Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Төсле моң

Айгөл Әхмәтгалиева
Айгөл Әхмәтгалиева
12 января 2017
2319 карау
Тузганак керфекләре берәм-берәм җилгә сибелде. Нурислам, кулында нәүмизләнеп, бушап калган сабак башына байтак кына текәлеп торды: «Хикмәт бу дөнья. Сулыш өрүдән дә юкка чыксын инде әле генә бар булган нәрсә...” Фәлсәфи уйларга бирелеп өлгермәде, аның карашы алдыннан йөгереп үткән алсу үкчәгә берегеп калды.

Бакча очында хәтфәдәй җәйрәп яткан бәбкә үләненә тәпиләрен тигерер-тигермәс кыз бала йөгерә. Йөгерми, иркә генә канат тибрәткән нәни күбәләктәй оча, бөтерелә. Болытларның итәк очы җиргә тигән якка табан тымызык җил булып ашкына. Чирәм өстендә — алсу үкчә...
Нурислам, ялан тәпиле кызны күздән югалтмагаем дигәндәй, карашын күбәләк-сыннан аермыйча гына, ашыга-кабалана галошларын киде. Бер мизгелдән ул үзе дә томырылып, кызчык артыннан чаба иде. Чаба, чаба... Күз алдында — алсу үкчә... Кул сузымы ара калгач, әйтерсең, аягына тышау салдылар: якынаеп беттем дигәндә генә кызчык янә болытларның итәк очы җиргә тигән сызыкка таба томырылды.
— Гөлмәрья-әм!

Болытларга бәрелеп, кайтаваз булып яңгыраган кадерле исем аны сискәндереп җибәрде.
Кайткан бит, кайткан! Әнә бит ул, кул сузымы арада гына — Гөлмәрьям. Шөпшә билле, ялан тәпиле кызыкай. Ул нәкъ элеккечә инеш ярында күбәләктәй бөтерелә, кояшка кочак җәеп оча...

Нурислам, җилгә сибелгән алтын толымнарга кагылырга теләп, кулларын сузды һәм шул халәттә катып калды. Ике арада ярты гасырдан артык вакыт җәйрәп ята иде.
«Вәт карт җүләр, билеңнең бил, аягыңның аяк түгеллеген дә онытып, яшь-җилкенчәк кебек каударланып кузгалмасаң соң!» Нурислам авырткан билен бераз угалап торгач, кыз артыннан үзе түгел, уе гына йөгергәнен аңлап, көрсенеп куйды.

Җәйге кояш, ничек кенә юмарт булмасын, җелеге кипкән карт сөякләрне җылыта алмый шул. Нурислам чабылган печән өстенә салып ташлаган саргылт камзулын алып киде, аягындагы йон оекбашларга күз төшереп, янә бер уфтанды. Чалгысын кайрарга иткән иде, кулының эштән кайтканын аңлап, кайрагын үләнгә ташлады. Кул аркасы белән билен ышкый-ышкый, ипләп кенә иелде, җиргә тая­нып, авырлык белән генә аякларын сузып җибәрде. Таллар арасында нәзек чылбыр булып агып яткан инеш, үз ярында күбәләкләр белән әйлән-бәйлән уйнаган кызчыкны күрергә теләгәндәй, почмакка җиткәч, кырт борылган да тауга үрмәли-үрмәли челтерәргә тотынган иде. Нурислам картка инеш, чыннан да, үргә каршы ага кебек күренде. Ул, кулын каш өстенә куеп, күпме генә текәлеп тормасын, бу могҗи­заның серенә төшенә алмады. Аптырагач, урыс картузына охшаган кәпәчен төсе генә түгел, җетелеге дә җуела башлаган күзләренә үк төшереп куйды да, дөньясында бер гаме юк кешедәй, печән өстенә сузылып кырын ятты. Тирән буразналар белән чуарланып беткән йөзенә, җыерчыклардан гына торган ябык муенына, бүртләч-бүртләч тамырлары күренгән сөякчел кулларына кояш нурлары кагылып үтте. Шул татлы җылыда черем итеп алырга өлгергән карт ялантәпиле кызчыкның үз янына килеп басуын да искәрмәгән иде.
— Бабай, ә бабай, син нишлисең? — Ак җирлеккә зәп-зәңгәр кыңгыраулар төшкән күлмәкле кыз үзе дә карап туймаслык матур чәчкә-гөлне хәтерләтте.
— Менә, бәрәннәргә дип бакча печәнен чабарга азап­ланам да… Теш үтми шул, кызым, картлык үзенекен итә.

Кыз, рәт-рәт яткан печән пакусларына күкләр төсе иңгән күзләрен тутырып карады да чиксез гаҗәпләнгән ­кыяфәттә:
— Син аларны шулай тешләрең белән кисеп чыктыңмы? Кру-то! — дип баш чайкап куйды.

Аның ихласлыгына ифрат күңеле булган Нурислам рәхәтләнеп кеткелдәде:
— Мин үзем дә бик крутой бит, кызым, — диде, күзләрен хәйләкәр кысып. — Күрәсеңме, минем яннан кырмыска малайлары да җепкә тезелеп, тәртип белән генә үтәләр. Әнә, берсе честь бирергә дә маташа түгелме?

Кыз, күлмәк итәген чеметеп кенә тотып, карт янәшәсенә чүгәләде. Тәпиләре янында тыз-быз килүче бөҗәкләрнең хәрәкәтен бик дикъкать белән күзәтеп торганнан соң челтерәп көлеп җибәрде. Муенса энҗеләре бәллүр касәгә сибелде... Кызның озын керфекләре күбәләк канатыдай лепелдәде.
— Син шундый кызык, бабай! Бабай, ә бабай, дәү әни­ем инеш буенда бөрлегән бар дигән иде, мин берне дә тапмадым!

Картның йөрәге дертләп китте. Ул, кәпәчен арткарак төшереп, берән-сәрән тырпаеп торган чал чәчләрен сыйпап алды.
— һм... Нишләп дәү әниең үзе эзләшмәде икән соң?
— Ул ерак-ерак әбинең хәлен белергә дип китте. — Кыз авыл читендәге зират ягына ымлап күрсәтте дә җил кебек бөтерелеп янә инеш буена йөгерде.

Нурислам ярның теге ягында хан сараедай балкып утырган, челтәр бизәкле, зур капкалы йортка текәлеп-текәлеп карады.

Ул гомер буе көтте. әлеге йортның капка төбендә Хыялы белән күзгә-күз очрашыр мизгелне көтте. Шул мәлдә нидер булыр, бар дөнья аллы-гөлле төсләргә күмелер, яшәү дигән татлы сүзнең мәгънәсе ачыкланыр һәм, ниһаять, чын-чынлап тормыш башланыр дип көтте. Шундый хыял белән гомернең һәр көне кителеп барды. Нурислам өчен «бүгенге көн» дигән вакыт төшенчәсе дә булмады, ахры. Аның яшәеше, бүгенгесе һәрчак үзеннән читтә, кайдадыр янәшәдә атлады. Гомер озын, бик озын тоелган иде, Киләчәк дигән матур сүзгә дә әллә нинди сихри хикмәтләр сыйган кебек иде. Шул киләчәкнең килерен көткән Нурислам хатирәләр белән генә яшәп торды...
 


* * *

Алар икесе ике ярда — оялчан кызлардай толымнарын салындырып, ипләп кенә лепелдәшеп утырган таллар белән каймаланган инешнең ике ягында яшәделәр. Нурисламнарның бакча очы шул таллар буена килеп терәлә. Инешнең аръягыннан исә әллә шул бакчаны, әллә инде юк сәбәпне бар итеп гелән-гелән шунда кайнашырга яраткан чандыр гәүдәле кара чутыр малайны яхшылабрак күрергә теләп, Гөлмәрьямнәрнең үргә табан салынган җил капкалы, салам түбәле өйләре карап тора.

— Нурисла-ам! Хөрәсәнегез ычкынган! — Гөлмәрьямнең нәзек тавышы малайны әллә кайлардан эзләп таба. Ул, бәрәңге сабаклары аша атлый-йөгерә, инеш буена атыла. Үшәнлеге, ялкаулыгы өчен Хөрәсән кушаматы алса да, бау­ны өзеп качарга дигәндә бозаулары ике уйлап тормый шул.
— Әнә, таллар арасына, күләгәгә кереп ятты! — Гөлмәрьям, алсу үкчәләрен ялтыратып, сары толымнарын җилгә таратып, малай алдыннан йөгерә. Ни хикмәттер, учка салсаң, сыеп бетәрдәй шушы кызчык янында бик рәхәт Нурисламга.
— Син гел безнең Хөрәсәнне генә күзәтеп торасың ­бугай...
— Менәтерәк, соң син бит аны нәкъ безнең тәрәзә турысына төшереп бәйлисең...
— Гөлмәрьям, ә синең күзләрең нигә бөрлегән ­төсендә?
— Бөрлегән дигәннән, яр астында быел бигрәк күп, җыярбыз әле, яме?
Монысы — балачак хәтере. Ач, ялангач чакларны оныттырып, ирен читләрендә якты елмаю уяткан якты сагыш, якты хатирә.
 

* * *

Гөлмәрьямнең дә, Нурисламның да әтиләрен сугыш алып китте. Нурисламныкын — бөтенләйгә. Югалту ачысын үсмер малай гармун телләренә салды:
Уйсу җирнең агым суы
Ага икән таң белән.
Узар, ахры, яшь гомерем
Гел сагыш, гел моң белән...

Сугыш урлаган балачакны, бөтенлекне, тигезлекне сагынып, җырга авылның бүтән ятимнәре кушыла.

Кич утыруларга, сирәк кенә булса да, Гөлмәрьям дә чыккалый. Озак юанмый үзе, түгәрәк эчендә бер-ике бөтерелүгә инеш буйлап кына өйләренә кыяклый. Эзенә бастырып атлаган Нурисламны баштарак күрмәмешкә салыша, бераздан гына, юлыннан бүленмичә, телгә килә.
— Кит әле, иярмәле миңа, Нурислам, кеше күрсә, әллә ни уйлар...
— Бәй, сиңа иярүем түгел лә, мин дә өйгә кайтам бит, Гөлмәрьям.
— Нигә соң аны мин кузгалгач та торып китәсең? Иртәрәк йә соңрак кайтсаң ярамыймыни?
— Син киткәч, анда ни ямь кала дип уйлыйсың?

Авыл урамы йолдызлардан сирпелгән серле яктылыкта коена. Тымызык җилдә кызның биленә төшеп торган сап-сары ике толымы тибрәнә. Ай яктысында аның «менә пешәм, менә пешәм» дигән бөрлегәндәй куе зәңгәр күзләре, шул күзләрне ят карашлардан яшерергә теләп каймалаган керфекләре, ирен читендә, каләм очы белән төртеп куйгандай, күренер-күренмәс нәни миңе чагылып китә. Ак күлмәкле зифа сын барган җиреннән туктый да артыннан өч-дүрт адым калдырып атлаучы үсмерне көтеп ала.

— Әнкәй урын өстендә ята бит, Нурислам. «Күңелең ачылыр», дип чыгарып җибәргән була да, ничекләр йөрим. Көз көне колхоз басуында көлтә ташыганда көч китергән иде, әле дә булса мантый алганы юк. Көннән-көн хәле начарая гына бара. Бригадир, нормаңны үтәмәсәң, Себер китәсең, дип, өстендә торып эшләткән бит...

Юату сүзләре табалмаган Нурислам дәшми генә Гөлмәрьямнең кулын тотып җитәкләп ала.

Монысы да Хәтер. үсмер чак хәтере. Сап-сары төсләргә күмелгән Хатирә.
Шул язда сугыш бетте. Шул җәйдә, күлмәгенең буш җиңен җилфердәтеп, Гөлмәрьямнең әтисе госпитальдән кайтып төште. Күрешү мизгелләре өчен генә җан саклаган авыру ана, җиңел сулап, мәңгелеккә күзләрен йомды.
 

* * *

Авыл тиз генә тернәкләнә алмады. Сугыштан соң килгән беренче тыныч язда да хәерчелек хөкем сөрүен дәвам итте. Чын исеме тәмам онытылып, яше-карты «быргадир» дип кенә йөрткән сыңар аяклы Сәүбән абзый шул язда унике кешене җыйнап Минзәләгә җибәрде.
— Апайлар, ничек тә симәнәне исән-имин апкайтып җиткерегез инде. Ат белән чана, Нурислам, синең карамакта. Апаңнарга да күз-колак бул, матри, урлап кала ­күрмәсеннәр.
Бригадирның «апаңнар» дигәненең күбесе унбиш-уналты яшьлек кызлар булып, алар арасында Гөлмәрьям дә бар иде.
— И Ходаем, сез урап кайтканчы су гына төшмәсә ярар иде. Аны иртәрәк җибәрсәләр нәмә була икән соң, ел саен яз кергәнен көтәләр. — Нурисламның әнисе хафаланып кына озаткан иде, юкка булмаган икән.

Кырык чакрым юлның озынлыгы да, ачлы-туклы көн ­үткәрүләре дә, фатир төшеп, как идәндә төн уздырулары да, җырлашып, уен-көлкеле сүз алышып баргангамы, әлләни сизелмәгән иде. Тик Минзәлә аларны колач җәеп каршыламады.
— «Кызыл көч»тән дисезме? Знать да не знаю, безнең глубинкада сезнең колхозга дигән ашлык юк. — Йөнтәс кашлы, мыек чолгыйлары иягенә асылынып төшкән, муенса төймәләредәй түгәрәк күзле агай кырт кына шулай дигәч, барысы да аптырап калдылар. Шулай да арада тәҗрибәлерәкләр дә бар иде:
— Бәтәч, юк диеп, ел саен шушыннан апкайта торган идек бит. Быргадир бу юлы да Минзәләгә дип җибәрде ләса.
— Каян кая килеп буш кул белән кайтып булмый бит инде, адәм тәганәсе...

Хатын-кызларның ыгы-зыгысына әлләни исе китмәгән йөнтәс каш кәгазьләрен тагын актаргандай итте дә:
— Бигайбә, апайлар, миннән тормый. Исемлектә сезнең колхозның «к» хәрефе дә юк. Кайтышлый бүтән глубинкаларга туктап сорашыгыз әле, мужыт, буталып, ­шуларның берәр исемлегенә кергәндер, — диде дә ­салпы якка салам кыстыра-кыстыра оста гына озатып та җибәрде.

Юл өстендәге авыл глубинкаларыннан да коры кул белән борылып чыктылар. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, килгәндә ярыйсы гына атлаган ат та кайтыр юлда тәмам хәлсезләнде. Колхозның күз төбәп торган бердәнбер атын ничек тә исән-имин алып кайтып тапшырырга кирәк иде — авыр сулап, чанадан юлга коелдылар.
— Китчәле, гыйбрәт, быргадирны әйтәм әле, җүнләп эш рәте белмәгән килеш, ниемә дип безне тикмәгә тудим-судим йөртә икән? — Кыз-кыркынның берсе түзмәде, чын йөрәктән әрнеп, зарланып куйды. Янәшәдәгесе, өлкәнрәк иде булса кирәк, кызның йөз ямаулы сырма җиңеннән тартып, ярымпышылдап:
— Апаем, күп сөйләшмә инде, берәрсенең түбәсе тишек булуы бар, — дип куйды.

Аю авылында төн уздырып, атны ял иттереп юлга кузгалганда көн шактый җылыткан, апрель кояшы, кызларның кәефен күтәрергә теләгәндәй, юмарт елмаеп, җиргә баккан иде. үзенә тиң көләч йөзләрне генә күрмәде ул. Кызлар бер мәгънәсезгә юл сабып йөрүләренә, буш кул белән кайтуларына ут йотып көч-хәл белән атлыйлар иде.
— Җылыта, малайлар, Ыкка су гына төшмәгән булса ярар инде.
— Әйтмә дә генә, чабаталар болай да мәлҗерәде.
— Нурислам, атыңны җәһәтрәк атлат, аңа карап без дә шәбәербез...

Матвеевка авылына җиткәч, очлы күзле берәве җан ачысы белән аһылдап куйды:
— Сукыр тычкан юлга чыкса, аршын ярым кар ява, ди. Төшмәйме соң...

Язгы суга ястык калынлыгы булса да ышанма, диюләре хак икән. Күпме генә бил алышмасын, кыш бирешкән: симәнәчеләрне кар юрганы астында йокымсырап озатып калган елгага яз аяк баскан иде. Әлеге дә баягы, тәҗрибәлерәкләр сүз алды.
— Ат артыннан атласак кына инде. Малкай каты эзне тоя бит ул, сукмакны тапмый калмас.
Нурислам дилбегәне ычкындырмый гына беренче булып чана артына басты. Кызлар да, Аллага тапшырып, тезгә җиткән суны ерып, Нурислам артыннан атладылар. үзе хакында уйламады егет, Гөлмәрьямнең нәзек гәүдәсенә карагач, үзәкләре өзелде. Бозлы су йөрәген яндырды.
— Сират күперен кичүләр дә шулайрак микән, кызлар? — Елганың бу ягына барысы да исән-имин чыгып җиткәч, дер-дер килгән килеш, берәвесе шаяртып та ­алды.
— Оҗмахка аяк бастык, димәкче буласыңмы әллә? — диде икенчесе, лычма су булган аякларына, сырмасының юеш итәк очларына ишарәләп.
— Сөйләнеп тормагыз, йөгердек, кызлар. әле ун ­чакрымлап кайтасы бар бит, чир эләктермәек дисәгез, кыймылдагыз...

Атлый-йөгерә дә кайттылар, хәлдән тая башлагач, чанага да төялделәр. Бозланып катарга өлгергән киемнәр, чанага утыргач, бөтен гәүдәгә калтырау төшерә иде — янә җәяүләргә керештеләр. Кичке караңгылык канат җәя башлаганда ничек кирәк, алай кайтып егылдылар. Нурис­ламның әнисе күз яшьләренә төелә-төелә улына тиз генә коры киемнәр әзерләп китерде, даруга гына саклап тоткан каз маен эретеп, күкрәген, аркасын уарга кереште. Рәхмәт төшкере, мичен ягып, өен дә җылыткан иде: егет, мәтрүшкәле чәйне чүмечтән генә чөмергәннән соң, коры сырмага төренеп, мич башына менеп ятты һәм татлы җылы тәненең һәр күзәнәгенә үтеп кереп, рәхәт изрәү баскан бермәлдә корт чаккандай дертләп уянып китте:
«Гөлмәрьям!» Аның бит мичкә ягып торырга әнкәсе юк. әтисе көне-төне фермадан кайтып керми, куна-төнә диярлек шунда ята. Егет дөньясын онытып идәнгә сикерде. Шыбыр тиргә баткан тәнен аннан-моннан сөрткәндәй итте дә, кулына ни эләксә, шуны алып киенергә кереште. Тәрәзә төбендә киндер чүпрәккә төрелгән каз мае тора иде — күзе төшүгә, шуны алып кесәсенә тыкты. «ә» дияргә дә, «җә» дияргә дә белми торган әнкәсен аптырашта калдырып, «Гөлмәрьям» диде дә чыгып йөгерде.

Нурислам Гөлмәрьямнәрнең коточкыч фәкыйрьлек һәм котып салкыны бөркелеп торган ярымкараңгы өйләренә аяк басуга, бермәл өнсез калды. әниләре исән чакта өй эчендә нур бар иде, җылылык бар иде. Тәбәнәк тәрәзәләрдә чигүле пәрдәләр, мич аралыгында кызыл чәчәкле чаршау эленеп тора иде. Бүген исә өй эче шәрәләнеп, ятимләнеп калгандай тоелды...

Түр почмактагы сәкедә, сулык-сулык килеп берәү елый. Гөлмәрьям. Ишек тавышына да игътибар итмәде ул, сулкылдаудан туктамады. Бу сулкылдауга ару, юл газабы да, ятимлек ачысы да, гаҗизлек-чарасызлык та — барысы, барысы да сыйган иде.
— Гөлмәрьям! — Нурисламның тавышы йөрәгеннән өзелеп төште.
— Килмә! Якын килмә!

Кыз сүзен әйтеп бетергәнче Нурислам сәке янында иде. Ала-кола юрганга төренеп, почмакка сыенып утырган кыз, иңсәләрен дерелдәтеп елый бирде.
— Килмә, дим! Минем... киемем юк.

Егетнең аптыраулы сүзсез соравына янә сулкылдап җавап кайтарды.
— Юешләрен мич буена куйган идем. Анда да салкын. Алмашка бүтән күлмәгем юк минем.

Нурислам каккан казыктай басып торуның мәгънәсезлеген, нидер эшләргә кирәклеген аңласа да, тиз генә исен җыя алмады. Бераздан мич янына атлады. Бәхеткә, аралыкта утынга дигән бер-ике такта кисәге, әз-мәз салам да бар иде — егет, шуларны тутырып, ут элдереп җибәрде. Мич алдында торган табага каз мае салып, аны эретергә куйды. Бераздан, агач шүрлек янында эленеп торган ­чүпләмле сөлгене алып, кызган табага үрелде.
— Гөлмәрьям! Юрганыңны ач, аркаңны май белән уам.

Кыз, оятыннан комачтай кызарып, юрганына тагын да ныграк төренде.
— Чирләп егыласың! җәтрәк кылан! — Бу юлы Нурисламның тавышы боерулы иде. Кыз, күзен күтәрмичә генә егеткә аркасы белән борылды. Нурислам юрганны ачты, бармакларын кайнар майга манып кызның күшеккән аркасы буйлап йөртә башлады. Шул мәлдә кинәт кенә бу нәни кошчыкны сыендырасы, үзендә булган бар җылыны аңа бирәсе, сулышы белән эретәсе килгәнне тойды егет. Аның уйларын сизгәндәй, кызның ябык гәүдәсе әллә куркып, әллә туңып дерелди иде.
Нурислам, юа-юа төсе танымаслык хәлгә килгән күлмәген өстеннән салды да, ай-ваена карамыйча, кызга кигерде, үзен сабый баладай юрганга төреп тә куйды...
Гөлмәрьям, гаепле кешедәй акланырга тотынды.
— Әнкәй чирләгәч, өйдәге бөтен чүпрәк-чапракка кадәр әле сөткә, әле онга алыштырып бетердем бит. Исән генә булсын иде, җаннарымны да бирер идем дә соң... — Кызның тавышы калтырады, ул башын юрганына яшерде. Хәсрәт-сагышының ташып түгелер мәле идеме, бераздан сүзен янә дәвам итте.
— «Заемыгыз түләнмәгән» дип сыерны алып китмәгән булсалар, исән каласы иде әнкәем. Көн саен сөт эчәр иде, бер йотым ризыкка тилмереп ятмас иде... Нурислам, хәтерлисеңме, узган кышта колхоз атын бүреләр ботарлаган иде? Урман авызында шуның тиресе калган иде, шуны сөйрәп кайттым, тураклап, аш пешердем. әнкәйнең авызына итнең тәме булса да кермәсме, дидем. Барыбер терелтә алмадым шул, терелтә алмадым...

Нурисламның да тамагына төер тыгылды. Кызның күз яшьләрендә нигәдер ул үзен дә гаепле итеп тойды.
— Гөлмәрьям! — диде ул, кызның күзләренә туп-туры карап. «Синең кайгың — минем кайгы. Мин «син» дип яшим. Гомерем буе «син» дип яшәячәкмен” дигән сүзләр кайнаса да, аларны тел тибрәтеп кабатларга егетнең кыюлыгы җитмәде. — Елама инде, Гөлмәрьям, — диде Нурислам, кызның чәчләренә сак кына кагылып.

Бу күрешү соңгысы, калган гомерне буеннан буена озатып барачак, төнге йокыларны бүлеп төшләргә керәчәк, төзәлмәс җәрәхәт булып йөрәкнең иң түрендә уелып калачак соңгы күрешү икәнен егет әле белми иде.
Ул төнне егет ут булып кызышкан көе урынга егылды. Яшәү белән үлем арасында шактый көрәшеп, аякка бас­канда, әнисенең күзгә туры карарга кыймагандай, тәрәзәгә төбәлгән килеш әйткән сүзләре аяз көнне яшен сукканга тиң булды.
— Гөлмәрьямнең әтисен апкиткәннәр. Нимесләрдә әсирлектә булган икән, ничек эләккән, ничек качкан — шуны тикшерәселәр, ди, бугай. Үзебезнең авылныкылар «тырышкан», ди, хак булса.
— Гөлмәрьям юкка чыккан. Эзләп-эзләп табалмадылар. Исәнме-үлеме икәнен дә белгән кеше юк. Гарьлектән үз-үзенә кул салмаган булса ярар инде. әй бәхетсез бала!

Юк, авыл Гөлмәрьямсез яши алмый. әнә бит, боз юрганыннан арынырга өлгергән инеш тә әле бер, әле икенче ярына бәргәләнә-бәргәләнә Гөлмәрьямне эзли. Яз кояшына баш калкыткан таллар да аны көтә, аны юксына. Ялангач таллар арасында исә, йөрәкне мең телемгә телгәләп, ­ялгыз бер кош өзгәләнә. Тик Нурислам гына аны ишет­мәде...
 

* * *

Дөрес яшәлдеме, ялгышмы — Нурислам монысына бәя бирә алмый. Тик шунысын акылы белән аңлый — Гөлмәрьям югалган көннән алып бүгенгегә кадәр ул Хыял белән ­яшәде.
Бар сере, бар хәсрәте инеш суларына сыйды. Нурисламның йөрәк сагышыннан инеш саекты. Нурислам белән бергә картаеп, таллар да чаларды, олпат өянкеләргә әверелде. Егет булып килүче Нурисламның тәүге күз яшьләренә шушы таллар шаһит булды ич. Гөлмәрьямнең исән икәнен, күз күрмәгән якларда оя корганын, балалар үстереп ятканын ишеткәч, ир уртасы Нурислам шушы таллар кочагына килеп үкседе. Гөлмәрьямнәр нигезендә җиде ятлар йорт җиткергәнен Нурислам шушы талларга сыенып күзәтте. Шушы таллар аңа Гөлмәрьям тавышы белән эндәште: «Исәнме, Нурислам! Балачак дустым, яшь йөрәгемдә бөреләнгән, чәчәк атарга өлгермәгән мәхәббәтем минем! әткәй артыннан чыгып киткән көннән алып, язмышның сикәлтәле юлында күп йөрдем. Туган авылымның шәфкатьсезлеген, әткәемне таш капчыкка этәрүен кичерә алырмынмы, белмим. Тик мин барыбер кайтырмын. Анда минем әнкәм кабере, анда минем ярты җаным калды...»
 

* * *

Тузганак керфекләре янә җилгә сибелде. Нурислам, уйларыннан арынырга теләп, пакус өстеннән кузгалды. Мунча почмагында калдырган олы җәймәне алып төште, борынны кытыклаган хуш исле печәнне кочаклап-кочаклап шунда салды. Баш-башларын тоташтырып бәйләгәч, ярыйсы гына олы төенчекне аркасына асты да ашыга-ашыга абзар буена юнәлде. Йөрәге нигәдер дулый, урыныннан куба кебек иде. Бу мизгелдә күңел түренә ниндидер курку хисе кереп оялады. Гомер буе көткән Хыялын менә-менә эзләп табар да, ымсынып, ашкынып яшәвенең бөтен мәгънәсе җуелыр, челпәрәмә килер сыман тоелды Нурисламга. ә бит моңарчы бөтенләй киресенчә иде, Хыялы — тормыш мәгънәсе иде... Шулай да ул түзмәде, төенчеген бер як җилкәсенә авыштыра төшеп, бакча башына әйләнеп карыйсы итте. Аръяктагы йорт буенда баягы ялантәпиле кызны җитәкләгән ят карчыкны күргәч, кинәт кенә аякларының җегәре киткәндәй булды.

Нурислам гомер буе ул капка төбендә тик берәүне — алтын толымнары тезләренә җиткән ялантәпиле Гөлмәрьямне күрергә хыялланып яшәде. ә бу карчык — ак яулыгын шәһәрчәләп чалма итеп бәйләгән, ялтыравык кара күлмәге өстеннән шәмәхә төстәге ыспай гына кәчтүм кигән, тулы гәүдәле карчык аның өчен чит-ят иде. Нурислам, күпме генә текәлеп тормасын, аны танымады.

Карт, егетләрчә җил-җил атлап, адымнарын дәвам итте, шулай да барган шәйгә янә бер борылып карады. Таллар, нәкъ элеккечә, толымнарын җилгә тараткан, ә инешнең ике яры офыкның зәңгәр сызыгында бергә кушылган иде.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
«Татарстан Республикасы эшлекле хатын-кызлар» иҗтимагый оешмасы президенты
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com