Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешПар алма → Хисләр ихлас булганда...

Хисләр ихлас булганда...

20 июня 2016
815 карау
Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик. 

Мансур ГЫЙЛӘҖЕВ, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
өйләнгән; гаилә стажы — 26 ел. Бер кыз һәм ике малай атасы. 


Иң элек син хатын-кызда нәрсәгә игътибар итәсең: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Әлбәттә, беренче чиратта, тышкы кыяфәтенә игътибар итәм. Бу очракта мин үземнең табигый инстинктларыма, геннарыма күбрәк ышанам, алар алдамый: кайсы хатын-кызның миңа сау-сәламәт балалар тудырачагын, кем белән миңа рәхәт булачагын барыбер сиздерәләр. Минем бу теләк-таләпләремә туры килгән хатын-кыз сау-сәламәт булырга, тышкы кыяфәте белән үк үзенә тартып торырга тиеш: барысы да мөһим – зифа буй-сыны да, тән тиресе төсе дә, тешләренең аклыгы да... Аннан әтинең гел әйтә торган бер сүзе бар иде: «Улым, балаларың матур булсын дисәң, чибәр хатын сайла», – дия иде ул. Бу киңәшнең нигезендә мин гел кешелеклелек, зирәклек ята кебек тоя идем. 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
Мин шактый таләпчән кеше, шуңадыр якыннарымда кимчелекләр бик аз булырга тиеш дип саныйм. Яраткан хатын-кызымның глобаль мак-сатлары булмавын (балалар тәрбияләп үстерүдән тыш, билгеле), җиңелчә генә хәтерсезлеген кичерә алам...

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идең?
Хыянәтне гафу итмим! Берниндиен дә! 

Хатын-кызлар икегә бүленә: җыештыручылар һәм пешерүчеләргә. Сиңа аның кайсы якынрак? 
Бу сорауны бик аңлап бетермәдем, шуңа күрә аңа җавабым юк. Минем хатыным җыештыручы-ларга да керә ала, пешерүчеләргә дә... 

Ир кеше өчен хатыны аңа дус та була аламы?
Хәләлем минем өчен дус кына түгел, бөтен башлангычларымда төп таянычым да ул. Дөрес әйтәләр, мәхәббәт ул бер-береңә карау түгел, ә икең бер якка карау. 

Хатыныңа ничек тәкъдим ясаганыңны хәтерлисеңме? 
Мондый вакыйганы ничек онытып булсын инде?! Тормышымда бер генә тапкыр булган хәлне! Ул миңа үзенең бер гаеп эше турында сөйләде һәм мин аңа шунда ук тәкъдим ясадым. Күңелен ачуы белән гашыйк итте дә куйды шулай.  

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый, диләр...
Нәкъ шулай! Боларның барысы да аңасты дәрәҗәсендә бара. Безгә бишек җыры көйләгән, башыбыздан сыйпаган, безне яраткан, күкрәк сөте имезгән, җырлар җырлаган хатын-кыз образы сабый чакта ук күңелебезгә, аңыбызга кереп урнаша. Ә ир-атка киләчәктә шушылар гына кирәк тә бит инде... 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар... 
Шактый катлаулы очрак бу, бигрәк тә татар гаиләсе өчен. Чөнки гасырдан-гасырга безнең гаиләләрдә тәртип башкача булган. Әмма тормыш хәзер бик нык үзгәрде, нигезләр какшады. Ир-атларга бик күп нәрсәләргә түзәргә, бик күп әйберләр белән килешергә туры килә. Әмма бүгенге татар гаиләлә-рендә барган үзгәрешләрнең иң куркынычы бу түгел әле... 

Гашыйк булуын башлап хатын-кыз үзе белдерүгә ничек карыйсың?
Кыз бала яратуын беренче булып үзе әйтмәсә дә, егет аны, һичшиксез, сизәчәк. Әгәр дә аларның икесе арасында чын мәхәббәт кабынган булса... Һәм, гому-мән, иң мөһиме – хисләрнең ихласлыгы, ә бер-беренә кем нәрсә әйтә, кем башлап әйтә, анысы алай ук зур роль уйнамыйдыр. Кайчакта бер сүз дәшмичә дә бик әйбәт аңлашабыз лабаса.

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә?
Хатын-кызда инстинкт шулай ук бик көчле. Ул һәр-вакыт ир-атларга булачак балаларының әтиләренә караган кебек карый. Шуңа күрә аның күзе төшкән ир-ат көчле, гайрәтле һәм калын кесәле, хәлле кеше булырга тиеш. Аңардан сау-сәламәт бала туарга, ул аны тәрбияли, тәэмин итә алырга тиеш. Мин бу темага төрле илләрдә үткәрелгән сораштыруларның нәтиҗәләрен бик күп укыдым. Һәркайда гүзәл затлар бертөрле җавап бирә: ир-ат, иң беренче чиратта, киң күңелле, акыллы, романтик, хуҗалыкчыл, намуслы... булырга тиеш, диләр. Барысы да сүз боткасы, хәйлә генә! Хатын-кыз иң беренче урынга көч, сәламәтлек һәм акчаны куя! Ышаныгыз миңа! 

Хатын-кызлардан үзең игътибар көтәсеңме?
Минем инде янәшәмдә парым бар һәм ул мине ярата. Мин соңгы көннәремә кадәр аның белән бергә гомер итәргә телим. Шунлыктан, башка хатын-кызлардан инде берни дә көтмим.

Ир-ат артык чибәр һәм көчле хатын-кыздан курка. 
Йомшак, көчсез ир-атларга гына кагыладыр бу... Аннан, чибәр һәм көчле хатын-кызлар бик еш кына салкын була, дәртләндермиләр. Чын ир-атлар андыйларга тартылмый да. 

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзең аңламаган берәр очракны искә төшер әле.
Бервакыт дус егетләр белән мунчага бардык. Озак итеп, рәхәтләнеп утырдык без, чабындык, массажга кердек. Сыра эчтек, аның янына балыгыбыз да бар иде... Өйгә мин ул көнне шактый соң кайттым. Шулкадәр рәхәт иде миңа, язмыш үземне нәрсәгәдер бүләкләгән кебек тойдым хәтта. Ә хатыным миңа бик нык үпкәләде... Йә, нәрсә өчен инде?! 

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. 
Аучы белән гаилә учагын саклаучы икесе бертөсле үк логикага ия була алмый инде. Әгәр бу шулай булса, бөтен галәм җимерелер иде бит. Логикалары бездән үзгә булганга яратабыз да бит инде без хатын-кызларны. Әллә ул аларда бөтенләй юкмы соң? (Шаяртам!)

Хаклы икәнеңне яхшы беләсең, әмма хатыныңның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишләргә? 
Элегрәк мин хатыным белән бик еш сүзгә килә һәм бәхәсләшә идем. Уртак тел таба алмаган чакларыбыз күп булды. Юк кына нәрсәдән эләгешеп китә идек. Еллар узган саен, бәхәсләшүләр кимегәннән-кими барды. Хәзер инде мин аңа һәрвакыт диярлек юл куям, дәшмим... Бер-беребезгә шулай ияләшүме икән бу, әллә картаю галәмәтеме?.. Белмим. Әмма мин нигәдер теге вакытларны – бәхәсләшкән чакларны искә төшерәм һәм... сагынам!

Ир кеше ачыгып, арып-талып эштән кайтып керә, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатын, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора... 
Ситуациягә карап хәл итәсең инде. Әмма минем хатыным беркайчан да диванда болай гына, сәбәпсез генә ятмый! Ашарга пешерүнең исә минем өчен бер авырлыгы юк аның. Гадәти эш! Җиңнәреңне сызга-насың да, әйдә!.. Нәрсә-нәрсә, тик ашарга әзер булмау талашуга берничек тә сәбәп була алмый инде. 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан... 
Бу сорауда әлеге ситуация инде бик төгәл итеп сурәтләнгән. Ул бөтен гаиләләрдә дә бертөсле – стандарт дисәк тә була, димәк – гадәти күренеш. Хатыннарыбызны алыштырмыйбыз, бернәрсәне дә үзгәртмибез! Барысы да ничек бар, шулай калсын! Әйе, без бер-беребезгә охшамаган, тик тормышның бөтен матурлыгы да шунда бит! Мин һәрвакыт хатынымны лифт кырыена чыгып көтеп торам. Һәм тагын күп еллар көтәргә әзермен.

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. 
Хатыным миңа өч бала тапты – моннан да зуррак бүләкне күз алдына китерү мөмкин дә түгел! Минем инде хәтта оныгым да бар! Анысы, гомумән, Ходай бүләге аның! Ә бүләк дигәндә, бер-беребезгә күп еллар бирешмибез. Мәгънәсе юк бит аның. Безнең инде бөтен нәрсәбез дә бар. Ә нидер сатып аласы булганда, кибеткә икәү чыгабыз да, кирәкле әйберне бергә сайлыйбыз. Һәм аны бүләк дип атыйбыз. Минемчә, бик җайлы, акыллы һәм дөрес юл. Күңелле дә... 
 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy