Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешПар алма → Илдус + Сәлимә

Илдус + Сәлимә

Гүзәл КАМАЛЕТДИНОВА
Гүзәл КАМАЛЕТДИНОВА
21 августа 2017
429 карау
Меңләгән тамашачы мәхәббәтен яулаган җырчы, артист, биюче, ни генә дисәң дә, күз өстендәге каш кебек шул, сүзе дә үзеннән-үзе чыгып кына тора. Ни хәл итмәк кирәк... Язмышлары шундый! Г. Камал театрының танылган артисты Илдус ГАБДРАХМАНОВны да кемнәргә генә “өйләндермәде” халык. Тыпырдый-тыпырдый яшь кызларның гына түгел, апа булырдайларның да күзләрен кыздырып йөрде-йөрде дә... чынлап торып өйләнеп куйды егет. Хәер, бу хәлгә дә байтак гомер узды бугай инде, ә халыкның Илдус белән Сәлимә хакында беләсе килә.

Илдусны мин беренче тапкыр “театр дәресе”ндә күргән идем. Әйе, бар иде безнең шундый дәрес. Казандагы 2 нче татар гимназиясендә укучыларны айга бер тапкыр спектакль карарга алып баралар иде. Әлбәттә, андый кичәләрне без шатланып та, соңыннан тәмләп, ай буе сөйләрлек вакыйга итеп, түземсезләнеп тә көтә идек. Ник дисәгез, яшүсмерләрнең шундый чагы бу —сәхнәдәге илаһи затларны илаһи күреп табыныр чак.

Ул вакытта яңа гына пешеп-өлгереп җиткән, Мәскәүдән кайтып кына төшкән яшь артистлар белән очрашуга чакырганнар иде безне театр җитәкчеләре. Яшь щепкинчылар әле яңа узган студент тормышыннан төрле мәзәк хәлләр сөйләп, спектакльләрдән өзекләр күрсәтеп, күңелләребезне тәмам әсир иттеләр. Ә мине таң калдырып шаккатырганы, әлбәттә, Илдус булды. Ике сәгатькә сузылган күңелле очрашуны йомгаклап, “Чү, талантлы яшьләр килә!” дигәнне расларга теләгәндәй, тантаналы аккорд булып яңгырады аның чыгышы... Биш ел буе Мәскәүнең тулай торак идәннәрен тыкылдата-тыкылдата, монда яшәүчеләрнең тәмам үзәгенә үткән, интектереп бетергән Илдус сәхнәдә тыпырдап та күрсәтте соң! Күз иярмәс тизлектә тыпырдый торган ул җитез аяклары, сыгылмалы буй-сыны гына түгел, тузгып маңгаена төшкән кара чәчләре, хәйләле елмаюдан кысылган күзләре дә бии аның. Сөяге дә юктыр, тәне камыр кебектер, чөнки ул гәүдә ничек кенә боргаланмый-сыргаланмый да, нинди генә рәвешләргә керми, кулларын канат итеп җилпеп әйләнгәндә,
түзмәс, очып китәрдер сыман тоела. Аның канатта-арканда йөрүче цирк артисты сыман ярсулы ритмда чечетка сугып, сәхнәнең кырыеннан башлап, буеннан буена йөрүен күреп, аһ итәбез. Артист талантына, осталыгына авыз ачып, тынсыз калганыбыз һаман истә.

Илдус мәзәк, әзрәк сәеррәк Тукай (Мансур Гыйләҗев. “Казан егетләре”, “Тагын Казан егетләре”) һәм Сильвио (Карл Гольдони. “Ике хуҗаның хезмәтчесе”) рольләре аша тамашачы күңеленә керде. Ә аннан соң һәр артистның хыялында йөргән роль уйнау насыйп булды. Фәрит Бикчәнтәев аңа Ромео ролен ышанып тапшырды һәм ялгышмады! Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”сындагы роле соклангыч биеклек иде! Искә төшеп, ул роль әле дә тамашачы йөрәген җилкендерәдер.

Бүгенге Илдуста, аның күзләрен хәйләле кысыбрак, ярым елмаеп, ярым җитди булырга тырышып каравыннан мин Илгизәрне таныйм. Нигәдер ул “Илгизәр+Вера”дагы роленә ныграк ияләшкән дип уйлыйм. Күз алдымда исә аның Ромеосы — йөрәге җил-давылларга ап-ачык, чиста, саф егет булырга хыялланган яшүсмер бала. Ул ирекле, тыелгысыз җил кебек Джульеттаның тормышына ургылып килеп керә. Люция Хәмитова башкаруындагы Джульетта Ромеоның капма-каршысы. Тормышыңа газап, ул җирдәге мескенлекнең тарту көченә каршы торырга азаплана, ләкин һәркайда — тоташ таш дивар. Бикчәнтәев спектаклендә шушы таш стенаны гаҗәеп җиңеллек белән сикереп-атлап чыга алырдай бердәнбер кеше — ул Ромео. Илдус Габдрахманов тудырган Ромео һава сыман җиңел, уттай кызу канлы, мөгаен, бу дөньяның камиллектән шактый ерак булуын аңлау аңа тагын да авыррактыр, шуңа күрә дә ул яшь туташтан да ныграк газаплана. Шулай булса да артист үз роленә мажор ноталар — оптимистик рухтагы яңгыраш бирә. Чөнки Ромео әле шундый да яшь, хәтта үлем дә аның өчен киртә-куркыныч була алмый.

Илдусның тагын бер роле — “Биюче” (Лопе де Вега. “Бию укытучысы”) спектаклендәге Альдемаросы бәхетле язмышка ия. Истә кала торган соклангыч образ булып меңнәр күңелендә урын алды ул. Аны спектакль-соло дип атарга кирәк. Монда Габдрахманов үзенең бөтен сәләтен, актерлык талантын, бию осталыгын тулысынча ача, күрсәтә алды дисәк тә арттыру булмас. Уен шундый бер табигыйлек, җиңеллек белән биюгә әйләнеп китә ки, кайда театр, кайда бию икәнлеген тоймый да башлыйсың. Ә бию теле — гаҗәеп хәрәкәтләр, геройның гүзәл мәгъшукасына күңелендә бөреләнгән саф хисләрен ачып салырга ярдәм итә.

Биючеләр биегән чакта гашыйклыкка тиң халәт кичерә, диләр. Мәхәббәттән исергән вакыттагы илһамлану, канатлану, хисләрнең нечкәрүе биюгә дә хас икән. Әмма йөрәС кыллары нинди аһәңнәрдән рухланыр гыйшкы тулып ташыганнарның илһамланып, соклангыч әсәрләр тудыру мизгеле кайчан икәнен кем үлчәгән?!

Ходай бәндәләрнең һәркайсына төрле-төрле сәләтләр өләшә. Илдус үзенең бөтен тормышы, гомере бию, театр белән бәйле буласын белә идеме икән?! Бәлки, белмәгәндер дә. Әмма сизенгәндер. Юкса, шук малай кеше балачагыннан, дүртенче сыйныфта укыган чакта ук драма түгәрәгенә яратып йөри башламас иде. Ә бәхет елмайган үзенә: мәктәпне тәмамлауга Мәскәүгә, Щепкин исемендәге югары театр училищесына укырга керә алган. Булачак хатыны да хореограф булыр дип, ул башына да китермәгән, әлбәттә...

Уфа кызы Сәлимә Әминовага бию “җене” сабый вакытыннан ук кагылган икән. Алты яшеннән ул шәһәрдәге Нефтьчеләр мәдәният сараендагы бию студиясендә шөгыльләнә башлый. Әлбәттә, әти-әнисе кызларының нәфис, гүзәл, сәнгать җанлы булып үсүен теләгәннәрдер. Биюен бии Сәлимә, ә менә татар театрында баш хореограф булырмын дип уйлап та карамый. Ул бии генә. Чөнки аның йөрәге көй агыла башлауга ук, шул көйгә кушылып, ярсып тибәргә тотына, ә аяклары үз-ләреннән-үзләре тыпырдап биеп китәргә әзер. Аның бөтен күзәнәкләре бию көенә буйсына.

Шулай итеп, ул 1986 елда Казан сәнгать һәм мәдәният институтына имтиханнар тапшырып карый һәм... конкурстан уза алмый. Вакыйгаларның мондый борылыш алуына, гадәттә, адәм баласы көенә. Морадына ирешә алмавына аптырап, Сәлимә дә кире үзенең Уфасына кайтып китә. Ике ел укыта. Әрәмгә узган гомер дип искә алмый Сәлимә ул чорны, бәлки осталыгын чарлау, холкындагы сыйфатларны камилләштерү өчен кирәк булгандыр бу сынау дип, үзен тынычландыра.

Тәвәкәлләп, 1988 елда кабат Казанга юл тота. Ниһаять, ул студент. Алай гынамы, икенче курста ук аңа Санкт-Петербург фәннәр академиясеннән фольклор бүлегендә укырга чакырып тәкъдим ясыйлар. Киләчәк язмышны юрап азапланмаска, монда укуын дәвам итәргә ниятли ул. Туташ татар театры хакында әле хыяллана да алмый, ә язмыш сукмагы аны барыбер шушында китерә. Театрдагы беренче иҗат җимеше — Фәрит Бикчәнтәев сәхнәгә куйган “Акчарлаклар” спектаклендә ул танго биюен куя. Театрга бик табигый килеп керә, сәләтле хорео-графның һәм тырышлыгын, һәм эзләнүләргә хирыслыгын җитәкчеләр дә хуплыйлар, аның иҗатын гел күзәтеп-күзләп торалар. Сәлимә сәнгать академиясен тәмамлауга, аны театрда эшкә калдыралар. Фәрит Бикчәнтәев курсы белән практика уза. “Зөләйха” спектаклен әзерләүдә катнаша.

Илдус 1988 елда Щепкин училищесын тәмамлый, аннан армиядә хезмәт итә. Театрга ул 1990 елда гына кайта. Ә Сәлимә Сәнгать академиясендә уку белән беррәттән, театрда да эшләп йөри. “Боз астында дулкын” исемле спектакльдә алар икәү эскәмия өстендә бииләр. Буйдак егет белән чибәр кызны шаяртып “кияү”, “кәләш” дип, шуннан соң атый башлыйлар.

— Һәр шаяртуның нигезендә хакыйкать орлыгы була, — дим.
— Ул чакта мондый уй башыбызга да кермәде, — ди Сәлимә.
— Йөрәккә керсә, ул башны тыңлыймы соң? Шулай да кем кемне “әсир” итте, ничек бер-берегезне таптыгыз димим, ачтыгыз?
— Без берничә ел бергә, бер театрда эшләгәч кенә якынаеп киттек. Бер күрүдә гашыйк булу түгел инде бу. Сиздермичә килде безгә мәхәббәт. “Биюче”не әзерләгәндә Илдус белән иңгә-иң куеп эшләдек. Аның премьерасы 1995 елның 14 мартында булды, спектакльне бик тиз эшләдек, репетицияләрдә иҗади атмосфера хакимлек итте. Йҗади дуслык булганда, бер-береңне аңлап-баетып иҗат белән шөгыльләнгәндә таулар күчерерлек көч була бит. Бию укытучысы ролен Илдус гаҗәеп күңел күтәренкелеге белән, бик бирелеп эшләде. Кем-кем-не гашыйк итте дигән соравыгызга җавап — “50 на 50!”

Сәлимәнең гаҗәеп күзләрен мин нигәдер болан күзенә охшатам. Үпкәләр дип, үзенә бу хакта әйтмәдем. Моң, сагыш, ярсу, наз белән мөлдерәмә тулы зур күзләрдә барысы

да шундук чагыла — яратуы да, кайгыртуы да, борчылуы да... Үзең дә сизмәстән, Сәлимәнең тыйнак матурлыгына, гадилегенә һәм шул ук вакытта искиткеч зыялы-затлы ханымнарга хас гүзәллегенә таң каласың. Шуңа күрә дә мин Илдусны “Сәлимәгә ничек гашыйк булдың?” дигән тапталган сорау биреп йөдәтмәдем дә... Билгеле бит инде болай да диясе генә. Ул, бер караганда, гаҗәеп нәфис чәчәк, кулыңа тотып карарга теләсәң, уалырдай нәни кошчык һәм челтерәп аккан саф, чиста сулы чишмә кебек... Татарлар да, башкортлар да табына торган саф, сылу, гүзәл мөселман кызы образы кайсыдыр бер мизгелдә нәкъ менә Сәлимәдер кебек тоелды миңа. Үзе тыйнак, үзе назлы, үзе шәфкатьле, үзе эшчән, зирәк акыллы һәм ирен хөрмәт итә торган... Безнең әңгәмә вакытында Сәлимә фикер агышының тирәнлеге һәм тәэсирлелеге белән мине аз гаҗәпләндермәде, ә Илдус, башта миңа башбирмәс, үзсүзле арыслан булып күренгән Илдус, Сәлимә сөйләгәндә аны йә җөпләвен, йә теге яки бу фикер белән бик үк килешеп бетмәвен, шул мизгелдә йөзеннән укырга мөмкин йомшак-назлы песи баласы кебек күзләрен йомгалап-ачкалап рәхәтлектән оеп утырды. Шуңа күрә дә гаиләдә кем лидер булуы белән кызыксынмый кала алмадым.

— Илдус тыныч табигатьле, әйбәт холыклы, шуңа күрә бу мәсьәләне куертмыйбыз, —ди Сәлимә. — Хатын-кыз йомшаклыгына ул бармак аша карый. Юл куючан булуы ир кешенең көчле булуыннан ул. Ә миңа килгәндә, өйдә баш булырга тырышырга хакым юк, дип исәплим, эштә командовать итүем дә бик җиткән.

Спектакль сәхнәгә менсен өчен күпләр тир түгә. Хореограф үзе, мәсәлән, күренми, һәрчак сәхнә артында кала. Биюләр, оста биючеләр сокландыра, гаҗәпләндерә, әмма бу биюләрне кем куйган дип кызыксынучылар бик аз. Ә менә Сәлимә белән Илдус бу кагыйдәгә сыя алмыйлар. Алар еш кына бергә сәхнәдә дә бииләр, алар-ны алкышлыйлар.
— Һөнәрегезне алыштырырга, артистка булырга теләр идегезме?

— Юк, юк. Дөньяга аек күз белән карарга яратам. Ходай биргән саулык, таланттан тыш, актер искиткеч куәтле күңел күтәренкелегенә ия, энергетикасы бик көчле булырга тиеш. Бу һәркемгә бирелмәгән. Башка халәттә мин үземне уңайлырак тоям.

Сәлимә хаклы, җаны теләгән эш белән шөгыльләнсен кеше. Ә Илдус белән Сәлимә бер-берсенә көч, җылы, якты бирә торган Ай белән Кояш кебек. Биюгә мәхәббәт табыштырган, кавыштырган аларны. Ә тамашачы алар-ның уртак хезмәтенә баш ия.

Без гел Сәлимә белән генә сөйләшкәнбез икән. Әйтерсең, ике ахирәт дус кияүләр хакында сүз куерта. Әмма Сәлимә Илдусның холкын да, талантын, уенын да шулкадәр төгәл, дөрес тасвирлады, кеше бик яраткан кешесен генә шулай якыннан белә. Илдус, әйткәнемчә, аз сүзле иде. Әмма тылсымлы таштагы сыман аның йөзендә җан халәте ап-ачык сурәтләнеп тора иде. Шунда мин үзем өчен ачыш ясадым, тамашачыларның ни өчен бер үк актерларны күрер өчен кат-кат спектакльләр каравының серен аңладым. Илдустан тел белән әйтеп-аңлатып булмый торган тылсымлы, серле яктылык бөркелә икән. Аның сөйкемле сөяге бардыр, мөлаем-ягым-лылыгы шулай тәэсир итә торгандыр. Үзенең әйтүенә караганда, ул кызык-сынучан, тиз аралашучан, хәрәкәтчән. Сәхнәгә чыккач, ниндидер көч аңа рольгә керергә булышуын тоя. Миңа калса, тулысынча ачылып бетми әле ул.

Танылган актерлар хакында халык чынын-ялганын кушып сөйләргә ярата. Имештер, Илдус белән Сәлимә еш кына үпкәләшәләр икән... Хәер, өч тапкыр ЗАГСка гариза илтүләрен, өч мәртәбә кире уйлауларын, фәкать соңгысында гына Аллага тапшырып язылышып кайтуларын Сәлимә үзе дә яшерми. Балалар ансамблен Кырымга алып барганда, Сәлимәнең балаларга кайгыртучан “әни” булуын һәм бу “рольнең” аңа бик тә килешүен сокланып сөйләделәр. Бик беләсем килсә дә, чын-чынлап әни булырга хыялланмый микән дип сорашырга кыенсындым Сәлимәдән.

Ә минем хөрмәтле укучым һәм тамашачы колагына әйтер сүзем шул, яраткан артистларыгыз хакында чын дөресен бик беләсегез килсә, аларга гайбәт күзлегеннән түгел, сәхнәдән карагыз. Чөнки сәхнәнең тылсымлы көче шунда ки, актер нинди генә роль башкармасын, ул үзенең җанын, үз йөрәген ача. Шуңа да Илдус белән Сәлимәне нәкъ менә сәхнә тормышы кавыштыру бер дә гаҗәп түгел. Күптән түгел генә куелган, татар дөньясын шаулаткан, Сәлимә белән Илдус биюләре аша геройларның эчке халәтен тасвирлый торган спектакльдәгечә әйтсәк: эзләдем, бәгърем, сине!


"Сөембикә" журналының архивыннан
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy