Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Мин сине шундый сагындым...

Мин сине шундый сагындым...

Миләүшә Фазлыева
Миләүшә Фазлыева
11 марта 2015
4088 карау
 
Кемгәдер минем бу язмам гади бер хатирә булып кына тоелыр. Хатирә... Ә аңа минем бөтен бер гомерем сыйган! Әгәр Динарны очратмаган булсам, аны бүгенгәчә (!) өзелеп яратмасам, язмышым бөтенләй башка сукмактан китәр иде!..

Мин көзгә гашыйк... Алтынсу төскә манчылган урманнар, зәп-зәңгәр күк, җете яшел уҗымнар, кызарып янып утыручы миләшләр, аяк астында йомшак юрган булып түшәлгән сары яфраклар кыштырдавы, алма катыш гөмбә исе – барысы да күңелемә аңлата алмаслык ниндидер рәхәтлек, яшәү дәрте, яшерен өмет өсти. Бәлки, беренче мәхәббәтемне табигатьнең бүгенгедәй иң тулышкан, өлгергән мәлендә, әбиләр чуагында очратуыма күрә шулайдыр.

...Университетка укырга керү шатлыгыннан иңнәребезгә канатлар үскәндәй очып йөргән көннәр. Тулай торакка урнашу мәшәкатьләре артта калды, инде бүлмәдәш кызлар, группадашлар белән танышып, кунакларга йөрешә башладык.

Мин Аны иптәш кызым Гөлсияр янына кергәч күрдем. Өстәл артында чәй эчеп утырганда Гөлсиярләрнең тәрәзәсеннән кул сузымында гына булган күрше блок балконына бер төркем егетләр чыгып басты. «Чәйләрегез тәмле булсын, кызлар! – дип сүз катты бер чаярагы. – Безне дә сыйламассыз микән?» Мин аңа карадым да... күзләрендә баттым. Кара тутлы йөздә диңгез кебек зәңгәр күзләр... Бер күрүдән гашыйк булу шулдыр инде. Нәрсә сөйләшкәнебезне төш кебек өзек-өзек кенә хәтерлим. Аннары алар чәйгә керделәр. «Чәй» дип бик зурладым бугай инде – кайнар суга болгаткан цикорий да (элек банкаларда сатыла иде, кашык очына гына элеп саласы – тәм бирмәсә дә, чәй төсе кертә) әниләр авылдан җибәргән карлыган кайнатмасы. Хәер, барыбызда да шул сый – ипидән кала барлык азык-төлек диярлек талонга бирелә торган 1980 нче еллар ахыры иде бу. Шулай танышып киттек. Егетләр тарих факультетыннан икән: безнең кебек беренче курслар. Мине әсир иткәне мишәр егете булып чыкты. Динар исемле. Оялып кына күзләремне күтәргән саен аның карашы белән очрашам. Мин – гади авыл кызы, классташларның «озатуы»н – дуылдатып куып кайтуын санамаганда, егетләр белән «йөргәнем», гашыйк булу тәҗрибәм юк, мәхәббәтнең нәрсә икәнен кино-китаплар аша гына беләм. Мәхәббәт ул – саф сөю, романтика... Башлап сүз кушу, хисләреңне аңлату кая ул! Заманасы да башка иде, безне кызлар горур, тыйнак булырга тиеш дип тәрбияләделәр. Кыскасы, үз заманымның «җимеше» идем.

...Шул көннән йөрәгемне ут алды. Аны күрсәм, шатлыгым эчемә сыймый. Гөлсияр исә иң якын ахирәтемә әверелде. Булган-булмаган сәбәпләр табып, алар бүлмәсенә керергә ашыгам. Ә анда, сүз куешкандай, балконга чыгып баскан Динарны күрмичә калмыйм. Гөлсиярдән көнләшәм дә – ул бит Аны миңа караганда күбрәк күрә ала!

Динар ничектер, ә мин аны күрмәсәм, үземне суга чыгарып ташланган балыктай хис итәм – тыным кысыла, һава җитми кебек. Ә очраклы гына очрашканда икебез дә каушап калабыз, кызарышабыз. Дуслары белән булганда сүзгә кесәгә кермәгән егет мине күргәч югалып кала кебек. Битараф түгел ул миңа, битараф түгел!.. Ә бер көнне тукталыштан тулай торакка кадәр бергә кайттык. Аулак аллеядан, аяк астына коелган сары яфракларны кыштырдата-кыштырдата, ашыкмыйча гына, университеттан алган беренче тәэсирләрне уртаклаша-бүлешә, сөйләшә-көлешә... Их, ул минутларның рәхәтлеге! Ник озынрак түгел икән бу сукмак?! Гомер буе шулай янәшә атлыйсы иде!

Барлык студентлар шулай бердәм яшәдеме ул елларда, әллә безнең агым аерылып тордымы – һәр кичне тулай торак каршындагы мәйданга сибеләбез: кемдер волейбол тубы алып чыга, икенчеләре – бадминтон ракеткалары белән, өченчеләре гитарага кушылып әле популярлашып кына килүче Виктор Цой җырларын җырлый. Волейболда Динар тупны күбрәк миңа юллый, бадминтонда да миңа пар булып басарга тырыша. Ә бер көнне уеннан соң ул мине иптәш кызымнан аерып калды да кулымнан алды. Җитәкләшеп, күрше ишегалдына юнәлдек. «Кая алып барасың мине?» – дим. Ул кулымны гына кысты. Инде соң, урамда кеше калмаган диярлек. Бер караңгы ишегалдында агачлар арасында аулак эскәмия күреп, шунда әйдәде. Утырдык. Ул мине беренче тапкыр кочып алып, иреннәремнән үпте... Минем үз гомеремдә тәүге тапкыр егет белән үбешүем... Бөтен уйларым-хисләрем чуалды. Дөнья әйләнә, йөрәк атылып чыгардай тибә, ә җиһан уртасында – Ул да Мин. Озак булдымы ул халәт, юкмы – мин үз-үземә хисап бирерлек хәлдә түгел.

Ул чактагы хисләремне әйтеп аңлата алмыйм: каушау да, оялу да, чиксез бәхет тә, татлы ләззәт тә... барысы берьюлы. Ә тулай торакка таба атлаганда ул миңа әле таныш булмаган бер җыр җырлады:

Мин сине шундый сагындым,
Беләсең микән шуны?!
Айны болытлар капласа,
Табарсың микән юлны?
Син дә шулай сагына калсаң,
Карама җилләренә.
Моң булып килеп керерсең
Наз тулы йөрәгемә...


Болай да башым «югалган» иде, инде бөтенләйгә әсир итте Ул мине. Шул көннән Фирая Зыятдинованың (авторын соңрак белдем) бу җыры безнең мәхәббәт җырыбызга әверелде. Студент елларымдагы барлык дәфтәрләрем шушы җыр сүзләре белән чуарланган. Лекцияләрдә барлык уйларым аның хакта, күз алдымда – Динарның күзләре-диңгезләре.

Лекцияләр-сессияләр-каникуллар арасында очрашулар сирәгрәк булса да, яратуын сүзләр белән әйтмәсә дә, аның мине яратуына шикләнми идем инде. Дусты һәм бүлмәдәше Дәүләт тә шулай раслый, гел сине күзләп тора, ди. Ул шактый өлкән һәм безнең мөнәсәбәтләребезгә ихластан сөенә иде.

...Язгы беренче җылылар белән бергә үткәргән вакыт та артты. Инде җәйге сессия дә ахырына якынлаша. Яшьлек үзенекен итә – аралашасы килә. Имтиханнарга карамыйча, кичләрен тулай торак янына чыгабыз, волейбол уйныйбыз. Бер кичне уеннан соң янәшәдән үтүче тимер юл буендагы без генә белгән аулак урында ул хәрби комиссариаттан повестка алганын, имтиханнарын тапшырып бетерүгә армиягә китәсен хәбәр итте. Ул чакта студентларны беренче курстан соң ук армиягә озаталар иде. Ким дигәндә ике елга! Ә өч елга флотка эләксә?!
Бу хәбәрдән өнсез калдым. Ничек, ничек яшәрмен мин аннан башка?!

Шул кичтә ул миңа беренче тапкыр: «Минеке бул», – диде. Яратуым ничек кенә көчле булса да, соңгы чикне үтә алмадым: «Мин сине көтәрмен», – дип вәгъдә бирдем.

...Бетмәс-төкәнмәс бер соры көн кебек ике елга сузылачак көтү башланды. Бу вакыт эчендә истә калган вакыйга да юк. Кемнәрдер минем белән танышырга теләде, кемдер яратуын белдерергә маташты. «Егетем бар, армиядән көтәм», – бөтенесенә бер җавап. Барлык уйларым – Динарда, бөтен хыялларым аның белән бәйле. Егетләр армиядән үзгәреп кайта, аңа ышанып вакытыңны үткәрмә, диючеләр дә булды. Андый дуслар белән араны өздем.

Динарның хатлары сирәк килде. Берара бөтенләй туктады. Бөтен яңалыкларны дусты Дәүләт кенә ирештереп торды – аңа күбрәк яза иде. Авырып әнисе үлгән, җирләргә берничә көнгә генә җибәргәннәр. «Бик авыр кичерә, беркем белән аралашырга теләми, үз эченә бикләнде», – ди Дәүләт. Аннары аңа да язмый башлады.

...Ә бер көнне Дәүләт сөенче алды: Динар кайткан! Күңел күгемдә кояш кабынгандай булды. Хәзер, хәзер керәчәк ул: «Мин сине шундый сагындым!» – диячәк! Көттереп, тәмам тәкатем беткәч кенә керде ул. Тулай торакта бөтенесе танышлар, дуслар – һәр адымда туктатканнар. Керүгә дорфа итеп кочып алды. Авызыннан аракы исе дә аңкыймы? Мин мондый очрашу көтмәгән идем! Ничектер куырылып калдым, аның әрсез кочагыннан ычкынып, читкә тайпылдым. Сүзләр табылмады, хисләр ялганмады – көтү акланмады. Мин аны ихлас сөю белән көттем, ә аңа мәхәббәтем түгел, тәнем генә кирәк кебек тоелды. Мин белгән Динар түгел, аңа охшаган чит кеше бит бу! Үпкәләп-үртәлеп, аны бүлмәмнән этеп-төртеп чыгарып җибәрдем. Һәм ул китте.
Аннан соң булган очрашулар да араларны җылытмады. Аннары инде очраганда да битараф кына исәнләшүләр...

Мин дүртенче курска килгәндә Динар тулай торактан киткән, читтән торып укуга күчкән иде. Динарсыз университет, Динарсыз тормыш башланды... Мин башка беркемгә карата да тирән хисләр кичермәдем. Беркемне ярата алмадым. Күз алдымда – Динар, уйларымда ул гына. Меңләгән кеше арасыннан Аны эзлим. Танышырга теләгән һәр ир-егет Динар калыбына салып бәяләнә һәм аны беркем алыштыра алмый.

...Көзнең безне таныштырган әбиләр чуагы җиткәч, күңелем ел саен Казанга ашкына иде, иң бәхетле мизгелләрем хатирәләрен барлый-барлый, аяк астына түшәлгән сары яфракларны кыштырдатып, икәү йөргән сукмаклардан үтәм, иң татлы һәм онытылмас үбешүгә шаһит булган таныш эскәмиягә килеп утырам. Күңелемдәге Динарга эндәшәм:

«Мин сине шундый сагындым,
Беләсең микән шуны?!


Ишет мине, ишет ялваруымны! Эзләп тап мине, миңа син кирәк! Мин безнең хисләрне дә, үзеңне дә идеаллаштырып, шул Идеалга гашыйк булып көткәнмен икән бит сине! Ә син, армиядән хатын-кыз җылысына сусап кайткан сау-сәламәт, дәрте ташып торган яшь ир-егет, миннән хисләр түгел, бәлки, наз өмет иткәнсең. Шуны аңламаганмын! Шуны аңлатмагансың!»

...Менә бүген, аякларым тагын без йөргән аллеядан атлады. Безне чит күзләрдән ышыклаган бу агачлар үскән-ныгыганнар, ә сукмактагы алтын яфраклар һаман шул көздәге кебек. Еллар аша синең белән сөйләшүемне дәвам итәм... «...Сине сагынып гомер үтә торды. Бик соңлап, әни буласы килгәнгә генә кияүгә чыктым. Мин дә хәзер Казанда яшим. Бәлки, син йөргән сукмаклардан йөримдер. Мин сине таптым, кайда эшләгәнеңне дә, телефоныңны да беләм – интернет заманы бит, бөтен мәгълүмат бар. Тик очрашырга да, күрешергә дә ашкынмыйм. Идеал-Динар, син гомергә минем җанымда кал! Яшьлегемнең иң матур хатирәсе булып. Күңелемнән дә китсәң, мин яши алмам...»

...Артымнан, яфрак туздырып, улым йөгерә. Куып җитеп, кочып алды: «Мин сине шундый сагындым, әнием!» Улымның иң яратып, көнгә дистәләрчә кабатлый торган сүзләре бу...

 
Күктә кояш, пәрәвезләр оча, ә күңелдә — яз, мәхәббәт чәчәге бөре ача! Әгәр Ул күңелемнән китсә, анда бушлык кына калачак... Җаным буш килеш мин ничек яшәрмен?!

фото: Энҗе Ибраһимова

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com