Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешПар алма → Ул бит хатын-кыз!

Ул бит хатын-кыз!

06 марта 2018
2908 карау

 

 Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.  
 


 Айдар ГАЛИМОВ, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутаты.  

гаилә стажы –  29 ел;  

өч бала (Гүзәл, Айгизә, Данияр) атасы.  

 

–  Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... 

– Боларның барысына да һәм тагын әле тавышына да игътибар итәмдер. Анысы да минем өчен мөһим. Тик шунысы кызганыч, соңгы вакытта хатын-кызлар барысы да бер-берсенә охшый башлады. Бигрәк тә – яшьләр.  Аларның һәммәсендә дә эшләнгән керфекләр, кашлар, тырнакны әйтмим дә инде... Хәтта эшләнгән иреннәр! Кайда табигый чын матурлык, кайда ясалма – аеру да авыр хәзер. Дөресен әйткәндә, бу күренеш куркыта.  

– Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?  

– Аңа – хатын-кызга гына хас булган барлык сыйфатларын да гафу итәргә була, минемчә. Әйтик, логик яктан ялгышуларын. Хәер, аны җитешсезлек дип тә булмыйдыр... «И-и, ярар, хатын-кыз бит инде ул», – дисең дә, уздырып җибәрәсең.  

– Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?  

– Ир-ат өчен иң авыры – хыянәтне кичерү... Әмма хыянәтнең дә төрлесе була. Синең йөрәгеңнән чыккан хисләргә, күңелеңә, мөнәсәбәтеңә булган хыянәт, физик якынлыктан күпкә аерыла. Ә хатын-кыз ир-атны күңеленә уздырмаса, тәненә кагылдырмый: аның хыянәте ир-атныкы кебек очраклы гына була алмый.  

– Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?  

– Безгә, ир-атларга, боларның барысы берьюлы кирәк: хатын-кыз үзе алиһә, үзе илһамландыручы, үзе комфорт тудыручы булсын дип хыялланабыз... Барыбыз да! Димәк, мин дә...   

– Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 

– Миңа калса, ул дус булырга тиеш тә. (Һәрхәлдә, беркем беркемгә берни тиеш булмаса да!) Дуслык – ул зур нәрсә. Мин моны бергә яшәгән еллары шактый җыелган кеше буларак әйтәм. Еллар узу белән ниндидер хисләр азрак тоныкланырга да мөмкин. Ә дус була белү, яши-яши, бәлки, беренче планга ук та чыгадыр әле. Тик бөтен кеше дә дус була алмый. Шуңа да ир белән хатын арасындагы бик кадерле төшенчә ул.    

– Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?  

– Бик күптән булды бит инде ул, хәтерләмәсәм дә гаеп түгелдер... Без Зилә белән Уфа автотранспорт техникумында бергә укыдык. Үзешчән сәнгатькә зур игътибар бирелә иде бездә – мин инде, әлбәттә, сәхнәдән төшмим. Зилә дә җырга мөкиббән киткән кеше – бер бәйрәмдә оештырылган концертта сәхнәгә ул да чыкты. Шулай таныштык... Аннан «автомотопробег»ка чыгып киттек (ул чакта әле гастрольнең ни икәнен белмибез!): төрле җирләргә барып, техникум турында сөйлибез, үзебезгә укырга чакырабыз. Шул чакта Зилә белән тагын да якынайдык.   

Ул мине армиягә озатып калды. Ә аннан, күрергә дип, яныма килде! Литвага кадәр! Балтыйк буе ул чакта да барыбер чит ил кебек иде бит. Аның киләсен белми идем, әлбәттә. Өйрәнүләр вакыты иде. Бер лейтенант:  «А ты знаешь, что к тебе девушка приехала?» – ди. Ышанмадым! Булмас дим! Бергә үткәргән һәр мизгеле истә ул чакның... Армиядән кайткач, озак очрашып йөрмәдек инде, өйләнештек. Тәкъдим ясау ничек булды икән? Безнең вакытта бүгенгеләр кебек  мөгез чыгарулар юк иде бит әле. Хәзер әнә тәкъдим ясауны шоуга әйләндерәләр. Нинди генә тәкъдимнәр күргән юк! Бервакыт хәтта концертымда минем аша тәкъдим ясадылар. Бөтен халык алдында: «Зөлфия, шул егет сине ярата, чык аңа кияүгә», – дидем. Тагын бер кызык очрак булды. Казанда кызларым белән ресторанда утырабыз. Күрше өстәлдә бер егет, чәчәкләр күтәреп килеп, кызына тәкъдим ясады. Дуслары басып, кул чаба башладылар. «Мөмкинлектән файдаланып, туйга Айдарны да чакырырга була», – диләр. Һәркем үзенчә бу мизгелне мәңгегә хәтердә калырлык итәргә тырыша.  

Читкә киттем. Зилә – Башкортстанның Урал аръягыннан, таулар артыннан, ә мин Оренбург ягындагы районнан. Әти белән әни барып кызны сорап кайтты. Ул чакта туй башта бер якта, аннан икенче якта уза иде. Икешәр көн! Хәзер кафеда, ресторанда гына җыелалар да, яңа туганнар бер-берсен күрми, белми дә кала. Кызык хәлләр булып бетә. Бер үк ресторанда, төрле залларда  берничә туй барган чаклар бар. Бер туйда берәүләр тәнәфестә танышканнар, бергә биегәннәр – мәҗлескә икесе ике яктан килгән дип белгәннәр. Залга кергәч кенә,  икесе ике туй кунагы икәнен аңлаганнар. Борынгылар зирәк булган  шул:  икешәр көн туй уздыру күңел ачу өчен генә булмаган бит. Ике як бер-берсен шунда белеп калган. Кайчакта, башка күрешмәсәләр дә, бер-берсен хәтерләп, сәламнәр әйтешеп яшәгәннәр. Элеккенең матур бер күренеше булган бу. Шөкер, без шуларны үткәнбез.  

– Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?  

– Миңа калса, әниләрнең матур сыйфатлары безнең күңелгә сеңә инде ул. Һәм без аларны тормыш юлдашларыбызда да күрергә телибез. Үзебез дә  аңламыйча... Шуңа да кайвакыт ир-ат сайлаган хатынның күзләре, төс-кыяфәте аның әнисенекенә охшарга мөмкин. Бигрәк тә – холык-фигыле. Зилә белән әнидә дә андый охшашлыклар табам: икесе дә шундый сабыр, дөреслек яраталар, дипломатларча сөйләшә беләләр... 

– Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?  

– Шунда ук «Москва слезам не верит» киносы искә төште әле. Екатеринаның генераль директор булуын белгәч, Гоша-Георгий (А. Баталов) бөтенләй өйдән үк чыгып китә бит. Безнең менталитет турында сөйли инде бу. Чит илдә моңа, бәлки, гадәти күренеш дип кенә карарлар,  игътибар да итмәсләр иде...  

Хатыннары күбрәк мал тапкан гаиләләр танышларым арасында да бар. Ир-атка моны тыныч кына кабул итәргә кирәк. «О-о, син миннән күбрәк аласың!» – дип, күтәрелеп-бәрелеп чыгып китә торган заман түгел хәзер. Киресенчә, бәлки моңа эчтән генә шатланып торыргадыр? Әмма үзеңнең ир-ат буларак горурлыгыңны да югалтмаска инде. Андый хатын-кызны ничектер тотып та тора белергә кирәк әле.  Егәрсез булмый!   

– Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?  

– Без элеккерәк заман кешеләредер инде – мин моның белән бик үк килешеп бетә алмыйм. Беренче адымны ир-ат ясарга, беренче булып ул эндәшергә тиеш кебек. Әмма гаепли дә алмыйм. Дөнья үзгәрә, хатын-кызлар да икенче хәзер. Алар үзләренә ни кирәген яхшырак белә. Кыюсыз ир-атның мәхәббәт аңлатканын көтеп йөрсәң, гомер үтеп китәргә дә мөмкин ләбаса. Шуңа күрә бу хатыннарны аңларга була.  

– Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз? 

– Хатын-кыз нинди генә уңган, булдыклы булмасын, нинди генә уңышларга ирешмәсен, ул барыбер ир-атка ышыкланып яшәргә тели. Табигате шундый аның. Ир-атның ышанычлы терәк булуын көтә ул.  

– Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүен көтәсез? 

– Матур прическа, матур костюм, матур күзләр, матур җырлардан гына торган  образ түгел, ә кеше күрүләрен телим. Өстен яклары, кимчелекләре булган шундый ук кеше.... Ир-ат буларак ныклыгымны, ышанычлы икәнемне. Хуҗалыкчыл булуыма да игътибар итсеннәр иде.   

– Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?  

– Тормыштан беләм: үзе бик чибәр дә булган, уңышка да ирешкән, әмма кияүгә чыкмаган хатын-кызлар бар. Алар матур киенгән, чәч-башлары ясалган. Читтән караганда, гади егетләргә буй җитмәслек булып күренәләр. Андыйлардан егетләр, чыннан да, курка. «Юк, бу кыз беркайчан миңа карамас, мин аңа лаек түгел», – диләр. Ир-ат барыбер кыюсызрак ул. Бигрәк тә бүгенге заманда. Ә әрсезләр кайсы заманда да бар, әлбәттә. Аларны инде бернәрсә туктатмый.  

– Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле. 

– Бар андый бер очрак! Безнең өлкәдә эшләүче бер хатын-кыз: «Урамда ач калсам да, бу команда, бу кешеләр белән беркайчан эшләмәячәкмен», – дигән иде берсендә. Мин сорамадым – үзе әйтте. Тик шул командадан беренче тәкъдим булу белән, ул алар белән китте дә барды! Мин моны ул чакта да аңламадым, әле хәзер дә аңлый алмыйм.  

– Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы? 

– Элек яшьлегем белән үз туксанымны – туксан иткән: «Минемчә булырга тиеш», – дигән чаклар да бар иде. Хәзер инде аңлыйм, бу алымны хатын-кызга карата кулланып булмый. Иң яхшысы – тыңлап торырга да  эндәшмәскә... Барысы да соңыннан әкренләп үз урынына утырачак. Күтәрелеп бәрелеп, үз дөреслегеңне исбатлый башлаудан берни үзгәрмәячәк.  

– Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсезме яки пиццага заказ бирәсезме? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсезме? 

– Берсе дә туры килми! Башта бөтен төс-кыяфәтем белән канәгать булмавымны күрсәтәм инде. Яшерергә тырышсам да, йөземә чыгачак, һәм  Зилә моны бик тиз тоячак. Аннары инде бер дә ятып тормаячак... Юк, андый хәл берничек була алмый! Зилә үзенең алиһә дә, комфорт та тудыручы хатын-кыз икәнен күптән күрсәтте инде. Гомергә шулай булды – 29 ел буена. Хәзер генә үзгәрмәс.  

Үзем пешерүгә килгәндә... Гомергә дә болай дип мактана алмадым. Әмма мондый хыялым бар: кайчан да булса берәр нәрсә пешерергә өйрәнермен дип уйлыйм. «ТМТV» каналының «Тәмле көрәш» тапшыруында катнашырга чакырдылар күптән түгел. «Тамашачыларны өйрәтә алмыйм, үзем өйрәнергә барсам гына», – дидем Булат Бәйрәмовка. Күп нәрсәне хәтерләп калдым болай, ләкин тапшыру чыккач, тагын бер тапкыр җентекләп карыйм әле – аннары шәт  өйдә дә пешерермен. Дуслар, тапшыруны күреп: «Пешереп, безне дә сыйла әле», – дип сорамасалар ярар иде, дип куркып торам менә.  

– Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез? 

– Дөресен әйтимме? Оят булса да, үземнең тагын бер кимчелегемне ачам инде. Иҗат кешесе шул мин – баш-аягым белән! Еш кына Зилә әзерләнеп ишек төбендә басып тора, ә мин әле киенеп тә бетмәгән булам. Ул моңа ничек түзәдер, анысын белмим. Әлеге дә баягы, халык алдындагы – гел игътибар үзәгендәге кеше бит мин – теләсә ничек йөрергә хакым юк. Аларның күз алдында гел синең сәхнәдәге (тышлыктагы, экрандагы) образың. «Син бит шул егет, ничек инде пима кия аласың?  Бүрегең кыек...» – дип карый алар. Бик сирәк кенә дуслар арасында гына шулай йөреп була. Дусларым янында – мин аларның берсе. Рәхәт моны тою...  

– Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?   

– Мин матур күлмәкләр кияргә яратам – башкаларныкыннан аерылып торганны. Зилә бу хакта белә, әлбәттә. Кайчак киеп-киеп карап та, үземә туры килгәнен таба алмыйм. Кайсының җиңе кыска, кайсының якасы зур... Тегүче генә сиңа чаклап тегә ала, ә кибеттә сайлау... Зиләнең ничә тапкыр миңа нәкъ туры китереп күлмәк алганы бар. Киям дә башка салмыйм. Ничекләр шулай ала белә, шаккатам.  

Мин аңа чәчәкләр бүләк итәм дисәм... Бик еш кына концертлардан да чәчәкләр белән кайтам бит. Кайчак Зилә, ятыр алдыннан, чәчәкләрне утыртырга вазалар әзерләп калдырган була. Ә минем бер букетсыз да кайтып кергән көннәрем бар.   Моның сәбәбе үземдә. «Туганнар, инде ничә еллар чәчәкләр бүләк итәсез, рәхмәт, – дигәнем булды сәхнәдән. – Тик, әйдәгез, бергәләп бер изге эш эшлик  әле...» Хәзер миңа чәчәк түгел, ә уенчыклар, китаплар бүләк итәләр. Мин аларны аннан балалар йортларына таратам. Казан тамашачысы да бу үтенечемне һаман хәтерли. Әмма үзем уйлап чыгарган яңалык түгел бу. Танышларым – Англиядә бергә укыган Уфа егете белән Минск кызы үзләренең туйлары алдыннан: «Кадерле кунаклар! Мөмкин булса, чәчәк бәйләмнәре урынына безгә бала уенчыклары алып килегез – ятимнәрне бергәләп сөендерербез», – дип хат җибәрделәр. Сокланырлык үрнәк! Бер көнлек матурлык  өчен акча түгү түгел инде бу.  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com