Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешПар алма → Акыллы хатын — хәзинә

Акыллы хатын — хәзинә

01 февраля 2016
1263 карау

Марат КӘБИРОВ, язучы;
өйләнгән;  
гаилә стажы — 25 ел;  ике малай атасы.


 

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик.

Иң элек син хатын-кызда нәрсәгә игътибар итәсең: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Җавап бертөрле генә була алмый. Әйтик, урамда синең алдыңнан гына уйнаклап китеп барган гүзәлнең күзләренә берничек тә игътибар итеп булмый, шулай бит. Һәрберсенең үз өстенлеге инде, кем нәрсәсе белән җәлеп итә ала – шуны «уйната».

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?
Хатын-кыз – кеше. Ә кеше камил зат түгел, аңа кирәгеннән артык зур өметләр багларга да, тулысынча ышанырга да ярамый. Аннан соң, начар сыйфат үзеннән-үзе генә булмый бит ул.

Нәкъ кирәк чагында явызлык кайчагында изгелеккә тиң. Шуңа күрә монда бертөрле генә бәя була алмый. Барысы да конкрет вазгыятькә, вакытка, кешенең күңел халәтенә һәм тагын әллә нәр­сәләргә бәйле.
Ә гомумән алганда... Бу дөньяда аңлап булмаслык кеше, аклап булмаслык кабахәтлек юк бугай инде ул.

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идең?
Алдан әйтә торган хәл түгел бу. Без якыннарга тизрәк тә, ныграк та рәнҗибез, аларны авыррак гафу итәбез. Кайчагында гафу итә дә алмыйбыз. Ә шул ук гамәлне чит-ятлар эшләсә, без аны бик җиңел гафу иткән булыр идек.

Хатын-кызлар икегә бүленә: җыештыручылар һәм пешерүчеләргә. Сиңа аның кайсы якынрак?
Белмим. Мондый бүленеш минем өчен көтелмәгән хәл. Безнең гаиләдә бер генә хатын-кыз, һәм ул барысы да – җыештыручы да, пешерүче дә, хуплаучы да, хурлаучы да...

Ир кеше өчен хатыны аңа дус та була аламы?
Була ала. Хатын ул вакыты белән дус та, дошман да була ала. Бу мәсьәләдә аңа тиңнәр юк.

Хатыныңа ничек тәкъдим ясаганыңны хәтерлисеңме?
Бик романтик төстә булмады бугай ул. «Фәләненче числода сорарга киләм, өйдәгеләреңә әйтеп куй» – дидем шикелле. Аның янында шулай текә кылансам да, үзем бер-ике көн буена әнигә әйтергә кыенсынып йөрдем. Әйткәч, ул: «Баш кода булып җизнәң барыр инде. Сарык та юк бит әле, шулардан сорап торырмын», – дип, җизниләр авылына чыгып чапты. Мин дә сарык белән берәр яшник аракы сорарга, дип, колхоз председателенә киттем. Шулайрак башланды инде.

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый, диләр...
Белмим, мин алай-болай уйланып тормадым инде. Күрдем, гашыйк булдым, өйләндем. Әни белән охшаш яклары да, капма-каршы яклары да бар бугай. Ә миңа икесе дә кадерле.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар...
Ир кеше бу очракта сөенергә тиештер инде. Әйтә алмыйм. Ир кеше мал табарга, гаиләсен карарга тиеш дигән караш өстенлек итә бит. Мин дә шул карашта. Ләкин хатын күбрәк таба, һәм бу ике якны да канәгатьләндерә икән – ни зыяны? Аннан соң, гаиләдә кемдер зуррак уңышка ирешә, югарырак баскычка күтәрелә икән, бу аның үз уңышы гына түгел бит инде. Гаиләңдә иминлек, теләктәшлек булмаса, ниндидер уңышка ирешә алмыйсың.

Аннан соң... Мал табу, матди байлык бер нәрсә әле ул. Матди байлык белән беркемне дә рәнҗетмичә идарә итә алыр өчен рухи байлык та кирәк. Бу ир-атка да, хатын-кызга да кагыла. Бай хатын яки ир эзләүчеләр дә күп хәзер. Шулай җиңел генә байлыкка хуҗа булам дип уйлыйдыр инде алар. Мин балаларыма андый язмыш теләмәс идем. Бу кәрт уены сыманрак нәрсә. Син байлыкка хуҗа буласыңмы, әллә байлык сиңа хуҗа буламы – белеп булмый әле.

Гашыйк булуын башлап хатын-кыз үзе белдерүгә ничек карыйсың?
Заманында бу мәсьәләнең психологик ягын беркадәр өйрәнергә туры килгән иде. Мин шулайрак аңладым. Гадәттә, ирләрне хатын-кыз сайлый. Беренче күргән ир-атка ул утыз секунд эчендә бәя бирә: бу адәм туачак баламның әтисе булырга лаекмы-юкмы. Һәм үзе гашыйк була алырлык кешенең игътибарын җәлеп итә. Бу бөтен сөтимәрләргә дә табигатьтән салынган нәрсә, аңасты дәрәҗәсендә башкарыла. Соңрак, аралашу нәтиҗәсендә, аны үз таләпләренә ярарлык дип таба икән, бу ир-егетне ул инде ычкындырмаска тырыша. Димәк... Мәхәббәтнең ачкычы хатын-кыз кулында. Ә инде яратуы турында иң беренче булып үзе әйтәме, әллә моны егетеннән әйттерәме – барысы да аның үзеннән тора.

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә?
Моны беркем дә белми, хәтта гүзәл затлар үзләре дә. «Шундый искиткеч кыз иде бит, минем нәрсәмә кызыкты икән бу?» – дип, гомер буе гаҗәпләндем инде. Хәзер үзе дә аптырый бугай...

Хатын-кызлардан үзең игътибар көтәсеңме?
Әсәрләремә игътибар итүләрен көтәм.

Ир-ат артык чибәр һәм көчле хатын-кыздан курка.
Табигатьтә «артык» дигән төшенчә юк. Әгәр ниндидер гүзәл артык чибәр, артык акыллы яки артык көчле булып тоела икән, бу бары тик ир-егетнең планкасы түбән булуын гына күрсәтә. Андый кеше, әлбәттә, «артык чибәр» ханымга якын килә алмый. Һәм ул үзенең буе җитәрлекне эзләп китә, теге гүзәлгә тиң булырлык ир-атлар өчен мәйданны бушата. Табигый сайланыш кануны.

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзең аңламаган берәр очракны искә төшер әле.
Хәзер күз алдына китереп карыйбыз. Менә шундый күренеш. Чыгып сөт алып керергә кирәк булса, ир-ат чыга да алып керә. Ә хатын-кызның гамәлен җентеклерәк аңлатырга кирәк. Өй янындагы кибеттә сөт 35 сум тора, ә бер квартал арырак – 25 сум. Һәм хатын-кыз шул кибеткә китә. Мин моны аңлыйм, чөнки анда сөт ун сумга арзанрак. Тик ни өчен анда 20 сум түләп автобус белән барганы аңлашылмый. Бу ирләр өчен логикага сыймый торган хәл, шулай бит. Ләкин ул үзенчә хаклы. Ни өченме? Чөнки ул бер түгел, ә ике сөт ала. Өстәвенә, тагын биш-ун сумга арзанрак икәнен күреп, бер кило колбаса, ике кило бәрәңге, кәбестә, ярма, май, икмәк, шикәр, тагы әллә нәрсәләр тутыра һәм ике пакет күтәреп җәяү кайта.

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар.
Логиканы ирләр уйлап тапкан, хатын-кызның зирәклеген яшерү өчен. Монда шартлы рәвештә шундыйрак параллель үткәрергә мөмкин: ирләр логикасы ул – конституция, хатын-кыз логикасы – тормыш кануны, язылмаган закон. Тормышның кануннарын берничек тә конституциягә кертеп бетереп булмый.

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныңның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишләргә?
Монда ике очрак булырга мөмкин. Әгәр хаклы икәнеңне сүздә генә исбатларга кирәк икән, юл куясың. Әйтеп карадың, булмады – нигә аны дәвам итәргә. Сантый түгел, үзе аңлар. Ә ниндидер эшкә кагыла икән... Монда инде аны тыңлыйсың да үзеңчә эшлисең. Ләкин аны тыңларга кирәк. Бу мөһим, чөнки хатын-кыз мәсьәләгә бөтенләй икенче төрле карый һәм кайчагында син дөрес дип санаган нәрсәнең астын-өскә китерерлек дәлил дә әйтеп куюы мөмкин. Шуңа күрә һәр сүзеңне җөпләп торучыга караганда, синең белән тиң бәхәскә керә алырлык хатын – хәзинә ул. Син аның кадерен белергә, ул үзенең урынын белергә тиеш.

Ир кеше ачыгып, арып-талып эштән кайтып керә, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатын, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора...
Мин мондый нәрсәне күз алдына китерә алмыйм. Ул хәтта авырган чагында да ашарга әзерләп куя. Әгәр шундый хәлгә калсаң инде... Белмим... Нәрсә эшләп арыган бит әле... Шуңа карап йә үзең әзерлисең, йә кырын яткан хатыныңны чалкан яткырып куясың инде. Тик кафега чыгып китмәс идем, яратмыйм.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак,без, хатын-кызлар, соңга калучан...
Алай түгел ул. Хатын-кыз башта ирен әзерли. Баласын бакчага алып барган сыман. Шуннан үзе җыена башлый. Җитешә алмаса, ашык-пошык әзерләнә дә, өенә кайтканчы теге җирем болай түгелме, бу җирем тегеләй түгелме дип куркып йөри.

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә.
Хатын-кызга шулай тоела гынадыр ул. Бер ир кеше дә нәрсә бүләк итте икән дип тикшеренеп утырмый инде. Ул үзенә кирәкле нәрсәне үзе ала, шулай бит. Ә сиңа кемдер бүләк бирә икән, бу – үзе үк зур нәрсә. Ярату, ихтирам билгесе.

«Сөембикә», №2, 2015.

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy