Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»

Үги әни

Хәмидә Идиятуллина
Хәмидә Идиятуллина
27 июня 2016
3570 карау
Яңа әни бу йортка көзен яз алып килде. Йортка бәрәкәт, ямь иңде.
Чит авылга килен булып төшкәч, ут күршем дә, киңәшчем, таянычым да Әминә апа булды. Җор күңелле, шатланып, җырлап кына йөри торган апа иде ул. Өч улының өзелеп яраткан әнисе, Ядъкәр абыйның тугрылыклы хатыны иде.

Авылда кешеләр, уч төбендәгедәй, бер-берсенең күз алдында. Әминә апалар намус хезмәт белән көн күрүче, ихтирам-хөрмәткә лаек кешеләр иде. Ядъкәр абый урып-җыю чорында комбайнда эшли, кышларын ферма малларын карый. Әминә апа кышын өйдә, җәйләрен колхоз кырында. Авыл җирендә эшне тавык та чүпләп бетерә торган түгел, шуның өстенә, бу авыл элек-электән шәл бәйләү белән шөгыльләнгән, олылары бәйләсә, бала-чага оек сүтә, йомгак урый, мамык ката, киләп сара иде. Әминә апаның да уллары кече яшьтән үк эшкә бик хирыс булдылар, ул аларга: «Минем улларым!» – дип канат куеп, мактап-үсендереп тора иде. 

Июнь ае иде. Көн кичкә авыша барган чак. Көтү каршыларга чыккан җиремнән, табигатьнең гүзәллегенә сокланып, тирә-ягым белән хозурланып торам. Кинәт таллык ягыннан колагыма тонык кына булып җыр тавышы килеп керде:
Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,
Җидегән йолдыз күреп калсын, дип...


Үзен күрмәсәм дә, шигем калмады: яңа гына чыккан бу җырны үзәкләрне өзәрдәй моңлы, сагышлы итеп җырлаучы кеше авылда Әминә апа гына. Озакламый балаларын иярткән Әминә апа үзе дә күренде: «Бакчаларны карап, бераз йөреп кайттык әле менә», – диде ул, кыяфәте гомердә булмаганча борчулы иде.

Икенче көнне Әминә апаның төн буе бик нык авырып чыкканын ишеттек. Авылның фельдшеры аны кичекмәстән хастаханәгә алып китәргә кушты. Колхозның йөк машинасы күздән югалгач, өч малай (зурысына сигез, уртанчысына алты, кечкенәсенә дүрт яшь), каршы як бакчаның рәшәткәсенә капланып, бик озак үкседеләр, әниләрен исән килеш күрә алмасларын сабый күңелләре белән сизгәннәрдер инде, күрәсең.

Без аларны өйләренә алып кердек, булдыра алганча юаткан булдык, ашарларына әзерләп бирдек. Әмма алар әтиләре кайтканчы ләм-мим сөйләшмәделәр, ризыкка да кагылмадылар. Әтиләре: «Менә иртәгә әниегез янына бергәләп барырбыз, инде аның хәле яхшыра төште», – дигәч кенә, киемнәрен әзерләп, тынычланып йокларга яттылар. Әйе, бала өчен әнидән дә газиз, әнидән дә мәрхәмәтле зат бармы соң бу дөньяда!
Иртән шау-шуга уянып киткән балаларга әти кеше шуны гына әйтә алды: «Әниегез үлгән, улларым!» Һәм үзе дә сыгылып төште. 

...Өч нарасый, караватта яткан әниләре гәүдәсе яныннан беркая да китмичә, кара кайгыга батып еладылар да еладылар: «Инәй! Инәй! Инәй!» Карап торган кешегә, Әминә апа түзмәс, торып утырыр да: «Минем зур улларым!» – дип, аларны кочагына алыр кебек иде... 

Әниләреннән калгач, балалар өчесе дә олыгаеп киткәндәй булдылар, боектылар, кычкырып көлүне оныттылар. Әмма язмышка буйсынмый хәл юк, башкача яшәргә күнегергә кирәк иде. 

Без, авылдашлар, инде бу гаиләнең рәте-чираты калмас, дип бик зур хафага төштек. Әмма ялгышканбыз. Ядъкәр абый, вакытлыча эшен ташлап, бөтен барлыгын балаларга бирде. Иң беренче эш итеп һәрберсенә эш йөкләде, өр-яңа велосипед алып кайтып, үзе дә балалар белән мәш килә башлады. Алар һаман да булса нидер сүтәләр, нидер җыялар, яки ат җигеп, урман-кырларга чыгып китәләр, печән, җиләк җыеп кайталар иде. Без дә читтән генә карап тормадык, бу гаиләгә күңел җылыбызны бирергә, тәмле ризык пешергәндә аларга да өлеш чыгарырга тырыштык. Әмма балаларга әни кирәклеген, бу килеш әлләни ерак барып булмаслыгын барыбыз да аңлый идек.

Көз җитте. Рәшит беренче сыйныфка, Нәсих икенче сыйныфка укырга киттеләр. Яңа киемнәр кидереп, китап-дәфтәрләр әзерләп улларын мәктәпкә озатканда ата кешенең күзләрен яшь пәрдәсе каплаган иде. Әйе, аның күңеле бик нык йомшарды. Тормыш аны тирән-тирән уйларга чумарга, тирә-якка күтәрелеп карарга мәҗбүр итте, ниндидер карар кабул итәргә кирәклегенә төшендерде...
Һәм ул көн килде. Ядъкәр абыйның Әлфирә исемле хатынга өйләнәсе мәгълүм булды. Әтиләренең яңа әни алып кайтуын икеләнеп тә, шатланып та көтте балалар. Ул көнне ишекләре ябылып тормады, чыктылар да керделәр, чыктылар да керделәр.

Ниһаять, кайттылар! Ядъкәр абый, ишекне киң ачып, алдан Әлфирәне кертте, үзе балаларга күз салды. Барыбыз да телсез калдык: Әлфирә шулкадәр дә Әминә апага охшаган иде! Икеләнеп көтүләр төтен кебек таралды, балалар да Әлфирәне бер күрүдә үз иттеләр. 

Яңа әни бу йортка көзен яз алып килде. Йортка бәрәкәт, ямь иңде. Хатын-кыз кайгыртуыннан мәхрүм калган Ядъкәр абыйның да йөзенә нур кунды. Бала­лар беренче көннән үк авыз тутырып «әни» сүзен әйтә башладылар, кечкенә Нәфкать, әнисенең алдына башын куеп, аны ике куллап кочаклап тору гадәтен алды. 

Хуҗалыкта мал-туар ишәйде, тәрәзәдән балаларның шатлыклы шау-шуы ишетелә башлады. Әлфирә, авыр эштә эшләсә дә (ул гомере буе сыер сауды), әдәби китаплар, журналлар укырга вакыт таба, алган белемнәрен тормышта да куллана белә иде. Кирәк чакта без дә әлеге сабыр, акыллы күршебез янына киңәш-табыш итәргә керә идек. 

Тормыш үз җае белән ага торды. Ядъкәр абый белән Әлфирәнең уртак уллары, соңрак кызлары туды. Биш бала бер йодрык булып үстеләр алар. Нинди эшкә тотынсалар, менә дигән итеп башкарып чыктылар. 
Бер-бер артлы урта мәктәпне тәмамладылар. Һәрберсе үзенә һөнәр сайлап, башлы-күзле булдылар. Атна саен кайтып, әти-әниләренең хәлен белеп, ярдәм итеп тордылар. 

Гөр килеп яшәп ятканда әтиләре авырып урын өстенә калды. Аны алты ел буена сабый бала карагандай тәрбияләделәр. Күтәреп мунчага алып йөрделәр, күңеле юансын дип, ул чакта әле авылда беркемдә дә булмаган төсле телевизор алып кайтып куйдылар. Ядъкәр абый инде тотынып йөри башлаган иде, әмма хәле кинәт кенә начарланды да көннәрдән бер көнне ул күзләрен мәңгегә йомды. Әлфирә һәм янындагы биш бала, җаннарын бирердәй булып ата кешенең баш очында басып тордылар. «Әни, кайгырма, без сине мәңге ташламабыз», – дип юаттылар алар әниләрен. 

Озак та үтмәстән, Әлфирә үзе дә авырый башлады. Балалар җыелышып киңәштеләр дә, аны өлкә хастаханәсенә илтеп салдылар. Операция кирәк, дигәч, бәргәләнделәр, утка-суга төшкән кебек булдылар. Шөкер, әниләре исән калды, ул бүген дә тәрәзәдәге утларын балкытып, балаларын, оныкларын көтеп яши. Аның мәхәббәте барысына да тигез бүленгән, һәрберсе якын, газиз, чөнки ул аларны үзе сөеп үстергән, алар өчен янган, алар өчен көйгән. 
«Ана – бөек исем,
 Нәрсә җитә ана булуга.
Хатыннарның бөтен матурлыгы, 
Бөтен күрке ана булуда».


Такташның әлеге юллары нәкъ менә Әминә апа белән Әлфирәгә багышлап әйтелгән кебек...

«Сөембикә», № 11, 2010. 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy