Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Һаман яратам...

Һаман яратам...

Галия апа,  Свердлау өлкәсе
Галия апа, Свердлау өлкәсе
29 ноября 2016
2713 карау
Мин гел яшь вакытта сөйгән егетемне сагынып яшим. Бер минут, бер секунд исемнән чыгып торганы юк! 


Ә бит аның белән аерылышканнан соң инде илле ел гомер узды... Мин исә һаман аны уйлыйм, аны көтәм. 



«Исәнмесез!
Минем бу хатымны укып көләрсез генә микән, белмим, әмма оят булса да язам, чөнки башка чарам калмады. 
Миңа җитмеш ике яшь. Берүзем генә яшим. Ике улым бар, икесе дә башлы-күзле булып, гаиләләре белән үзебезнең шәһәрдә үк аерым торалар. Иремне җирләгәнгә инде ун ел булды. 
Мин гел яшь вакытта сөйгән егетемне сагынып яшим. Бер минут, бер секунд исемнән чыгып торганы юк! Ә бит аның белән аерылышканнан соң инде илле ел гомер узды... Мин исә һаман аны уйлыйм, аны көтәм. 
Без аның белән икебез дә бер авылдан идек. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул институтка укырга керде, армиягә дә аны шуннан алдылар. 1962 ел иде бу. Озакламый мин дә авылдан киттем. Апам үзе янына читкә чакырды, эшкә урнаштырды. Егетем белән –
аның исеме Фәрит иде – гел хатлар алышып тордык. Озын итеп, матур, җылы итеп яза иде ул хатларны. Мин аларның берсен дә ташламыйча җыеп бардым – бер капчык булдылар! Тик никадәр көтсәм, өметләнсәм дә, ул бер тапкыр да миңа «көт!» дигән сүзне язмады. Күңелемдәге икеләнүләр артты гына: Фәрит – укыган кеше, ә минем белемем нибары җиде класс. Тиң күрерме ул мине? Хатларының берсендә дә бу сорауларыма җавап тапмадым...
Әллә язмыш, әллә ялгыш булды – ул армиядән кайтасы елны мин кияүгә чыктым.
Үзем гаепледер, көтмәдем, бүтәнне сайладым. Ә хәзер менә көтәм! Телефон шылтыраса, трубканы «улдыр» дип алам, ишекне шакысалар, «Фәриттер» дип ачам. Килмәсен белә торып көтәм. Ничек килсен инде, аның бит гаиләсе, хатыны, балалары бар. Көтүемә үзем дә шаккатам, әллә акылдан язам микән соң, Ходаем, дип аптырыйм. Кешегә дә сөйли алмыйм. Соңгы елларда «Сөембикә» журналын укый башладым, шуңа күрә сезгә язам, бәлки, берәр киңәш бирә алырсыз миңа?
Ә кызларга болай дип әйтәсем килә: яраткан кешегезне бервакытта да ташламагыз, аннан гомер буе эзләрсез, табалмассыз...»

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy