Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Әниснең әнисе

Әниснең әнисе

Наил ШӘРИФУЛЛИН
Наил ШӘРИФУЛЛИН
29 декабря 2016
1376 карау
(Гади авыл хатыны турында гади генә истәлекләр)
 
Һәрчак якты йөзле, үпкә-ачусыз, гади һәм риясыз булгангамы, инде хәтсез еллар үтеп тә, бер дә истән чыкмый Әниснең әнисе.

Кыш урталары иде төсле. Миңа дүрт-биш яшьләр тирәсе. Инде айдан артык өйдә торып исәя башлаган сарык бәтиләре белән куышып, тузан туздырып уйнап йөргәндә әнкәй дәшә:
– Улым, киен әйдә, бәләкәй бәбәй күреп чыгабыз!
Мин бик теләп әнкәйгә иярәм. Әнкәйнең кулындагы кечкенәрәк табага майлы коймаклар өелгән. Суынмасыннар өчен ул аларны сай коштабак белән каплаган. Без Хәлимә апаларга бәби ашы алып керәбез. Ул улы Әнискә сеңелкәш – кечкенә Әминәне алып кайткан.
Аларның йорт-ихаталары безгә бер өй аркылы гына. Керә-керешкә эчкәреге өйгә үк үтәбез. Хәлимә апа түргә куелган караватта бәбәй янәшәсендә ятып тора. 
Мин, бүрегем белән бергә үзебезнең сарык бәрәннәреннән аз гына калкурак дүрт яшьлек малай, әнисе аша бәләкәч кызны күрмим дә. Бик күрәсем килгән, күрәсең, әнкәйдән пышылдап кына: «Бәби кайда соң?» – дип сорыйм. Хәлимә апа минем сүзләрне ишетеп, үзенчә елмаеп-шаяртып:
– Менә бит, карале, артын туңкайтып ятып тора. Үскәч, сиңа менә дигән кәләш булачак әле ул, – дия-дия, караватыннан төшеп, миңа бала чүпрәгенә төрелгән кечкенә Әминәне күрсәтә. Мин кызыксынып, күзләремне зур ачып, озаклап биләүдәге бәбине карыйм. Ә ул берни белми, мышнаган сыман итеп йоклый да йоклый...
– Аз гына үссен дә, колагын тешләтербез әле синнән. Бу очта синнән дә шәбе юк инде егетләрнең, – дип сөйләнеп, чыга-чыгышка күрше апасы минем учка суыра торган конфетлар сала, үзе аркадан сөя...
Мин үскәндә безнең янәшәдә генә, күршедә, мәңгелеккә карап гомер көзен каршылаган әби-бабайлар турында әйткән дә юк, алардан бер буын яшьрәк булган абый-апалар да, сиксәненче еллар азагы, туксанынчы еллар башында, ни гаҗәп, ашыккан, кабаланган төсле, бер-бер артлы фани дөньядан китә тордылар. Каршы күршеләр Нурислам абый белән Гөлфара апаларның да гомерләре озын булмады. Алардан да алда, пенсиягә дә чыгар-чыкмастан, көтмәгәндә-уйламаганда Хәлимә апа да бакча башындагы зиратка күченеп куйды. Башкалар инде онытылып барсалар да, эчкерсез һәм һәрчак якты йөзле, үпкә-ачусыз, гади һәм риясыз булгангамы, инде хәтсез еллар үтеп тә, бер дә истән чыкмый Әниснең әнисе.
...Дүртенче сыйныфта укыганда, кышка таба салкын тидереп бик каты чирләп алдым. Айга якын мәктәпкә дә барып булмады. Кызыштым да кызыштым, тамакка да судан башка әйбер үтмәде. Авылыбызның фельдшеры, мәрхүм «духтыр Галия» апа, безнең авыл башындагы өйгә көненә өч-дүрт тапкыр килеп, укол ясап китә, әллә нинди сәдәфләр каптыра. Шулай итеп терелә башладым бит. Тән кызуы кими төшеп, тамак шеше кайта башлагач, әле башка әйбер кабасым килмәсә дә, тыелгысыз булып, вак кына итеп кишер кырган тозлы кәбестә ашыйсым килә башлады. Күз алдында тора гына бит. Сабыр бала идем мин, түздем. Бу турыда әнкәйгә дә, әбекәйгә дә әйтмәдем шикелле. Уйладым гына. Чөнки бездә ул юк. Юк әйберне каян аласың? Шул көннәрнең берсендә, нинди могҗиза, каян белгән диген син, ак алюмин табакка кишер белән кушып вак итеп туралган тозлы кәбестә салып, нидер сөйләнә-сөйләнә, елмаеп, Хәлимәттәй (мин күбрәк шулай дия идем) кереп маташа.
– Мә, улым, ашап кара әле, чирләгәндә тозлы әйбер авыз итәсе килә ул, – дип, алга ук савытын да китереп куя. – Егет башың белән һаман да чирләп ятмассың инде. Әнис, әнә, безгә уйнарга керсен дип калды, – дия-дия, башыма кулын куеп карый. Мин чиксез сөенәм, түбәм күккә тия. Шунда ук кәбестәне капкалый да башлыйм. Кәбестәсез генә кергән булса да, Хәлимәттәйнең керүе, хәл белүе, яңалыклары болай да кәефне күтәрер иде. Ә бүген ул минем күңелдәге теләкне дә каяндыр сизгән, белгән. 
Хәлимә апа әнкәйгә авыл яңалыкларын, күрше- тирәләрнең хәлләрен, үз мәшәкатьләрен сөйли. Ул һәрчак игътибарны җәлеп итәрлек итеп, кызык сүзләр кыстырып, печтек кенә арттырып, мавыктыргыч итеп сөйли белә торган иде:
– Безнең Фәнис тә чирләп тора бит әле бүген. – Бу юлы сүзе ире хакында иде аның. – Башның арты, арткы як почмагы авырта, дип ята. Түгәрәк башның почмагы кайда була микән соң ул, Хәнифә, син белмисеңме? Мәйтәм, кичәге өмә ашында аракы азрак булып, шул як почмагына җитми калгандыр да, шуңа авыртадыр. Шундый баш авырту була димени дөньяда? Әкият.
Сүзне мал-туар тирәсендә дәвам иткәч, җыенысы биш минут та утырмаган Хәлимә апа, бездән укырга дип алып торган «Азат хатын» журналын калдыра да, ничек керде, шулай тиз генә чыгып та китә. Озаклап, дөньясын онытып кешедә утыру, әрсезләнү гадәте юк. Чыгып китсә дә, үзеннән соң ниндидер яктылык, җылылык калдырып китә иде ул.
Аның кем белән булса да талашып, ачуланышып йөргәнен мин һич кенә дә хәтерләмим, һәрбер кешегә ачкыч, җай таба белүче гаҗәеп тә дипломат кеше иде. Шактый коры һәм көйсез Фәнис абыйның да көен һәрчак табып килде. Бик тә килештереп кешене мактый, күңелне үстерә, кем әйтмешли, салпы якка сиздерми генә салам кыстыра белә иде ул. Әнисләр белән өелешеп, дүрт-биш малай өйләренә уйнарга кергәндә дә, ике өйне бер итеп качышлы, куышлы уйнаганда да аның караңгы чырай күрсәткәне булмады.
Хәлимә апаның малае Әнис, миннән яшь ярымга гына кече булып, бәләкәй чакта без аның белән бергә таптамаган үлән, менмәгән агач, кермәгән бакча калмагандыр. «Посадка» дип аталучы ялан-кырларны аркылыга да, буйга да кискән агачлыклардан, инеш буйларыннан, колхозның элекке алма бакчасыннан, без – югалган малайларны эзләп тә алгалый иде Хәлимәттәй.
 
Озаклап, дөньясын онытып кешедә утыру, әрсезләнү гадәте юк. Чыгып китсә дә, үзеннән соң ниндидер яктылык, җылылык калдырып китә иде ул.


Бервакыт шулай икебезне дә каяндыр табып алды да: «Әйдәгез әле, тик йөргәнче бер эш булыр, карабодай кибәгенә барып кайтыйк», – дип, Әнис белән икебезне җитәкләп диярлек авыл башы аша кырга таба алып китте. Үзе кул арбасына биш-алты буш капчык салып, аларны бау белән беркетеп бәйләгән.
– Бар, Наил, син дә бер-ике капчык алып чык. Кибәк сезгә дә кирәктер. Бушка йөрүең булмас.
Мин юл уңаена үзебезгә сугылып, тиз генә капчыклар алып чыгам. Хәлимә апа аларны үз капчыклары янына, бау астына кыстыра. Без өчәүләп, буш «уфалла» арбасын тартып, «Ар тавы» дип аталган калкулык янындагы басуга, саламы сугылган карабодай кырына юнәләбез. Комбайннан калган салам өемнәре астында кибәк бик күп була икән. Шул кибәкне изелгән кабыклы бәрәңгегә бутап казларга бирсәң, шунда ук юк итеп куялар. Чылатып биргәндә сыер малы да ярата диләр. Капчыкларның барысына да шул кибәкне тутырып, кул арбасына аслы-өсле итеп салып, бау белән беркетеп бәйләгәч, таудай олы йөк барлыкка килде. 
Кайтырга чыкканчы Хәлимә апа әллә кайдан гына өстенә май белән кайнатма ягылып бер-берсенә капланган ипи телемнәре чыгарып безгә суза.
– Бик тә тырышып эшләдегез, мәгез әле шуны ашап куегыз, балалар, – ди. Чынлап та ачыкканбыз. Әнис белән карабодай саламы өстенә утырып, тәмле ипекәйне иреннәрне ялый-ялый ашый башлыйбыз. Хәлимә апа арбадагы олы йөккә сөялеп без ашаганны карап тора:
– Берзаман менә сез дә үсеп җитәрсез, еллар тиз уза ул. Авыл ягына карап, салам өстендә ипи сыпыртып утырганнарыгыз сагынып сөйләргә генә калыр, – ди. Без аның бу сүзләренә әлләни игътибар да бирмибез. Тамак туя, күңел шат. Кечкенә булсак та, олы эш эшлибез бит – кибәк алып кайтабыз.
Кайткач, капчыкларны бушатканда, әнкәй белән әбекәй мине үтереп мактыйлар: «Менә, Хәлимә апаң аркасында син дә файдага ярый башладың бит», – диләр. Ә минем иңнәремә инде күптән канатлар үскән.
Фәнис абый белән Хәлимә апа юан бүрәнәләрдән биек итеп яңа йорт җиткезеп керделәр. Ихата-кура таза. Бәрәңге бакчасы ягында яңа, иркен ак мунча да корып куйдылар. Әнис, Хәлимә апа кушып, күп вакыт мине мунча керергә дәшә. Аның белән икәүләп, әзерләнгән сулар беткәнче, мунча тәмам суынганчы чапырдашып юынабыз.
Кышкы кичләрдә мин аларга телевизор карарга керәм. Озаклап утырып чыгам. Алардан укырга китап-журналлар алып торам. Үзебездә булганнарын аларга кертәм...
Мәктәпне бетергән елны, печәннәрне җыеп өйгәч, июль азагына таба, Казанга укырга китәргә җыендым. Ләкин көтмәгәндә кечкенә бер тоткарлык килеп чыкты. Китап-дәфтәрләрне, барлы-юклы алмаш киемнәрне салып алып китәргә адәм рәтле сумка да, чемодан да юк икән бит. Каян гына нәрсә генә табарга соң? Киң күңелле Хәлимә апаның монда да ярдәме тиде. Әнкәйгә:
– Бәй, безнең Фәнис ял йортына йөри торган соры чумадан бар бит. Алсын шуны. Анда барып кайтканчы гына бернәрсә дә булмас әле, – дия-дия, ярты сандык әйбер сыярлык олы чемоданны биреп тә чыгарган.
Бүгенгедәй хәтерлим: чемоданга биш-алты китап салдым, алмаш күлмәк белән алмаш оекбаш тыктым. Әбекәй юлга дип хәтсез генә кабарып торган күкәй күмәчләре пешереп бирде. Аларны салгач та чемоданның яртысыннан күбесе буш калды әле. Ләкин аңа игътибар итү юк инде. Иң мөһиме – юлга чыгарга кешеләрнекеннән ким булмаган, ялтыравык йозаклары ачкыч белән генә ачылышлы матур күн тартма булды.
Хәлимәттәй белән әбекәй озатып калдылар, мин олы чемоданны тотып, бик эшлекле кыяфәт белән моңарчы күз күрмәгән якты мәркәзебез – ерак Казанга таба юл тоттым.
Бала-чагалыктырмы, түбәм күккә тиеп, сөенечтән дөньямны онытудандырмы, имтиханнарны тапшырып, укырга кереп кайткач, күршеләргә кереп, әлеге ярдәмнәре өчен зурлап рәхмәт тә әйтә белмәдем...
Сиксән җиденче ел Хәлимә апаның соңгы елы булды. Ул елны да җәен печәннәр әзерләп, көзен бәрәңгеләр алып йөрде әле Әниснең әнисе. Соңгы көннәренә чаклы эшләде, тырышты, дөнья көтте ул. Авырып урын өстендә ятуның ни икәнен, хастаханә юлының кайдалыгын белә торган кеше түгел иде чөнки. 
Бик күп авыл хатыннары кебек тынгысыз бер җан, йөк аты иде Хәлимә апа. Бер көн, бер сәгать дигәндәй, ялсыз эшләп, җитсен, булсын дип дөнья куып, үзе турында онытып, ир көе көйләп яшәүчеләр затыннан иде безнең күрше апабыз.
Соңгы елларында үзенең эчке хәлен сиземләп, әҗәле якынайганын тоемлап торган, күрәсең. Үләсе елының җәендә, иртән көтү куып кайтышлый, минем әнкәйгә:
– Бу ел соңгы ел бугай инде минем, Хәнифә, – дип әйтеп куйган. Әнкәйнең:
– Нигә алай дисең, бер дигән йөрисең бит әле? – диюенә, элек бер дә зарланмаса да:
– Үзем генә беләм шушы башның ничек авыртканын. Кайчакларда чыдарлык та булмый бит, – дип зарланып куйган ул.
Шул сөйләшүдән соң ай ярымнар да үтмәстән, сентябрь аенда, бәрәңгеләрне алып бетереп килгәндә, инсульт булып, капылт кына үлеп китте Хәлимә апа.
Үлгәч тә кешенең өч көнлек эше кала, диләр. Ял белмәс, тик тормас бу хатынның өч көнлек кенә түгел, өч айлык эше калгандыр, шәт.
Әнкәй белән авылда бәрәңге алганда һәр елны диярлек Хәлимә апаны искә төшерәбез. Бәрәңге вакытында вафат булганы өчен генә түгел. Бер тапкыр шулай, үзләренең бәрәңгеләре бик уңган елны, безгә кереп, ярым шаяртып, ярым мактанып, үзенә генә хас сөйләм белән: «Безнең бәрәңге куркырлык быел!» – дип, ни дәрәҗәдә яхшы уңыш алганлыкларын тасвирлап сөйләгән булган ул. Шул җөмлә исебездән гел чыкмый.
Үткән көз әнкәйнең дә бәрәңгесе яхшы булды. Йодрыктай эре булып та төбеннән ун-унике данә чыкканнары да хәтсез иде. «Безнең бәрәңге куркырлык быел» дип, тагын элекке күршебезне юксынып искә алдык....
Әнкәй өйне алыштырып, башка урамга күчкәннән соң, Әнисне дә, кайчандыр «артын туңкайтып» яткан сеңлесе Әминәне дә күптәннән күргәнем юк. Аларны күреп бер сөйләшсәм, Әтәмби урамының иң якты, иң тырыш хатыны булган Хәлимәттәйне дә күргән төсле булыр идем.


Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy