Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешПар алма → ​Мин аны гомер буе эзләгәнмен...

​Мин аны гомер буе эзләгәнмен...

05 мая 2017
758 карау
Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән?
Сүзне аларга бирик. 

1. Иң элек хатын-кызның Сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Гомернең төрле чорында бу сорауга төрлечә җавап бирергә буладыр. Мин бүгенге яшем югарылыгыннан торып кына фикер йөртә алам. Чөнки тормыш узган саен, бер үк нәрсәгә карата башкача караш, башкача фикер туа – кеше үзгәрә. Яшь чакта бу сорауны биргән булсагыз, миннән бөтенләй башка җавап ишетер идегез. Тормыш кыйммәтләрен кабул итү, әйткәнемчә, гомер буе бертөрле була алмый. Мин менә хәзер хатын-кызның күзләренә, күз карашына игътибар итәм. Чөнки күзләр –
күңел көзгесе, барысы да шунда чагыла. Ә яшьрәк чакта, бәлки, күзгә нык ташлана торган нәрсәләргә, әйтик буй-сынына күбрәк игътибар иткән булганмын-
дыр. Конфетның кәгазенә караган кебек. Тәмле конфетмы аның эчендә, түгелме – ул турыда уйламыйсың.
Әһә, матур кәгазьле дисең дә үрелеп аласың.
Бу – яшьлек ялгышы.

2. Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
– Рухи дәрт, күтәренкелек булмауны гафу итәргә була. Инь-янь дигән төшенчә бар. Аның берсе – ир-атны, икенчесе хатын-кызны белдерә. Бу символларның хатын-кызны белдергәне бер үк вакытта җир символы да. Хатын-кыз үзе дә җир кешесе. Күтәренкелек булмау, җир-су белән яшәүне мин шуңа гафу итәм дә, чөнки
бу аларга табигатьтән шулай бирелгән. Музыка белән бәйләп карасак, дирижерлар бит менә шундый күтәренке рухлы кешеләр. Ә алар арасында хатын-кызлар сирәк. Болытларда очарга, хыялланырга дисәң – ирләргә куш. Хатын-кызда исә, ни генә дисәң дә, практик як барыбер күбрәк.
Хатын-кыз бит еш үпкәли, үзенә игътибарны күбрәк таләп итә, диләр. Юк, мин аларның бу сыйфатларын кимчелеккә санамыйм. Бигрәк тә гафу итмәслек кимчелеккә. Минемчә, анысы вак-төяк кенә. 

3. Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
– Нәрсә дип җавап бирергә дә белмим... Ә нәрсә өчен аны гафу итмәскә мөмкин? Юк, әйтә алмыйм.
Мин гафу итәр идем. Барысы өчен дә. Гомумән, ачу сакламыйм.

4. Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсысы якынрак?
– Бу сорау дөрес куелмаган дип уйлыйм. Ашарга әзерләүче хатын-кыз илһамландыручы да була ала. Чөнки ашарга әзерләү дә иҗат эше дип уйлыйм мин. Хатын-кыз ашарга әзерләүне илһам, иҗат эше дип санамаса, пешергән ашы да тәмле булмый аның.

5. Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Һичшиксез! Кабатлап әйтәм, әлбәттә, дус булырга тиеш!
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисез­ме әле?
– Беренчесенәме? Беләсезме, мин беренчесен,
икенчесен оныттым инде. Алары булмаган да кебек. Бәлки булмагандыр да... Светлана белән гомер буе яшәгән кебек тоела миңа. Ә менә тәкъдимне мин аңар танышканнан соң ярты ел узгач, менә шушы бүлмәдә, үземнең офисымда ясадым. Бу юлы мин никахыма
бик җитди карадым. Әлеге адым минем өчен бик җа-ваплы адым иде, инде миңа һич тә ялгышырга ярамый иде. Яшь чакта гына барысын да уйлап тормыйсың шул... Ул ризалыгын бирүгә, шунда ук мулла чакырып, шушы ук бүлмәдә никах та укыттык.

6. Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
– Әйе, дөрес, нәкъ шулай. Минем хатыным әниемә бик охшаган. Элеккеләре турында сүз бармый, хәзергесен әйтәм. Бәлки мин, чынлап та, гомер буе әниемә охшаган кызны эзләгәнмендер, көткәнмендер... Хатыным Светлананың әниемә чынлап та бик тә охшаганын, бергә яши башлагач, тагын да ныграк аңладым... Карагыз әле, сорауларыгыз бик кызык. Минем белән моңарчы мондый әңгәмә корганнары юк иде. Ошый миңа бу сораулар!

7. Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Дөнья булгач, мондый хәлләр дә очрый. Ләкин алай булырга тиеш түгел. Ир кеше һәрвакытта да хатынына караганда малны күбрәк тапса, дөресрәк. Гаиләне кайгырту аның өстендә, аның җилкәсендә булсын. Хатын-кыз эшләмәсен димим, эшләсен. Ләкин өйгә килә торган акчаның зур өлешен ир-ат алып кайтсын. Әйткәнемчә,
ул аның вазыйфасы. Ир кеше шушы вазыйфа белән туарга һәм яшәргә тиеш.  

8. Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Мин моңа бик уңай карыйм. Мәхәббәткә мәхәббәт белән җавап бирү кемгә дә җиңелрәк. Беренче адымны хатын-кыз атлавы, кайчакта ир кешенең хәлен күпкә җиңеләйтә дип уйлыйм. Ярата икән, яшермәсен, әйтсен, белгертсен моны хатын-кыз.

9. Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Әлбәттә, аның холкы, зыялылыгы, интеллекты дип уйлыйм.

10. Хатын-кызлардан үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүен көтәсез?
– Ирне ир иткән сыйфатларны бәяли белсен ул: намуслы булуын, гаделлеген, эш сөючәнлеген, дәрәҗәсен, абруен күрсен. Ә яратуын? Ә ир-атның яратуын ул бәяләргә түгел, көн саен тоярга, сизәргә тиеш.

11. Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Бу сорауга җавап биргәнче, тарихка күз салыйк әле. Чибәр, көчле хатын-кызлар аркасында ир-атның вәсвәсәгә бирелүе, шуның аркасында кирәкмәгән юлга кереп китүе, малыннан, дәрәҗәсеннән, абруеннан колак кагуы булмаган түгел – булган бит. Мисаллар шактый... Андый хатын-кызлар ир-атларның кайберләрен куркыта да торгандыр дип саныйм. Хатын-кыз – йомшак халык: синеке генә түгел, бер үк вакытта ул башканыкы да булырга мөмкин. Үтә чибәр хатыннарга якынлашмаска кирәк, минемчә. Әгәр дә инде, тәвәккәлләп, якынлаша­сың икән, һәрвакыт сак булырга киңәш итәр идем. 

12. Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар, Сезнеңчә, бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
– Бу төшенчәләрдә аерма бик зур, минемчә. Мәсәлән, әгәр дә хатын-кыздан туктатып юл сорасаң, иманым камил, сиңа кирәк якның ул һәрвакыт киресен күрсәтәчәк. Ул моны махсус эшләми, ялганлыйм дип тә уйламый. Әмма ләкин кире якка юлны бик әйбәтләп өйрәтеп җибәрә – аның логикасы шундый, фикерләве гел башкача. 
Логикалар арасындагы аерма хәтта ашарга әзерләгәндә дә күренә. Хатын-кыз барысын да төгәл рецепт буенча эшли: күпме кушканнар, шуның кадәр генә сала. Ә ир кеше чама белән башкара, һәм аныкы дөресрәк тә булып чыга. Ашчыларга гына карагыз – юкка гына аларның күбесе ир-ат түгел бит. 

13. Хатын-кыз белән ир-атларның икесе ике Галәмнән икәнлеге билгеле. Күп вакытта аңлашылмаучанлык шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә менә нәкъ шулай эшләгәнен аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле. 
– Мәсәлән, ремонт ясыйсыз, ди. Нинди төстәге обой, нинди плитка алырга? Хатын-кыз, беренче чиратта, практик якны кайгырта, ә ир-ат фантазиягә бирелә-чәк – стандартлардан читкә китәчәк. Хатын-кызга исә ипле булсын, тормышчан булсын, ныклы булсын. Ир-ат, әйткәнемчә, башкаларда булмаганны эшләргә тырышачак. Үзем турында гына әйтмим, тормыштагы күзәтүләремнән чыгып әйтәм. Ә уртак фикергә омтылу исә файдасыз! Хатын-кыз бит үз сүзендә торачак, үзен һәрвакыт йөз процент хаклы дип санаячак.
Бу очракта нишлимме? Юл куям, әлбәттә.

14. Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный
– Бу сорауга җавап бирдем кебек. Андый вазгыять-ләр тормышта күп булганга, аның чишелешләре дә бертөрле генә түгел, әлбәттә. Мин үзем күп вакыт бәхәсләшмәү ягында.

15. Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән...
 – Мин үзем пешерәм андый вакытта. Хатын-кызның төрле чагы була бит аның: балалар борчуы, баш өянәге... Баш бик еш авырта бит сезнең. Кыскасы, бу табигый хәл. Моны үземә хөрмәт күрсәтмәү дип тә санамыйм. Берни дә булмаган, бүген бары шулай килеп чыккан... Кафега да бармыйм, пиццага заказ да бирмим: плитә янына басам да нәрсә булса да әзерлим. Мин гаиләмә ашарга пешерә алмаслык ирмени?!

16. Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. 
– Бик еш күзәтелә торган хәл... Мин аның шулай буласын белгәнгә, чыгып китәсе вакытны гел бер сә-гатькә алданрак дип әйтәм. Үзем дә тыныч, барасы җиребезгә дә өлгерәбез. Аңлашып яшәсәң, үзара хөрмәт, ярату булса, мондый гына проблемаларны хәл итеп була ул. Коръәндә «хатын-кыз ирләрнең кабыргасыннан яратылган» диелгән. Ә кабырга төз әйбер түгел, аны төзәтергә, турайтырга тырышсаң, сындыруың да бар. Шулай булгач, нигә хатын-кыз белән сүз көрәштерергә?! Файдасы барыбер булмаячак, ә ахыры начар тәмамланырга бик мөмкин. 

17. Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Бүләк биргән якын кешеңә: «Нигә мондый бүләк алдың?» – дип әйтергә ярыймыни?! Ул бит БҮЛӘК итә! Чын күңелдән бүләк итә! Менә шунысы мөһим аның.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy