Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → ​Бергә дә, ...аерым да

​Бергә дә, ...аерым да

Айсылу  ЗАРИПОВА
Айсылу ЗАРИПОВА
11 ноября 2015
3371 карау
Күпме хыялландым мин туй күлмәге кию турында! Ап-ак туй күлмәгемне дөньядагы иң матур, иң купшы, иң зәвыклы күлмәк итеп тегәргә тиешләр иде. 
Ул минем сыгылмалы билемә, биек үкчәле туфлиләр кигәч тагын да күркәмрәк булып киткән буй-сыныма бик килешәчәк  иде. Теләсә кайсы прическаны җиңел кабул итүче озын толымлы чәчләрем нур өстенә нур өстәп, бик матур кәләш булачак идем мин...

Радиодан җыр агыла:
Туй күлмәге кигән кыздан
Көнләшеп лә үләрлек...


Мин бервакытта да бу җырны тыныч кына тыңлый алмам кебек. Йөрәгемә үтеп кереп, җанымны актара ул минем. Туй күлмәге кигән кызларны күрсәм, ирексездән ике күземнән яшь бөртекләре тәгәри... 

Кечкенәдән мәктәптә, авыл клубында концертлар алып баруымның файдасы тими калмады – ике дистәгә якын туйда шаһит буларак катнаштым. Элегрәк мәҗлесләргә тамада чакыру модасы юк диярлек иде бит. Күп очракта бу эш кәләш һәм кияү ягыннан булган шаһитларга йөкләнә иде. Кияүгә чыкмаган кызларга өч тапкырдан артык шаһит булырга ярамый, югыйсә, үзе кияүгә чыга алмаячак, дигән ырым барлыгы турында белә идем. Дүртенче мәртәбә шаһит итеп мине туена иң якын классташ кызым чакырды, кире кага алмадым, аннан китте инде... 

Һәр туйга яңа матур күлмәк тектерә идем. Туйны алып баруга бик җитди әзерләнәм, мәҗлесне йөрәккә үтешле матур шигырьләр, күңелле, итагатьле уеннар, җыр-биюләр белән үрелдереп барам. (Соңрак бу тәҗрибәм тамада эшемә алып кереп китте дә бугай мине.) Туй – кеше тормышында иң олы вакыйга бит ул. Шушы көннән өр-яңа бер гаиләгә нигез салына. Һәм бу гаилә үзенең кануннары, үзенең традицияләре белән яши башлый. Туй – шушы олы вакыйганың башлангычы, ул күңелдә уелып калырлык истәлекле булырга тиеш. Туйга әзерләнгәндә һәр ике як та борчыла: кияү һәм аның ягы үзенчә уйлана, тырыша, ә кәләш, аның туганнары бигрәк тә дулкынланалар. Кыз бала бу вакыйгага тәпи киткән көненнән башлап әзерләнә дисәм дә ялгыш булмастыр, хәер кыз бала гына микән? Кызларның матур буласы килүе малайларны үзенә җәлеп итү өчен булса, малайлар кызларга ошар өчен батырлыкка омтыла. Кыз баланың һәр уены гаиләне «пародияләү»гә кайтып кала. Үземнекеләрдән беләм: кызларымның иң яраткан уеннары башларына фата киеп, мин «кәләш» диеп хыялланып йөрү. 

Анага үз баласыннан да матур, аннан да булдыклы кеше юктыр инде ул. Әнием дә туйларны алып баруымны бик ошата иде (бик күп мәҗлесләрдә әнием-әтием белән бергә дә утырырыга туры килде). Ул еш кына: «Балакаем, үзеңнең туеңны шушылайлар итеп алып баручы табылыр микән? Ошатмыйча, «ягез әле, үзем алып барыйм», дип, түрдән сикереп төшмәсәң ярый инде», – дип әйтә иде.

«Туйларда өч тапкырдан да артык шаһит булырга ярамый», дигән ырым әллә, чынлап та, дөрес булды, әллә язмышыма шулай язылган иде – хыялымдагы туй күлмәген кия алмадым мин. Әнием дә яшьли мәрхүмә булып, минем «түрдән сикереп төшеп» кунак сыйлауларымны көтеп җиткезә алмыйча китеп барды. Юк, мин кияүгә чыкмый калмадым. Бик матур никахым булды минем. Ходай алдында никах иң олысы бит! Туган нигеземдә, иң якын туганнарыбызны җыеп үткәрдек без аны. Әтинең куанганнары, сөенгәннәре ул чакта! Әле кичке мәҗлес дип аталган җырлы-биюле, матур теләкләр әйтүгә корылган өлеше дә булды. Мәҗлесне алып бару өчен борчылмадым анысы, тик менә кунакларга куеласы аш-суны оныта күрмәсеннәр дип (ә табынга ризыкларны әзерләүче төп кеше үзем идем), әллә ничә мәртәбә түрдән сикереп тора яздым!

Никахыма буй-сыныма килешле, су агышыдай озын, күк йөзедәй ап-ачык зәңгәр төсле бик матур яңа күлмәк тектердем. Әниемне югалту хәсрәтеннән соң беренче мәртәбә чын күңелемнән шатланган һәм озак еллар буе көткән бәхетле көнем иде ул! Хыялымдагы ак күлмәгемне киеп законлы никахлашуыбыз соңрак булыр, диеп уйлаган чаклар да иде әле. 

Тик ул ак күлмәкне бүгенгәчә кия алганым юк минем! Дистә еллап ирем белән яшәп, бик матур балалар үстерсәк тә, закон алдында бергә түгел без. 

...Булачак ирем миңа никахка кадәр үк үзе янына күчәргә, бер-беребезгә күнегү өчен башта ярты ел яшәп карарга тәкъдим итте. Тик мин: «Ходай алдында никахлы булгач кына бу адымга барам», – дидем. Никахыбызның икенче көнендә үк ирем янына күчеп килдем. Кеше фатирында акча түләп торулар тәмам алҗыткан иде инде. Ә монда аерым фатир, Ходай каршында мин аның хәләл хатыны, шулай булгач, нигә сузарга?! Аннан туй мәшәкатьләренә дә бергә әзерләнергә җайлырак булыр, дип уйладым. 

Тик ирем «яшәп карыйк» дип юкка әйтмәгән икән. Язылышу хакында сөйләшүләрне ул йә ишетмәмешкә салыша, йә сүзне икенчегә бора, ишетсә, йөз сәбәп табып, кире кага, ярсый, күтәрелеп үк бәрелә. Дөресен әйтергә кирәк, язылышудан куркыр сәбәпләре, чынлап та, бар иде аның. Иремнең беренче никахы бик күңелсез тәмамланган. «ЗАГС – бары милек бүлешү өчен генә кирәк булган», дигән фикер калдырган ул аңарда. Мин аны аңларга да тырышып карадым, бик тырыштым! Тик кемнеңдер ялгышы өчен гомер буе кимсенеп яшәргә тиеш түгелмендер ләбаса?! Төрлесен уйлыйм. Икенче яктан, әллә инде минем ашыгып янына яшәргә күчүләрем, тиз арада «дилбегәне» үз кулыма алып, тормышны закон алдында буласы никахлашу тантанасыннан алда башлап җибәрүләрем куркыттымы икән үзен дим. 

Хәер, үземнең ашыгуларыма җавап та табам кебек. Законлы никахлашуга кадәрме, аннан соңмы, безнең тормышыбыз инде башланды. Икебезнең дә яшьләребез җиткән, беребезгә утыз, икенчебезгә кырык тулып килә. Җирдә үз дәвамнарыбызны калдырыр мәлне чигерергә вакытыбыз калмаган. Ләкин тормышта һәркемнең үз хагы хак шул.

Җәмгыятьнең дә бит үз кануннары, үз хакыйкате. «Гражданский брак»лар тормышыбызга үтеп керсә дә, җәмгыять бары тик законлы гаиләне генә «таный», аны гына үз кысаларына кабул итә. Язылышмыйча яшәү аркасында күпме күңел кимсенүләре кичердем мин! 
Язылышмыйча яшәү аркасында күпме күңел кимсенүләре кичердем!

Балага узгач, беренче эш итеп хатын-кызлар консультациясендә чиратка басасың. Аның бусагасын атлап керүгә синнән: «Тормыштамы?» – дип сорыйлар. Ничек җавап бирергә белми югалып каласың, әйе, ирең бар, ләкин аны бар дип әйтергә паспортта штампың юк. Ниһаять, әни буласың, ә уртак мәхәббәт җимешегезне синең фамилиягә язалар. Ә безнең җәмгыятьтә, бигрәк тә безнең татар халкында, бала әтисе фамилиясендә булырга тиеш, дигән язылмаган канун яши. Баланың туу турындагы таныклыгын алганда, «әтисе» дигән графаны буш килеш калдыралар һәм йөрәгеңнең бу минутта ниләр кичергәнен үзең генә беләсең. Сиңа «ялгыз ана» дигән мөһер «сугалар». Кемдер, «Ире була торып, хөкүмәтне алдап, артык акча алыр өчен эшли моны», дигән гайбәт тарата... Хаксызлыкка түзү җиңел түгел, әмма мин боларның барысына да әрнеп булса да түздем. 

Беренче елымда мин үзем дә зур бер хата җибәрдем. Фатир алырга чиратым җиткән иде. Ирем ягыннан артык ашкыну күрмәгәч, үзем дә баштагы мәлдә язылышуны ашыктырмадым шул – фатир алырга җиңелрәк булыр дидем. Ә аннан инде – беләсез... Сүз дә юк, вакыты белән балаларның әтисе туу таныклыкларына язылды, алар аның фамилиясен йөртәләр, ә мин... мин менә һаман да тормышка чык­маган ир хатыны.  
    
Күпме көттем мин иремнән: «Әйдә, язылышыйк!» – дигән сүзне! Бигрәк тә беренче өч елда. Уртак тормышыбызның икенче елында ук мин дә фатирлы булдым. Тик бу безнең гаиләгә үзгәреш кертмәде. Атлаган саен таныш-белешләр: «Нишләп һаман да фамилияңне үзгәртмисең?», «Нигә балдагыңны кимисең?» дигән сораулары белән җанымны кыйныйлар иде. «Мин дә артистлар кебек фамилиямне үзгәртмәскә булдым әле», «балдакны киеп йөрү мәҗбүримени?» дип котыла идем. Ә үзем?! земнең ни кичергәнемне, ничек итеп ут йотканымны аңлатып бетерерлек түгел. Бер балдак кына түгел, унны да алып кияр чамам бар. Тик аны бит тантаналы «Мендельсон маршы» астында ирем киертергә тиеш! 

«Ялгыз ана» исемен йөртеп, беркайчан, бернинди ташламалардан файдаланмадым, киресенчә, тормышымда аның гел авырлыклар тудыруын гына сиздем. Берсендә эшемнән чит илгә барырга кирәк иде, кияүдә булмау сәбәпле, миңа виза бирмәделәр. 

Бер кызык нәрсә бар: ирем нинди генә анкета тутырса да, «гаилә хәле» дигән графага үзен «өйләнгән» дип яза. Гаиләбезне ул тулы хокуклы гаилә дип саный.

Ә үземә килгәндә, мин дә инде тынычланып, бу халәтемә күнеп барам кебек, фамилиямне үзгәртү кирәк тә түгел шикелле, паспорттагы штамп тормышымда инде зур урын алып торыр дип тә уйламыйм. Янымнан узып киткән туй машиналарына игътибар итмәскә, ак күлмәкле кәләшләрне күргәч, йөрәгемдә йөрткән үпкәләремне кузгатып, «Эх!» диеп күкрәк тутырып уфтанмаска да өйрәнеп киләм. 

Тик барыбер кечкенә кызымның: «Әнием, нигә синең ап-ак туй күлмәге киеп әти янында төшкән рәсемең юк?» – дигән соравы җанымның иң түрендә яшерелгән нечкә тойгыларымны кузгатып куя. Күңелемдә йөрткән сихри хыялларыма алып кереп китә. Олы кызым да кечкенәдән кәләшләргә аерым бер соклану белән карый. Кайчагында уйлыйм, әллә минем күңелдәге хисләр карынымда ятканда ук балакаема да күчте микән, дим. 

...Радиодан җыр агыла:
Туй күлмәге бер көнлекме? –
Туй күлмәге гомерлек...


Җиңел генә кигән туй күлмәген тиз генә яңасына алмаштыручылар да байтак анысы. Һәркемнең үз юлы, үз сукмагы... Тик хатын-кыз күңеле барыбер охшаштыр ул. Минем кебек, үз гомерендә бер генә көн ап-ак туй күлмәгеннән булырга хыялланучылар да аз түгелдер...

Нурия Гафурова, психолог:

– Һәрбер вакыйганың безнең тормышта үз урыны, үз вакыты бар. Җырдан кайсы да булса бер сүзне, чылбырдан бер боҗраны алып атып булмаган кебек, тормыштагы вакыйгаларның берсен төшереп калдыру мөмкин түгел. Гомер сукмагыннан бергә парлап атлап китәргә карар иткән икәүнең уртак гаилә тормышы нәкъ менә туйдан башлана. Шуңа күрә, бу хакта һәммәбезнең дә хыяллануы бик табигый. Туй кеше язмышында күп нәрсәне үзгәртә. Моңа кадәр ул үзен, үз ихтыяҗла­рын гына күз алдында тотып яшәсә, хәзер аңа хәләл җефетенең, алай гына да түгел, гаиләсенең мәнфә­гать­ләрен дә кайгыртырга кирәк. Әйе, Айсылуны, аның туй турындагы хыялларын, бу тантананы кичектерү аркасында күңелендә туган үпкәлә­рен дә аңлыйм мин. 

Поезд купесында барабыз. Юлдашларым – яшь бер пар һәм тагын бер яшь ханым. Аларның бәхәсен мин теләсәм дә, теләмәсәм дә тыңларга мәҗбүрмен.

Яшьләр: 
«Никахны ЗАГСта теркәүнең кирәге юк», – диләр. Бигрәк тә егет (ул Мәскәүнең үзендә туып-үскән икән) сүзен өскә чыгарырга тырыша. Паспортка мөһер суктыру коры формальлек кенә, ул хисләрне үзгәртми, ди. Кайберәүләрнең пас­портында штамп та бар, ә бер-берсе каршында җаваплылык юк, ди. Менә ул сайлаган яры өчен җаваплылык тоя, моның өчен мөнә­сәбәтләрне рәсмиләштерү мәҗбүри түгел бит. Кыз аңардан яшьрәк, башкалага бәхет эзләп килгән булса кирәк, ул да юлдашының сүзен хуплый, тик дәлилләп бирми. Аларны тыңлап барган яшь ханымның шунда әйткән җавабы ошады миңа. «Сезгә, энем, бәхәсләшмим, никахыгыз рәсмиләштерелгәнме-юкмы икәне барыбердер, ә менә хатын-кызга – хатыныгызга ак туй күлмәге кию, ЗАГСка бару күңелле, рәхәт булачак. Шулай булгач, күңелен күрегез аның!» Мин дә үз фикеремне әйттем: «Язмыш сезгә бергә булу, уртак гаилә тормышы тәҗри­бә­сен рәсми никахта алу мөмкин­леген биргән икән, иң яхшысы аны файдалану. Соңыннан үртәлеп үкенмәс өчен эшләргә кирәк моны».

Ә бит кайбер парлар мондый мөмкинлекне шактый өлкән яшьтә дә бик теләп файдалана. Мәхәббәт яшькә дә, җәмгыятьтә тоткан урыныңа да, байлыгың бармы-юкмы икәненә дә карамый бит ул. Көтмәгәндә йөрәгеңә атлап уза да, тәкатьсез итә. Ә ике гашыйк җан кушылганны бәйрәм итү йолалары һәр халыкта үзенчә. Кипрда булганда төрле яшьтәге кешеләрнең туйларын күп күзәттем мин. Бу утрауны Афродитаның ватаны дип юкка атамыйлар. Күпләр бирегә үзләренең иң бәхетле көннәрен бәйрәм итәргә килә. Яңа кавышучыларның яше өлкәнрәк булган саен, аларны тамаша кылучылар саны күбәя генә. Бәхетле булу өчен барлык киртәләр аша узучылар һәрвакыт сокландыра шул. 

Айсылуга да үпкәләрен онытырга вакыт түгелме икән?! Ә бәлки аңа да якыннарын – балаларын, дусларын, туганнарын җыеп, Урта диңгез ярында ук булмаса да, үзебезнең Идел буенда гөрләтеп туй итәргә, ниһаять, үз туенда күңел ачаргадыр?! Гаиләләрен туплап, саклап тора торган матур бер яңа йола уйлап табаргадыр...

фото: http://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com