югыйсә, кадерләп үстердем. Әни, дип кенә тордылар. Кайчан үзгәрделәр? Сагынам бит мин аларны, сагынам, кызым... Килерләр, килмичә калмаслар, мине алып китәрләр, дип өметләнәм. Кызулык белән генә эшләп ташлаганнардыр, дим. Ничек болай булырга мөмкин? Көн саен иртә таңнан тәрәзә янына килеп басам, урамга чыгарга да куркам. Килсәләр, мине эзләсәләр, дим. Хәзер үкенәм: күршем чакыргач, ризалашасы калган. 
«Озак яшәмәм инде, – ди әби минем белән саубуллашканда. – Картым көн саен төшемә керә, чакыра мине...» «Килми калмаслар, алар да сагынгандыр», – дим, әбине ничек юатырга белмичә. «Онытканнардыр, кызым...» – ди ул, тирән көрсенеп. 
Күтәрә алмас хәсрәтеннән тәмам бөкрәеп калган әбекәйне карашым белән күздән югалганчы озатып калам. 
...Депутат искә алган әлеге проект кысаларында 30 гаилә ялгыз карт-карчыкларны үзләренә алырга әзер. Өлкәннәр мәнфәгатен ихлас күңелдән кайгырта торган гаиләләр генә булсын, дигән теләктә булыйк. Әнә бит... үз әниеңә дә хөрмәт, ярату дигән нәрсә юк кайберәүләрдә. Әни булып әнине дә онытып буламы икәнни соң?!

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy