Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешПар алма → Урмайлар бер галәмнән!

Урмайлар бер галәмнән!

26 февраля 2016
1582 карау
Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик. 

Фәрит ГЫЙБАТДИНОВ, Чуашстан Республикасы татарларының милли-мәдәният мохтарияте рәисе, Комсомол районы сәнгать мәктәбе директоры.
өйләнгән; гаилә стажы – 32 ел; өч бала атасы. 


Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә..
Үзеңә якын кешене ниндидер бер эчке тоемлау белән сизәсең бугай.  Шул кешегә күзең төшкән минуттан аның чәче дә, исе дә, күзләренең төсе дә, холкы, кыланмышлары, үз-үзен тотышы, атлау-йөрүләре, гәүдә-кыяфәте – барысы да сиңа ошый башлый. Уйларыңны биләп ала ул. Менә шулай... 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
Шәхсән мин үзем кешеләрне, бигрәк тә хатын-кызларны, ни  кылуларына карамастан (хәтта үземне нык рәнҗеткән булсалар да), гафу итәргә тырышам. Холкым шундый – берәүгә дә озак ачуланып йөри  алмыйм, тиз кичерәм. Әйткәнемчә, хатын-кызларны – бигрәк тә.

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
Белмим, әйтә алмыйм... Минем гомеремдә хатын-кызларның мин гафу итмәстәй эш кылганнары булмады.

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. 
Кем бүлгән хатын-кызны шулай икегә?! Нинди генә булмасын, хатын-кыз иң элек – ана ул. Ананың, ягъни хатын-кызның төп эше, вазыйфасы  бөтен гаиләгә, тормыш иптәшенә, балаларына алиһә булу. Ә инде ир-атны илһамландыручы алиһә ролен генә үтәү – анысы кәсепкә керә. Хатын-кыз өчен табигатьтән килгән сынау – азгынлык чире бу.

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
Билгеле, була ала. Мәхәббәт белән дуслык арасында, бер карасаң,  әллә ни аерма да юк. Алар бер-берсен баета дип саныйм мин. Гаиләдә мәхәббәт сүлпәнәеп киткәндә, ниндидер дуслык җепләре аны бәйләп торырга да мөмкин. 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
Безнең якларда өйләнергә тәкъдим ясап тормыйлар. Гадәттә, Урмайда егетләр кызны урлап кына кайта. «Ишеттегезме, Абдул Фәрите тенә үләнгән», – дип сүз тарала аннан икенче көнне... Мин 22 яшемдә өйләндем, тормыш иптәшем Вагыйзәгә ул вакытта нибары 18 яшь иде. Хәзер кызлар унсигездә бала гына сыман әле, ә ул чакта 18-19 яшендә кияүгә чыгар өчен вакытнын нәкъ үзе иде. Мин өйләнергә теләгәндә Вагыйзәгә күз салучылар тагын бар иде. Өч-дүрт кандидат! Вагыйзә бездән ерак тормый, мин аны карап үстердем дисәм дә була. Гаиләләребез дә дуслар, әти-әниләр күрше булып, бер-беренә гел яхшы мөнәсәбәттә яшәде. Җаен туры китереп, берничә тапкыр Вагыйзә белән сөйләштем дә тәвәккәлләдем... Ул көнне клубта һинд киносы күрсәттеләр. Без, дус егетләр белән җыелып, күзем төшкән кызымның кинодан чыкканын көтеп тордык. Калганы бик тиз булды: бездә егетләр үз эшләрен белә! Мәдәният йортыннан илле метр читкә атлауга, Вагыйзәне, ике канатыннан тотып, минем нигезгә җилтерәтеп алып кайтып та куйдык. Әллә ни ризасызлыгын белгертмәде анысы, үзе үк чаптырып кайтты. Икенче көнне бертуган апам аның әтиләренә (минем бабайларга була инде): «Кызыгыз бездә», – дип әйтергә китте. Анда инде хәбәрдарлар: иртән үк белен-коймаклар пешкән, әйтергә килүчене кадерләп каршы алганнар, яхшы хәбәр китергән өчен бүләккә йон яулык бүләк иткәннәр... Димәк, ике як та риза, туй йолаларын башласаң да була дигән сүз.

Икенче көнне әти белән әни кыз өенә барып килешеп кайттылар. Аннан соң гына яшь кияү булып бабайларга хатыным белән мин киттем.  Бер айдан соң туй ясадык. Туй бетүгә Казанга, мәдәният институтына сессиягә киткәнем әле дә хәтердә... Юк, булачак тормыш иптәшемә телдән тәкъдим ясап тормадым, әмма шундый ниятем барын ул сизенде. Дүрт кандидат арасыннан мине өстенрәк күргәнен мин дә аңларга өлгергән идем. 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
Ир кеше әлеге гамәлне белеп, аңлап, күз алдында тотып эшләмәсә дә, дөреслектә, ничектер шулай килеп чыга. Бүген минем хатынымны да барысы да үз анама ошата. Табигый хәлдер бу. «Килен – кайниш туфрагыннан», дип әйтмәс иде бит халык.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
Ир кеше нинди генә очракта да ир булып кала белергә тиеш. Безнең икебезгә дә күпләп мал табу бәхете тимәде. Үзем гомер буе бюджет сферасында эшләдем, соңгы егерме елда тормыш иптәшем дә – мәдәният өлкәсендә. «Аягыбызны юрганыбызга күрә сузабыз»: Аллага шөкер, дип гомер кичерәбез, эшләп тапкан малыбызны бәрәкәт белән тотып, мул итеп көн итәргә тырышабыз. Шәһәр халкы авылда тормыш рәхәт, яшәү очсыз дияргә ярата. Безнең Урмай кебек авылда акчасыз яшәп булмый дип әйтер идем. Зур мега-шәһәрләрдә көн итүчеләрдән чыгымнарыбыз ким түгел. Чуашстанның татар авылларында гореф-гадәтләр әле дә бөтен нечкәлекләре белән саклана: туйлар, бәби туйлары, дини бәйрәмнәрне кесәң калын булмаса үткәреп кара?! Башкалардан ким итмичә, калышмыйча. Әйе, кешечә яшим дисәң, бездә күбрәк дәртләнергә туры килә: бигрәк тә йорт-җир корганда, төзелеш эшләре башлаганда.

Күпләп мал тапкан хатыннар Урмайда да бар барын, әмма мин аларның ирләрен бөтенләй мескен хәлдә димәс идем. Кайсыбер сорауларда хатын-кызлар өстенлек итсә дә... Ирләренә шул хәл ошый икән, әйдә, яши бирсеннәр. Аннан без – ир-атлар: «Без баш», – дип мактанабыз гына:   чынлыкта, «муен» һәркайсыбызны барыбер үзе теләгән якка бора да тора. 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?
Мондый очракта үзеңне башкалар урынына куеп карау кирәк... Ходай адәм балаларын төрлечә яраткан. Үзенең гашыйк икәнен уңга-сулга белгертеп йөрү кемгәдер берни тормый. Ә кайсыбер ирләр гашыйк булганнарын сөйгәннәренә гомердә дә башлап әйтә алмый. Нишләп шундыйларга хатын-кызлар үзләре булышмаска тиеш, ди? 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
Сүз дә юк, хатын-кызлар матур, яшь, чибәр, шул ук вакытта бай егетләрне яраталардыр. Гаилә кору өчен, беренче чиратта, ышанычлы, өметле, таянырдай ир-атларны сайлыйлардыр. Авыл кешесе, киләчәген күз алдына китерергә теләсә, күзе, күңеле төшкән ярының нәселенә игътибар итә: «чиләгенә күрә капкачы»н туры китерергә тырыша. Ә мәхәббәт... Ул башта әле булмаска да мөмкин, әмма соңрак бу хис, һичшиксез,  ике арада кабыначак. 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
Махсус бу турыда моңарчы уйлаганым булмады. Минем гомерем халык алдында үтте. Шуларның утыз биш елы – мәдәният өлкәсендә. Сәнгать мәктәбен җитәкли башлавыма егерме сигез ел. Чуашстан Республикасы татарларының милли хәрәкәте оешмасы лидеры булуыма да егерме елдан артык. Игътибар җитәрлек! Олы апалар, тиңдәшләрем, яшүсмер кызлар, туташлар... Аларның һәркайсыннан үземнең дәрәҗәмә күрә уңай игътибар тоям һәм һәрчак бу хөрмәтнең кадерен белергә тырышам.

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
Артык чибәрлек хатын-кыз өчен Ходайдан зур сынау ул. Кызганыч, бөтен гүзәлләр дә бу сынауны тиешенчә үтә алмый. Хатын-кызның матурлыгын һәр ир үзенчә бәяли, кабул итә. Чибәрлек эталоны һәр ир өчен бертөсле була алмый. Ирләр нишләп чибәр һәм көчле хатын-кыздан курыксын? Беренчедән, һәр ир өчен үз хатыны – иң чибәре. Икенчедән, көчле хатыннар тормыш итәр, авырлыкларны бергә-бергә җиңәр өчен  менә дигән хәзинә... Минем әни 26 яшендә әтидән өч бала белән калган. Апама – биш яшь, миңа – өч, ә сеңлем, әти кинәт кенә мәрхүм булгач, өч айдан соң гына туа. Уйлап карагыз, көчле булмаса, йорт-җир төзеп, безнең һәммәбезне укытып кеше итә алыр идеме әни? Мин аның өчен әле дә бала гына: һаман тәрбияли, бөтен кылган гамәлләребезне күзәтеп, белеп, киңәшен биреп тора. Алар хатыным белән бер авыздан, әниле-кызлы шикелле яши.

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? 
– Аерма бар барын... Әмма гаиләдә ир белән хатын арасында ниндидер үзенчәлекле гармония барлыкка килә. Логика төрле булса да, аның максатының нәтиҗәсе, йомгагы бер, шуңа күрә әллә нинди стратегик аерма эзләргә кирәкми. Сабыр гына бер-береңне тыңларга өйрәнү җитә. Хатын-кыз логикасы эмоциягә бай, ирнеке исә, киресенчә, тормышчанрак, төгәлрәк, кырысрак. Әмма тормыш иткәндә өстенлекне әле берсенеке, әле икенчесенеке алырга мөмкин дип уйлыйм. 

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
Урмайда яшәүче ир-атлар һәм хатын-кызлар бер галәмнәндер. Безнең хатыннар бит үскәндә, гаиләдә күргәнен кабатлый, әти-әниләреннән үрнәк ала. Алар өчен ир – зур канат (фәрештә канаты сыман!), иргә ышаналар, иргә сыеналар... Без дә «ирне ир итүче – хатын-кыз» икәнен яхшы беләбез. Бәлки шуңадыр авылыбызда гаиләләр тотрыклы. 

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
Кызык сорау! Әлеге сорау бигрәк тә яшь чагында, яшь кияү-килен вакытта килеп чыга.

Авылда кайнана статусы  – үзенә, киленнеке – үзенә: моны һәммәсе дә белә. Ике арада буыннан буынга күчеп килүче язылмаган законнар бар. Менә яшь килен үзенең хокукларын барлый башлый, ә алар күп вакыт   теге язылмаган кануннарга туры килми. Ә мин йортта бердәнбер ир бала, язылмаган закон буенча нигездән чыгып китә алмыйм. Тәкъдирем шул: туган нигеземдә олы буын, ягъни әни белән бергә һәм аның законы буенча  яшәргә тиешмен. Яшь хатынны замана мөмкинлекләре кызыктыра, аның аерым яшисе яки әкертен генә дилбегәне үз кулына аласы килә... Менә монда инде ананы – ана, хатынны хатын итеп үз урына куя белергә кирәк. Ир өчен җиңел мәсьәлә түгел бу. Әмма аның чишелешен һәр ир үзенчә таба. Аллага шөкер, безнеке дә ансат кына чишелде. Мондый очракларда ялгышлык ир-атта да, хатын-кызда да булырга мөмкин. «Сабыр төбе –сары алтын» диюне онытмаска кирәк.

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. 
Бу сорау, минемчә, дөрес түгел. Мондый хәл, гомумән, була алмый! Бигрәк тә мишәр хатын-кызлары арасында. Без авылда яшибез, авыл хатыннары, бигрәк тә бездәге кебек кайнана белән бергә гомер иткән хатыннар, «арыдым» дип ничек диванда ятып торсын инде?!. Болай мин үзем дә кайсыбер ризыкларны пешерә беләм анысы. Өйләнешкәч, берничә төрле пылау пешерергә, итле ризыклар әзерләргә хатынымны үзем өйрәткән идем. Хәзер инде почмак якка, аш-су тирәсенә бик сирәк керәм.
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. 
– Яшермим, яшь чакта бик ачуны китерә иде бу гадәте. Яши-яши исә үземнең әзерләнү вакытын дөрес планлаштырырга тырыштым. Аннан тормыш иптәшем дә миңа яраклашты бугай – хәзер алай соңга калмый. Авыл хатыннары көзге янында сәгатьләр буе боргаланмый бит алар. Минем Вагыйзәм дә бик табигый: ясанмый-бизәнми – солдат шикелле бер минутта киенә дә чыгып та китәбез. Бер-беребезне уңайсыз хәлгә калдырып, күптән көттереп торган юк инде.

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
Гомерем юлда үтте. Балаларыма, хатыныма шуңа күрә бүләкне күбрәк мин алып кайттым. Беркайчан да алган әйберемә канәгатьсезлек күрсәтмәделәр, йөзләре – балкыды, телләрендә рәхмәт сүзләре булды.  Әле менә соңгы бүләгем турында. Казаннан Вагыйзәгә көмеш татар алкасы алган идем. Кая гына барса да шуның белән мактана. Борынгы стильдә эшләнгән татар алкасы бөтенесенә ошый, һәммәсе: «Кайдан алдың?» – дип сорый. Минем дәрәҗә тагын үсеп китә инде... «Ничек ала белә? Бигрәк зәвыклы, искитәрлек!» – дип мине мактыйлар да, «Ә безнекеләр...» – дип үз ирләрен юри генә тиргәп тә алалар. 

«Сөембикә», № 2, 2016.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy