Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешПар алма → Гаилә – сугыш кыры түгел

Гаилә – сугыш кыры түгел

14 июля 2016
1100 карау
Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.  


Шамил ИДИЯТУЛЛИН, журналист һәм язучы, «Коммерсантъ» газетасының (Мәскәү) региональ редакция бүлеге җитәкчесе. 
Өйләнгән. Гаилә стажы – 23 ел. Ике бала атасы. Улы Нурисламга – 22, кызы Динәгә 15 яшь. 


Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә…
Кешеләрне беркайчан да киеменә карап кына кабул иткәнем булмады. Һәр ир-атны – көндәш, һәр хатын-кызны – булачак тормыш юлдашы итеп күз алдына китергән яшьтән тә сизелми генә үтеп кителгән… Миңа хәзер кешедә (ир-ат булсынмы ул, хатын-кызмы) башка нәрсәләр мөһим: аның ничек фикер йөртүе, эшләве, сөйләшүе, башкаларга мөнәсәбәте… Мине күбрәк шулар сөендерә. Өстәвенә, хатын-кыз әле тагын күзеңне дә иркәли икән – монысы инде чынлап та бәхет.

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
Чамадан чыкмаганда – барысын да... Хәер, бик якын кешеңне нинди очракта да гафу итеп буладыр. Шуның өчен дә якын кеше бит ул.

Хатынымның бер гадәте бар: кулына китап эләксә, соңгы битен япмыйча куймый ул аны. Ә күңеленә хуш килгән фильмны көнгә өчәр тапкыр ай буе да карый ала! Юк, минем дә, балаларның да ачуын китерми бу гадәте, күптән ияләштек. Калын-калын, кызык-кызык китапларны кичтән әниебездән яшерергә дә өйрәндек инде: югыйсә ул төне буе утырачак – йә укып бетереп туктаячак, йә, будильник шалтыравын ишеткәч, китабын, авыр сулап, читкә куячак та, иртәнге аш әзерләргә чыгачак. Бер үк фильмны берөзлексез әйләндерүе белән исә килешми чарабыз юк: бу очракта икенче юлы аның күңеленә алты өлештән торган сериал түгел, ә нинди дә булса кыскарак фильм хуш килүен теләргә генә кала.  

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
Боларны бер-берсеннән аерып карап булмый: үлчәү тәлинкәсе бер якка авыша төшсә, икенче як «ярлылана». Аш-су әзерләп гаиләсен сыйлый алмаган алиһәне горур ялгызлык көтә. Үз матурлыгы, күркәм төс-кыяфәтенә караганда өйдәгеләрнең тамак туклыгы мөһимрәк дип санаган хатын-кыз да күпне югалта – үзен алиһәдән хуҗабикә дәрәҗәсенә төшерә дә куя. Андыйларның ирләре дә тиздән йомрылана, шар формасына керә.
Бу яктан минем үземнең бәхетем булды: инде менә чирек гасырга якын чибәр, акыллы һәм бик уңган хатын-кыз белән яшим – ул пешерсә, хәтта бөтенләй яратмаган шул кәбестәне дә ашыйм.  

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
Әлбәттә, була ала. Ниндидер бер уртак кызыксынуларны берләштергән «түгәрәк»тә генә очрашу түгел бит бу, гомерлеккә дип төзелгән гаиләдә яшәү.     

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
Барысы да бик гади, үзеннән-үзе килеп чыкты безнең. Казан дәүләт университетының журналистика факультетында, бер группада укыдык, бер үк тулай торакта тордык. Очрашканда елмаеп исәнләшеп узудан гайре бер-беребезгә әллә ни игътибар да итмәдек шикелле. Берсендә аның бүлмәсе булган катка кемгәдер кунакка кердем. Кызлар бәрәңге кыздыралар иде – табынга мине дә чакырдылар. Чит шәһәрдән килеп укучы студент егет мондый сыйдан баш тартамы?! Өстәл янында без аның белән сөйләшеп киттек. Беренче тапкыр! Шуннан соң алар бүлмәсенә керүләрем ешайды инде. Шулай башланды… Бер елдан соң без бергә яши башладык, университетны тәмамладык, улыбыз туды. «Без бит әле язылышмаган!» – дигән уй башка кергәнче тагын берничә ел узып китте. Никахны теркәгәндә шаһитлар булырга ризалашкан дусларыбызны алып, бала-чагаларны икенче дусларга калдырып, Загска киттек. «Тизрәк, тизрәк, өйдә балалар көтә!» – дип, гел аларны ашыктыруыбыз Загс хезмәткәрләрен шактый гаҗәпләндерде бугай ул чакта. 
Туйны исә без үткәрмәдек. Тормышымдагы иң зур гөнаһым, ялгышым шушы бугай… Мин моны әле күптән түгел генә аңлый башладым. Аңарчы гел: «Ярый ул ыгы-зыгыларны урап уздык!» – дип куана идем. Хәләлемнең ялгыш та: «Алай түгел ул…» – дип әйткәне, бу фикеремнең дөрес түгеллеген сиздергәне булмады.    

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
Төрлечә буладыр. Сез әйткән бу күренеш, әлбәттә, киң таралган. Әмма, беренчедән, кеше – машина түгел, аерым бер образ аңа программа итеп салынмаган. Икенчедән, белгәнебезчә, никахлар күктә укыла: берәүнең үзенә тиң булган ярын, бердәнберен ничекләр итеп эзләп табуы бары Ходайга гына мәгълүм. 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
Әгәр ир-ат хатынының бу омтылышы белән килешә икән, әлеге хәл белән ризалашырга тиеш. Юк икән – хатынын нинди дә булса башка альтернатив программаның актуальлегенә инандырырга кирәк. Моның һәрвакыт килеп чыкмаганы, мөмкин түгеллеге дә аңлашыла, әлбәттә. Әмма бердәнбер тактика һәм хәтта стратегия – шушы.  

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
Мин монда бернинди дә криминал күрмим. Әмма, минемчә, акыллы хатын-кыз бу хакта ир-ат үзе әйтсен һәм, алай гына түгел, бу аның үз фикере дип ышансын өчен мең дә бер ысулын табачак.    

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
Монысы – аның яшенә бәйләнгән. Яшүсмер чакта – матурлык һәм көч булса, буй җиткәч – көч һәм акыл җәлеп итә, ә тормыш күргән хатын-кыз иң элек ир-атка ышанычлымы-түгелме, дип карый. Хәер, бу минем күзаллавым гына, бу хакта ул – хатын-кыз үзе генә белә. Белсә әле?!  

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?  
Мин инде яшь кеше түгел, башлы-күзле булганыма да байтак, шуңа күрә якыннарымны кайсы ягым сокландыруын азмы-күпме чамалыйм. Дөрес, кайвакыт ир-атның сәеррәк мавыгуларына, шатлыкларына игътибарлырак булуларын телисе килә килүен... Әмма ир-атка да, хатын-кызга да бер үк нәрсәләр охшаган очракта безнең дөнья бертөслегә әйләнер иде шул. Ә бу күңелсез!  

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
Очраштыргалый мондый хәл. Ир-атларның бер ишләре мондый вакытта үзләре шундый чибәр, көчле, бай булмаганга кимсенә: икенчеләре, күзе төшкән хатын-кызны бар яктан да уздыра алачагын расларга керешә. Боларның берсе дә дөрес түгел, әлбәттә. Мөнәсәбәтләр чын, ихлас булганда, йә күзенең төсе, йә буй сынының зифалыгы, йә булмаса байлыгы гына мөһим түгел хатын-кызның, ул сине тулаем җәлеп итәргә тиеш. 

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
Ярый, менә бер мисал. Мәскәүдә терактлар булу куркынычы турындагы чираттагы игъланнан соң хатыным: «Башка беркайчан да метрода йөрмәячәкмен!» – диде. Аннан, әлбәттә, метрода барырга ризалашты инде, әмма: «Танырга җиңелрәк булыр», – дип, әфлисун төсендәге ачык кием киде. Эштә бу хакта сөйләгәч, хезмәттәшләремнең берсе – хатын-кыз – «Самолетта ничә ел очам, очкыч җирдән күтәрелер алдыннан һәрвакыт документымны джинсы чалбарның арткы кесәсенә тыгам», – дип шаккаттырды. Имеш, ул-бу килеп чыкса, урындыкка орынып торган җир азрак яначак һәм, әлеге дә баягы: «Танырга җиңелрәк булачак». Без, ир-атлар, минемчә, мондый идеяне тормышка ашыру түгел, уйлап та чыгара алмыйбыз.

Тагын бер тарих. Хатыным – ЦСКА баскетбол клубының җанатары. Аның туган көне 6 майда. Бер елны без аңа Парижга юллама бүләк иттек: ЦСКА анда чыгыш ясарга тиеш иде (беренче уеннары – 7 май көнне кичен, өченче урын өчен финал һәм матч – 9 майда). Рәисә башта: «Без Франциягә гаилә белән барырга тиеш!» – дип белдерде. Артык акча юк чак иде, аннан улым белән бер-бер артлы Парижда без яңа булган идек. Ә кызыбызның кулы сынган чак: гипслы килеш аның Елисей кырларында йөрисе дә, Диснейлендка барасы да килеп тормый. Хатыныма, сыкрап булса да, билетны үзенә генә алмый чара калмады. «Син нәрсә! Парижга өч көнгә? Алай булмый! Виза биргәннәр икән, бер атнага бар!» – дип кем генә әйтмәде. Берәүне дә тыңламады: кире билетны унынчы майга алды. 
9 май көнне кызым белән нидер турында сөйләшеп утырабыз: ишектә кыңгырау шалтырый. Әниебез кайткан! 
7 май көнне ЦСКА җиңелгән икән. Рәисәнең моңа кәефе кырылган, билгеле. Икенче көнне Лувр һәм Монмартрдан Эйфель манарасына кадәр Парижның  туристлар өчен иң кызык урыннарын карап чыккан да, кунакханәгә кайтып утырган. Кичен бүлмәсеннән генә такси чакыртып, аэропортка киткән. Билетын алыштырган. Күчеп утырганда ярты Чехия Республикасы белән сүзгә килергә өлгергән. Штраф түләгән. Өч минутка гына «дьюти-фри»га кереп шоколадлар алган. Инде очып китәргә әзерләнгән самолетка көчкә өлгергән... «Нигә кайттың?» – дибез. «Салют карарга теләдем», – ди. Яраткан командасы җиңелгәнгә үпкәләгән инде... Чынлыкта – сагынган! Менә шундый инде ул минем...

Тагын хатын-кызларның чәй ясау, йомырка тәбәсе кыздыру, шашлык әзерләү кебек эшләргә бармак аша каравын, өнәп бетермәвен аңламыйм. Әмма бу темага артык керәсем килми, аш-су белән бәйле ниндидер киңәш бирүне кичерми алар.     

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
Бәхәстә – хакыйкать туа, диләр дә... Белмим шул, күбрәк дошманлык туа бугай. Нинди максат куясың бит: бәхәсләшеп, әңгәмәдәшеңне юкка чыгарырга телисеңме, уртак фикергә килергәме, әллә үз сүзеңне сүз итәргәме. Беренчесе икән, бу инде гаилә түгел, сугыш кыры. Мин берәүгә дә үз фикеремне көчләп тагарга омтылмыйм, бигрәк тә – якыннарыма. Һәркемнең һәрнәрсәгә үз карашы булырга тиеш.  Мин исә үз дәлилемне генә җиткерәм. 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
Безнең гаиләдәме?! Уйлап чыгарма, диячәкләр. Кая ул мине яки балаларны ач тоту, киресенчә, кыстый-кыстый ашатып, маемлатырга мөмкин Рәисә. Әгәр кинәт шундый хәл була икән инде, димәк, аңа чыннан да начар – ярдәм итәргә кирәк. Әйе, мин үзем дә әзерли алам. Эшебез сигез сәгать белән генә чикләнми безнең, кайчак төн уртасында гына кайтып керәбез. Шуңа күрә хәләл пилмән, «сосиска» запасы суыткычта һәрвакыт бар. Ял көннәрендә мин бик рәхәтләнеп лагман да пешерәм.   

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
Гаилә коргач, кеше, беренче чиратта, көтәргә һәм түзәргә өйрәнә. Алайга китсә, хатыннар күбрәк көтәләр һәм күбрәк тә түзәләр әле. 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
Биргәннең битенә бакма, ди халык мәкале. Яраткан кешең биргәндә бүләкнең кайсы да ошыйдыр ул.  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy