Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → ​Хатын-кыз токмач басарга тиешме?

​Хатын-кыз токмач басарга тиешме?

08 июня 2018
325 карау
Равил САБЫР

Шушы сөаль борчый әле мине соңгы көннәрдә. Башка кереп утырды да, һич чыкмый. Каян килеп керде бу сәер сорау, дисәгез, әйтәм. «Сөембикә»нең баш мөхәррире Гөлнара Сабирова шалтыратты: «Равил, берәр мәкалә язып бир әле безгә. Әйтик, «Хатын-кыз рульдә йөрергә тиешме?» дигән темага». Мин уйга калдым: «Ә бала табарга тиешме? Ә токмач басарга?» Чөнки хатын-кызларның машина йөртүләре, җитәкче урыннарда эшләүләре инде күптән күнегелгән, гадәти нәрсәгә әйләнде. 

Шул ук вакытта беркөнне интернетта бер фото күреп шаккаткан идем. Анда унлап ир-ат йөгереп баручы бер ханымга ябышканнар, аны ничек тә булса туктату ниятләре. Баксаң, фото 1967 елда Бостонда төшерелгән икән. Катрин Швейцер исемле ханымның да марафонда катнашасы килгән, тик хатын-кызларның ул чакта андый хокуклары булмаган әле. Кабатлап язам, 1867 ел түгел бу, 1967 ел, ягъни ярты гасыр элек кенә Бостонда, демократия бишеге АКШта булган хәл. 

Аңа кадәр бер ел элек Ив Сен-Лоран, хатын-кызлар өчен смокинг уйлап чыгарып, дөньяны дер селкеткән. «Хатын-кыз смокингы – мода галәмәте түгел, ә стильнең бер өлеше, ә стиль – мәңгелек», – дигән мәшһүр модельер. Аның бу яңалыгын шундук Катрин Денев, Лайза Миннелли һәм башка бик күп күренекле ханымнар эләктереп алганнар, тик моннан ярты гасыр элек чалбарлы костюм кигән ханымнарны беренче мәлләрдә рестораннарга кертмәгәннәр, андый «бозык» студент кызларны университетлардан куган очраклар булган. 

Нәрсә ул чалбар?! АКШта хатын-кызларга сайлау хокукы тулысынча 1920 елда гына бирелгән, Бөекбританиядә – 1928 елда, Франциядә – 1945 елда, Германиядә – 1948 елда, ә Испаниядә – 1976 елда. Чагыштырып карау өчен: Россиядә – 1918 елда. Аның каравы, хәзер тулы ирек, хәтта хатын-кызлар бер-берсенә хет киүягә чыга, хет өйләнә ала. 

Мистика яратучы бер кеше белән сөйләшеп торган идек шулай. Җир шары белән англосакслар, ягъни яшерен бөтендөнья хөкүмәте идарә итә дип инанган ул. Аның фикеренчә, Россия — англосакслар колониясе, һәм алар хәзерге вакытта бу илдә гаилә институтын юк итү өчен барысын да эшли. 

«Безнең законнар шундыйга әйләнде хәзер, Равил, – ди бу, – дәүләт, турысын әйткәндә, хатын-кызның сутенерына әверелде. Ни өчен дисәң, шул ук Мәскәүдә, мәсәлән, ике хатын-кызның берсе бүген эшмәкәр, аларның бизнеслары шундый – кияүгә чыгу. Берәр шәбрәк ирне әйләдереп алалар да болар, бер, күп булса ике бала табалар да, аннары аерылалар. Полиция, судлар, приставлар – барысы да хатын-кыз яклы. Балалар аңарда кала, фатир – аңарда, бөтен нәрсә диярлек шуларда кала. Минем бик күп танышларым шундый эшмәкәр хатыннарның корбанына әйләнде. Үзләре алимент түлиләр, үзләренең балаларын күргәннәре дә юк. Бер галим дустым бар. Хатыны фитнес-инструктор белән чуала башлаган да, аерылыштылар. Бу депрессиядә, ул эшләгән НИИ хезмәткәрләре акчасыз утыра, чөнки шушы кеше генә бөтен институтка грантлар яулап ала торган булган. Ул, яраткан хатыныннан колак кагудан бигрәк, ике баласын күрә алмаудан үрсәләнә. Гомумән, алимент түләп торучы ул ирләр элеккеге хәләл җефетләренең, шул явызларның, бала психикасын бозып бетергәннәрен беләләр. Чөнки балалар әти тәрбиясеннән башка үсә, бу инде үзе үк бик зур минус. Шуңа өстәп, ул стервалар балаларының күңелләренә әтиләренә карата нәфрәт салып куялар, алар турында җыен юк-бар нәрсә сөйләп, алдап, куркыныч әкиятләр уйлап чыгарып, нарасыйларның йөрәкләрен җәрәхәтләндереп бетерәләр. Милли традицияләрне (әңгәмәдәшем «российские народные традиции», диде, урыс ул), мәдәниятне җимерү, гаилә институтын тар-мар итүгә юнәлдерелгән махсус сәясәт түгел икән, алайса нәрсә соң бу? Бирешмәгән ныгытмаларны эчтән җимерәләр, дигән Сталин. Гаилә – дәүләтнең башлангыч ячейкасы дибез бит инде. Менә алар шулай башта гаиләләрне җимерәчәкләр, аннары дәүләт тә булмаячак». 

Англосаксларга Россиядә гаилә институтын тар-мар итү ни өчен кирәк соң? Дөнья хөкүмәтенең инсанияткә каршы оештырган заговор теориясе тарафдары булган бу танышым фикеренчә, англосакслар Җир шарында халык саны чиктән ашкан, дип саный, янәсе аны киметмәсәң, планетаны һәлакәт көтә. Монысы, бердән. Икенчедән, рухсыз, мәдәниятсез, уйлый һәм анализлый белми торган әхлаксыз кешеләр белән идарә итү күпкә җиңелрәк... 

Ярар, монысы минем танышымның мәсьәләгә, кем әйтмешли, глобаль карашы булды. Тик шулай да, хатын-кыз токмач басарга тиешме соң? Тиеш, дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. 2016 елның ноябрендә АКШтагы Берлингейм дигән шәһәрнең (Калифорния штаты) «Татар йортында» булган очрашуда биредәге оешма вәкиле Адилә Сафа Президентка: 

– Монда җыелышлар була, кешеләр аз килә. Ләкин әйтсәң, җыелыш беткәч, пәрәмәч буладип, – уау! – монда кеше тула! (Татар Америкада да татар булып кала икән! — автор искәрмәсе.) Шуның өчен безгә татар ашларын ничек пешерегә өйрәнергә кирәк. Һәм бездә «Бәхетле» юк, без чәкчәк теләсәк тә, өчпочмак теләсәк тә, кибеткә бара алмыйбыз. Безгә үзебезгә пешерергә кирәк бөтен татар ашларын да, – дигән иде. 

– «Бәхетле» – ул ялкау булган хатыннар өчен генә, – дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов. – Әгәр дә хатының ашарга пешерә белсә, «Бәхетле»гә барып бер әйбер дә алмыйсың. 

Һичшиксез, Миңнехановлар гаиләсендә Рөстәм әфәнде хуҗа, юкса ул болай дип җавап бирмәс иде. Чыннан да, «Хатын-кыз токмач басарга тиешме?» дигән сорау ахыр чиктә «Өйдә кем хуҗа?» дигән сорауга барып тоташа. Чөнки хатын хуҗа булса, ир токмач баса. 

ВЦИОМ үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Россиядә 82 процент халык гаиләдә ир белән хатынның хокуклары тигез булырга тиеш һәм алар теге яки бу карарны үзара килешеп кабул итәргә тиеш дип саный икән. Тиешкә тиештер дә ул, тик менә тормышта алай була алмый шул. Бу нисбәттән бер кызыклы әңгәмә искә килеп төште. Берсендә шулай яшь журналист ханымны эшкә алабыз, баш мөхәррир төрле-төрле сораулар бирә моңа. «Сезнең өйдә кем хуҗа?» – дип тә сорады бу. «Бездә равноправие», – дигән җавап яңгырады. «Хатын-кыз равноправие дип сөйләсә, димәк, өйдә ул үзе хуҗа инде», – дип куйды җитәкчебез. 

Гомумән, хатын-кыз белән әңгәмә кору – гади эш түгел ул. Әйтик, ир-ат нинди дә булса җитди карар кылар алдыннан хатыны белән киңәшләшә башласа, тегесе: «Син әллә ир-ат түгелме соң?! Нигә бөтен нәрсәне миннән сорыйсың? Үзең хәл итә алмыйсыңмыни?» – дияргә мөмкин. Ә киңәшләшмичә генә үзенчә эшләп куйса: «Син нигә миңа бер сүз дә әйтмәдең? Мин кеше түгелмени? Шунда киңәшләшергә ярамыймы?» – диячәк. 

Анысы гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый инде. Бик тапталган мәкаль булса да, бу юлы да язып куйдым әле, чөнки очрагына бик туры килеп тора. Туйларда еш кабатлыйлар инде бу мәкальне. Тагын әле ир – баш, хатын – муен, дигәнне кабатларга яраталар. Янәсе муен кайсы якка бора, баш шул якка борыла. Тик дөресен әйткәндә, баш мие муен мускулларына әмер бирә, киресенчә түгел. Шуңа күрә мантыйгы аксаган бу мәкальне, минемчә, бары тик хатын-кыз гына уйлап чыгара алган. Ә бәлки берәр ир әйткәндер, хатын-кызларны тынычландырыр өчен... 

Тынычлану димәктән, беләсезме нинди гаиләдә тынычлык, үзара хөрмәт, бәрәкәт һәм бәхет хөкем сөрә? Әгәр дә өйдә мәхәббәт хуҗа булса... 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com