Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Өч «минус» һәм утыз «плюс»

Өч «минус» һәм утыз «плюс»

Лилия Гәрәева
Лилия Гәрәева
16 марта 2018
1765 карау
Быелның ун аенда Татарстанда 23 436 пар кушылган, 11 319 пар аерылышкан. 
Әле генә ак күлмәкләр киеп, гөлләргә күмелгән ак машиналарда килен булып төшкән идек, инде менә үз кызларыбыз кәләш булыр яшькә җитеп килә икән. Кайчан моның кадәр яшәдек соң әле, диярсең. лид
 
Бергә укыган дустымның кызы узган ел кияүгә чыкты. Мең үлеп, мең терелде ул. «Матур гына яшәп китә алырлармы? Кызым бәхетле булырмы? Кайнана-кайнатасы какмасмы?» – күңелен мең төрле уй телде.  Бигрәк тә яшь шул әле кызы. Кияү дә яшь. Икесенең берсенә егерме тулмаган.
 
«Йөргәндә кызларның барысы да әйбәт, каян килә явыз хатыннар?» – дип аптыраган ди берәү. Икесе ике төрле тәрбия алган икәүгә бергә яшәп китүе җайлы гына түгел, билгеле. Шуңа да гаиләләрнең иң күбесе беренче елны ук аерылыша да икән. Аерылышуның сәбәбен холыклар туры килмәүгә сылтасалар да, нигездә, төп сәбәп холыкта түгел, уртак гаилә бюджетын оештыра, вакытны бергә уздыра белмәүдә, дип таба психологлар. Бер-береңнән артык күпне таләп итүдә, әллә нәрсәләр көтүдәдер дим мин, егерме еллык никах тәҗрибәмнән чыгып.
 
Дустымның кызы кебек, без дә бик иртә өйләнештек. Икебезнең беребез ныгытып аягына басмаган, мин – студент, иремнең дә яңа гына армиядән кайткан чагы. Торыр урыныбыз да, рәхәтләнеп тотарга акчабыз да юк. Ишегалдында очрашып, сөйләшеп утырабыз да, ул – апаларына, мин әни янына кайтып китәм. Аерым бүлмә табып, бергә яши башлагач та, тормышыбыз алай тиз генә җайлашып китмәде әле безнең. Бер-беребезне аңлап, кайчак юл куеп, кайчак дәшми калып яши башлаганчы, шактый талкындык. Ул вакытта мин бөтен гаепне иремнән күрдем, билгеле. Менә ул дөрес эшләми, менә ул игътибарсыз, менә ул... Чәчәк күтәреп кайтканмы – акчаны суга салган, торт алганмы – юри котыртыр өчен, белә бит инде баллыны яратмаганымны! Хәзер инде хәтерләмим,  тормышның кай мизгелендә, кайсы борылышында гаепнең үземдә дә булуын абайладым икән? 
 
Бүгенге яшьләр  безгә караганда акыллырак. Без ясаган хаталарны ясамаслар, дисәм... яшь гаиләдә дә беренче проблемалар озак көттермәде. Кияү эштән соң өйгә кайтмыйча, дуслары белән очрашып йөрүне гадәт иткән икән. Дустымның кызы, күз яшьләренә чыланып, ярсып, аны өйдә көтсә, монда әнисенең йөрәге телгәләнә...
Аһ, ничек таныш бу хәл миңа. Шуның аркасында күпме низаг, ызгыш, күз яшьләре иде бездә дә. Ә ник аның өйгә кайтасы килми, дип уйлый, нәтиҗә ясый белмәгәнмен ул вакытта. Өйдә мыжгак хатын көтеп, эштән кайткан кешегә тынычлап ял итәргә ирек бирмичә, тегендә-монда әйдәкләсә, ирнең өйгә кайтасы килмәвенә гаҗәпләнәсе түгел. Гаилә тормышында иң беренче өйрәнгән сабагым шул булган иде минем – ир кешенең өйгә кайтасы гына килеп торырга тиеш, һәм бу «кайтасы килеп тору» өчен хатын-кыз үзе җаваплы.  
 
Өстәвенә, дустым үзе дә еш кына барып, кызы белән киявен тормыш итәргә өйрәтеп кайткалый. «Кысылма! – дим аңа. – Кызыңны каһәрләми, ормый-сукмый, җайланырлар». 
Күбебезгә хас нәрсә бит бу – безгә үзебез генә дөрес яшибездер кебек тоела. Тормыш барган саен, тәҗрибә арта, һәм башкаларның «кыек» урыннарын шундук эләктереп алырга торасың. Киявенең эштән соң ял итүе – ялкаулык, кинога-мазарга баруы исраф булып тоела аңа. Аның кимчелекләрен ачып күрсәткәннән генә яшь гаиләгә ишелеп бәхет килсә иде дә бит. Киресенчә, үзенең яшьлеге аркасында ирендәге күп кенә җитешсезлекләрне күрмәве белән кызы бәхетлерәк тә. Дөньяда кимчелексез кеше юк.  
 
Ир-ат артык мәшәкать яратмый. Проблемалардан качарга тырыша. Ә без, хатын-кызлар, мәшәкать тудырырга оста. Обойларны да яңартасы килә безнең, җиһазлар да ялыктыра икән.
«Бернәрсә кирәкми икән бу кешегә!» – ди беркөн дустым, кабат кияве хакында сүз кузгатып. Баксаң, кемдер үзләреннән арткан шкафларын биргән дә кияү шуны урнаштырып куя алмый.
Бездә дә булды ул андый хәл. Фатирга ремонт ясагач, җиһазларны яңартасы иттек. Искеләрен дә чыгарып ыргытырга кызганыч. «Менә бу кечкенә шкафны шушы аралыкка элеп бир әле, – дим иремә. – Артык-портыкны куярга харап уңай булачак». Әмма шкаф чак кына зуррак булып чыкты. Алай да бирешәсе килми: аны бер-ике сантиметрга тарайтсаң, кереп кенә утырачак бит инде (җайлы гына тарайтырга әйтерсең лә чалбар балагы!). Бу шкаф шулай сүтелгән килеш безнең йокы бүлмәсендә шактый торды. Урыны бик уңай, беркемгә дә комачауламый. Ә минем уемда ул бит инде күптән теге аралыкта эленеп тора, мин инде анда бөтен чүкечләрне, борау, кадак, шөрепләрне таслап тутырып та куйдым. Авылга кайткач, иремнең әнисенә зарландым, малаең сүземне тыңламый, шкафны элми. «Аяк астынарак, йөргәндә комачаулый торган урынга чыгарып куй син аны. Үтеп киткән саен ишелеп төшә башласа, элми булдыралмас». Әнинең киңәше ярады, шкаф мин теләгән җирдә эленеп тора хәзер. Дустыма шушы хәлне сөйләгәч: «Кызыма әйтәсе булыр, алгы якка чыгарып куйсын әле шуны», – дигән иде, сораганым юк, хәйләнең файдасы тиде микән? 
 
Ишек алыштырдык берсендә, ә ишек яңагын сылап куярга кулы җитми иремнең. Эшләсә, ул аны бер дигән итеп эшләячәк, әлегә, үзе әйтмешли, илһамы килми тора. «Кайчан килә инде ул илһам, бәлки, бер елдан да килмәс. Шушы ишек аркасында мин балага табиб чакыртырга да оялам», – дип, тагын әнигә зарланып ташладым. «Икегез дә өйдә булганда, син аны үзең сылый башла. Эчендә җаны булган кеше түзмәс, килеп кушылыр». «Якшәмбе операциясе»нә бик тырышып әзерләндем. Ирем яраткан кыска итәгемне, түше ачык кофтамны киеп куйдым, хушбуй сибендем... Аннары измә изәргә буш табак хәстәрләп, ишек катына цемент капчыгын сөйрәп китердем. Нишләвең бу, дип, телевизор карап яткан җиреннән ирем дә торып чыкты. «Ишек яңагын сылыйм!» – дидем дә, әйбәтләп торып бер уч измәне чәпәдем. Ул, билгеле, ишек яңагына түгел, чак кына кырыйгарак, әле генә алыштырган ишеккә чапылдап барып төште. Ирем, авыр сулап, кулымнан мастерогымны алды... мин исә кухняга, берәр тәмле әйбер пешерергә кереп киттем. Эшләгән кешене ничек сыйламыйсың!
 
«Синең ирең молодец! Кайтканыңны көтеп ятмый, ашарга әзерли тора», – ди хезмәттәшләрем. Ул яктан, Аллага шөкер, өйгә кем беренче кайта, ашарга шул пешерә бездә.  Кайчандыр: «Менә анысы булмас инде!» – дигән кеше бит ул. Өйләнешкән елларда без коммуналь фатирларда яшәдек. Күршеләребез – Анна апа белән Геннадий абый, Нина белән Анатолий да кухняда гел бергә кайнашалар иде. Бергә өчпочмак ясыйлар, бергә кыяр тозлыйлар. Без бит авыл балалары. Авылда ир-атка, ашарга пешереп йөрмәсә дә, эш җитәрлек. Ә шәһәр фатирында ир кеше генә эшләрдәй эш алай еш чыгып тормый, монысы – синеке, монысы – минеке, дип, кискен бүлеп куярга нигез юк. Күршеләрдән күрмәкче, без дә ирем белән ашау-эчүне бергә әзерләргә күнектек. Икәү эшләгәч, тиз була, бергә булырга вакыт та күбрәк кала. 
Ир кеше тәнкыйтьне авыр кичерә. Бигрәк тә ул тәнкыйть хатын-кыз тарафыннан булса. Кайсыдыр бер бәйрәмгә ирем зур чәчәк бәйләме күтәреп кайтты. Сөенеп, рәхмәт әйтеп алып кына куй бит инде шуны. Ә мин аны битәрләдем, имеш, акчаны юк нәрсәгә сарыф иткәнсең, өч көннән бу чәчәкләр чүплектә булачак. Ә ул шундый бәхетле, күзләреннән шатлык бөркелә иде. Минем ризасызлыгым ул шатлыкны мизгел эчендә юып төшерде. «Ярар, моннан соң бер генә чәчәк тә бүләк итмәм», – дигән иде ул. Әлбәттә, ул ахырдан бу вәгъдәсен онытты. Мин исә мәңгелек сабак алдым: кеше сине шатландырам дип, нәрсә дә булса сатып алган икән, күңелен төшермә. 
 
Менә хәзер, егерме ел бергә гомер иткәннән соң, кайтып-кайтып, еллар йомгагын кире сүтәм дә, нинди ахмак хаталар ясалган, дип, шаклар катам. Хәер, хаталар әле бүген дә ясала. Әмма мин инде ачуымны нәкъ менә шушы минутта ук әйтмәячәкмен, моның өчен уңайлы вакыт көтәчәкмен. Ирем дуслары белән тоткарланасы булса, хәзер бу да гаиләгә хыянәт буларак кабул ителми. Аның дуслары белән күрешергә хакы бар лабаса. 
 
Мине әни ялгызы үстерде, аңымда ирле тормышның төгәл генә моделе юк иде. Баштагы елларда ир-атны аңлавы, аңа яраклашуы шуңа да  авыр булгандыр, мөгаен. Аннары без әдәби әсәрләрдәге хыялый саф хисләр белән «агуланган». Ир кешедән туктаусыз игътибар, кайгырту, романтика көтәбез. Булмаса – үпкәлибез, яратмый, дибез. Менә үкенсен инде хәзер, дип, акылыбыз ирнең «терсәген тешләтер» җай эзли.
Белмим, кайдандыр ишеттемме яки укыдым микән, Аллаһы Тәгалә иң элек Адәмне яралта. Аннары аның күңелен күрер өчен – Хаваны. Хакыйкатьтә дә шулай бит, без никадәр генә шулай булуын теләсәк тә, ир-ат түгел, хатын-кыз көйли, җайлый, үгетли...
 
Никах җепләре өзелергә җитеп тартылган бер мизгелдә,  киңәш сорап психологка барганым хәтердә. «Ирегезнең «плюс»ларын һәм «минус»ларын санап чыгыгыз», – дип, буш бит сузды ул миңа. Бик озак уйлап утырып та, иремнең нибары өч «плюсын» таба алган идем. Ә «минус»лары-ы-ы! «Әйдәгез, бу утыз «минус»ны «плюс»ка әйләндерик. Пешергән ашыгыз өчен ирегез рәхмәт әйтәме? Әйтсә, без моны «плюс» дип куйыйк. Димәк, ул сезнең тырышлыкны бәяли. «Кайтышлый ипи белән сөт ал әле», – дисәң, сүзегезне тыңлыймы? Моны да «плюс»ка язабыз, чөнки гаиләсе өчен эшли». Берәм-берәм тикшерә торгач, иремнең уңай яклары шактый чыкты. Психологның юк кына әйберләрне дә зур итеп, уңай сыйфат дип бәяләве мине гаҗәпләндергән иде. Без  бит бер-беребезнең яхшы якларын күп очракта күрмибез дә, моны үзеннән-үзе тиеш, гадәти әйбер дип кабул итәбез, ә менә энә очы кадәр «минус»ы бик зур булып күренә. Шунда психолог ханым минем өчен бик әһәмиятле бер сүз әйтте: «Кемнең дә булса үзебезгә мөнәсәбәтен үзгәрергә теләсәк, без иң элек аңа үз мөнәсәбәтебезне үзгәртергә тиеш. Әгәр дә хатын-кыз, ирем яхшы, кайгыртучан, дип уйлый, аның юк кына ярдәмен дә зур итеп кабул итә, бәяли икән, ир кеше үзе дә бу хатынга карата кайгыртучанрак, игътибарлырак булачак». Шушы ук сүзләрне безгә Аллаһы Тәгалә дә җиткерә бит: «Үз хәлегезне үзегез үзгәртми торып, без сезнең хәлегезне үзгәртмәбез», – ди (13 нче сүрә, 11 нче аять).
Ә сез әле гаепне кемнән күрәсез: ирегездәнме, үзегездәнме?
 
 
 Татьяна Ивановна ЛЕОНТЬЕВА – Татарстан Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт һәм хәйриячелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе, «УМАЙ» Идел буе гаилә академиясе» генераль директоры, психолог, медиатор.
Яшь гаиләләр белән эшләгәндә, бер-берләрен ярата торып та аерылышырга гариза биргән яшь парларны күп очратырга туры килә. Бер миндә генә түгел, коллегаларымда да күп андый тарихлар. Гаиләнең бәхете өчен ярату гына җитми шул. Нәрсә генә дисәң дә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре олы хезмәт ул. Нинди генә кызыклы кешеләр булсалар да, гаилә мөнәсәбәтләре коруның үз кагыйдәләре бар. Әгәр дә ул кагыйдәләргә буйсынмасаң, аларга җитди карамасаң, бәхетле гаилә булып яши алу бик икеле.
Безгә мөрәҗәгать иткән яшь гаиләләр белән сөйләшә башлаганчы, мин аларны баштан ук кисәтеп куям: сезгә сәер сораулар бирермен, әмма ник биргәнемне соңыннан аңлатырмын, дим. Мондыйрак сораулар алар: гаилә бюджетыгызны ничегрәк оештырасыз һәм ялларыгызны ничек уздырасыз?
Ник шушы ике сорау кызыксындырганын укучыларга аңлатып китим. Гаилә бюджеты бер түбә астында яшәүчеләрнең иң мөһим һәм бигүк мөһим булмаган ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәк. Бу – стратегик запас. Әлеге запасны кем саклый һәм кем бүлә? Гаиләнең акча запасы кем кулында – җаваплылык һәм хакимлек тә шул кешедә була. Сезнең гаиләдә бу хакимлек ничек итеп бүленгән? 
Еш кына шулай була: яшьләр әле үзләре акча эшли башлап, матди бәйсезлеккә ирешкәнче үк өйләнешә. Бер гаилә булып яши башлагач та аларның уртак акча янчыгы булмый. Кибеткә барасылар булса, акчаны икесе дә уртаклап түли. Бераз акча җыеп кую дигән нәрсә юк, зуррак әйберләрне кредитка алалар. Мондый яшәү рәвеше гаиләне ныгыта алмый. Психолог янына да алар бөтен өметләре җимерелеп, бер-берсенә ышанычлары беткәч килә. «Мин иремә яки хатыныма ышана алмыйм икән», – ди алар.
 
Мәсәлән, берсендә яшь гаилә килде. Бергә яши башлаганнарына өч ел, бер балалары бар. Бала туганчы хатын фатирында яшәгәннәр (әле өйләнешкәнче үк әти-әнисе алып биргән булган). Ир кешенең бизнесы булса да, әлегә зур табыш китерми, бар булган акчасын бизнесын киңәйтүгә тота, шуңа да рәхәтләнеп тотарлык акчасы юк. Ир кеше хәтта хатынын да бала табу йортыннан каршылый алмаган, эше белән мәшәкатьләр килеп чыккан. Ул чакта һәркем үз акчасына яшәгән. Бала тугач, гаиләне ир кеше генә тәэмин итәсе булып калган. Әмма акча да,  уртак гаилә бюджетын оештыру тәҗрибәсе дә юк. Хатын баласы белән әти-әниләренә кайтып, алар хисабына яши. Ирдән дә үз әнисе янына кайтып яшәвен сорый, фатирга кеше кертеп, балага да, үзенә дә бераз акча эшләргә уйлый. Ир исә аның бу тәкъдименә хурлана, «бала өчен» күпме кирәк дип табам, ай саен шуның кадәр акча биреп торам, ди ул. Хатыны өчен акча тотмый, фатирдан кергән акчасына яшәсен, ди. Алар икесе дә финанс мәсьәләләрен аерым-аерым чишәргә күнеккән. Хәзер хатын кабат үз фатирына кайтып, эшкә чыгарга, иреннән аерылырга уйлый. Сөйләшүдән ачыкланганча, ире дә, хатыны да бер-берсенең элеккеге карарын гаиләгә хыянәт дип кабул итә. Психолог буларак шуны әйтә алам: гаиләнең уртак бюджеты юк икән, димәк, ир белән хатын бер-берсенә ышанмый.
 
Икенче соравым: буш вакытыгызны ничек уздырасыз?
Яшь парларның ялларын ничек итеп уздырулары турында сораганда мине буш вакытларын ничек уздырулары турында килешә алу-алмаулары кызысындыра. Буш вакытның үзең генә, икең бергә, башкалар белән бергә уздыра торганы була. Гаиләдә бу чикләр ничек билгеләнгән? Кешеләр бер-берсенә якынрак булган саен, саграк та булырга тиешләр. Әле шундый бер миф та бар. Имеш, яраткан кешеңне тәүлегенә 24 сәгать буе күреп торсаң да туймыйсың һәм бөтен эшне дә бергә эшләгәннән тәм табасың. Әгәр дә мин андый булмасам? Кайвакыт минем үзем генә каласым яки дус кызым белән икәүдән-икәү генә серләшәсем килсә? Әгәр дә ял көнендә әниемне күрәсем килсә? Алайса, мин иремне яратмыйм булып чыгамы? Болай уйлаган кеше үзенең ихтыяҗларын күрсәтергә ояла. Әгәр теләгемне белдерсәм, ирем (яки хатыным) минем яратуыма шикләнер, дип уйлый. Һәм шушының белән бәйле кыенлык килеп чыга, кешенең бит барыбер дуслары белән дә очрашасы килә, ялгызы гына да калып ял итәргә тели. 
Яшь гаиләләр белән аралаша башлагач, «гел бездә генә яткан» әни, өйләренә кайтып китә белмәүче «синең» дусларың, гел күз алдында буталган ир яки хатын каршылыгы килеп чыга.  
Күпчелек гаиләләрдәге низагның асылында яткан шушы төп ике теманы әйтеп күрсәткәч, яшьләр җиңел сулап куя, аларга инде үзләрен борчыган нәрсәләр турында сөйләве, ихтыяҗларын белдерүе җиңелрәк була. Алар бер-берләренә үз ихтыяҗларын, нәкъ менә икәү бергә тормышка ашырырга хыялланган теләкләрен, ниятләрен әйтергә өйрәнә. Бу инде кабаттан сулыш ала башлауга, савыга башлауга тиң. Мәхәббәт үзе әле исән булса...
 
Аерылышу чигенә килеп җиткән гаиләләр, соңгы адымны атлаганчы, безгә килсеннәр иде. Без аларга ярдәм итәргә әзер. Татарстан Министрлар Кабинеты каршында эшләүче ЗАГС идарәсе һәм Татарстанның Җәмәгать хөкемдарлары хезмәте белән берлектә «Яшь гаиләләргә психологик ярдәм» оештырды. Биредә гаиләләрне бушлай кабул итәләр. Сорауларыгыз булса, сайтыбыз аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин: http://zags.tatarstan.ru/ Япон халкы нәрсә ди әле: «Бер-берсен яраткан ике йөрәк тимерне дә эретә», – диме?!

фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com