Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Мәңгелектән мәңгелеккә

Мәңгелектән мәңгелеккә

Рафаэль Мостафин
Рафаэль Мостафин
11 января 2016
1878 карау
1942 елның җәе. Оренбург өлкәсендәге Яңа Муса авылы. Миңа унбер яшь. Безнең әниебез, яңарак кына туган сеңлем Светлана белән, Ленин­градтан эвакуация тәртибендә әтиемнәр авылына кайткан чак.

Бабама — 63 яшь. Ул әле, үзе әйтмешли, дуп-дубрый ир уртасы, колхозда ат кебек эшләп йөри. Әбием Маһирәгә алтмыш та тулмаган. Шулай да бик карт күренә. Йөзләре саргайган, маңгаен җыерчык баскан, үзе бөкрәйгән, аякларын көчкә сөйрәп йөри. Аның бөерләре исән түгел иде, җәйнең эссе көннәрендә дә биленнән мамык шәл төшмәде.

Бабам районда табибка да күрсәтеп карады, тегесе ниндидер дарулар да яздырып бирде, ахры — файдасы гына тимәде. Шуннан соң бабам әбиемне тарантаска утыртып, күрше рус авылы Николаевкадагы им-томчы янына алып барды. Аларга мин дә ияреп барган идем. Әле дә хәтеремдә, безне битен-йөзен кара сакал-мыек баскан олы гәүдәле мужик каршы алды. Өйләренә алып керде.

Түшәмгә, стеналарга хуш исле үләннәр эленгән, киштәгә пыяла савытларда төрледән-төрле төнәтмәләр, ниндидер вак хайваннарның баш сөякләре, кипкән бака ботлары, елан кабырчыклары тезелгән. Знахарь-карт бабам белән якты чырай күрсәтеп, «знакум» дип сөйләште, бер шешә дегет сыман куе-кара төнәтмә бирде. Бабам аңа шуның өчен ярты пот арыш калдырып китте. Төнәтмәнең тәэсире генә ташка үлчим булды, күрәсең, әбием көннән-көн сулыкты, ябыкты…

Хәле авыр булса да, әбием мине бик тә үз итә иде, һаман яратып, аркамнан сөя иде. Янына, ак киез җәйгән сәкегә утыртып дин сабаклары бирә иде.
— Шуны бел, балакаем, Аллаһы Тәгалә тарафыннан өч төрле җан иясе яратылган: беренчесе — гадәти адәм балалары, ягъни синең белән минем кебек гади кешеләр, икенчесе — җен-пәриләр, ягъни явыз  затлар,  өченче­се — фәрештәләр…

Әбием кайчандыр абыстайда сабак алган, Коръән тәфсирен өйрәнгән. Үзлегеннән дә укыгандыр, күп нәрсә белә иде. Мине бигрәк тә фәрештәләр кызыксындырды.
— Фәрештәләр — Аллаһының иң хөрмәтле, игелекле затлары, — дип сөйли иде ул, — Адәм галәйһиссәламгә кадәр үк якты нурдан тудырылганнар. Аларның икешәр, кайберләренең өчәр, дүртәр пар ак канатлары бар. Фәрештәләрнең җенесләре булмый, сыннары да юк, шуңа күрә ашамыйлар да, эчмиләр дә, йокламыйлар да, үлмиләр дә, күкләрдә мәңге яши бирәләр.
— Нишли соң алар, әбием?
— Оҗмах сагында торалар. Аллаһы Тәгаләнең тәхете әйләнәсенә тезелешеп, аңа дан җырлап, сәҗдә кылалар. Бәндә үлеп, мәетне кабергә куеп киткәннән соң, аның ләхетенә бер ишек ачыла һәм шул ишектән беренче булып фәрештә керә. Менә шунда инде адәм баласы кылган гөнаһлары өчен җавап тота…
— Алар аны кайдан белә соң?
— Безнең барыбызның да ике җилкәсендә ике фәрештә-кятиб утыра. Алар кешенең яхшы-яман эшләрен гамәл дәфтәренә минуты-сәгате белән язып куя. Берсе гел яман, икенчесе яхшы, саваплы гамәлләрне терки. Вафатыбыздан соң шулар бәя чыгара. Берсе яклый, икенчесе яманлый. Кайсы җиңеп чыга, шуңа карап адәм баласын йә оҗмахка, йә тәмугка кертәләр.

Әбием еш кына үзенең тиздән вафат булачагы турында сөйли иде. Моны ул бик тыныч кына, күрше авылга кунакка бару кебек итеп кенә тасвирлый иде. «Юк, әбием, алай сөйләмә, үлмисең әле, үлмисең», — дисәм, моңлы гына елмаеп әйтә иде:
— Ләүхелмәхфүздә ни язылган булса, шул булыр, аны беркем дә боза алмас…
— Нәрсә соң ул ләүхә… ләүхү…
— Ләүхелмәхфүз — ул язмыш тактасы. һәркемнең тәкъдире, дөньяви тормышы шунда язылган. Язмыштан узмыш юк инде…

Берзаман әбием бөтенләй урынга калды, чын-чынлап үләргә җыенды. Минем аша хушлашырга күрше-күлән, дус карчыкларын чакыртты. Килгән берсен сөтле куе такта чәй, майлы кабартмалар белән сыйлады, ниндидер бүләкләр дә бирде. Кайсысына башъяулык, кайсысына оекбаш, кайсына сөлге, һичьюгы, кулъяулыктан булса да өлеш чыгарды.

Ахирәтләре әбиемне үгетләп тә карадылар:
— И-и, җанкай, юкка кузгалдың, ашыкма әле бу якты дөньядан китәргә! Бер киткәч, аннан кайту әмәле юк бит! Сырхау ул килә дә китә. Аллаһы боерса, терелерсең дә, дөбердәтеп яшәрсең дә әле…
— Үз хәлемне үзем беләм, — диде әбием күңелсез генә, — Әнә, кул-аякларым тәмам җегәрсезләнде. Андый кеше озак яшәми. Җәйне уза алмамдыр, ахры…

Дус-ишләре киткәч, әбием сандыкта саклана торган үлемтекләрен янә бер мәртәбә барлап-хәстәрләп чыкты. Миңа күрсәтеп, аңлатып та бирде:
— Монысы унбер метр бәз — кәфенлек. Мине шуңа төрерсез. Монысы кулъяулыклар — озатырга килүчеләргә өләшерсез. Бу чигүле сөлгеләр — кабер казучыларга. Ә бу затлы ефәк шәлем — юучыга. Юарга Бибинур карчыкны дәшәрсез. Аның кулы җиңел, күңеле йомшак, йөрәге җылы…

Башка васыятьләрен дә әйтеп калдырды әбием.
— Мамык шәлемне ахирәтем Мәрьямгә багышлыйм, — дип шәрехләде, — чигүле читекләремне күрше Хәсәнша хатынына бирерсез. Без аның белән бергә үстек, бер елны кияүгә чыктык, гомер буе бик тату яшәдек. Хәситәләрем, күкрәкчәләрем, көмеш алка-беләзекләрем киленем Фатыйма­га, ягъни әниеңә багышлана… Алар Пенза ягыннан килгән нәсел-нәсәбебездән калган мирас… Кадерләп кисен, киләчәк буыннарга да калдырсын. Минем төсем итеп сакласын…

1942 елның 26 августында әбием вафат булды. Бу — минем әле башланып кына килә торган нәни гомеремдә беренче үлем-төшем иде. Шуңа күрә бик авыр кичердем. Ничек инде — шундый да кешелекле, шундый да олы йөрәкле, мине җаны-тәне белән яраткан әбием гүр иясе булсын? Үксеп-үксеп еладым, атна буе тамагымнан аш үтмәде, ябыгып-сулыгып калдым.

Шул ук көнне әтием урынына калган бабам (әтием сугышта, әнием көн-төн эштә), мине янына утыртып, ипле генә сөйләште.
— Син зур инде, улым, — диде, — шуны аңларга тиешсең — үлемнән куркырга, аңа афәт-фаҗига итеп карарга кирәкми. Үлем — йокының карендәше. Син бит көн дә йокыга китәсең, йокларга курыкмыйсың ич? Барысы да Аллаһы Тәгаләнең кулында. Адәм баласы ул теләгәнчә яши дә, аның кушуы буенча бу фани дөньядан бакыйга, ягъни мәңгелек дөньяга китеп бара. Коръән-Кәримдә дә: «Үлем дә хәят кебек бер нигъмәт булып яратылган», диелә.

Мин бабамны да ярата идем, аның сүзләренә дә колак салмый калмадым. Шулай да әбиемне бик юксындым, өзелеп-өзелеп сагындым. Бабам исә җай чыккан саен колагыма тукып торды:
— Үлем ул юкка чыгу түгел. Без бит барыбыз да туганга кадәр үлек булганбыз, ягъни бу фани дөньяда яшәмәгәнбез, сизү-тоюдан да мәхрүм булганбыз. Димәк, үлгән кеше юкка чыкмый, кире үз халәтенә генә кайта. Яшәү — вакытлы күренеш, үлем — мәң­гелек. Без барыбыз да мәңгелектән чыгып, яңадан мәңгелеккә китеп барабыз. Шуны нык исеңдә тот.

Тагын шунысы хәтеремдә — бабам «үлем» сүзен кулланырга яратмый иде, аны «җиңсез-якасыз күлмәк кию» яисә «мәңгелек йокыга китү» дип атый иде. Хәтеремдә, күрше авылдан бер кунак килгәч, сүз яңарак вафат булган авылдашыбыз турында чыкты. Аны да бабам «үлде» дип әйтмәде, «Утсыз-төтенсез авылга китте, — диде. — Бу авылда әтәч кычкырмый, халык йокысыннан уянмый», — дип өстәде. Кунагыбыз барысын да аңлап, уфтанып алды:
— Барыбыз да җәннәт белән җә­һәннәм арасында яшибез…

Хәзер мин үзем дә бабам яшенә җиттем, хәтта узып та киттем. Үземә дә теге дөньяга китү турында уйларга вакыт җитте. Шуңа күрә бабамның сүзләрен еш исемә төшерәм.
— Мөселман кешенең үлеме җәбер булып күзалланса — гөнаһ булыр. Үлем ул бәндәләрнең өстенә төшкән фаҗига түгел, хәтта һәлакәт тә аның белән  килми. Кешеләрнең   һәлакә­те — гөнаһ кылу, шуны онытма. Кыямәт көнендә коры сөяккә яисә бер уч көлгә калган бәндәләргә дә җан иңә, алар яңадан тергезеләләр. Вафат булу шул вакыт Аллаһы Тәгаләнең каршына килеп, мәңгелек сәгадәт үтенү өчен юл ача.

Соңыннан, күп еллар үткәч, шуңа охшаш фикерләрне мин Ризаэтдин Фәхретдин әсәрләрендә дә очраттым. Ул да үлемнән курыкмаска, аңа табигый бер халәт дип карарга кирәк дип яза. Барыбызга да бу фани дөньяда кыска вакытлы кунак кына булуыбызны онытырга ярамый, ди. «Үлем искә төшү сәбәпле кечкенә генә дип хисап ителгән бер бозыклык кылынмый калуы да бик файдалыдыр», — дип яза Ризаэтдин Фәхретдин.

Шунысы игътибарга лаек: зур галим фикере гади авыл кешесе фикере белән тәңгәл килә. Димәк, бу карашта халкыбызның үлем һәм яшәү фәлсәфәсе чагылган булып чыга.

«Сөембикә», № 6, 2008.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com