Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Төрле-төрле мәхәббәт...

Төрле-төрле мәхәббәт...

Наилә Әхмәтова
Наилә Әхмәтова
08 марта 2016
5229 карау

Беренче мәхәббәт гомер буе йөрәк түрендә саклана, диләр. Күңел төпкелендә яшьлекнең бер матур таңы булып, сине гомер буе җылытып, якты бер хатирә булып яши, диләр аны.

Яшьлек язында андый хисләр ташкыны миндә дә булды. Беренче самими саф хисләр, оялчан назлар, күз яшьләре белән уралып истә калган ул, дисәм... Юк, хәтердә түгел, онытылган... Чөнки... Чөнки аннан соңгысы яктырак булды!

Анысы гел истә, ул мине сикәлтәле тормыш юлыннан дөрес атларга – иңгә-иң куеп янымнан барган яраткан иремә асылташтай хатын булырга өйрәтте. Һәм өйрәтүен дәвам итә!.. Бәлки, мин шуның белән бәхетледер дә: күңелдә үкенү, үткәннәрне әрнеп сагынып искә алу юк. Бары тик язмышыма рәхмәтлемен...

Әйе, язмышка мин бик рәхмәтле. Әгәр ул безне очраштырмаса, мин бүген бөтенләй башка кеше булыр идем.

...Бер кайгысыз студент тормышын артта калдырып, аңа нокта куярга җыенган көннәр. Диплом язам. Аннан, көн буе компьютер артында утырып, уйлап ялыккан башны бераз ял иттерер өчен дип, төрле сайтларда казына башлыйм. (Нишләтәсең, монысы диплом язуга караганда күпкә күңеллерәк!) Танышулар сайтына кереп китәм дә чибәр-чибәр егетләрнең рәсемнәрен карыйм. (Кызык эзләп кенә утыруым, чөнки шунда танышып, шаярып-көлеп кенә бер-ике тапкыр очрашуга барып кайтканым бар – анда утыручыларны җитдигә санамыйм.) Сайтта актарына торгач, күзем берәүгә төште. Моңарчы мин монда уйнап-шаярып сөйләшкән яшь егетләрнең берсенә дә охшамаган иде ул. Рәсемдә – чәчләренә чал куна башлаган ир уртасы. Акыллы, сиңа сынап караган күзләр...

Үзеннән битәр өстендәге ап-ак костюмы күңелне кытыклап куйды бугай. Ул вакытта нәрсә уйлаганымны хәзер инде тәгаен хәтерләмим, мөгаен, шул ак костюмына сихерләнептер, хат сырлап җибәрдем моңа. Бер минутлык иләс-миләс уйлар ничек килгән булса, шулай юкка да чыкты. Ак костюм да онытылды. Дипломыма тотынмас өчен башка сәбәпләр эзләүгә күчтем. Бер дә язасы килми иде шул фәнни эшне. Минем бер кайгысыз тормышым дәвам итте: дискотекалар, очрашу-танышулар...

Берничә көннән соң, интернеттагы почта тартмамны ачсам – ят адрестан открытка килгән. Укый башлагач, шаккаттым – ак костюмлы теге ир-аттан! Миңа уңышлар һәм мәхәббәт теләгән. Хат та юллаган. Үзе белән таныштырган берничә юлдан соң, дипломымның язмышы белән кызыксынган. Үзенең дә кайчандыр студентлар белән эшләгәнен әйткән...

Кайсы кыз үзеннән өлкәнрәк ир-атның аның белән кызыксынуын яратмый икән?! Шунда ук җавап яздым. Һәм... шул көннән аңа хат язу минем көндәлек эшемә әйләнде...

Хәзер уйлыйм, җайлап кына минем тормышым белән кызыксынып, хәзерге яшьләрнең ни-нәрсә, нинди уй-хыяллар, теләкләр, өмет-омтылышлар белән яшәвен дә өйрәнгәндер ул. 18 яшькә миннән олырак, дөньяның ачысын-төчесен татыган, инде зур үрләр яулаган. Тик гаилә бәхете генә тормыш гарасатлары астында калып югалган. Ачы тәҗрибәсе барлыгын ул миннән яшермәде – хатыныннан аерылган, баласын ялгызы тәрбияли. Юк, юк, зар елап, кызгандырып, башын күкрәккә сала торган кеше түгел иде ул. Киресенчә, горур, бик горур, артык горур! Карьера белән җенләнеп, нарасыен карарга теләмәгән хатынына барысын калдыра да, улын машинасына утыртып чыгып китә... Дөрес, башта кайгысын аракы белән юып төшермәкче була. Шулай да, упкын читенә килеп баскач, чигенергә көче җитә: тезләнгән җиреннән кабат аякка баса. Улы хакына дөньясын яңадан кора: фатир ала, шәһәр читендә йорт сала. Без «очрашкан» вакытта ул инде, әйткәнемчә, матур күзләргә, татлы сүзләргә ышана торган яшьтә түгел иде. Аның өчен беренче урында хатын-кызның уйлары, фикерләре, аның укымышлы, олы җанлы булуы иде бугай. Матур сүзләр сөйләмәде ул. Беркайчан да! Шулай да һәр көн матур теләкләр язып, открыткалар сала иде... Хатларны исә бер-беребезгә көнгә берничә тапкыр юлладык. Нәрсә хакында гына сөйләшмәдек без?! Республикадагы социаль-икътисадый хәл дә, дөнья сәясәте дә, бала тәрбияләү мәсьәләсе дә – берсе дә читтә калмады.

«Яшьләр китап укый микән хәзер?» – дип кызыксынды ул бер хатында. Үзенең Стендаль, Бальзак әсәрләрендә тәрбияләнүен әйтте. Моңа кадәр чит ил классикларын дәрескә кирәк булганлыктан гына укыганым бар иде. Аның «бүгенге яшьләр укыймы?» дигән соравыннан соң, китап дөньясына чумдым... Ул белгән хәтле минем дә беләсем килде. Киштәдә тузанланып яткан китапларны кулыма алдым, озаклап, тәмләп, мәгънәсенә төшенеп укый башладым. Аннан фикерләшүләр китә иде!.. Аның белән аралашмаган булсам, үз гомеремдә шулхәтле дөнья әдәбияты үрнәкләре белән беркайчан да танышмас идем, мөгаен.

Язылмый интектергән диплом эшемне дә җайлап кына тәмамладым. Дискотекаларга йөрү дә азайды. Фәнни эшемне бөтенесен шаккаттырып «бишле»гә якладым. Дәүләт имтиханына да ныклап әзерләндем. Биш ел буе бергә укыган курсташларым миндәге үзгәрешне сизми калмады, билгеле. «Институт тәмамлаганда гына белемгә сусый башладыңмы әллә?» – дип көлделәр. Имтиханны да «бишле»гә тапшырдым. Шатлыгымны иң беренче аның белән уртаклаштым. «Ә мин шикләнмәдем дә. Акыллы икәнеңне беләм бит мин синең!» – диде ул. Канатландырып, мактап куйды!

Һәр хатын-кыз ир хатыны булырга хыялланып яши. Бу теләк-хыял аның белән бергә туа бугай. Моны кайвакыт үзе танырга теләмәсә дә... Мин дә үземне белгәннән бирле Ходай Тәгаләдән акыллы, укымышлы ир сорадым. Ә менә аның белән аралаша башлагач, акыллы кеше белән гаилә учагы тергезү өчен үзеңнең дә зирәк булырга тиешлегеңне аңладым. Ир хатыны булырга хатлар аша Ул өйрәтте мине. Ир кочагында, шул ук вакытта аның артына басып, аны хөрмәт итеп яшәргә тиешлекне кабат-кабат әйтә иде. Моның өчен сабыр һәм зирәк булу мөһим.

«Мин хатын-кызларга ирләренең тышкы кыяфәтләренә карап бәя бирәм. Әгәр ире «энә-җептән» киенгән икән, димәк, өендә аңа карата тиешле мөнәсәбәт күрсәтәләр. Һәм киресенчә...»

«...бар шундый хатыннар – сөюләре, хөрмәтләре белән ирләренең абруен күтәрәләр, ләкин арада сәбәпсез тавыш чыгарулары, киребеткәнлекләре белән тормыш юлдашының йөрәгенә төшеп, рухи яктан аны батырып торучылар да очрый».

«...гаиләдә ирекле адымнар була алмый. Ир белән хатын һәрвакыт киңәшләшеп яшәргә тиеш...»

«...без һәр көнне бәхет дигән сарайга бер кирпеч салабыз. Кирпечнең һәрберсен уйлап, урынын белеп куярга кирәк, соңыннан, дөрес түгел, дип, җимерерлек булмасын!»

«Шундый гыйбарә бар: «Бөтен кызлар әйбәт, кайдан килә начар хатыннар?» – диләр. Җавабын беләсеңме? Тормышка ачык күз, аек акыл белән карау җитми кайчакта. Сөйгәнеңнең плюс һәм минусларын күрә белергә, компромисска барырга, аннан яраткан кешеңне гади тормышта бәяләп карарга кирәк. Чөнки мөнәсәбәтләр башланганда бөтенебез дә үзен яхшы яктан гына күрсәтергә омтыла, ә чынлыкта исә маска артына яшеренә. Бергә яши башлагач, телисеңме-теләмисеңме, әлеге битлекне салырга туры килә. Һәм шунда аңлашылмаучылыклар башлана да: ир белән хатын бер-берсенең кимчелекләрен төзәтергә, тәрбияләргә тотыналар. Бу исә каблук астында калу яки аерылышу белән тәмамлана. Ничек бар, сайлаган ярыңны син шулай кабул итәргә тиеш. Ләкин гаилә тормышы һәр ике кешене дә бер-берсе хакына барыбер үзгәрергә этәрә».

Мин үземне акыллы ир хатыны булырга әзерли башладым. Юк, аның белән янәшә күрмәдем үземне. Әнием әйтмешли, «скиләре» күп иде шул... Үткәне булган кешегә, ай-һай, кайсы кыз бала гына курыкмый каршы атлый алыр иде икән?! Шулай да, «минем ирем шундый булсын иде» дигән теләк көн саен үсә, ныгый, тынгылык бирми башлады. Тирә-ягымда үзем эзләгән кеше – тиң яр табылмагач, бигрәк тә. Ул да әкренләп-әкренләп өйләнергә кирәклеге турында сүзләр әйткәли башлады. «Мин таптым да шикелле тиң ярны», – дип язды бер хатында. Икенче хатында: «Син үзеңнән өлкәнрәк кешегә кияүгә чыксаң, әти-әниең нәрсә әйтер иде?» – дип сорады.

Нәрсә әйтсеннәр?! Бу интернет аралашуымны әниемә кайтып сөйләгән идем инде. Хыялый кызының хикәятен әнием җитдигә дә алмады. «Син бик тиз, җиңел аралаша торган беркатлы кеше – алданма гына. Интернет уены уйнап утырганчы, җүнлерәк шөгыль тап», – диде.

Бу «роман» берәр еллап баргач, без аның белән очраштык. Көтелмәгәнрәк булды ул. Сөйләшмәдек тә, бары тик күзләребезгә карашып, бу очрашуның мәгънәсен аңларга теләп, аның ни белән бетәсенә җавап эзләдек. Тимәде ул миңа... Кысып кочаклавында наз ургылып торса да: «Син үзеңне иреңә сакларга тиеш», – диде... Сафлыгыма тузан бөртеге дә кундырасы килмәде бугай. «Гаиләне саф килеш, алдауларсыз башларга кирәк», – дия иде ул. Шуның өчен тагын да хөрмәт иттем мин аны, ярат... Юк, ярату түгел иде ул... Илаһи бер табыну, китапларда язылган платоник хис.

Ул очрашудан соң килгән хатында аның да билгесезлек эчендә булуы ачык күренә иде: «Күп нәрсәләрне әле ныклап уйларга кирәк... Син аны үзең дә яхшы аңлыйсың. Миңа синең белән аралашу җиңел, янәшәңдә булганда башкалар өчен кигән битлегемне дә салам. Тик мин безнең мөнәсәбәтләрнең киләчәге өчен үземдә зур җаваплылык тоям. Син теләгән, син көткән бәхетне бирә алырмынмы?!.»

«Син — идеаль хатын», — дигән сүзләрне иремнән көн саен булмаса да, еш ишетәм. Идеаль булырга Ул өйрәтте...


Мин аңа охшаган кеше табарга тырыштым, ул да эзләде... Тик уңышсыз. «Әллә?!» дигән уй күңелемә бик еш керә башлагач, әниемә аның турында хат юлладым. Бу юлы сүзләремне бик җитди кабул иткән иде әнием. Күз яшьләре белән юылган җавап хаты килде. «Язмышны үзебез язабыз, бәхет тә үзебезнең кулда, кызым. Ялгышма! Синең егет кеше куенында иркәләнәсең килмимени соң?!» – дип әрнегән иде әнием. Йөрәге елагандыр аның бу минутларда.

Аннан соң да хатлар языштык әле без аның белән. Тик инде сирәгрәк. Ә көннәрдән бер көнне барысына да нокта куелды... Мендәргә ятып елаулар... Аларын сөйләп тормыйм. Рухи яктан көчле, әхлакый яктан тәрбияле кешене юлымда тагын табармынмы, чәй артында гайбәт түгел, дөньяви яңалыклар сөйләшә алырдай ир белән яшәрменме дигән уй гел борчыды...

Ә күкләрдә инде барысы да хәл ителгән булган.

Язмышымнан сораган кешемне Аллаһы Тәгалә уйламаганда алдыма китерде дә бастырды. Әниемнең теләкләре дә кабул булгандыр...

 

Үземә җан иңдергән анамның сүзләрен аяк астына салып таптый алмадым...


...Еллар үтеп, онытылды дигәндә, аннан кабат хат килеп төште. Аллага шөкер, гаиләсе, минем сабыем яшендәге баласы бар – без бүгенге көндә икебез дә бәхетле. Әле дә бер-беребезгә киңәшләр бирәбез.

«Күп итеп балалар тап. Син менә дигән балалар тәрбияләячәксең. Синең кебек кызлар бу дөньяда күбрәк булырга тиеш. Син бит иң яхшысы!» – ди ул... Ә мин аңа иксез-чиксез рәхмәтлемен. Гаилә учагымның көннән-көн җылырак булуында, чаткыларга күмелеп януында аның да өлеше бар лабаса! Мәхәббәт кабатланмый, ул төрле була, минем җанда берсе икенчесен кабызды әнә...

Фото: https://pixabay.com

  Үземә җан иңдергән анамның сүзләрен аяк астына салып таптый алмадым...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com