Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешПар алма → Мәхәббәтсез яшәп булмый

Мәхәббәтсез яшәп булмый

17 мая 2016
794 карау
Эрнст МУЛДАШЕВ, медицина фәннәре докторы, профессор, Бөтенроссия күз һәм пластик хирургия үзәге директоры, Россиянең атказанган табибы, спорт туризмы буенча спорт мастеры, СССРның өч тапкыр чемпионы. Өйләнгән. 

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик. 

Иң элек хатын-кызда нәрсәгә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Башта күзләренә игътибар итәм. Кайбер хатын-кыз беренче карашка әллә ни матур күренмәскә дә мөмкин, әмма күзләре янып тора икән, минем өчен ул шундук дөньяның бер чибәренә әйләнә. Хатын-кызның күзләрендә Мәхәббәт чагылуын яратам – бәхетлеләр гел матур була... 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
Мин, мөгаен, аның башка кешегә гашыйк булуын гафу итә аламдыр. Дөресрәге, аңлый аламдыр. Нишлисең, көчләп үзеңне яраттыру берничек тә мөмкин түгел... Йөрәк мондый мәсьәләдә кеше сүзен түгел, үзенекен дә тыңламый. 

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
Мин күңелемә якын хатын-кызны комсызлыгы өчен гафу итә алмас идем. Күзләрендә доллар гына күренсә, байлыктан башка аны бернәрсә кызыксындырмаса, акчага гына хирыс булса... Абау, андыйдан Ходай үзе сакласын! 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы ­алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗаби­кәләр. Сезгә аның кайсысы якынрак?
Өйне ямьләп, бизәп, өйгә җылылык биреп торган хатын-кыз якынрак миңа. Хатын-кыз өйне карасын, ә ир-ат ул – эш кешесе. 
 
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
Юк, дуслык бит ул мәхәббәт түгел. Әгәр мин хатынымны дустым дип саныйм икән, мәхәббәт, ярату турында онытырга кирәк, димәк. Дуслар арасында мәхәббәт була алмый. Мин, гомумән, хатын-кыз белән артык якынаерга тырышмыйм. Бәласеннән башаяк диләрме әле: үзең дә сизмичә мәхәббәт маҗарасына тарып, дусларың белән араны өзүең бар (син дуслашкан хатын тирә-юнеңдәге берәр танышыңның хәләл җефете булып чыкса, дим). Хатын белән дә тик торганнан нигә мөнәсәбәтләрне бозарга, катлауландырырга? Яратам, хөрмәт итәм бит мин аны. 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганны хәтерлисезме? 
Безнең әле студент чак иде. Совет чоры бу. Чәчәкләр бүләк итеп, машиналар бизәп, рестораннарга чакырып тәкъдим ясап булмады, әлбәттә. «Син гомергә минеке булырга ризамы?» – дип сорагач, елап җибәргән иде ул. Күз яшьләре аша сөенечтән балкып миңа карап торганы әле дә истә.

Ир кеше, хатын итеп, әнисенә охшаган кызны сайлый, диләр...
Минем гаиләдә нәкъ шулай. Җәмәгатем Татьяна Петровна татар хатыны булмаса да, әнигә бик охшаган: аның кебек үк өйне ярата. Дөресен әйтәм, мин бит кунак кебек кенә: кайтам, алдыма нәрсә куялар шуны ашыйм, йоклыйм, ял итәм... Хуҗалыкны ничек алып барырга икәнен белмим. Безнең өйдә кайда нәрсә ятканын күз алдыма да китермим. Боларның барысын да хатыным гына белә. Әни мәрхүмә дә шундый иде.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар... Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
Акчаны өйгә ир-ат алып кайтырга тиеш тә бит, нишләтәсең, тормышта кайчак киресенчә дә килеп чыга... Дөнья соңгы вакытта бик үзгәрде, кыйбласын югалткан кебек тоела ул миңа. Хатын-кызлар, гомумән, ирләргә караганда үзләрен акыллырак тоталар бүген. Кешелек җәмгыятендә матриархат өстенлек иткән дәверләр булган, аны патриархат алыштырган. Кем белә, без бәлки тагын матриархатка кайтып барабыздыр? Яшерен-батырын түгел, чын ир-егетләр кимеп бара бит. Гомосексуалистлар килеп чыкты менә. Әллә космостагы кайбер үзгәрешләр кешегә шулай тәэсир итә инде? Ярый, безнең халыкны ислам дине тотыбрак тора. Боларның барысын да уйлагач, хатын-кызның ирләргә караганда бүген малны күбрәк табуына гаҗәпләнмим. 

Гашыйк булуын башлап хатын-кыз үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
Сез миннән мондый җавап көтмисездер, билгеле, тик үземне заманнан алай артта калган кешегә санамыйм... Әгәр хатын-кыз сине якын иткән, сине сайлаган икән, нигә, бик мөмкин. Ул беренче булып: «Мин сине яратам», – дисә, әйбәтрәктер дә әле. Яшерен-батырын түгел, ир-атны үзенеке итү өчен хатын-кызларның үз ишләре белән йодрыкка-йодрык килгән очракларны да беләм. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә?
– Чын ир кеше булулары дип уйлыйм. 

Хатын-кызның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
Тырышлыгымадыр, бәлки? Мин бик күп эшлим. Төнге өчләргә кадәр эштә утырганым бар. Андый чакларда кайтам да авам инде. Ярый, хатыным аңлый. 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. 
Чибәр ханымнарның ир-атларны куркытуына, өркетүенә шаккатмыйм мин. Андыйлар, гадәттә, синең энергияңне дә суыра торган булалар әле. Сихерлиләр... Дөресен әйтәм, чибәр хатын-кызларны мин үземә бик якын китермәскә тырышам.

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. 
Әлбәттә, алар бер-берсеннән аерыла. Ир-атныкы – конкрет, төгәл, ә хатын-кызныкы – эмоциональ. Нинди эшкә тотынсалар да! Ир кешенең логикасы кырыс, каты булырга тиеш, ә хатын-кызныкы – йомшак, җылы...

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
И-и, хатын-кызның нигә шулай эшләгәнен аңлап бетермәгән очраклар шундый күп алар... Алай гына да түгел, вакыт-вакыт хатын-кызның үзен бөтенләй аңламыйм мин! Ярату гына бөтенесен оныттыра, килешергә, ризалашырга мәҗбүр итә.

Хаклы икәнеңне яхшы беләсең, әмма хатыныңның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишләргә? 
Нишлисең, хатын-кыз белән бәхәсләшеп дәрәҗәңне төшерә алмыйсың инде... Аңлатырга тырышып карыйм каравын, барыбер үз фикерендә калганын күрәм икән, борылам да китәм – бәхәсне тагын куертып тормыйм. 

Ир кеше ачыгып, арып-талып эштән кайтып керә, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым, дип, диванда кырын ятып тора. 
Безнең гаиләдә мондый хәлнең булганы юк! Булмас та! Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйгә кайтып керсәм дә, хатыным мине табын әзерләп, җылы ризык белән каршы ала. Ашамыйча йокларга яту... Юк, мин бу хәлне күз алдыма да китерә алмыйм!

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан...
Нишлим, көтәм, түзәм инде... Хатын-кыз кеше арасына матур булып чыгарга тиеш. Бу – бәхәссез!

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. 
Мине бүләкләр күптән кызыксындырмый, дулкынландырмый... Әйе, яши-яши шулай да була, тормыш кыйммәтләренә карата карашың нык үзгәрә икән. Беләсезме, хатын-кызның күзләрендә сиңа булган хөрмәт, ярату, мәхәббәт чагылса – менә шул иң зур бүләк була! Мәхәббәттән мәхрүм булу – бу тормышта иң авырыдыр...

Редакциядән: Табиб Эрнст МУЛДАШЕВ – бөтен дөньяга билгеле шәхес. Бүгенге офтальмология өлкәсендәге казанышларга ул инде дистә еллар элек ирешкән. Зур галим, медицина өлкәсендә яңа юнәлешкә – регенератив хирургиягә нигез салган кеше.
Ул уйлап тапкан «аллоплант» биоматериалының авыру кеше организмына ничек, нинди юллар белән тәэсир итүен, сәламәтләндерү серен аңлата алучы юк. Әмма чирлеләр терелә! Мулдашевның Уфа шәһәрендәге Үзәгендә дөньяда моңа кадәр ярдәм итеп булмый дип саналган күз авыруларына да дәва табалар. Ул – чын-чынлап Могҗиза тудыручы! Аны Тибет һәм Мисырга булган сәфәрләре – экспедицияләреннән соң язган китаплары, мәкаләләре буенча да беләләр. Алдагы саннарыбызда бу сәяхәтләр турында да язмалар булачак.

«Сөембикә», №8, 2015.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy