Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешПар алма → Җәмәгатем дип белдем…

Җәмәгатем дип белдем…

​Роза  КАМАЛЕТДИНОВА
​Роза КАМАЛЕТДИНОВА
05 октября 2015
1407 карау
Җыр табыштырган аларны. Һәм кавыштырган! Яшьлек үткәч, чәчләргә көмеш йөгергәч, бит-йөзне җыерчыклар бизәгәч! 
Ностальгия» клубына туган якка багышланган кичәгә чакырулы идем.  Ак яулыклы чибәр әби белән күкрәген орден-медальләр би­зәгән сугыш ветеранының яшьлеккә хас дәрт белән, хәтта шукланып һәм беркадәр мутланып, «җизнәкәй»не үзенчәлекле спектакль итеп башкарулары аеруча ошады. җырның ертыгы юк, дисәк тә, мәгънәсен уйлап тормастан, бала-чага, мыек типмәгән яшь-җилкенчәкнең кайчак: «Балдыз сөю язык, диләр, җизнәкәй!» – «Язык – казык башында, балдызым-ялгызым!» дип җырлавын ишеткәч, әллә ничек уңайсыз булып китә иде. Бу икәү исә, хисләнеп, чын артистлар кебек рольгә кереп, шулкадәр килештереп уйнадылар ки, тамашачыларга ияреп, «Афәрин» дип аваз саласы килде. Ә бәлки өлкән яшьтәге берәү тарафыннан, апасы дөньядан иртә китеп, җизнәсе гыйшык тоткан балдызга атап чыгарылган көй булгандыр да ул?! Болар кемнәр? Чыннан да җизнә белән балдыз түгелдер ич, дигән уй күңелгә керде. 

Концерттан соң заманча матур киенгән ягымлы ханым яныма килеп басты. «җизнәкәй»не бигрәк килештереп башкардылар, бабайның карчыгы идеме әллә ул әби?» –  дип сорашудан тыела алмадым. «Мин идем бит ул әби дигәнегез. Мизхәт абзагызның тормыш иптәше – Фирая Сабировна!» – дигән җавап ишеткәч, бер мәлгә югалып та калдым хәтта ки. Янып торган, бер дигән ханым иде ул, әби дигәнемә үпкәләсә дә хакы бар. Күз аермауны сылтау итеп, яулыктан һәм ерактан олы күрендегез, дип котылу җаен таптым.
– Халык ярата. Төрле төсмер биреп, һәр юлы яңартып, спектакль итеп башкарабыз «Җизнәкәй»не. Балдыз алтын йөзеккә кызыга, имеш. Ә җыр – тормыш яме дә, юлдаш-юаныч та безгә. 

Кунып сайрар талы булса, сандугач та моңлана, ди халык... Тал дигәннән, Мизхәт абый талчыбыктан яшьләр күреп көнләшердәй бишек үрә, алтын куллары кәрзин-әрҗәләрне коеп кына куя. Ә Фирая Закирова, сандугач тавышын отып алган диярсең, шулкадәр моңлы, матур җырлый, ветераннар җыелган җирдә аны сорап җырлатмыйча калмыйлар. Бервакыт шулай сугыш инвалидлары һәм тыл ветераннары көндезләрен килеп дәвалана, ял итә торган шифаханәдә үткәрелгән концертта чыгыш ясый ул. «Зәйнәбем»не җырлый башлауга, төз буй-сынлы, күкрәгенә орден-медальләр таккан ир-егет, алдан сүз куешкан кебек, янәшәсенә чыгып баса да көчле күкрәк тавышы белән кушымтаны күтәреп ала: «Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем, рәхәт үтсен җәйләрең...» Ахырдан, егетләрчә дәртләнеп, ялт кына Фирая ханымның яңагыннан үбеп тә ала. Концерттан соң озата барырга теләге барын сизеп, Фирая Сабировна тәкъдимне кырыс кына кире кага. «Танышыйк» дигәнне ишетмәмешкә салыша. «Телефоныгызны...» диюен исә: «Өйләнгән ир-атка телефон бирмим!» – дип, кырт кисеп, кызуланып китеп бара. Шулай да, кайткач, бер бабайның «томаулы гыйшкы» хакында сөйләп, Резидәсен көлдермәкче була. Ә кызы көтмәгәндә: «Әни, әти үлгәнгә алты ел. Япа-ялгыз син. Уналты яшьлек кыз сыман ялындырып ни оттың?!» – дип куя. 

«Бабай дип качып китсәм дә, мине эзләп табасын, насыйп ярым – үземнең бабаем буласын каян белим соң ул чакта?!» – дип, еллар үткәч, көлеп сөйлисен уена да кертми әле. Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да, дип тиккә җырламыйлар, димәк. Мәхәббәт шундый хикмәтле хәл, кояш кебек соңлап килсә дә, тормышыңа нурын мул сибә! «Ирем үлгәч, сораучы да булды, димләп тә карадылар. Беркем кирәкми миңа, дидем... Язмыштан узмыш юк, бер-беребезне тулыландырып, иптәш булып яшәргә насыйп булган икән. Тату, матур гына яшәп ятабыз менә».

Унсигез яшеннән сугышка китеп, фронт юлларын аркылыга-буйга кичкән, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнгән, өч тапкыр яраланып та исән йөреп кайткан Мизхәт Сәхәбетдинов та биш ел элек карчыгын җирләгән булган. Ялгыз каз кебек каңгырып йөргән көне икән. Кызлар, оныклар үскән. Җыр-моңнарга мәхәббәтләре яшәү көче биргән ветераннар «Ностальгия» клубында кабат очраша. Тол ир белән тол хатынның бормалы тормыш сукмагында юллары кисешүне туры килү, очраклылык дип атап буламы? Ә бәлки, «аерылмагыз!» дип, язмышка язылган тәкъдирдер бу. Фирая ханым белән Мизхәт ага шулай юрый да. Язмышка язылгач, берни киртә була алмый. «Балдызыңны ник үптең, җизнәкәй?» дигәнгә: «Җәмәгатем дип белдем…» диюе дә тиккә түгел.
 

Ханым

Данлы нәселнең тырыш һәм булдыклы кызы, мәгариф отличнигы Фирая Закированың педагоглык стажы 45 ел, кем әйтмешли, бу инде үзе бер гомер. Казандагы 20 нче мәктәпнең унберенче классын тәмамлауга мәктәптә эшли башлый ул. Чөнки аларга мәктәптән үк «башлангыч сыйныфта укыту хокукына ия» дигән таныклык биреп чыгаралар. Аннан педин­ститутта, тарих-филология факультетында белем ала. Мөгаллимлек канында булгангадыр, чын күңелен биреп эшли. Алай гынамы, республикада беренчеләрдән булып яңа ысул белән укыту методикасын үзләш­терә. Аның классында укучы балалар бер сыйныфны сикереп, өченче класстан бишенчегә күчә торган була. үзенең кызлары Эльвира белән Резидәне дә Фирая Сабировна үзе укыткан. Музыка мәктәбендә берсе скрипка, икенчесе фортепиано классында укыган кызлар авиация институтын тәмамлаганнар. 1991 елда Фирая ханым, лаеклы ялга чыккач, рус мәктәбендә татар теле укытырга алына. 

Татар дөньясында мәшџүр зат Бакый Урманче музеенда булганнар хәтерлиләрдер: баскычтан күтәрелгән уңайга, каршыда «Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимовның әнисе Рабига Кәлимулла кызы Рәхимова портреты» дип аталган – бөек рәссамның зур күләмле, йөрәк җылысын биреп эшләгән картинасы эленеп тора. Урманченың әнкәсе Мәгъҗүбә апаның кыз туганы Рабига Кәлимулла кызы исә Фирая ханымның дәү әнисе. Разведчик Бакый Рәхимов фин сугышында зур каџарманлык күрсәтеп, татарлардан беренчеләрдән булып, 1940 елда Советлар Союзы Герое исеменә (үлгәннән соң) лаек булган кеше. Бакый Урманче яраткан апасына кунакка еш килеп йөргән. Рабига апа сөекле энесе хөрмәтенә үз улына да Бакый – мәңгелек дигән исем кушкан. Бакыйлыкка күчкән мәшџүр рәссам Урманче да, сугыш батыры  Бакый Рәхимов та тарихта мәңге җуелмаслык эз калдырып киткән ике асыл зат. Ананың өмете тормышка ашкан, дип юрап булыр иде моны.

Дәү әнисен Мәскәүгә чакырып алганнарын, ап-ак чәчле генералның: «Шундый ул табып үстергәнегез өчен мең рәхмәт!» – дип, идәнгә кадәр баш иеп, бөгелеп ананы олылаганын, кайткач, елый-елый сөйләгәнен бүгенгедәй ачык хәтерли Фирая. Аның әнисе Хәсәнә – Рабига апаның кызы – Түбән Кенә егете Сабирҗан Әхмәтҗановка кияүгә чыга. Сабирҗанны сугыш йота. Хәсәнә апаның өч ятим баласына әтиләре 1943 елда һәлак булды дигән язу гына кала. 
 

Ил агасы

– Сәхнәдә уйнасам да, тормышта уйнап яшәмәдем. Уйлап яшәргә, һәр адымны санап атларга, сүзне үлчәп сөйләргә өйрәтте мине дөнья. Шуңа күрә генә исәндер әле дә... – дисә дә, Мизхәт аганың михнәт-сынау­ларга бирешми торган заттан икәнлеге әллә каян күренеп тора. Дөньяга каш астыннан көлемсерәп карыйдыр кебек ул: шукланып та куя, җырлап та җибәрә, гармун телләрен биетеп, тыпырдап алырга да күп сорап тормый.

Быел 12 июльдә аңа 87 яшь тула. Сугыш гарасатларын кичеп, исән-имин шул яшькә җиткән кешене карт дип атасаң да гөнаџ булмас иде... әмма Мизхәт агага карт, бабай сүзләре бигүк ябы­шып бетмәс төсле тоела. Хикмәт аның әле дә армый-талмый театр уйнап, сәхнәдә, хорда җырлап йөрүендә, уен-көлкене үз итүендә генә түгелдер. үзәге нык, диләр андыйлар хакында. Шул ныклык көч-куәтен саклап, туктаусыз иҗтиһат итәргә дәрт бирәдер дә. 

Хәтер дәфтәренә уелып калган кайбер мизгелләрне искә төшерәбез... әтисе Мирсәяф Сарман районы Яхшы Каран авылыннан. Ун яшендә аны Чаллы сәүдәгәренә малайлыкка бирәләр. Уку-язу, хисап эшенә генә түгел, чит телләр дә өйрәнә зирәк бала, чөнки бай чит илләр белән сәүдә итә. Мирсәяфне исәп-хисап, кәгазь эшенә өйрәтә. Бай: «Безнең кулдан эш китте, банк акчабызны бирми, булганын бүлешик тә, туган җирегезгә кайтып, үз көнегезне күрегез», – дип, 1914 елда хезмәткәрләрен иреккә җибәрә. Мирсәяф акча белән кайткач Сәхәбетдиннекеләр Мәллә елгасы буенда тегермән корып җибәрәләр, мал, ат асрый башлыйлар, күңел салып умарта кортлары үрчетәләр. Борай, карабодай, тары, солы уңа, орлыкны кабыгыннан чистарту, ярдыру өчен яргыч, ә җитен, киндер сугарга механик «теребелка», сөт аертырга сепаратор алдыралар. Эшне күмәк көч белән, чәчү, урып-җыюда бөтен авыл бер булып эшлиләр. Күпме ашлык тарттырганны, соскы хакын санаган кеше юк, һәркем моны үзе белеп, гадел итеп эшли. Хәтта соңгы капчык онны да 21 нче елгы ачлыкта, кеше башына тигезләп, кашыклап өләшә Мирсәяф. Бу авылда бер кеше ачтан үлми.

Колхозлаштыру башлангач, 1929 елда әткәләрен алып китәләр, биш бала белән калган әнкәләренә дә озакламый чират җитә. Өйләрен сүтеп, мәктәп итеп күчереп салалар, берсен ягалар. әнкәләре акланып кайткач, берәүнең мал йортында җан асрыйлар. Биш елдан әтиләре әйләнеп кайта, бер төн эчендә гаиләсен төяп, Бөгелмәгә китә. Тик кара сакалы артыннан калмый, сәяси ышанычсыз санап, эшкә алмый тилмертәләр. Ә кырыгынчы елда аны, төнлә килеп, кабат алалар, шул китүдән ул хәбәрсез югала.
Мизхәт Бөгелмәдәге татар мәктәбендә ун класс бетерә. Чыгарылыш кичәсеннән кайтышлый, 22 июнь иртәсендә сугыш башлану хәбәрен ишетә.

Дүрт елга сузылган утлы юллар аның ныклыгын, яшәү көчен бер түгел, мең тапкыр сыный. Фронт өчен кирәкле кием-салым, азык-төлек төялгән вагоннарны озата барганда, Мәскәүне узгач та, немецлар поездны бомбага тота, пулеметлардан япь-яшь солдатларны кыралар. Мизхәт аңын югалта, аягы яралана. Госпитальдән соң Саранскида училищеда укый, Волхов фронтында автоматчы булып хезмәт итә. Йокысыз төннәр, адәм гәүдәләре түшәлгән канлы юллар төшләренә кереп, әле дә саташып сикереп тора ул. җиңү хәбәрен Рига янында ишетә. «Сугыш бетәсен белә идек, – дип искә төшерә ул. – Бер землянкада без өч офицер. Ул көнне сәгать биштә үк тордык, күнегүләр ясап, чиләк белән өскә су коеп, юынып маташабыз. Күңел шат, бу көнне дә күрер көн бар икән! Котлашабыз, кочаклашабыз. Шулчак «шарт!» – снаряд шартлый. Мәскәү егете, өлкән лейтенант Александр Шевчук киселгән каен кебек гөрселдәп ава. «Ура!» кычкырып, җиңү хөрмәтенә якында гына өч орудиедан салют бирәләр, кырыйдагысы – корылган булган. Гаеплеләрне таптылар...  Үлем – снаряд ярчыгы мине өч сантиметрга урап, дустымның гомерен өзде. Аянычлы, мәгънәсез үлем... Армиядә кызымның малаен – оныгым Артурны үтерделәр...» Мизхәт абый сөйли, беренче кат ишеткәндәй, Фирая ханым аны йотлыгып тыңлый. «Сине догалар саклаган!» – дип, онытылган кайбер эпизодларны әйтеп җибәрә. Яшьлек алга – киләчәккә карап, хыял-өметләр белән яши, ә картлар хатирәләр сөйләп юана. Күңел төпсез диңгез түгел. Истәлекләр бүлешер өчен дә иптәш кирәк.

 Мизхәт абый гомер көзендә кавышкан ярына яратып карап тора: «Бик уңган, булдыклы хатын ул, – дип куя. – Ялгыз кеше – кискән роза кебек. Бар да ул, юк та. Бу яшәү түгел. Син берәүгә дә, хәтта якыннарыңа да, кирәкмисең. Балаларның үз дөньясы, үз тормышы. Һәр яшьнең үз мәнфәгате, үз кичерешләре, үз омтылышы. Сине сүзсез дә аңлый торган кеше булсын янәшәңдә. Ялгызлык чирдән дә яман ул».  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy