Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Җиләк һәм күз яше

Җиләк һәм күз яше

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
13 июля 2016
1530 карау
Чиләге белән җиләк сатып торучыларны күрсәм, хәтеремдә бер күренеш яңара. Инде шактый еллар узса да, ул әбинең яңаклары буйлап агып төшкән ике тамчы яше һаман күз алдымда.

Ямьле җәйге иртә. Урамнарны әле генә юдырып киткәннәр. Юл читендәге күлдәвектә күгәрченнәр рәхәтләнә – су коеналар. Чәчәк таҗларындагы чык тамчысында – кояш нуры! Мин, бәлә­кәй кызымны җитәкләп, базар буйлап киләм. Әлегә халык аз. Сатучылар өлгер үзе: тауарларын тезеп куярга да җитешкән. Юлым җиләк-җимеш рәте аша. Алма-әфлисун, өрек-күрәгә сатучыларның монда хуҗа икәнлеге әллә каян күренеп тора – урыннары түрдә. Сатып торучы кызлары үзебез­неке булса да, тауарлары читтән кайткан. Хуҗа тиешле кешеләр дә чит халык. Болар алдына икенче рәт булып үзләре үстергән нигъмәтләр белән сату итүчеләр тезелешкән. Арырак – кай арада пешкән диген – чиләк­ләп җиләк саталар. Аякларым ирексез­дән шулар ягына таба атлады. 

Җиләкчеләр күп түгел, өч-дүрт кенә бөртек. Авыл апалары! Һәркайсының алдында җи­ләк белән тулы икешәр-өчәр чиләк. Рәтнең иң кырыена чәчәк­ле ситса күлмәкле, ак батист яулыгын таратып бәйләгән бер апа да елыш­кан. Аның да алдында ике чиләк. Бу апаны күрүгә, йөрәк сулкылдап куйды: яше белән дә, киенүе белән дә нәкъ дәү әниемә охшаган. Ул да шундый бәлә­кәй генә гәүдәле иде. Аның да бәйләгән яулыклары ак, кигән күлмәк­ләре чәчәкле иде. Безнең дәү әни бу яшьтә җиләк җыеп йөри алмый иде инде. Бу апа үзе җыйды микәнни бу тиклем җиләкне? Янында тукталуымны күреп, җиләк алырга ниятли дип уйлады булса кирәк, нәкъ минем дәү әниемчә, йомшак итеп: «Кызым, җиләгем бик эре. Көтү кайт­кач кына җыеп төштек. Ал, кызым», – дип, җиләген мактап куйды. «И-и, апа! Мин үзем дә авылныкы бит. Җиләкне без үзебез җыябыз», – дип әйтергә авызымны гына ачкан идем, түрдәге сәүдә рәтеннән таза бәдәнле ике егет атылып чыкмасынмы! Ни булга­нын аңларга да өлгермәдек, акыра-бакыра йөгереп тә килделәр, әбекәй­нең бер чиләген тибеп тә аудардылар. Аяк астына кып-кызыл җиләк чәчелде. Ак яулыклы әбием, аһ итеп, икенче чилә­генә капланды. Юк, кычкырмады, бер­кемне дә ачуланмады ул. Аның җилдән кипшергән иреннәре фәкать бер сүзне кабатлады: «Чү, улым, чү!» 

Җиләкчеләр дә, башкалар да бермәл аптырашка калдык. Ни булды? Нигә әбине рәнҗетә бу егетләр? Ул беркемгә дә начарлык кылмады бит! Барыбызга да әби алдында бик уңай­сыз булып китте. Кемдер чиләген китереп бирде, кемдер рәнҗетүче­ләр­гә нәгърәләр орырга тотынды. Бәлә­кәй кызым җирдә чәчелеп яткан җи­ләк­ләрнең берни­чә­сен әбинең чиләгенә китереп салды да, кыяр-кыймас кына, аның кул аркасын сый­пап куйды. Үзенчә юат­мак­чы була. Ак яулыклы мөлаем әбекәйнең яңаклары буйлап ике күзеннән ике тамчы яшь тәгәрәп төште. Базар гөр килде: «Нинди хәл бу? Нәрсә, безгә монда сатарга да ярамыймыни?!» Теге егет­ләр дә, белмим, әллә таҗик, әллә әрмәннәр иде алар, күкрәкне нык киергәннәр. «Без монда урын өчен акча түлибез. Сез безгә комачау­лый­сыз. Бик сатасыгыз килсә, базар кырыенда торыгыз», – дип, авыл апаларын пыранлатып куа баш­лады­лар.
Бу ниткән башбаштаклык! Бу әби­нең әтисе, туганнары сугышта кан койган, бәлки әле, башын да салган­дыр. Әнисе, илнең тамагын туйдыру өчен, көне-төне колхозда бил бөккән­дер. Ул үзе дә кечкенәдән авыр эшкә җигелгән­дер. Ник аның маңгай тире тамган шушы җирдә хәләл көче белән җыйган ике чиләк җиләген сатар­га да хакы юк? Ник соң безнең ба­зар­ларда килмешәкләр күкрәк кие­реп, хуҗа булып йөри. Алар яшә­гән җиргә барып, аларның анала­рын шулай рәнҗетеп кара син – бо­тың­ны сугып сындырачаклар. Ә безне, без­нең чал чәчле апаларыбызны кем яклар?

Өмет-ышаныч белән күп бала тәрбияләп үстерүче никадәр гаилә фатирсыз тилмерә, ә үз иленнән качып киткән француз артистына бүләк ителгән фатирларның чуты юк. Әллә кайсы илләрнең миллиардлаган доллар әҗәтләре кичерелә, ә бер мескеннең, утка түләмәгән өчен, электр чыбыкла­рын кисәләр. Дәүләт безнең өч тиен бурычны да кичерми. Нигә болай кадерсез соң без? 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy