Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Иремнең күз яшьләре

Иремнең күз яшьләре

Бикмөхәммәтова Әлфия, Чистай
Бикмөхәммәтова Әлфия, Чистай
01 февраля 2016
5034 карау
«Сөембикә» журналын яратып укыйм. Җан тынычлыгы табам аны укып. Гыйбрәт, үрнәк алырлык язмалар да бар. Журнал тышлыгында чыккан чибәр ханымнарга карыйм да: «Эх, бар бит уңган, тырыш кешеләр!» – дим. Үземнең дә шундый булырга хыялланып йөргән чакларым бар иде.

Без бит Совет чорында үстек, ә ул чорда мондый бизнесмен хатын-кызлар юк иде. Бизнесмен булмасам да, тәрбияче булдым, 35 ел эшләдем. Хәзер инде әби мин. Ирем белән ике ул үстердек. Икесен дә өйләндердек, киленнәребез мөселман кызлары, бик уңганнар, күзләр генә тимәсен. Тик гаиләм белән мактанып язу түгел әле бу минем.

Ниятем башка. Мин иремнең икенче хатыны. Беренчесе белән аерылышканнар. Сәбәбеме? Сәбәбе... Ирем хәрби кеше минем. Укыганда ук урыс кызы белән танышкан булган ул. Шуның белән кушылып, әти-әни янына яшәргә кайтканнар. Иремнең ике яшькә генә олырак абыйсы да шул ук елны өйләнеп, ул да гаиләсе белән шушы йортта яшәгән. Абыйсының хатыны марҗа килендәшеннән гел гаеп кенә табарга тырышкан. Синең хатының тегенди-мондый дип, иремне хатынына каршы котыртып торган. Кайнана да аның сүзен җөпләгән. Яшь баласын алып, үз ягына кайтып китми чарасы калмаган ул хатынның. Ә бит күршеләр әйтүенчә, бик яратышкан булган алар. Кеше сүзе белән гаилә таркалган. 

Беркайчан да бу хәлләрне белгерткәне булмады миңа иремнең. Беренче баласына алимент түләп торганын гына белә идем. Баштарак без дә, ишле гаилә булып, бергә яшәдек. Аннан соң иремнең абыйларына фатир бирделәр дә, алар башка чыкты. Ике ул үстерделәр, зур итеп йорт салдылар. Вакыты җиткәч, алар да бер-бер артлы өйләнде. Ике килен дә – урыс кызлары. Аларның туеннан кайткач, иптәшем үзен кая куярга белми, бәргәләнеп йөрде-йөрде дә, бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп бирде. 28 ел буе күңелендә йөрткән бар рәнҗешен ачты да салды. «Менә бит ул тормыш ничек борыла. Минем баламны урыс баласы дип кактылар. Беренче хатынымны марҗа, кяфер дип кимсеттеләр. «Марҗа белән яшәргә ничек курыкмыйсыз?» – дип, әниләрне котырта торган иде абыйның хатыны. Шулкадәр рәнҗи идем мин аңа. Үзләренең уллары да урыс кызлары белән кушылсалар ярар иде дип тели торган идем. Менә хәзер үзе дә урыс киленнәре белән яшәсен инде». 

Әнине үзебез карыйбыз дигән булып, кайнанамның гомер иткән йортын да саттырды абыйлары. Акчасына фатир алганнар иде, хәзер анда марҗа килен яши. Ул йортка иремнең дә хезмәте аз кермәгән иде югыйсә. Шуны салган вакытта бер күзе сукыраеп та калган хәтта. «Улым, бу йорт сиңа булыр», – дигән булган кайнанам. Хәзер әнә үзе дә: «Мине Аллаһы Тәгалә генә тотты», – дип үкенә. Кайнанам абыстай минем – районда бик хөрмәтле кеше. Оныкларының урыс кызы белән йөргәнен белде, тик авыз ачып бер сүз дә әйтә алмады. Иремнең абыйсы белән хатыны да ләм-мим ул хакта. Шулай шул ул, кешенекен тикшерүе бик җайлы булса да, үзеңә килеп кагылгач, телеңне аркылы тешлисең. Шуны онытырга ярамый: кешегә кое казысаң, кайчан да бер үзең үк шул коега төшәчәксең. 


фото: http://pixabay.com
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com