Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешКүңелеңә җыйма → Сөйдерә... аннары көйдерә

Сөйдерә... аннары көйдерә

17 ноября 2014
5740 карау
...Бик күп яшь кызларның тормыш юлында очрыйдыр ул балдаклы ир-атлар. Тик мөнәсәбәтләрнең ничек дәвам итүе, сукмакларның алга таба кайсы якка кереп китүе, һичшиксез, кызлар кулында да. Ә алар – кызлар – төрле була...

Тагын аның янына ашыгасыңмы?
– Әйе! Беләсең бит, мин аны яратам!..
– Аның белән очрашуга барганда, дустымның ире янына барам, дип уйлап кара әле бер генә?!
– Ул бит синең ирең түгел! Аның хатыны, беләсеңме, нинди ямьсез...

Дөнья күрмәгән, тәҗрибәсез, яңа гына парта арасыннан чыккан танышымның башын өйләнгән бер ир әйләндерәме, әллә, киресенчә, ул ирнекенме?! Тормыш куйган капкыннарның аяусызлыгын аң­лап бетермәгән «ачык авызлар», үзләре дә сизмәстән, ул «давыл»га бөтерелеп кереп китә. «Без дус кына, ир-ат белән хатын-кыз арасындагы дуслыкны беркем дә тыймаган әле. Мин аның белән түшәккә ятарга җыенмыйм, бары тик очрашып, сөйләшеп кенә йөрибез», – дип әйткәннәр дә, вакыт узу белән, әлеге капкынга барыбер килеп каба. Чөнки дәрте ташып торган ир-ат прокатка чыккан яңа кинолар турында гына сөйләшеп, кулдан тотып утырырга гына теләми, үз кирәген кайгырта. Үз кирәге дигәндә ир-ат йокламый инде ул! Тиле кызыйны гашыйк итү аңа бер тиен тормый. Дөресрәге, «тиле» инде күптән гашыйк – телендә дә, уенда да шушы ир-ат кына... Андый вакытта тиргәүләр, акылыңа кил, дип үгетләүләр, хәтта Аллаһы Тәгалә исеме белән кур-кытулар – берсе дә булышмый. Дустымның да бөтен сүзгә җавабы бер: мин аны яратам. Ләкин яратуның иң көчлесе дә гөнаһтан азат түгел. Башкалар өлешенә кергән мәхәббәт – язык мәхәббәт ул!

Язык мәхәббәт синең язмышыңны да үзгәртеп куярга мөмкин ләбаса. Алсуныкы үзгәрде әнә. Гаиләле ир күзенә карап яшәп, гомеренең чәчәк чагы узганын да сизми калды бугай ул. Кеше иреннән туган беренче баласы үлгәч, ничектер айнып киткәндәй булган иде ул. Мөнәсәбәтләрен өзәргә омтылып та карады. Үзеңә берне – үзеңнекен яратырга, тиң итәргә кирәген аңлаган кебек булган иде. Аралары суынганнан соң, тиң булырга тиешле берәүне эзләп тә карады. Ләкин йөрәген җиңә алмады, ахрысы. Ул кабат гаиләле, ике балалы теге ир кармагында. Инде, тәвәккәлләп, тагын бала тапты. Әтисез кыз үстерә. Дөрес, якшәмбеләрдә, уллары белән башка мәшә­катьләре килеп чыкмаганда, әти кеше килеп йөри. Алай гына да түгел, Алсуны: «Әле тагын бер бәби алып кайтабыз!» – дип «рухландыра». Белмим, белмим, кеше иренең гаилә бюджетыннан аларга да өлеш чыгарганын көтеп яшәгәндә, декретта чагында диюем, Алсу бик нык уйланыр әле. Тик яшь гомере узган булыр.

– ...Син аның өчен бала-чага кулындагы уенчык кебек. Сабый да бит, уйный-уйный да, туйгач, ватыласын да уйламый, кызыгы беткән уенчыгын атып бәрә.
– Ул мине ярата! Үзе шулай ди... Синең кочагыңда гына эшләргә, яшәргә көч алам, ди. Аңа минем белән кызык. Мин аның хатыныннан матуррак, яшьрәк. Ятакта да берсүзсез аңа буйсынам!..
– Алайса, мин сиңа тагын бер матур әкиятнең күңелсез финалы турында сөйлим әле. Сәнгать дөньясына йолдыз кебек балкып килеп кергән иде ул кыз. Бик шәп, бик бай «спонсоры» бар дип сөйләделәр. «Спонсор» гүзәлкәйне байлыкка күмде – фатир да, шәп машина да бар иде. Мәхәббәт кадәресе ни дәрәҗәдә булгандыр – әйтә алмыйм. Хәер, әйтә аламдыр. Саф мәхәббәт кешенең матди хәленә генә түгел, физик мөмкинлекләренә дә игътибар итми торган сукырлар сукмагы бит ул. Ә безнең «спонсор» бөлгенлеккә төшкәненең икенче көнендә үк гүзәлкәй­нең кулыннан машина ачкычын тартып алды – үзенең матди хәлен рәткә китерүне шуннан башлады. Гүзәл­кәй әле дә булса терсәген тешләргә азаплана. Әмма дус дигәннәренең күзендә кызгану яисә мәрхәмәт күрә микән? Гафу ителми торган гамәлләр бар. 

Төпле ир-ат бервакытта да хатыннан хатынга сикереп йөрми. Гомер иткәндә тормыш иптәше белән ниндидер аңлашылмаучылыклар, мөнәсәбәтләрдә кытыршылыклар килеп чыгып, баш-кага күз төшергәләсә дә, ул барыбер аны – яшьли кавышкан кешесен генә ярата. Ә башка берәү белән мин-минлеген исбат итәр өчен, ир-атларга хас булган аучылык рефлексына бирелеп кенә очрашып йөри. Яңа тәэсирләр тоткынлыгында йөрсә дә, ул өенә ашыга, хатыны янына кайтып йоклый, үз балалары өчен ут йота. Чөнки алар аның өчен кадерледән-кадерле җаннар, тик хисләр өермәсенә уралган мәлдә ир-аты моны аңлап бетермәскә генә мөмкин. Нәкъ менә балаларының анасы булган өчен дә аерым хөрмәт белән ярата ул хатынын... Эчтән генә. Үзе дә белмичә. 

Тормышта үзем шаһит булган тагын бер вакыйганы сөйлим әле. Ике баласын ташлап, яшь хатын кочагына китте ул ир. Яңа гаиләсендә дә балалары туды, дөньясы бөтен кебек иде. Ике бала кочаклап калган беренче хатыны исә, бу кайгыны күтәрә алмыйча, авыруга сабышты. Яман шеш, диделәр... Күз алдында сулды. Яшәү өчен көрәшергә аның көче дә, теләге дә юк иде. Ташлап чыгып киткән ире өйнең бусагасын кабат атлап кергәндә, хатын гомеренең ахыргы минутларын яши иде инде. 

Иренә дәшмәс, куып чыгарырга кушар дип уйладым. Ләкин хатын, хәле никадәр авыр булса да, бөтен рәнҗешләрен онытып, аңа шундый назлап карады... Әллә хәл белергә, әллә бәхиллек сорарга килгән ир шул минутта ук аның алдына килеп тезләнде. Алар сөйләшмәделәр, шулай бер-берсенә карап кына утырдылар. Киткәндә ир: «Монда аерылдык, ахирәттә бергә булырбыз, мин дә озакламам», – дип әйтеп чыгып китте. Яшь, матур хатын белән яшәсә дә, беренче хатыны, беренче хисләре онытылмаган булып чыкты... Минутлары санаулы узгын хисләргә, азгын теләккә алданып, гаилә кыйммәтләрен онытып барган ир-атка җилбәзәк кызлар табыш инде ул. Остарак ханымнар исә, игътибарга, назга күмеп, җиңел холыклы ир-атның үзен тилертеп куялар. Миңа карады – минеке булды, дип уйлый алар. 

Яшь кызлар җүләрлек, ялган хисне чын дип уйлап алданса, «Уҗымга йөрүче ирләр», нигездә, хисләр турында уйланмый. Шу­ның өчен дә алар бары тик үзләре теләгәндә генә шылтыраталар, вакыт булганда гына очрашалар. Сүз әйтә алмыйсың, сәбәбе бар – ул гаиләле. Аңа кичләрен шылтыратырга ярамый, кафеда очрашу билгеләп булмый. Яшь сөяркә­ләрнең гомере телефон кочаклап йөреп (шылтыратуын ишетми калудан Алла сакласын!) уза. Бөтен рәхәт-лек – эш көннә­рендә берничә сәгатькә алынган кунакханә номеры яки ниндидер чит фатир диваны. Ә яллар, бәй­рәмнәр ялгызлыкта уза... «Гаилә­сеннән барыбер китәчәк, чөнки мин аның хатыныннан яшьрәк», – дип уйлый кызлар андый чакта, үз-үзләрен юатып. Ләкин мондый очраклар бик сирәк шул. Аннан, баласын, хатынын калдырып, яшь кыз янына яшәргә күчкән ир – ир-ат исемен күтәреп йөрергә лаекмы икән? Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең кадерен, якын­лык­ның тирәнлеген аңламаган кеше яңа гаиләсенә дә хыянәт итмәс дип кем әйтә ала?! Күп­челек очракта ирләр яшь тәннән файдалана гына, ләкин уеннан уймак та килеп чыгарга – сөяр­кәләр корган кармакка үзләре үк килеп кабарга да мөмкиннәр. Хатын-кызның иң зур хыялы – гаилә кору. Очраша торган кешесе хатынын, балаларын ташламаячагын аңласа да, танышым да: «Ә бәлки...» дигән өмет белән яши. Мондыйларны максатларына ирешүдән «башкалар бәхетсез­легендә бәхет кормыйлар», дию генә туктатмый. 

Егерме биш ел иңгә-иң куеп яшәгән иренең сөяркәсе барлыгын белгәч, гаиләсен коткару, саклап калу өчен хатыны әлеге яшь кыз янына барды. «Без чирек гасыр бергә, балаларыбыз бар», – дип. Ә кызый бернинди кыенсынусыз: «Син 25 ел буе яхшы ир белән яшәгәнсең. Хәзер минем аның белән яшисем, аннан бала табасым килә. Минем чират!» – дигән... Мондый оятсыз сөяркәләр белән нишләргә? Үзеннән шактый олы булган, инде тормышта үз урынын тапкан, бар яктан да уңышка ирешкән ир-атларга сөяркәләрнең шундыйлары ятьмә кора. 

Бу кызлар инде минем танышым кебек «мин аны яратам», дип авыз суын корытмый. Аларның үз кайгысы: матур итеп киенәсе, яхшы машиналарда йөрисе, күңел ачасы килә. Әти-әни бу рәхәтлекне бирә алмый, димәк, бер генә юл кала – яңа «әтика» табу. «Әтика»ның «яраткан кызы» була андыйлар. Иргә ашарга пешереп, күлмәк үтүкләп азапланасы юк – моның өчен хатыны бар, бары тик чакырган вакытта килеп назлап китәргә, ул теләгәндә күңелен күрергә генә кирәк. Шундый «кайгыртучан ата» белән бәйләнгән бер танышымнан: «Яратмаган кеше белән ничек бер ятакка ятып була соң?» – дип аптырап сорадым. Ул кыйммәтле чит ил машинасының ачкычын маникюрлы бармакларында әйләндерә-әйләндерә: «Акча дәртләндерә, әле ничек кенә!» – дип җавап бирде. «Мин аның белән гомерлеккә бергә булам дип йөрмим бит. Гомумән, аңа гына карап ятмыйм. Кайчан да булса кияүгә чыгып, балалар да табасым килә. Ләкин хәзер түгел. Әлегә бүгенге тормышым ошый», – диде ул. Байлыкта яшәсә дә, мин моны киләчәксез, мәгънәсез тормыш дип атар идем. Мәхәббәт уеннарының кагыйдәләре үк башка: көн саен очрашу, чәчәкләр бүләк итешүләр юк монда. Дөресрәге, фахишә­лекнең фахишәлек дип кабул ителми торган бер төре инде бу. Киресенчә, бүгенге яшьләр арасында андый «әтикалылар» текә санала. Шуның өстенә моны көне-төне телевизор, сары матбугат пропагандалый. Хәтта андый «әтиләрне» кулга төшерергә өйрәтүче махсус китаплар, курслар бар. Һаман тәкърарлый торгач, карышып маташучы, әле азмы-күпме әхлагы булган кызларны шул юлга басарга мәҗбүр итәләр. Бу күренешкә күз йомарга, «ахырзаман галәмәте инде, бөтен дөньясы шулай» дияргә өйрәнеп киләбез. Шулай дия-дия, ахырзаман-ны үзебез якынайтабыз бугай. Әниләр кызларына Ходай­дан акыллы, тәүфыйклы яр түгел, бай кияү сорый әнә. Ләкин «генерал хатыны булыр өчен лейтенантка кияүгә чыгарга кирәк» дигән атаклы гыйбарәне онытмыйк. Тыллары нык булганда, бала үстерү, тормышны алып бару кебек мәшәкатьләрнең зур өлешен хатыннары үз иңнәренә салганда гына ирләр югары дәрәҗәләргә ирешә ала. Дәрәҗә белән бергә байлык, муллык килә. 

Гомернең менә шул чорында хатыннар уяулыкны югалталар да инде. Тормыш иптәшең белән бергә үсәргә кирәклек тә онытыла. Чәй янында бер-береңнең хәлен сорашу, дөнья хәлләре турында сөйлә­шү, аны үсендереп, мактап җибәрү зарурлыгы да кирәкми башлый кебек. Рәхмәтле булып, ирем күземә генә карап яшәр дип уйлый, күрәсең, хатын-кыз. Ләкин ялгышалар. Матур кәгазьле конфетка һәркем кызыга, хәтта тешләнгән булса да. Кеше ире дә нәкъ шундый конфет кебек бит. Әмма кызлар, әйткәнемчә, «кеше өлеше» дип тормыйлар.
 

ШИК ТУСА КИНӘТ ҖАНЫҢДА ӘГӘР

Айсылу НӘГЫЙМОВА,
психология фәннәре кандидаты, социология фәннәре докторы. 


Күп очракта иренең хыянәте хатыны өчен гаять көтелмәгән хәл булып чыга (юкка гына хыянәтне хатын иң со­ңыннан белә, димиләр бит!). Иң авыры да менә шул беренче минутлардыр: кеше бу вакытта үзенә күрә бер шок халәтен кичерә, чынбарлыкны аек акыл белән кабул итү мөмкинлеген җуя. Бу халәт берничә сәгатьтән берничә көнгә, бәлки, атналарга кадәр сузылырга мөмкин. Нәкъ менә шул беренче вакытта хатын-кызны аңлаучы, акыллы киңәш бирүче якын кешесе яки профессиональ психолог табылса бик яхшы. Беренче тетрәнү узганнан соң урынлы сорау алга килеп баса – нишләр­гә? Алга таба ничек яшәргә? Бу ситуациядә хатын-кыз берничә төрле юл сайларга мөмкин.

Беренчесе:
гаилә берничек тә сакланып кала алмый – аерылышу котылгысыз, һәм шул сәбәпле, киләчәктә ничек берүзең яшәү турын-да уйлау. Ягъни юридик яктан мөнәсәбәтләрне хәл итү, милек бүлү һәм балаларның язмышын билгеләү... 

Икенчесе:
гаиләне саклап калырга омтылу, ирне гаиләгә кире кайтару. Бу очракта хатын кешедән гаять зур түземлелек, көч һәм кайбер психологик алымнарны куллана белү таләп ителәчәк. Чөнки читтә тирән  мөнәсәбәтләре булган ир тиз генә туры юлга басарга теләр микән?! Еш кына гаиләсен саклап калу, ирен кире кайтару максатын алга куйган хатын күптөрле ялгыш адымнар ясый: сөяркә белән очрашып тавыш-гауга куптара, эш кайбер очракта хәтта сугышуга – чәч йолкышуга кадәр барып җитәргә мөмкин… Иргә карата да психик атака кулланыла: янәсе, «гаиләдән китсәң, балаларның йөзен дә күрмәячәксең!», «аерылышкан очракта, бизнесыңны бүлеп алып, юкка чыгарам» һәм башкалар, һәм баш-калар. Чынлыкта исә мондый уйла-нылмаган адымнар бары тик тискә-ре нәтиҗәгә генә китерергә мөм-кин. Җәнҗал чыгарган хатын, бертуктамый мәхәб­бәт сүзләре генә сөйләп, иргә ярарга тырышып торган сөяркә алдында, әлбәттә, отыш-сыз күренәчәк, ә гаиләдә хөкем сөргән киеренкелек болай да читкә генә карарга торган ирне тагын да биздерәчәк. Димәк, гаиләне саклап калу стратегиясен сайлаган ханым-га үзенең бөтен осталыгын, хатын-кызга хас булган тапкырлыгын эшкә җигәргә туры киләчәк. Һәм бу юлда иң ышанычлы киңәшче – ул аек акыл һәм тышкы яктан гына булса да тынычлыкны саклап калу. Ашыгыч адымнар бернигә дә китермәячәк – инде буласы булган, димәк, сезнең хәзер төп юлдашыгыз – сабырлык.

Өченчесе:
барысын да ничек бар – шулай калдыру. Гадәттә, мондый юлны иреннән бар яктан да бәйле, күптән инде бер җирдә дә эшләмәүче, профессиясен, җәмгыятьтәге элем­тәләрен югалткан, һәм, шул сәбәпле, үзенә гаять түбән бәя би­рүче ханымнар сайлый. Бу, һичшиксез, хатын-кызны түбәнсетә торган стратегия, ләкин әлеге ханымнар, башка юл юк дип санап, аңлы рәвештә шуңа баса.

Нинди дә булса бер юлны сайлауга төрле факторлар йогынты ясарга мөмкин: бу беренче һәм очраклы хыянәтме яки даими мөнәсәбәтләр­ме, гаиләнең материаль хәле, хатын­ның гаиләдә тоткан роле, балалар, әти-әниләр...  Бу һәр кешенең үз эше булса да, мондый катлаулы ситуациягә эләккән ханымнарга берничә уртак киңәш бирер идем.

Хыянәтнең сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин, ләкин күп очракта аның нигезендә гаиләдә хөкем сөргән бертөрлелек, хисләрнең яңалыгы югалу ята. Ситуацияне үзгәртү күп очракта үзеңне үзгәртүдән тора. Үзгәрүдән курыкмагыз: сездәге үзгәрешләр тышкы кыяфәте­гездә дә чагылсын, эчке дөньягызны да үзгәртсен. Моңа кадәр күптән күңе­легездә йөргән хыялыгызны тормышка ашырыгыз, яңа дуслар табыгыз, театр, киноларга йөри башлагыз. Ләкин яңа мәхәббәт табып йөрәк ярагызны бик тиз генә төзәтергә ашыкмагыз – һәр нәрсәнең үз вакыты. Күпмедер вакыттан соң үзегез дә аңларсыз – яңа мөнәсәбәтләр кирәкме сезгә, әллә гаиләгезне саклап калу төп максатыгызмы?

Ирегезнең хыянәте йөрәккә кадаган хәнҗәр сыман һаман искә тө­шеп, авырттырып тора. Бу авыр хисләрдән арыну чарасын табу мөһим. Бәлки, эшегездә катлаулы һәм күп көч, вакыт сорый торган проект бардыр – ул эшкә алыну уйланырга вакытыгызны азрак калдырыр. Бәлки, күптәннән максат итеп куелган булып та тормышка ашмаган эшегез бардыр. Бөтен көчне шуңа юнәлтү дә ярдәм итәргә мөмкин. Сезнең хәсрәтегез, һичшиксез, тирән – ләкин тирә-якта сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ, авыру яки бәхетсез кешеләр бардыр. Аларга ярдәм итү үз борчылуларыгыздан арынырга ярдәм итәр.
Гомумән, мондый катлаулы хәлгә эләккән ханымнарга иң элек тынычланырга киңәш итәр идем. 

Тавыш-гауга, күз яшьләре, истерикага бирелү сезнең булышчыларыгыз түгел. Мондый катлаулы ситуациядә аек акыл гына дөрес стратегия сайларга һәм чыгу юлларын билгеләргә ярдәм итәр. Үзегез генә проблемадан чыгу юлын таба алмаганда, һичшиксез, профессионал ярдәменә мөрәҗәгать итү кирәк. 

Фото: Газинур Хафизов


 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com