Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → ​Соңгы хыянәт

​Соңгы хыянәт

Эльмира Закирова
Эльмира Закирова
18 апреля 2016
5942 карау
Сөйләсәң, кеше ышанмаслык бу хәлләр, бу вакыйгалар шомлы детективтан һич ким түгел иде. 
Юбилей белән котлаудан башланган гамәл әллә нинди чоңгылларга төшерде: билгесезлек, телдән яздырырлык хәбәрләр, чарасызлык, ахыр килеп, югалту ачысы...
 

Сәер килен

Илгизә өчен Линар абыйсы якын, бик якын туган, әлбәттә: әтисенең яраткан төпчек энесе бит. Мәктәптә «биш»кә генә укыган, оста шахматчы, чаңгычы булган, сугыштан соңгы 50 нче елларда, очучы булам дип, хәрби училищега китеп барган... Шул ук вакытта ерак та ул, әллә кайда томан артларында сыман: гомере буе Ерак Көнчыгышта отставкага чыкканчы офицер булып хезмәт итте. Сирәк-мирәк хатлары килеп торды. Фотоларын да сала иде. Штирлицка охшаган кыяфәтле, йолдызлы погонлы матур бер хәрби. Үзе генә дә, хатыны һәм кызы белән дә ике-өч елга бер туган якларга кайткалап китүләрен әле дә хәтерли Илгизә. Кунаклар кайту авылда гел бәйрәм кебек була инде ул! Хисләрен бик тирәнгә бикләп, артыгын сөйләшми, зарланмый, сагынуын сиздерми торган абыйлары Сабан туена туры китереп кайта иде. Күрше авылда җирләнгән әти-әни каберен зиярәт кылырга барулары... Кармак белән балыкка төшүләре... Токмачлы ашлар пешереп, бәлешләр салып, кунакларны сыйлаулар... Хатыны Раиса гына бу затлы ризыкларны санга сукмаган кебек кылана. «Без ресторанга йөрибез», – дип кенә җибәрә. Билләре нечкә, аяклары төз, гәүдәләре зифа, кәттә киенгән бу хатын башка төрлерәк иде шул. Илгизәнең әти-әнисе дә, туган-тумача белән күрше-күлән дә аны ятсына торганнар иде. Исеме үзебезнең Рәйсәгә бик якын булса да. Чәчләрен безнең хатыннар кебек турыдан ачып артка төйнәп йөрсә дә... Йөзенең кайсыдыр чалымнары күптән гүр иясе булган кайнанасы Хәлимәне хәтерләтсә дә... Әллә кыланмышын, әллә үзен көйләтүләрен кабул итмәделәр шунда. Тик белгертмәделәр, йөзләренә чыгармадылар. Ачык йөз белән каршы алдылар, булдыра алганча кунак иттеләр. Алай да туганнары: «Ленизага гына өйләнгән булса соң», – диеп чыш-пыш килде. Кемдер ул Лениза, анысын Илгизә белми иде әле.

Юмаларга, хәйләләргә, һай, оста бу Раиса! Кирәк икән, сатып җибәрәчәк үзеңне. Теләсә кемне авызына карата. Гид булып, чит ил кешеләренә шәһәр күрсәтеп йөрим ди бит әнә. Көязләнеп, үзенә-үзе сокланып йөрү бик ошый иде аңа! Башкалар әйткән комплиментлардан башы әйләнеп, үзен дөньяның бер гүзәле итеп тоя иде кебек ул. Каян килгән сылукай! Илгизәгә дә, сеңлесе Суфияга да яңа исемнәр тапты: «Элечка, менә сиңа бүләккә кашмилон кофта, Япониянең үзеннән», – имеш. «Ә сиңа, Софа, чын кытай ефәгеннән шарфик...» Порт шәһәрендә яшәгәч, ерак диңгезләргә йөзүче моряклар япон товарларын алып кайтып кына тора, дип, нәфис кечкенә сумкасы, ялтыравык чәч кыстыргычлары, перламутрлы иннекләре, япон чүәкләре белән күрше кызларын да шаккаттырырга өлгерде инде. Телендә кимоно да кашмилон ише сүзләр генә. Кызларны ничек киенергә, ничек йөрергә өйрәтә. Гөлсинә белән Әлфиягә чәчләрен кисәргә киңәш итте дә, сүз тыңлап кыркымышка әйләнгән кызларны модницалар дип мактый-мактый,
чәч толымнарын... чемоданына тыкты! Мин киткәнче, бәлки, башка кызлар да чәчләрен кисәр ди.

Кунакларны озаттылар, өйдәге акчалардан да җилләр искән иде. «У нас беда срочно вышлите 100 рублей» дигән телеграммасы да килеп төште Раиса җиңгинең. Кирәк булгач кирәк инде – Илгизәнең әти-әнисе акчаларын кырып-себереп ярдәм итү ягын карады. Нәрсә булган, нинди бәла-каза – ләм-мим: тегеләр аңлатып язып торуны кирәксенмәде бугай. Берничә елдан соң үзе генә кайтып киткән Линар абыйсы исә телеграмма турында да, акча хакында да берни белми булып чыкты... Акылы бала-чаганыкы инде, берәр нәрсәгә туздыргандыр, дип кенә көлде. Сәер килен кайткан саен сәер гадәтләре белән шаккаттыруын дәвам итте. Ун елдан соң да, егерме, утыз ел узгач та...

 

Кайту-китүләр

Линар абыйның күчеп кайтырга талпына башлавына бер унбиш ел гына бардыр. Хәер, бәлки, ул гомере буе шул турыда хыялланып яшәгәндер? Бакыйлыкка кендек каны тамган җирдән күчәсе килгәндер? Яшьлек белән игътибар да ителмәгән ата-баба йоласы дигән нәрсә күңеленең кайсыдыр бер почмагында ялтырап кабынмыймы соң! Әти-әнисен җирләргә кайта алмау үкенече торып-торып җанын газапламагандырмы әллә?! Шактый таушалган, олыгайган шул инде. Илгизәләр гадәт буенча һаман абый дип йөргәч тә... Сиксәнен тутыручы бабай бит ул. Берничә тапкыр инсульт кичергән. Җирсү дигән әйбер тынгы бирмидер, күрәмсең. Ә Илгизә, үзәккәен өзим әле дигәндәй, абыйларын каршы алганда, озатып калганда машинада махсус татарча җырлар әйләндерә: «Кайтам инде, кайтам туган ягыма...», «Туган авылым урамын кабат-кабат урадым...». Һай, бигрәк моңсу күренде лә абыйсы. Бер дә китәсе килми иде бугай аның. Теле белән әйтмәсә дә, карашлары шуны сөйләп тора. Илгизә теге серле Ленизаның да кем икәнен белә инде хәзер: Линарның бик яраткан сыйныфташ кызы булган ул. Егет лейтенант акчасына кул сәгате алып кайтып бүләк иткән. Тик кыз, нишләптер, хәрби егеткә ияреп җир читенә китәргә теләмәгән. Линар абыйсы ялынып тормаган: көннәрдән бер көнне океан буенда үскән шул Раисаны Татарстанга очыртып алып кайтып күрсәткән: менә сезгә килен, янәсе...  

Башта «Татарстан» поезды абыйларын Мәскәүгә алып китәчәк. Икенче көнне ул самолетта Владивос­токка очачак. Очу вакыты җитәр алдыннан, абыйсы траптан күтәрелә башлаганчы, Илгизә һаман хәл-әхвәлен сораша. Хәйләсе бар: әткәй-әнкәй теле күкләргә күтәрелсен, юл буе озата барсын әле...
Раисасы да җитмешнең теге ягында бит инде югыйсә. Табибә булып эшләүче кызлары да урта яшьтәгеләр рәтеннән чыгып бара. Гаиләсе юк. Кияүгә чыгып, атна да тормыйча иреннән аерылган, бала-чагасы да юк.

Һәм менә шулар, кубарылып кайтып, йә Ка­занга, йә Чаллыга урнашмакчы булып йөриләр! Гомер иткән шәһәрләрен ташлап! Олыгайгач, бөтенләй башка мохиткә яраклашып! Владивостоктагы фатирыбызны саттык, диделәр. Раисаның төрле «сюрпризлар» ясарга әвәслеген белгән Илгизә дә, башка туганнар да сагаеп калды. Ник шулкадәр ашкыналардыр. Владивостоктан Мәскәүгәчә – атна буе, Чаллыга тәүлек буе поездда кайта-кайта... Иң беренче эш итеп яшәр урын табарга кирәк иде. Евроре­монт ясалган фатир уңайлы да, арзан да, югарыда яшәүчеләрнең шакылдавы ишетелмәсенгә иң соңгы катта да булсын, метрога һәм базарга да якын урнашсын, мәчеттән азан тавышлары яңгырап, йокыларын да бүлмәсен... Тагын әллә нинди шартлар, таләпләр. Тегеләй дә, болай да ярап булмый. Йә монда океан юк, йә халык кычкырып сөйләшә... Көннәрдән бер көнне, беркемгә бер­ни әйтми җыенып, Владивостокларына ук очып кит­кән­нәре мәгълүм булды. Соңыннан хәбәрләре килеп иреште тагын: «Безнең хәлгә керердәй туганнарыбыз юк икән...»

...Бер елдан соң – янә шалтыратулар, кабат кайтырга талпынулар, контейнер җибәрүләр, Чаллыдан да шәп шәһәр юк дип танулар, туганнарга мактау сүзләре.
 
Чит-ят җирдә үзен ятим тоеп гомер кичермәде микән әле ул? 
 

Вакытлы яшәү урыны

Август–декабрь. Бер дуамалланып китеп баргач, ничек шулай берни булмагандай янәдән кайтып була икән? Илгизә белән Суфия янә вокзалда, Мәскәү – Чаллы поездын каршылыйлар. Линар абыйлары Казанда калып торачак, ул арада ана белән кыз Чаллыда гаиләгә фатир, Дианага эш эзләячәк, вакытлы пропискага керәчәкләр – алар шулай хәл иткән. Раиса ире янында сырпалана, бер сөеп куя, бер үбеп ала. Соңгы күрсәтмәләрен бирә: «Элечка, абыегызны саклагыз! Бер атнадан автобуска утыртып безнең янга озатырсыз. Ур­нашыйк кына, кунакка да чакырырбыз сезне!» Анна­ры Линар белән саубуллаша: «Көн саен кич 7 дә хәбәрлә­шербез. Үзеңне саклый күр берүк, кадерлем!» Искиткеч пар дип карап тормалы, билләһи! Атна дигәндә тегеләр вакытлы фатир тапты, Линар абыйлары да Чаллыга китеп барды.

Тик аналы-кызлы Казан белән ике арада киләп сарып, кунакханәләр сайлый-сайлый, кафеларда сыйлана-сыйлана, башкалада фатир эзләп тә, хастаханә-шифаханә­ләрдән табиб урыны белешеп тә шактый болгандылар әле. Ахыр килеп, Чаллыдагы шартларга күнеп, акчаларын яңа төзелә торган йортка керттеләр бугай. Вакытлы яшәү урыны итеп туганнарга – Гөлүзәләр адресына теркәлгәннәр. Димәк, үз почмаклары булачак тиздән! Җай чыккан саен һәркайсына аерым шалтыратып, хәлләрен белешеп тор­ды Илгизә. Әнә, Гөлү­зә, күпме чакырып карадык, килмиләр ди. Ә көннәрдән бер көнне Әмәктән Линар абыйның туганнан туган сеңлесе Фәридә, абыйны исән чагында күреп каласым килә, дип, Чаллыга килгән. Әмма Раиса, авырыйм, дип, бусагадан да уздырмаган. Тәлинкәләр дә, кашык-чәнечкеләр дә өйдәге кеше санынча гына икән. Урындыклар да...
 
Үзенең кирәксез әйбер сыман ташлап калдырылуын аңлап алгач, ничек йөрәге ярылмаган? 
 

Мәхшәр

Февраль. Илгизә, Линар абыйсын юбилее белән котларга дип, номерын җыйды. Никтер элемтә юк иде. «Линар абыйга кабат инсульт булган. Хәлләре шәптән түгел бугай...» Гөлүзә шундый хәбәр җиткерде.

Сөйләүләренә караганда, кызы әтисен поездда Мәскәү янындагы хәрбиләр шифаханәсенә озата киткән, юлда инсульт булган, «Ашыгыч ярдәм» машинасы тиз арада Стромынкадагы неврология бүлегенә китереп җиткергән... 

Элемтә урнашуга, Илгизә, ашыгып, кабат номерны җыйды. Һични аңламаслык зәгыйфь тавыш... «Без сине бик яратабыз, Линар абый! Тизрәк савыгып кайт кына берүк!» – дип тезде Илгизә. Абыйсының әллә елау, әллә сыкрау авазы гына килеп иреште аңа.

Шуннан соңгы көннәр-төннәр, бергә тоташып, озын газаплы юл, кичеп чыгалмаслык сират күпере булып, сискәндереп искә төшә. Линар абый Чаллыдагыларга: «Мине алырга килегез, хәлем начар», – дип, чак телен әйләндереп шалтыраткан башта. Хастаханәдә табиблар күзәтүендә яткан кешене, йә, ник кузгатырга?! Их, нәрсә әйтергә теләгәнен шул чакта ук белгән булсаларчы!

Ул бит авыру халәтеннән битәр башка нәрсәне сиздерергә теләгән!.. Янында саклап утырырга тиешле хатыны белән кызы, күз-колак булырга кушып, санитаркаларга акча биреп калдырган да Чаллыга кайтып киткән. Һәм шулар ук: «Хәлләре әйбәт абыегызның, дәвалаучы табибы белән гел сөйләшеп торабыз, җомга чыгаралар инде, алырга барабыз», – дип тынычландырдылар. Хатыны белән кызы шулай дип торгач соң! Шимбә кайтып төшәчәкләр, димәк...

Тик шимбә дә, якшәмбе дә бер хәбәр юк – телефоннары «сүнгән». Беренче генә сүндерүләре түгел инде, әнә, оператор элемтә юклыгын инглизчә әйтә башлады. Ярар, соңрак тагын җыеп карарлар.
 – Тегеләр Линар абыйны отказ язып калдырган!!

Гөлүзәнең ярсып, ашыга-кабалана әйткән шул сүзләре һушсыз калдырды. Ничек? Гомер буе бергә яшәгән хатыны язганмы? Әллә Гиппократ анты биргән кызымы? Телефоннары һаман «вне зоны действия» дип кабатлады. Линар абыйга килгән шалтыратуга табиб җавап биргән, бу хәлне ул аңлаткан. Иртән шәфкать туташла­рының смена алмашкан ыгы-зыгысына туры китереп, эшен тап­шырып китеп бара торганына урталай бөклән­гән кәгазь тоттырганнар да күз ачып йомганчы юкка да чыкканнар. Эз югалган. Кызының инде айдан артык эшен ташлап, Чаллыдан китү мәрәкәләре белән йөрүе дә, фатирларын хуҗасына тапшырып, контейнерларын янәдән Влади­востокка озатулары да соңрак билгеле бу­лачак анысы. 

Ә хәзергә мәхшәрнең башы гына әле. Те­ле­­­фоннары җавап бирми, кайдан, ничек эзләргә белгән юк.

Илгизә Линар абыйсын күз алдына китерергә тырышты. Ниләр кичерде икән ул? Башына нинди уйлар килде икән? Нәфрәт, рәнҗеш тулы күзләре белән артларыннан карап калганмы? Юк, күзләрен яшь каплагандыр, мөгаен... Башка авырулар каршында әллә нинди мәсхәрәле хәлдә калуына хурланып, гарьлегеннән илереп елар чиккә җиткәндер дә, офицер ныклыгы белән тешен кысып, телсез-өнсез калгандыр... Ташландык ир, ташландык ата... Ни җаннары белән чыгып киткән ул хатын-кыз затлары? Соңгы тапкыр нинди сүзләр әйтеп? Башка беркайчан да күрешмәячәкләрен сизепме, сизмичә дәме? Мәңгегә хушлашу шулай рәхимсез һәм үзәк өзгеч була микәнни? Тилмереп карап калган күзләрдән качар өчен адымнарын кызулатканнармы? Юк, алар иң элек телефондагы бөтен номерларны «сөрткәннәр»: китеп өлгергәнче эләктерә күрмәсеннәр диптер инде. Аннары инде туп-туры Домодедово аэропортына юл алганнар: Мәскәүдән Владивостокка рейслар дистәләп! Линар абыйның документлары гына үзендә калган булсачы! Пенсияләрен алуны да баш-аягы белән хатынына ышанып тапшырган иде бит инде ул. Нишләргә? Эшне каян башларга? Ничек тә шалтыратып тынычландырырга кирәк. Тик... номеры шулай ук «сүнгән». Юллап табып, табибына чыкты Илгизә. Аның сүзләре әле һаман өзек-төтек кенә хәтерендә кабатланып тора. «Паспорты үзе белән...» «Аңа яхшы тәрбия кирәк...» «Бүген менә ашаудан да ваз кичкән...» Их, очыплар гына барып алып кайтырга! Кичегергә ярамый! 

Шулай килештеләр: Илгизә белән Гөлүзә бүген-иртәгә реамобильдә Мәскәүдән алып кайтачак. Алмашлап карарлар. Кирәк булса, янында утырып торучыны табарлар. «Андыйларны соңгы көннәренә чаклы махсус хас-таханәдә ачтан үлмәслек кенә тукландырып тоталар да билгесезләр каберлегенә җирлиләр икән», – дип, берәү җан өшеткеч сүзләр сөйләгән иде. Тизрәк, тизрәк йолып калырга кирәк! Теге көнне коткарыгыз дип шалтыратуы тикмәгә булмаган шул! Иртәгә юлга чыгарлар. Тик... язмаса – язмый икән! Мәскәүдән хәбәр килде: «Линар Моратовны терапиягә күчердек. Ул комада...» Илгизә үксеп елап, бу мәхшәрдән арып йоклап китте. Әллә кайчан бакыйлыкка күчкән Хәлимә әбисе төшенә керде: «Зинһар, балам, ташламагыз улымны», – дип ялвара икән. Соңрак Суфия бәйрәмчә киенгән бабасын аермачык күрүен искә төшерәчәк: «Бүген бәйрәм. Зур кунак көтәбез: Линар улым кайтырга тиеш, шуңа әзерләнәбез диде», – дип сөйләячәк.

Иртүк Гөлүзә шомлы хәбәр җиткерде: «Таңда Линар абый өзелгән!..» Җанда әллә ничә кыл берьюлы өзелде. 
 

Соңгы юл

Тоташ берничә көнгә сузылган киеренкелекне башка төрдәге сынаулар алыштырды. Тиз арада Линар абыйны алып кайтып җирләргә кирәк иде. Аны Мәскәүдән юллап алып соңгы юлга әзерләү мәшәкатьләренә Илгизә белән Суфияның уллары алынды. Азат белән Ильяс бөркәүле зур машина белешеп, гәүдәне салып кайту өчен табут хәстәрләп, эштән соң ерак юлга кузгалды. Арыган егетләр таңда Мәскәү бөкеләрендә утырганда, монда мәетне кемнән юдыру, кайда күмү кебек четерек-ле мәсьәләләрне хәл итәләр иде. Кайчан, ничәдә кайтып керү шулай ук бик мөһим. Мөселман тәртипләре буенча мәетне кояш баеганчы гүргә иңдерү шарт. Чал­лының Тәүбә мәчетендә үлгән кешене соңгы юлга әзер­ләү хезмәте бар икән. Иң кулае – әти-әнисе янына, туган авылы Әмәк зиратына җирләү дигән уртак фикер­гә килделәр. Бик күрәсе килеп тә, кышын аларның өенә керәлми киткән Фәридә апа Әмәктә шул мәшәкатьләр артыннан чаба, кабер казыту эшләрен оештыра башлады: менә нинди күрешү язган.

Егетләр Мәскәүнең Сокольники метросы янындагы хастаханәне тиз таптылар анысы. Тик моргта көтелмәгән каршылыклар – мәетне бирмиләр: паспорты юк! Сани­тарлар, табиблар: «Мәетне бернинди документсыз китер­деләр», – ди. Әллә нинди озын исемлектән фамилиясен табып, әллә ничәнче Моратовка туктала-туктала, кабат шәхси әйберләрен барлап чыгалар да белдеклеләнеп: «Юк, туганнары алып киткән», – диләр. Азат кайдадыр биредә яткан Линар абый турында борчылып уйлап куя. Никтер аның җаны, үзенә урын табалмыйча, каядыр ашыга, шулай мәңге билгесез булып биредә калуыннан курыккандай, бәргәләнәдер кебек тоела. (Казанда да, Чаллыда да ут йотып көтәләр. Килешкән кебек, шул ук сүзләрне кабатлыйлар: «Калдырып кына китмәсәләр ярар иде, дип, җаны урын табалмыйдыр инде!») Адаш­канда кабынган шәм яктысы сыман, кылт итеп әнисе сүзләрен искә төшерә Азат: «Дәвалаучы врач паспорты үзе белән диде»! Җанын сыендырган соңгы газаплы төненең шаһиты булган терапия бүлегендә белмиләр, күрмәгәннәр. Һәм китә, китә егетләрне анда-монда футбол тубы урынына типкәләп йөртүләр. Анда барыгыз, монда керегез, аны күрегез, моннан сорагыз... Теге корпус, бу корпус... Бу нинди башбаштаклык! Баш табибка керер­гәме? Кизү кыз әйтүенчә, анысы урынында юк... Иртән сигездә башланган юллауларның очы-кырые күренми, инде төш вакыты җитеп килә. Җитмәсә, бу хастаханә, үзе бер шәһәрчек булып, чакрымнарга җәелгән. Тукта, тукта, иң элек бит аны неврология бүлегенә салганнар! Тагын бормалы баскычлар, фәләненче катлар, тамгаланган корпуслар... Морг сәгать өчтә ябылачак. Тагын бер көнгә тоткарланасы булыр микәнни? Менә ул неврология! Кизү торучы шәфкать туташы дәвалаучы табиб кабинетына озата. Егетләрнең Казаннан ук килүен аңлап алган табибә, хәленнән килсә, бөтенесен эшләргә әзер! Һәм эшли дә! Ул бөтен медицина персоналын чаптыра! Бер санитарка Линар абыйның җыйнак рюкзагын күтәреп керә. Шушы! Барсетка эченнән паспорт, хәрби билет, ветеран кенәгәсе килеп чыга! Авыру исеменә ачылган папкага хатыны белән кызының «отказ» хаты да теркәлгән. Кәкре-бөкре хәрефләр белән ашык-пошык язылган: «Без Татарстанда яшәүче ярлы кешеләр. Үзебез авыру, яшебез дә бар. Хаста карарлык мөмкинле-гебез юк. Больницада калдырабыз...» Үлү турындагы таныклыкны алыр өчен, үлүен раслаган белешмә кәгазе белән паспортын башкаланың хастаханәгә якын район ЗАГСына илтеп тапшыру зарур икән. Шунсыз мәетне бирмәячәкләр! Алып кайтып та, җирләп тә булмый.
 
Җәсәде туган якка кайтасын фәрештәләр ирештергәндер — йөзе тыныч иде.

...Аяктан егылыр чиккә җиткәнче чаба торгач, ни­һаять, таныклыкны да кулга төшерәләр. Моргта соңгы эшләр. Мәетне туганнарына күрсәтәләр башта. Әйе, ул! Пакьләндереп, сакал-мыекларын кырдыртып, ак җәй­мәгә төрдертеп, көн кичкә авышканда кайтыр юлга куз­га­лалар. Мәет көткән ыгы-зыгылы бер мәлдә кызыннан шаккаткыч смс хәбәр килеп төшә: «Әтине югалттык. Сез белмисезме, каян эзләргә?» Димәк, хастаханәдә аларның шымчылары калган? Берникадәр акчага ризалашып, соңгы хәбәрләрне аларга җиткереп торган?.. Яше­реп калу ярамас дип: «Бүген җирлибез», – дигән җавап китә. Рәхмәтләргә күмеп, тагын бер хәбәр килә. Ахыр­дан: «Үлү турындагы таныклыгын җибәрсәгез, әтинең соңгы истәлеге булыр иде», – дип куярга да онытмаганнар. Ни өчен икәнен чамалау кыен түгел... Берничә көннән Илгизәгә хатыны ялынып язачак: «Эля, бөтен өмет синдә, Линарның үлгән көнен хәбәр ит, зинһар!» Юк инде! Мондый хыянәт кичерелми! Алар бит үзләре өчен бердәнбер кадерле кешенең кайда җирләнгәнен дә белми! Чаллыда дип гоманлыйлардыр, бәлки. Ә менә авыл зираты турында башларына да китермиләр.

Мәчеттә – кабыкка салып юып, йоласын үтәп, ак кәфенгә төреп, мулла җеназа намазын укыганнан соң, көндезге уникедә мәетне кабат юлга алып чыгып киттеләр. Әнә шулай, урау юллар аша ул туган авылына кайтып китте. Анда әзер булып көтеп торалар иде инде.

Бәхетлеме ул, бәхетсезме? Ундүрт-унбиш яшеннән әти-әни куеныннан чыгып киткән үсмер малай, дөнья гизеп, җир читенә җитеп, озын бер гомер юлы үтеп, бабай булып бакыйлыкка күчкәч, кендек каны тамган җиргә, әти-әнисе яткан туфракка кайтарып җирләнсен әле! Монысы да очраклы гына түгелдер. Шулай язган булгандыр. Бәхете гел юк түгел икән әле. Башка җирдә, чит туфракта аны шулай кадерләп соңгы юлга озатырлар идеме икән – анысы билгесез. 

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com