Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → «Баламны харап иттеләр...»

«Баламны харап иттеләр...»

Мәдинә  Кашапова
Мәдинә Кашапова
16 декабря 2016
6312 карау
Ел дәвамында барган суд та кайчан да бер үзенең хөкем карарын чыгарыр. 

Бөтен тирә-якны тетрәндергән җан өшеткеч вакыйга да кайчан да бер онытылыр. Тик менә бу хәлләрнең корбаны булган 14 яшьлек кыз бала өчен генә ул гомерлек фаҗига булып калыр. 

Узган елның кара көзендә аларның кызлары, дәү әнисенә киткән җиреннән, юкка чыга. Башта баланы телефоннан эзлиләр. Әтисе­нең шалтыратмаган танышы калмый. Инде нишләр­гә? Төн уртасы җитеп килә, ә бала юк та юк. Кая булыр, кемгә керер? Бер дә алай итми торган иде үзе. Гел әйтеп йөри торган, тыңлаучан бала. Мондый яңгырлы, шыксыз төндә кайда, нишләп йөрер икән ул?

Их-х, белсәләр икән шул чагында кызларының кайдалыгын? Хәер, беләләр соңыннан. Тик эш инде узган була. Күптән узган була. Авылдашлары соңыннан: «Ниндидер машинадан төртеп төшереп калдырдылар», – дип сөйли. Йөзе-чырае китеп, тәмам бетеренеп кайтып кергән баланы кочып алган әнисе бер генә сорау бирә: «Син исәнме?» Бала аны ярты сүзеннән аңлый: «Юк, – ди ул, – мин исән түгел, мине үтерделәр...» Ана шунда гына ни булганын, гаиләгә гомерлек ачы хәсрәт, олы кайгы килүен аңлап ала.
– Кырык көн, кырык төн еладык, – ди ул каһәрле төндә булган вакыйгаларны күңеленнән тергезә башлап. – Сораштыра башлыйбыз, үксеп елый башлый, туктата алмыйбыз. Мондый хәлнең инде беренче генә булмавын ишеткәч, дөньядан китәселәр килде. Ничек сизмәдек, ничек белмәдек, дип әле хәзер дә үземне битәрләүдән туктамыйм. 
– Ничек сизмәдең соң? – дим, соравын кабатлап.

Ул югалып-каушап китә. Күрәсең, аңа инде моның ише сорауларны күп биргәннәр. 
– Судта да шулай диделәр, – ди ул, үзен гаепле тоюын яшермичә. – Әмма мин, чыннан да, берни сизмәдем. Ул вакытында кайта, гел миңа булыша, әле пәрәмәч пешерә, әле өй җыештыра. Кәефе дә начар күренми. Күрсәтмәде бит бер дә, йөзенә дә чыгармады. Шуңа башыма да китереп карамадым. Соңгысында, озак кайтмый торгач кына, дөнья куптарып эзли башлагач кына ачылды чынбарлык.

Кыз – укуда. «Аның өйдә булмавы хәерлерәк тә әле, – ди әнисе көрсенеп. – Суд белән дә тилмертеп бетерделәр баланы. Чакыралар да, шул пычракны кат-кат чыгарып селкергә, сөйләргә мәҗбүр итәләр. Узган сөйләгәннәрдән бер сүзне төшереп калдырса, яңадан сөйләтәләр. Аннары: «Ятлап килгән ич бу, һаман бер сүзне кабатлый», – дип теңкәгә тияләр.

Әңгәмәбез ипләп кенә моннан бер ел элек булган хәлләргә әйләнеп кайта.
 

«Әтиеңне үтерәбез, өегезне яндырабыз...»

– Бөтен бәхетсезлекнең башы – шул егеттә, – ди ханым, җөмләне урта бер җирдән башлап. – Кызымның бер әйткәне дә бар: «Ар­тым­нан йөри, яратам, дип әйтә...» Шул чагында кисәттем дә әле: «Иртә сиңа егетләр белән йөрергә, җилкәңә кулын да салдырма, ярамый», – дидем. Ул шундук минем белән ризалашты. Кая инде, 14 яшьтә... бала гына ич әле. Кызыбыз гел яныбызда булды, сорамыйча әллә кая чыгып-китеп йөрмәде. Ул – безнең күз алдында. Әнә... йә күршеләрнең капка төбендә, эскәмиядә кызлар белән көлешә-көлешә сөйләшеп утыра, йә әниләргә кич утырырга бара. Теле­фон, ул-бу була калса, кесәсендә... Әйтәм ич, тикшереп торыгыз дигән булалар, аннан гына тормый икән ул. Күрәчәгең булмасын... 

Ә кызның күрәчәген үзенә дә әле 16 яшь кенә тулган егет кисәге инде күптән хәл итеп куйган була. Судта алты очрак – алты эпизод карала. «Әтиеңне үтерәбез, өегезне яндырабыз», – дип, кызны әледән-әле, мәктәптән кайткандамы, урам буйлап баргандамы, машинага өстерәп кертәләр дә, каядыр алып китәләр. Беренчесендә егет үзе генә була. Соңгысында аңа ике дусты да килеп кушыла. 
 
Элек мондый җинаять кылган кешенең бөтен нәсел-нәсәбен авылдан куганнар. 


2015 елның октябрь урталары... Кызның мәктәптән кайтканын сагалап тора да, күрше авылга гына барып кайтабыз дип, егет аны машинага төртеп кертә. Барып җиткәч, танышларына алып керә, арттан аның ике дусты иярә. Өйгә кергәч тә кызга чишенергә боера. «Мин сезне әтигә әйтәм», – ди бала, соңгы өметенә ябышкандай елый башлап. Кызны ирексезләп чишендерәләр, эшлисе кабахәтлекләрен эшләгәч, егет әйтә: «Әйдә, үтерәбез, әтигә әйтәм ди бит», – ди. Каяндыр пычак тартып чыгара. Шул чагында арадан берсе туктатып калмаса, ул имансыз көчләү генә түгел, ә бәлки кеше үтерүгә дә барып җитәр иде. Куркыныч яшьләр үсә. Кайчак шул хакта уйлана башлыйсың да, ис-акыл китә. Бер караганда, 16 яшь – бала дисәң, бала түгел, олы кеше дисәң, олы кеше түгел, шундый вакыт... юләр чак. Психологлар әйтүенчә, мондый чорда балага гел күз-колак булырга, ата-ана аннан кул сузымында торырга тиеш! Чөнки үсеш-күчеш чоры балага бик авырдан бирелә. Аның киләчәге – кайсы юлга борылыш ясавы хәл ителә торган чор. Кызганыч, бу хакта күпләр оныта. Нәтиҗәдә, менә шундый хәлләр.
 
Бәлкем, район җирлекләрендәге балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары кеше арасында күбрәк йөрерләр, балалар белән аралашырлар.

– Чишендергәч, тәрәзәдән ташланмакчы булган, тотып калганнар, – дип сөйли күз яшьләренә буылабуыла әни кеше. – Күпме стресс, кичереш бер балага.

Ә суд һаман дәвам итә.

Шулай... Бер генә түгел, берничә мәртәбә кабатланган бу вәхшилекне оныту җиңел булмас аңа. Кыз баланың әле башланып кына килгән тормышы алга таба ничек булыр, язмышы ничек язылыр? Күп нәрсә хәзер әти-әнидән, якын туганнарыннан, әлеге дә баягы авылдашларыннан да тора. Мөселман гаиләләрендә гомер-гомергә кыз баланы: «Намусыңны сакла!» – дип үстерәләр. Әгәр дә Чечня, Дагстан якларында шушындый хәл килеп чыкса, кызны яклауга бөтен дөнья, бөтен туган-тумача күтәрелер иде. Бер генә мисал: мөселман егетенең яраткан кызына радио аша җыр тапшыруын тыңлаганнан соң, кызның әтисе кызын үтерүе турында ишеткәч, хәйраннар калган идем. Ни өчен үтерә? Радиодан кызның исемен дөньяга хәбәр итеп, аның намусына тап төшергәннәр. Бусы, әлбәттә, кыргыйлык. Әмма сүз кыз баланың намусы хакында бара. Һәркайсыбыз тирәнтен уйланырга, мондый тетрәндергеч хәлләргә битараф калмаска, бернәрсә булмаган кыяфәт чыгарып йөрмәскә тиеш, дип әйтүем. 

 

«Үз теләге белән», димәкчеләр

Судта кызның мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Гүзәл Төхвәтуллина: «Эш бик сәер алып барыла.
«Нигә трубканы алдың, нигә алар белән сөйләштең, ник алар чык дигәч чыктың?» – дигән сораулар бирәләр. Кызны куркытулары хак бит. Шуңа күрә ул беркемгә берни сөйләмәгән, ахыргача түзгән. Судьяның кем ягында булуын сорауның куелышына карап та чамаларга була», – ди. Һәм дөрес әйтә.

Судның елга якын баруы үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. «Хөкем карарын да 131 нче маддәдән «үз теләге белән» дигән маддәгә үзгәртмәкчеләр», – ди ул. Күз алдына китерегез: 14 яшьлек кыз бала һәм... әзмәвердәй өч ир-егет, җитмәсә, кызны «үз теләге белән», дип мәсхәрәлиләр. 
– Шушы хәлләрне белүгә, шундук прокуратурага гариза яздык. Язарлар, дип уйламаганнар икән. Теге ерткычларның әти-әниләре уйга калды. Бүтән чара калмагач, егетнең әтисе: «Йөреп карасыннар, 18 яшьләре тулгач, өйләнешерләр», – дигән сүзне дә ычкындырды. Әтисе малаеннан: «18 яшемдә өйләнәм», – дип расписка да яздыртты. Шуннан ни дип уйлыйсыз? Бервакыт авылда сүз чыкты, имеш, алар үзләренең «батырлыкларын» видеога төшереп алганнар. Тагын киттек егетнең өенә, тагын: «Видео дөньяга чыккан очракта җаваплылыкны үз өстемә алам», – дигән расписка яздырттык. Хәтта шушындый хәлләрдән соң да һаман да авыл кешесе ишетмәсен, дөньяга фаш булмыйк, дидек. Кызым да шуннан куркып, оялып, дәшми йөргәнгә генә харап булды. Баштан ук сөйләгән булса, бу кадәргә үк барып җитми идек.

«Кызымны шул мөртәткә бирәмме соң?» – ди тәмам кайгыга сабышкан ана. Мин дә аның фикеренә кушылам. Мөмкин булмаган эш икәнен расларга керешәм. Бер-берсенә тирән хисләр белән, яратышып өйләнеш­кән парлар да еш кына, юктан гына аерылышып куя.
Ә биредә... хәтта әйтеп тә торасы килми. Сират күпере кичкән кызны яңадан тәмуг утына тыгу белән бер булыр иде ул. 




«Курыкма, син ялгыз түгел!»

Суд барган арада кызга инде 16 яшь тулган. Ул укуын дәвам итә. Дөрес, үзен берни булмагандай тоту аңа бик авыр. Гомеренә җитәрлек җәрәхәт калдырган бу вакыйга аны төннәрен сискәнеп уянырга мәҗбүр итә. «Дәү әнием, мин йоклый алмыйм», – дип, төн уртасында яныма килеп ята. Кочаклашабыз да, икебез дә шыпырт кына елыйбыз. Күрәчәк булгандыр инде, күрәчәк...» – дип авыр сулый күпне күргән карчык.

Һәм яшьлегенең сугыштан соңгы чорларга туры килүе, ачлык-ялангачлыктан башканы күрмәгән халыкның күңелендә һәрчак бары игелек-изгелек булуы турында сөйләп китә. «Эшләмиләр, әзергә-бәзер яшиләр. Шуңа тәртипсез алар», – дип йомгаклый ул сүзен.

 Эшсезлек тә, аннары ата-ананың баласы өчен җавап тотмавы да... барысы, барысы да бер зур бәла булып, кире үзләренә әйләнеп кайта. Бумеранг дигән нәрсәне ишеткәнегез бармы? Менә шул инде ул. Башкача әйткәндә, һәркем, һәрнәрсә өчен җавап бирә. Әйтик, бу юлы булмаса, икенче юлы. Бу юлы җаваплылыктан котылу юлларын эзләп табасың икән, киләсе юлы тагын да катырак килеп кабасың. Чөнки кылган җинаяте өчен җәза алмаган кеше алга таба да үзенең җәзасыз калачагына ышана. Һәм шуның белән кармакка килеп эләгә.
– Суд бара, ә коридорда – эскәмияләргә тезелешеп утырган егетләрнең әниләре кәбестә тозлау турында сөйләшәләр. Аларга шуннан да мөһимрәк мәсьәлә юк шикелле, – дип дәвам итә әңгәмәне кызның әнисе. – Ә берсе: «Әгәр дә малайны утыртсалар, бөтен нәселе­гезне каргыйм. Ә кызыңны дөньядан юк итәм», – дип яный. Курка да калдым: чыннан да, әйткәнен эшләсә... 

Каргаса... Каргыш таягы ике яклы. Кылган гамәлләре өчен кемнең һәм ничек итеп җавап бирәсен Аллаһы Тәгалә бер үзе белә. Аннан килеп, «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән гыйбрәтле мәкальне дә онытмагыз. Тормыш дигәнебез безнең уйларыбыздан, гамәлләре­бездән гыйбарәт. Әгәр дә уйларыбыз якты икән, ул безгә, һичшиксез, игелек булып әйләнеп кайтачак һәм киләчәк тормышыбызга бары уңыш-бәхет кенә алып киләчәк. Нинди генә четерекле вазгыятьтә дә адәм баласы, хисләренә түгел, акылына таяна. Акылы булган очракта, дип әйтүем. Ә булмаса инде, гафу итәсез, кем әйтмешли, тозлы кәбестә...

Кызның әти-әнисе бу вәхшилек турында, күзләрен чытырдатып йомып, онытырга да риза иде. Тавыш кына зурга китмәсен дә, кеше генә белмәсен. Кая ул? Интернетта бу хакта күпме сүзләр йөрде, күпме гайбәт сөй­лән­де. Кызның телефонына ул залимнән янап та, ялварып та хәбәрләр килә торды. «Әйбәт кенә йөри-йөри дә, кычкырып елап җибәрә», – ди үзе дә чактан гына елап җибәрүдән тыелып торган дәү әниләре. – Мин аңа әй­тәм: «Балам, курыкма, син ялгыз түгел! Без бар, дим».

Ялгыз шул ул. Уйлары, кичерешләре белән ялгыз. Гомумән, мондый хәлдә калган балаларга ярдәмгә бөтен җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар, мәктәп, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары кушылырга тиеш. Судның хөкем карары чыгарганын көтеп утырмаска. Аннары соң булуы хакында әйтеп тору кирәк микән?! Һәрхәлдә, мин сөйләшкән шушы мәсьәләләр белән шөгыльләнүче муниципаль дәрәҗәдәге оешма вәкилләре шулай дип котылдылар. «Суд карары булсын әле...» 
Элек без урта белем бирү мәктәпләрен тәрбия бирү мәктәбе дип тә белә идек. Укучысына барып ирешергә тиешле хәбәрне дә телефон яки интернет аша гына җибәреп яткан, аралашыр өчен вакыт таба алмаган сыйныф җитәкчеләре турында безгә күп сөйлиләр, еш язалар. Кайбер очракта бала әнисе белән түгел, укытучысы, икенче бер якын кешесе белән сөйләшүне, аңа ачылуны кирәгрәк һәм дөресрәк саный. Ел дәвамында кемгә дә булса йөрәгендәгесен, күңелендәгесен ачып салырга курыккан бала ялгыз түгелмени?! Тәрбия мәсьәләсе белем бирү мәсьәләсе шикелле үк мөһим һәм кирәкле. Ике кулың һәм ике аягың кебек кирәкле! Аларны бер-берсеннән аерып карап та булмый.
 
Сексуаль җәбер-золым корбанна­рын­да психик тайпы­лышлар күзәтелергә мөмкин: әйтик, алар кисәк сискәнеп китә, шомлана, кинәт елый башлый, ярсып китә... 

Хәзер уйлыйм: ярый да әле Татарстанда бала мәнфәгатьләре өчен алны-ялны белми көрәшкә ташланырга әзер торучы Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил бар. Яклау эзләп кемгә барып егылыр идең? Кемнән ярдәм сорар идең? Мин боларны тикмәгә әйтмим. Алдагысы кыл өстендә торган (үз теләге белән, димәкчеләр бит) кыз баланың язмышын, бу катлаулы, гаять тә җитди мәсьәләне ачыкларга алынган вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаның абруйлы сүзе, дәрәҗәсе, аналарча кайгыртуы төшенкелеккә бирелгән гаиләне дә, безне – журналистларны да вазгыятькә башкача карарга мәҗбүр итте.

Тимер рәшәткә артындагы тормыш, тәҗрибә күр­сәткәнчә, адәм актыкларын тәртипле булырга өйрәтер, тәүбәгә китерер, дип уйламыйм. Әйткәнемчә, бер генә яман ният белән кылынган гамәл дә җәзасыз калмый. Беркем дә һәм һичнәрсә дә... Җавапны һәркайсыбызга бирәсе... Бу очракта, гомумән дә, каты җәза көтелә. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодек­сының 131 нче маддәсе (3 нче өлеш) нигезендә хөкем ителүчеләрне 8 елдан 15 елгача кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Яшүсмерләр, мәктәп балалары ул законнарны яхшы белергә тиеш. Белергә һәм аны санламауның нәр-сәгә китерүен ачык күзалларга... Бары шунда гына без алга киткән илләрдәге, әйтик, Австра­лиядәге кебек хатын-кызны көчләүгә карата мөнәсәбәт­не дәүләт проблемасы дәрәҗәсенә күтәреп: «Кискен каршы!» дип, үз фикеребезне ачык һәм тәгаен белдерә алачакбыз.




Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина  

– Кызганыч, мондый хәлләр әледән-әле кабатланып тора. Ирләр бик йөгәнсезләнде хәзер. Җавап бирүдән дә, суд каршына басудан да курыкмыйлар. Ир-ат белеп торырга тиеш: балигъ булмаган балага кул тидерү, бигрәк тә көчләүләр иң зур җинаятьләрнең берсе ул. Һәм алар моның өчен иң каты җаваплылыкка тартылырга тиеш.
Безне әти-әниләр: «Үз-үзеңне сакла!» – дип үстерделәр.
Безгә гел: «Итагатьле булырга, кеше арасында үзеңне матур тотарга кирәк», – дип тукып тордылар. Аллаһы Тәгалә сакланганны сак-лармын дигән. Чыны да шулай бит. Кыз балага моның мәгънәсен яхшылап, сеңдереп аңлатырга кирәк. Аннары балага гаиләдә генә түгел, мәктәптә дә әхлакый тәрбия җитеп бетми. Безгә әнә шул хакта җитди уйланырга вакыт.

________________________________________

Психологик ярдәм оештыру бүлекчәсе мөдире, психолог Ирэна БОБРОВА 

– Сексуаль көчләүгә тарыган бала зур психологик тетрәнү кичерә.

Ул хәтта иң якыннарына да сагаеп, куркып, икеләнеп карый. Үзен көчсез, ярдәмчесез итеп тою аны читләшергә, үз эченә бикләнергә мәҗбүр итә. Бала беркемгә ышанмый, бигрәк тә өлкәннәргә. Җәбер-золым корбаннары иң элек өлкәннәрдән куркалар, алардан шикләнәләр. Алардан ярдәм сорауны күз алдына да китермиләр. Еш кына андый баланың тормыш шигаре: «Беркемгә ышанма, бернәрсәгә өметләнмә, беркемнән бернәрсә сорама»дан гыйбарәт.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, бу очракта ата-ананың баласына карата аеруча җылы, ихлас мөнәсәбәте зур роль уйный. Балага һәрвакыт: «Син ялгыз түгел, без сине башка беркемнән дә рәнҗеттермәбез, без сине бик яратабыз...» ише сүзләрне кабатлап торырга кирәк. Бала үзенә карашның үзгәрмәвен, аны элеккечә чын күңелдән яратуларын тойсын. Гаиләдә шундый фаҗига килеп чыга икән: «Мин сиңа ышанам. Бу синең гаеп түгел. Ярый әле миңа сөйләдең. Башка сиңа куркыныч янамас...» дигән сүзләр белән баланы юатыгыз. Бала мондый вакытта үзен гаепле хис итә, ояла. Кайвакыт ата-ана баланы: «Котырткансыңдыр, шуңа ябышкандыр», – дип сүгә. Еш кына бу сүзләрдән соң кыз бала вазгыятьне әти-әнисе күзлегеннән чыгып бәяли башлый. Мин үзем гаепледер, дигән фикергә килә. Ә бу исә баланы стресслардан, тирән һәм авыр кичерешләрдән тартып чыгаруда буй җитмәс киртәләр тудыра.  

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy