Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Изге Вәли көне: бәйрәмгә... кирпеч бүләк итәм

Изге Вәли көне: бәйрәмгә... кирпеч бүләк итәм

13 февраля 2018
324 карау
Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА

Соңгы вакытта урамда гашыйк парлар күбәеп китте кебек. Миңа гына шулай тоеламы соң? Автобуста, метрода, кибетләрдә – кая барсаң, шунда кулга-кул тотынышкан, бер-берсенә мәхәббәт тулы караш ташлаган яшьләр очрый. Күңелләрне кузгатырга яз да ерак бит әле...  

Кызык, нинди эпидемия бу? Бөтен шәһәр берьюлы гашыйк булмагандыр бит?!

Телефонымдагы датага күзем төшкәч, барысы да аңлашылды. 14 февраль –Изге Вәли көне җиткән ләбаса! Ә мин бөтенләй онытканмын да...

Мәктәп елларында бу бәйрәмгә әзерлек бер-ике атна элек үк башлана иде. Һәр сыйныф биремнәр үтәүгә әзерләнә. «Валентинка»лар өчен зур гына йөрәк рәсеме төшерелгән тартмачык куела. Күзгә-күз карашып мәхәббәтен аңлатырга кыймаган яшьләр өчен менә дигән мөмкинлек. Ә конкурслар... Нинди кызык конкурслар үткәрә идек бу көнне! Гәҗит өстенә басып бию, шарга теләкләр язу, бер-береңә матур сүзләр әйтү... Әллә никадәр вакыт узса да боларның барысын елмаеп искә төшерәм. 

Югары уку йортына кергәч, бөтен нәрсә үзгәрде. Лекцияләр, семинарлар, курс эшләре, имтиханнар... 14 февраль түгел, үзеңнең туган көнеңне дә онытырсың... Тик дөнья бит син университетка укырга кердең дип кенә туктамый, дәвам итә. Кемнәрдер бер-берсен эзләп таба, гашыйк була... Андый парлар өчен бу бәйрәм, әлбәттә, мәхәббәтеңне аңлату өчен тагын бер сәбәп булып тора. Нинди бүләк алу, бәйрәмне кая үткәрү турындагы күңелле мәшәкатьләр белән йөриләрдер. Дөрестән дә, бер-берсенә алар нинди бүләкләр алалар, нинди көтелмәгән сюрпризлар ясыйлар икән?

Әдилә (18 яшь. Казан):

– Мин егетем белән ике елга якын йөрим. 14 февраль көнне без үзебез танышкан кафега барабыз. Бүләк сайлавы гына елдан-ел авырлаша. Хатын-кызга бүләк табуы җиңел бит ул. Ә егетләргә... Озак уйлагач, таптым нәрсә бүләк итәргә. Узган ел үзем бәйләгән йөрәк бүләк иткән идем, быел парашют белән сикерергә сертификат алдым.

Эльвира (19 яшь. Казан):

– Очраша башлаганыбызга әле ике генә ай. Шулай да, Изге Вәли көнен түземсезлек белән көттем. Егетемә җылы свитер алдым. Җыр яздырдым. Аңа ошар дип өметләнәм. Ә планнарга килгәндә, төне буе шәһәр буйлап йөрергә хыялланам.

Айдар (22 яшь. Казан):

– Йөри торган кызым Алинә белән Санкт-Петербург шәһәренә барырга уйлыйбыз. Аның күптәнге хыялын чынга ашырасым килде, бүген билетларны алдым. Бәйрәмне түземсезлек белән көтәм. Тизрәк аны сөендерәсем килә. 

Ярый, яшьләрнең фикерләрен белдем, ә өйләнешкән парлар Изге Вәли көненә әзерләнә микән? Әллә инде вакыт узу белән бу бәйрәм алар өчен гадәти көнгә әйләнгәнме? 

Ильяс-Альбина (Казан):

– Өйләнешкәнебезгә алты ел. Очрашкан вакытта, әлбәттә, нинди бүләк  алыйм, дип уйлап кайгырасың. Кермәгән кибет калмый, дусларыңнан, интернет форумнардан мәгълүмат туплыйсың. Өйләнешкәннең беренче елында Альбина бүләккә бантикка төрелгән... кирпеч тоттырды, ә мин исә аңа ашарга пешерергә өйрәтә торган китап алып бирдем. Кирпечнең кирәге чыкты – нәкъ Альбина теләгәнчә аны булачак өебезнең фундаментына беренче итеп салдык, тормыш иптәшем дә хәзер телеңне йотарлык итеп пешерә.


Ә парлары булмаган, үз мәхәббәтләрен әлегә тапмаган яшьләр бу көнне ничек уздыра икән? Башкаларга карап, сагышка батып, көепмеме, яисә күңел ачып, дуслар өчен сөенепме?

Надир, 20 яшь:

– 14 февраль минем өчен гадәти көн. Дуслар белән футбол карарга җыенам. Яшьләрнең бу көннән бәйрәм ясауларын да аңламыйм. Миңа калса, яраткан кешеңне бәйрәм җиткәч кенә котларга түгел, ә көн саен яратканыңны белгертеп торырга кирәк.

Әлфия, 19 яшь:

– Мин бәйрәмне туганнарым белән үткәрергә уйлыйм. Торт пешереп, якыннарымны сыйлыйсым килә. Алар өчен открыткалар, кечкенә генә бүләкләр әзерләдем. Туганнарымны, якыннарымны яратуымны белдерергә менә дигән сәбәп бит бу бәйрәм...


Изге Вәли көнен дуслары, туганнары янында үткәргән кешеләр күп. Шулай ук, парсызлар өчен махсус дискәтүкләр дә үткәрелә бу көнне.

Ничек кенә булса да, 14 февраль матур үтсен: бер-берсен эзләп тапкан парлар төрле оригиналь сюрпризлар ясасыннар, гашыйк булганнар, үзләре сайлаган ярларга хисләрен аңлатсын, әлегә мәхәббәтен тапмаганнар – күңелсезләнмәсен. Безнең әле барысы да алда! Ә мин... мин бантик белән кирпеч эзләргә киттем. Тормыш булгач, миңа да кирәге чыгып куюы бар. Бүләк өчен менә дигән идея...

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com